Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
06.10.2023

Маша белән Аю яңа ел бәйрәмендә

Ап-ак карның энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән, уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Яңа елда бәхет юрыйлар.
1ребёнок:
Перед праздником зима
Для зелёной ёлки
Платье белое сама
Сшила без иголки.
2ребёнок:
Отряхнула белый снег
Ёлочка с поклоном
И стоит красивей всех
В платьице зелёном!

Содержимое разработки

Сценарий

Маша белән Аю яңа ел бәйрәмендә ”

Ведущая:

Ап-ак карның энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән, уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Яңа елда бәхет юрыйлар.

1ребёнок:

Перед праздником зима

Для зелёной ёлки

Платье белое сама

Сшила без иголки.

2ребёнок:

Отряхнула белый снег

Ёлочка с поклоном

И стоит красивей всех

В платьице зелёном!

3ребёнок:

Ей зелёный цвет к лицу

Ёлка знает это.

Как она под новый год

Хорошо одета!

4ребёнок: (на татарском)

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

 

 

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

 Көтеп тора безнең

Биеп җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

Песня «В нашем зале ёлочка»

Дети рассаживаются на места

В зал заходит Медведь, в руках у него коробка с новогодними игрушками

Медведь:

Ту-туру-ту-ту!

Тиздән яңа ел җитә! Бәйрәм чыршысы да тиздән әзер булачак!

Ту-туру-ту-ту!

Начинает украшать елку. Раздается голос Маши.

Маша:

Аюююю, аю дим, син кайда? Аюююю!

Медведь убегает. Заходит Маша.

Маша:

Кая кереп качкан соң ул? Кичә генә “Качышлы” уенын уйнадык. О-го, чыршыкай!

Рассматривает ее со всех сторон и видит шарик на полу

Ай-ай-ай, бу нинди тәртипсезлек! Ничек инде бизәлеп бетмәгән чыршы белән яңа ел каршылап булсын, ди. Бераз гына төзәтмәләр кертергә кирәк!

Поднимает шарик, пытается повесить его на елку, фонарики гаснут

Маша:

Ой, нишләдем мин, нәрсә булды?

Выбегает медведь

Медведь:

Нишләдең син ? Чыршыдагы утларсыз ничек итеп Яңа елны каршы алырбыз?

Маша:

Гафу ит инде мине, Аю! Мин утларны махсус сүндермәдем! Хәзер Яңа ел бәйрәме булмас микәнни?

В зал заходит Дед Мороз

Дед Мороз:

Исәнмесез, дусларым!

Улларым һәм кызларым!

Урманда нинди тавыш бар дисәм, Маша икән бу. Ни булды, сиңа, нигә елыйсың?

Дед Мороз кашляет

Маша:

Мин, Кыш бабай, чыршыны бизәп бетермәкче идем, ләкин нәрсәдер булды, утлары янмый!

Дед Мороз:

Ярый, борчылма, хәзер без аның утларын кабызырбыз! Ә иң мөһиме, син бит бу хәлне яшермәдең, дөресен әйттең!

ДедМороз еще сильней кашляет

Маша:

Ой, Кыш бабай, син авырыйсың ахыры?

Дед Мороз:

Әйе, шул, тамагым авырта. Ярый, зыян юк!

Маша:

Ничек инде зыян булмасын! Авыру килеш, ничек инде Яңа елны каршы алырга җыенасың? Алай булмый!

Маша убегает и возвращается с медицинским чемоданчиком и в шапочке с красным крестом

Маша:

Хәзер мин сине дәвалыйм! Аю, өстәл китер!

Утыр, бабакай!

Дед Мороз:

Маша, мин алай ук авыр хәлдә түгел....

Маша:

Сөйләшмә, бабакай, тамагыңа зыян китерәсең!

достает из аптечки градусник

Дед Мороз садится на стул, Маша дает ему градусник. Дед Мороз вертит так и сяк. Маша вздыхает и сует градусник подмышку Дед Морозу

Маша:

Тәәәәәк, бабакай, синең температураң югары. Тиз генә нәрсәдер уйлап табарга кирәк! Балалар, әйдәгез, Кыш бабайны суытабыз (җилләтәбез)!

Медведь:

Ничек суытабыз (җилләтәбез)?

Маша:

Хәзер без аны энҗе карлар белән суытырбыз (җилләтербез) !

Стихотворения про снежки

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.


Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.

Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.


Йомшак карны алабыз,
Аннан шарлар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.

Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан

Танец со снежками

Медведь:

Әйе, бию әлбәттә күңелле һәм матур булды, ләкин кем генә монда тәртип урнаштырыр икән?

