- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Билгесез кушылучыны табу
Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту.
Телдән исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Дәрескә кызыксыну уяту. Укучыларда активлылыкны һәм мөстәкыйльлекне тәрбияләү.
4 класс
Математика
Тема: Билгесез кушылучыны табу.
Максат: 1)Кушканда саннар арасындагы бәйләнешне кабатлау.
2) Яңа типтагы тигезләмәләрне чишәргә өйрәнү. Тигезләмә төзеп мәсьәлә чишү. Язып кушу һәм алу алымнарын ныгыту.
3)Телдән исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
4)Дәрескә кызыксыну уяту. Укучыларда активлылыкны һәм мөстәкыйльлекне тәрбияләү.
ТБУУГ:Билгесез кушылучыны табу алымы белән таныштыру;
КУУГ: исәпләү күнекмәләрен үстерү;мисал һәм мәсьәлә чишүне ныгыту, логик фикер йөртү һәм нигезле нәтиҗәләр ясый белүне үстерү;
РУУГ: алган белем һәм күнекмәләргә таянып эш итү;
ШУУГ: төркемдә эшләү, тырышлык тәрбияләү.
Җиһазлау: телдән исәпләүгә шарлар-таблица, карточкалар, палетка, дәреслек 62 бит.
Материал: математика дәреслеге, 4 класс, М.И.Моро, 1 кисәк, 62 бит, мөстәкыйль эш дәфтәре , карточкалар.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт булдыру.
Хәерле көн дуслар, сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә
Математиканы өйрәнүдә
Уңышлар телим сезгә.
Гел бишлеләр алып торыйк
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керик.
Яхшы кәеф, шат күңел белән дәресебезне башлап җибәрәбез.
Шушы яхшы кәефләрне дәрес дәвамында саклап, дәрестән соң, өйгә кайткач та күңелләр күтәренке калсын өчен дәрестә игьтибарлы булыйк, тырышып эшләп яхшы билгеләр алыйк.
Актуальләштерү.
А) Телдән исәпләү. (Шарлар)
Б) Теманы ачыклау. (Таблицаны тутыру) Парларда эшләү.
- Таблицадагы саннарны нинди төркемнәргә бүлеп була? ( берурынлы, икеурынлы,өчурынлы, дүртурынлы, түгәрәк саннар, җеп саннар,так саннар)
- Хәзер составында 7 цифры булган бөтен саннарны табыйк һәм аларның кайсы разрядка керүен әйтеп чыгыйк әле: 7- берәмлек, 76-дистә, 785 - йөз, 179 - дистә, 75 – дистә, 1017 – берәмлек, 7175 – мең һәм дистә.
Нәтиҗә ясау: билгесез кушылучыны табу өчен суммадан билгеле булган кушылучыны алырга. Димәк , бүген дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәнербез? (Билгесез кушылучыны табу).
Яңа материал өстендә эш.
Катлаулы тигезләмәләрне чишү.
Дәреслектә 62 нче бит тигезләмәләрнең чишелешен һәм аларның дөреслеген тикшерүне аңлат.
Икесе дә катлаулы тигезләмә, чишү өчен гади тигезләмәгә әйләндерәбез.
№277.
Тигезләмә 2 төркемгә бүленгән. Беренчесе нинди тигезләмә? (гади)
Икенчесе нинди тигезләмә? (катлаулы)
(ике укучы такта янында эшли)
Икенче тигезләмәне чишү өчен гади тигезләмәгә әйләндерәбез.
№278. Тигезләмәне төзеп, мәсьәләне чиш.
Билгесез санны нәрсә белән билгелибез? (х)
Кем тактага чыгып тигезләмәне язып һәм чишеп күрсәтәм ди?
4) Логик фикерләүгә мәсьәләләр:
Алсу белән Роза юлдан бара иде. Алсу 3 тиен акча тапты. Икесен бергә ничә тиен акча тапканнар ? (3).
2 гә караганда 4 тапкыр артыграк ,ә 10 нан 2 гә кечерәк . Ул нинди сан? (8).
Нинди сан 10 га караганда 9 га кимрәк? (1).
Бүлмәдә 7 шәм яна иде, икесен сүндерделәр. Ничә шәм калды? (2)
Әтисенә 36 яшь.Аны 4 кә бүлсәк,улының яше килеп чыга. Улына ничә яшь?(9)
0 дән 4 кә зуррак. Ул нинди сан?(4)
Нәрсә авыррак: 1 кг мамыкмы,1 кг тимерме? (тигез)
Булат такта кисте: 5 кисәк чыкты. Булат тактаны ничә җирдән кисте? (4 җирдән).
1. «Алсуның өендә эт, песи, попугай, алтын балык яши. Анда тәрбияләнүчеләрнең ничә аягы (10), ничә канаты(2), ничә башы (4), ничә койрыгы (4) бар?»
2. Бауны өлешләргә кисү өчен 4 тамга ясаганнар. Ничә өлеш килеп чыккан?
3. Алиянең 100 сум акчасы булган. Ул 60 сумга китап һәм 20 сумга ручка сатып алса, ничә сум сдача кайтарып бирерләр?
4. Әби 6 пар бияләй бәйләде. Ул сул кулга ничә бияләй бәйләде?
“Уен аланы”. Физминутка
Ныгыту өлеше.
Такта янында эш. №279.
2 укучы эшләп билге ала, аннары бергәләп тикшерү, нәтиҗә ясау.
№280. Телдән аңлатып эшлибез.
100-30 – беренче декадан соң ничә км саласылары калганны таптык.
30+36- беренче һәм икенче декадада ничә км юл салганнарын табабыз.
36-30 – икенче декадада юлны ничә км күбрәк салганны таптык.
100 – (30+36) – 3 нче декадада ничә км саласылары калган.
30 : 10 – көн саен ничә км юл салганнар.
Ребус чишү.
Тест эшләү.
Дәресне йомгаклау.
Дәрестә нәрсәгә өйрәндек?(билгесез кушылучыны табарга, катлаулы тигезләмәләр чишәргә, мәсьәләләр, ребуслар чиштек)
Дәрестә актив булуыгыз өчен рәхмәт сезгә укучылар. Барыгыз да тырышып эшләде. Билгеләрне тест биремнәрен тикшергәч куярбыз.
Өй эше.
№281, 282.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/596693-bilgesez-kushyluchyny-tabu


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Методика преподавания математики в средней школе по ФГОС»
- «Педагогические технологии и методы обучения в работе учителя в соответствии с ФГОС»
- «Технология ТРИЗ в работе с детьми дошкольного возраста»
- «Методы и технологии работы с детьми раннего и дошкольного возраста в соответствии с ФГОС ДО»
- «Профилактика и устранение буллинга в СПО в соответствии с современными требованиями»
- «Формирование культуры здорового питания обучающихся в образовательном процессе»
- Содержание деятельности по охране труда и обеспечению безопасности условий на рабочих местах
- Педагогика и методика преподавания физики и астрономии
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Содержание и методы работы музыкального руководителя в дошкольной образовательной организации
- Музыкальное развитие и воспитание в дошкольном образовании
- Профессиональная деятельность музыкального руководителя дошкольной образовательной организации
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.