Маша:

Әй, ярар инде, аю, сиңа гел тәртип кенә булсын инде!

Дед Мороз:

Юк, юк, алай ярамый, һәрҗирдә тәртип булырга тиеш, дөресме, балалар?

Ведущая:

Кыш бабай, безгә тәртип урнаштырырга кар малайлар ярдәмгә киләчәк!

Выходят Снеговики

1снеговик:

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

2снеговик:

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

3снеговик:

Тыштасалкын, күңелле
Җиргә ап – ак кар ятты.

Тырышып әвәләдек

Без бүген кар бабайны!


Шатланабыз, сөенәбез,
Зурлыйбыз яңа елны.
Яңа елда ,яңа утлар,
Яктыртсын яңа юлны.

Танец снеговиков

Дети рассаживаются на места

Дед Мороз:

Менә бит биредә тәртип урнашты, булдырдыгыз, дусларым!

Маша: (снова мерит температуру)

Кыш бабайны суыттык (җилләттек), шатландырдык, тәртип урнаштырдык, ә хәзер бабакайның күңелен күрергә кирәк! Кем булдыра?

Ведущая:

Бәйрәмебездә клоуннар да бар. Алар Кыш бабайга биеп күрсәтерләр.

Маша:

Ләкин, саграк, бабакайга борчылырга ярамый!

Ведущая:

Юк, Маша, борчылма, клоуннарның биюләре һәрберебезнең кәефен күтәрәчәк!

Выходят клоуны

1клоун:

Һәр кешегә бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән.

Яңа елда җирне бизәп,

Гүя энҗе сибелгән.

2клоун:

Күрегез әле чыршыны 
Ничек матур киенгән 
Безгә бәйрәм ясар өчен 
Урманнан бирле килгән.

3клоунесса:

Нинди генә уенчыклар 
Муенсалар юк анда 
Серле шарлар, алмалар 
Ап-ак карлар бар анда

4клоунесса:

Бүген залда зур бәйрәм,

Тиздән Яңа ел килә.

Күңелләр гел җырларга

Һәм биергә җилкенә.

Вместе:

Көтеп тора безнең

Биеп җырлаганны.

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

Танец Клоунят

Дети рассаживаются на места

Дед Мороз:

Менә азрак кәефем яхшыра башлады, ахрысы.

Дед Мороз кашляет

Маша:

Кыш бабай әле дә йөткерә...

Медведь:

Ә бәлки Кыш бабайга шигырьләр сөйләп караргадыр?

Индивидуальные стихотворения

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.


Шундый якты, шундый нурлы,
Бөтен дөнья ак кына…
Ап-ак була белә шулай
Безнең туган як кына.

Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз,
Бездә бүген Яңа ел!

Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга!

Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә  

Дед Мороз продолжает кашлять

Медведь:

Ай-яй, Кыш бабайның хәле бик әйбәт түгел әле!

Маша:

Аю, минемчә, Яңа ел бәйрәмен җәйгә күчерергә кирәк!

Ведущая:

Юк, юк, Маша, Яңа елны җәйгә күчерергә ярамый. Балаларның, килгән кунакларның кәефләре төшәр, күңелсезләнерләр. Яңа елны бары тик коткарырга кирәк.

Маша:

Аха, уйлап таптым, ахрысы!

Выносит костюм Деда Мороза

Маша:

Мә, аю, киеп кара әле! Бу кием сиңа килешергә тиеш!

Медведь надевает шубу и шапку

Маша:

Кара син аны, үзеңә дип теккәннәрмени!

Медведь:

Белмим инде... Булдыра алырмын микән!

Дед Мороз:

Аю, ярдәм ит, зинһар, менә яныңда булышчың да бар!

Маша:

Ура, Кыш бабай мине булышчы,-дип атады! Димәк, мин - чып-чын ярдәмче!

убегает и возвращается назад наряженная, как Снегурочка

Маша:

Әйдә, аю, әйдә, Яңа елны коткарырга һәм бүләкләр өләшергә кирәк!

Медведь:

Яхшы, Маша, күндердең!

Медведь взваливает мешок на спину

Дед Мороз:

Туктагыз, үзегез белән исемлек алыгыз!

Маша:

Ярый, Кыш бабай, без киттек!

Маша и медведь уходят из зала

Ведущая:

Кыш бабай, Аю белән Маша бүләкләр өләшергә киттеләр. Безнең балалар да Яңа ел бәйрәмен көтәләр. Чыршыдагы утлар да сүнгән...

Дед Мороз:

Әй, картлач, картлач, башымнан чыгып та киткән!

Балалар, сез ярдәм итәрсез!

Сүзләрне кабатларсыз!

Дед Мороз:

Чыршы, чыршы, кабын син,

Утларыңны балкыт син.

Ёлка загорается

Ведущая:

Кыш бабай, балалар син килешкә күңелле җыр әзерләделәр.Тыңлыйсың киләме?

Дед Мороз:

Әлбәттә, бик рәхәтләнеп!

Стихотворение про Деда Мороза на татарском языке

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра.

Яңа елның һәрбер көне
Ап-ак кардай якты булсын.
Кыш бабайның капчыгында
Бүләкләр күбрәк булсын!

Рәхмәтсиңа, кыш бабай

Чыршы китергән өчен

Яңа елда барыбызны

 Сөендергәнең өчен.

 

Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.

Айлар,көннәр саный-саный

Кыш бабайны көттек без.

Сине барыбыз сагындык

Киләсеңне белдек без.  

Кыш бабай,суык бабай

Балаларны ярата.

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр дә тарата.  

Үзең  шаян,үзең  юмарт,

Үзең шулай һаман карт

Безнең белән бие,җырла

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Песня «Кызыл борын – Кыш бабай»

Дед Мороз:

Менә , рәхмәт, нинди күңелле җыр башкардыгыз. Сезнең тылсымлы җырыгызны тыңлагач, савыгып та киттем!

Ведущая:

Без бик шатбыз, Кыш бабай! Күтәренке кәефне бернәрсә дә алыштыра алмый!

Игра с Дедом Морозом

Дети разбегаются на места

Дед Мороз:

Балалар, әйтерсең лә, сез - тылсымчылар! Мин дөрестән дә савыктым! Кәефем дә әйбәт!

Звучат фанфары, заходят Маша и Медведь

Маша:

Без бүләкләрне өләштек! Тәәәәк, нишләп йөри бу бабакай? Бер дә калдырып булмый да инде үзен!

Медведь:

Маша, Кыш бабай савыккан ахры, кәефе дә яхшырган!

Маша:(подходит, щупает лоб)

Чыннан да, ул сәламәт!

Дед Мороз:

Әйе, шул, мин сәламәт! Менә балаларга рәхмәт, алар миңа матур җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр! Маша, сиңа да кайгыртуың өчен рәхмәт! Менә хәзер мин сезгә бүләкләр таратам. Кайда әле минем капчыгым?(Оглядывается по сторонам)

Маша:

Кыш бабай, менә ул синең капчыгың. Ул бит инде бушап калды. Син бит үзең урман җәнлекләренә бүләкләр өләшергә,-дип җибәрдең!

Дед Мороз:

Юк ла, ул капчык түгел, минем әле балаларга бүләкләр тутырган махсус капчыгым бар иде. Күрәсең, мин аны урманда онытып калдырганмын. Төлкегә шалтыратып алыйм әле.

Звонит по телефону

-Алло!Алло! Кышкы урман?

-Мин кем белән сөйләшәм?

-Төлке дускай, син минем бүләкләр тутырылган капчыгымны күрмәдеңме?

-Нәрсә дисең?

-Агач ботагына ничек килеп эләккән ди ул?

-Ээээээээ, мине көтеп торамы?

-Ник куянга әйтмәдең,

-Ул бит яхшы сикерә!

-Эээээээ, сикереп карады, ала алмады!

-Аюны ярдәмгә чакырдыңмы!

-Нәрсә? агачка менеп карады, егылып ук төште?

-Ә тиенгә әйттеңме?

-Димәк, тиен, ниһаять, койрыгы белән капчыкны этеп төшерде!

-Әйдәгез, алайса, бик тиз генә капчыкны алыгыз да, тизрәк бәйрәмгә килегез! -Балалар көтә!

Звери на санках вывозят подарки, раздают их детям

Дед Мороз:

Балалар, барыгызга да бүләкләр җиттеме?

Берегез дә бүләксез калмадымы?

Дед Мороз:

Я, ярый, дусларым, улларым һәм кызларым! Миңа китәргә вакыт җитте! Мине башка балалар да көтеп торалар, аларга да Яңа ел күчтәнәчләре өләшәсем бар! Рәхмәт сезгә! Яңа елда исән-сау һәм сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезнең сүзләрен яхшылап тыңлагыз! Хушыгыз, Яңа ел белән!

Маша и Мишка:

Безгә дә китәргә вакыт җитте! Сау булыгыз, балалар, Яңа ел белән сезне, Яңа елда яңа уңышлар телибез сезгә!

Герои уходят

Ведущая:

Ә хәзер, балалар, без сезнең белән үзебезнең төркемгә кайтыйк, бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашыйк, бүләкләргә күз салыйк!

Дети выходят из зала

8



Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/549023-masha-beln-aju-jaa-el-bjrmend

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки