- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
«Җылы сүз – җан азыгы» конспект открытого урока
Фәне:әдәби уку
Сыйныф:4 нче
Тема: Җылы сүз – җан азыгы
Максат:
- Г. Валиеваның “Карт алаша колагы” хикәясе белән таныштыру;
- укучыларның әсәрнең жанрын, төп идеясен, проблемасын дөрес табуларына ирешү; логик һәм иҗади уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү;
- балаларда бердәмлек, дуслык, туганлык хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Дәреслек УМК: Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 3 нче кисәк 93-97 нче битләр.
Кулланылган әдәбият: 1.Сафиуллина. Г.М., Хәсәнова Ф.Ф., Мөхәммәтҗанова Ә.Г. Әдәби уку. Туган телдә (татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. Казан: “Мәгариф-Вакыт”
2.Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, үзбәя өчен карта, тест;
Дәрес төре: яңа белем-күнекмәләр үзләштерү.
Тип: катнаш дәрес
Көтелгән нәтиҗәләр
Танып-белү УУГ:(предметные УУД)
язучы, шагыйрь Гөлназ Валиеваны тану, аның әсәрләрен укуга теләк уяту;
Г. Валиеваның “Карт алаша колагы” хикәясен уку
Шәхси УУГ:(личностныеУУД)
- татар халкының тарихи үткәне белән кызыксыну булдыру;
- шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү;
-авыл тарихын өйрәнүгә кызыксыну булдыру.
Предметара УУГ(метапредметные УУД)
Көйләгеч (регулятив) УУГ:
укучылар белгән, әлегә кадәр белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү;
максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү.
Танып белү УУГ:
табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү, танып-белү максатын билгеләү;
әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау;
язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.
Коммуникатив УУГ:
- укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;
- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;
- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
- укыту процессында катнашу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү;
- үз фикерләрен әйтә белү;
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, русский язык
Дәреснең технологик картасы
Этап | Эш төре | УУГ |
I.Ориентлашу- мотивлаштыру 1.Уңай халәт тудыру Максат: укучыларның дәреснең үзләре өчен кирәк булуын аңлап, эшчәнлек башлаулары 2.Белемнәрне актуальләштерү Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү. Өй эшен тикшерү 3.Уку мәсьәләсе кую Максат: укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алу | 1.- Хәерле көн, укучылар! Укучылар бер –берсен кул бирешеп сәламлиләр - Хәерле көн, укытучым! - Хәерле көн, сыйныфташым! - Хәерле көн, кунаклар! - Хәерле көн, алсу таңнарга! - Хәерле көн, зифа талларга! - Хәерле көн, зәңгәр суларга! - Хәерле көн, назлы җилемә! - Хәерле көн, туган җиремә! Мин сезгә бүгенге дәрестә тел ачкычы, аң-зиһен, акыллы, матур җаваплар бирүегезне, яхшы кәеф телим 2.-Узган дәрестә без А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкият-пьесасы белән таныштык. Хәзер алган белемнәрне искә төшереп китәбез. -Сертотмас үрдәкнең уңай һәм тискәре якларын язабыз (сингапур алымы буенча) Үзбәя бирү 5 балл – уңай, тискәре яклар барысы да 4 балл – 4 уңай яки тискәре як язылган 3 балл - 3 уңай яки тискәре як язылган 2 балл - 2 уңай яки тискәре як язылган 1 балл – 1 уңай яки тискәре як язылган -Хәзер, укучылар, әкият –пьеса буенча алган белемнәрне барлап, тест чишәрбез. 1. Әкият-пьесаның авторы кем? а) Г.Тукай ә) А.Алиш б) М.Җәлил 2. “Сертотмас үрдәк”нең төп герое кем? а) төлке ә) үрдәк б) хуҗа белән эт 3.Сертотмас үрдәкне нәрсәгә җибәрәләр? а) хуҗаны эзләргә ә) этне эзләргә б) хуҗа белән этне эзләргә 4.Ни өчен йорт хайваннары хуҗаны эзләргә сертотмасны җибәрәләр? а) син очасың, син йөзәсең, син йөгерәсең ә) син очасың, син йөзәсең, син тиз йөрисең б) син йөзәсең, син йөгерәсең, син тиз йөрисең 5.Сертотмас белән нәрсә була? а) ул өенә кайта ә) ул бүредән кача б) төлке Сертотмасны ботарлап балаларына бирә Үзбәя 5балл – 5 сорауга дөрес җавап 4балл – 4 сорауга дөрес җавап 3балл – 3 сорауга дөрес җавап 2балл - 2 сорауга дөрес җавап 1 балл – 1 сорауга дөрес җавап 3.Укучы һәм укытучы арасында әңгәмә 1. -укучылар бу әкият-пьесада төп геройлар нәрсәләр? (хайваннар) - хайваннар ничә төргә бүленә? Ниндиләр? ( ике төргә, йорт һәм кыргый хайваннар) - Хайваннар ни өчен кирәк? ( сакчы, эшче, ......) 2.- Укучылар, хайваннар турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр, язучыларыбыз хикәя һәм әкиятләр язганнар, композиторларыбыз көйләр язып күп кенә җырлар туган. Шулай ук рәссамнарыбыз рәсемгә дә төшергәннәр. | Коммуникатив УУГ: - укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү; - сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; -башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; - укыту процессында катнашу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү; - үз фикерләрен әйтә белү; Коммуникатив УУГ: - укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү; - сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; -башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; - укыту процессында катнашу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү; - үз фикерләрен әйтә белү; Көйләгеч (регулятив) УУГ: -укучылар белгән, әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; -максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү. |
II. Уку мәсьәләсен адымлап (өлешләп) чишү 1.Уку мәсьәләсен чишү Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру 2. Белемнәрне ныгыту. Максат: ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү 3. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү | 1.-Мин сезгә бер язма тыңлатам игътибар белән тыңлагыз әле, нәрсә тавышын ишетерсез микән.(атлар). -Әйе укучылар бу атларның тояк һәм кешнәү тавышлары иде. Атлар турында нәрсә әйтә аласыз? -Әйе, укучылар, атлар халкыбызның тормыш-көнкүрешендә гаять мөһим урын тоткан. Ат – иң кадерле хайван: ашатучы һәм җылытучы, крестьян хезмәтен бик күпкә җиңеләйтүче. Сабан эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәмнәр – Сабантуй күрке дә ул, Бөек Ватан сугышы елларында батыр сугышчыларның көрәштәше, тыл батырларының эшче көче дә, транспорт чарасы да. -Мин сезгә атлар турында кызыклы мәгълүматлар җиткерәм.
(дәреснең проблемасы) - Укучылар, сезнең атлар турында берәр әсәр укыганыгыз бармы?(Г.Ибраһимов әсәрләрендә дә ат образлары еш очрый) -Ә бәлки мультфильмнар караганыгыз бардыр? -Без бүген дәрестә, шундый яхшы җан иясе, кешенең дусты, ярдәмчесе булган хайван – ат турында язылган хикәя белән танышырбыз. Г.Вәлиеваның “Карт алаша колагы” әсәре . 2. – укучылар кемнәр Гөлназ Вәлиева турында белә? Нинди әсәрләрен укыганыгыз бар? - Бүген безне иптәшләрегез Гөлназ апагыз Вәлиева белән таныштырырлар. Г. Валиеваның тормышы һәм иҗаты белән танышу. Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 нче елның 25нче августында Казанда язучы Мөдәррис Вәлиев гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагыннан ук гаиләдә милли тәрбия алып. Шулай да, рус мәктәбендә укыганлыктан, тәүге әдәби тәҗрибәләрен ул рус телендә яза. Яшь каләм тибрәтүченең әдәби язмалары 2001нче елда «Мәгариф» нәшрияты бастырып чыгарган «Җәйнең җиде төсе» дигән җыентыгына кертелә. Аның 2005нче елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дип аталган икенче китабы басылып чыга.
3. - Ә хәзер Г. Вәлиеваның “Карт алаша колагы” хикәясе белән танышуга күчик - сүзлек өстендә эш Җисем – әйбер(предмет) Алаша – ат (трудяга лошадь) Ат ялы – атның муенындагы озын, куе йон (лошадиная грива) Бахбай – ат турында иркәләп әйтү ( ласковое название лошади) Колакка киртләп кую – онытылмаслык итеп истә калдыру (зарубить себе на носу) Җен ачулары чыгу – бик нык ачу чыгу( взбеситься, прийти в ярость). Ат җене кагылу – атны карап, тәрбияләп, ат белән йөреп, аның тирәсендә бик күп вакыт уздыра торган ат яратучы кешегә карата әйтелә ( у него страсть к лошадям) Бия – ат (кобыла, кобылица) Әйдәгез, хәзер хикәяне чылбыр рәвешендә укып чыгабыз ( укучылар укып чыгалар.) - Менә хикәяне укып чыктык. Сез хикәя турында ни әйтерсез? Сездә нинди тәэсирлар калдырды ул? Хикәядә ничә төрле вакыйга турында сөйләнелә? Малайның атка карашында сез начарлык күрәсезме? Бу малай турында нәрсә әйтә аласыз? Син нинди кушаматлы атлар турында беләсең? Бу әсәр нәрсә турында? (ат) Автор ат образы буенча безне нәрсәгә өйрәтә? ( усаллыкка яхшылык белән җавап бирергә) Димәк, һәрвакытта да яхшылык җиңеп чыга 4.-Укучылар, сезнең алдыгызда конвертлар бар. Ул конвертларда рәсемнәр. Хикәянең эчтәлеге буенча рәсемнәрне эзлекле рәвештә ябыштырабыз. - Нәтиҗә ясыйбыз, димәк беренче (икенче, өченче) нинди вакыйга сурәтләнә? Үзбәя 5 балл- барлык этаплары да дөрес 4 балл - 1 хата 3 балл – 2 хата 2 балл – 3 хата 1 балл – 3тән күп хата | Танып белү УУГ: -табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү,танып-белү максатын билгеләү; -әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау; -язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү. Коммуникатив УУГ: - укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү; - башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; -укыту процессында катнашу; - үз фикерләрен әйтә белү; Шәхси УУГ:(личностныеУУД) - татар халкының тарихи үткәне белән кызыксыну булдыру; - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү; - авыл тарихын өйрәнүгә кызыксыну булдыру. Шәхси УУГ:(личностныеУУД) - татар халкының тарихи үткәне белән кызыксыну булдыру; -шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү; -авыл тарихын өйрәнүгә кызыксыну булдыру Көйләгеч (регулятив) УУГ: -укучылар белгән,әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; -максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү |
III. Рефлексия, бәяләү 1. Йомгаклау рефлексиясе Максат:дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау | - дәрес сезнең өчен файдалы булдымы? - нинди өстәмә яңалыклар белдек? - үзеңә дәрестә катнашуыңа нинди билге куярсың? - әгәр дәрес ошаган булса ат рәсемен аласыз, аңлашылмаса, минем, иптәшләрегезнең фикерләре белән килешмәсәгез ат рәсемен алмагыз.. Үзбәя | Коммуникатив УУГ: - укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү; - башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; -укыту процессында катнашу; - үз фикерләрен әйтә белү |
2. Өй эше Максат: укучыларның шәхси мөмкинлекләрен күздә тотып өй эшен өч дәрәҗәдә бирү | Өй эше: - дәреслекнең 97 нче битендәге, үзегезгә ошаган 3-4 мәкальне ятларга; мәгънәсен аңлатырга; - схема буенча эчтәлек сөйләргә; - атлар турында хикәя язып килергә | |
3. Дәрескә гомуми бәя кую. Максат: укучыларның яңа теманы үзләштерү буенча фикерләрен белү | Бәяләү нормасы: 13 - 15 балл булса “5”ле билгесе куела 10 - 12 балл булса “4”ле билгесе куела 7 - 9 балл булса “3”ле билгесе куела |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/622990-yly-sz--an-azygy-konspekt-otkrytogo-uroka
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Современные подходы к преподаванию иностранного языка (английского языка) в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Литература» по ФГОС СПО»
- «Делопроизводство в организациях социального обслуживания»
- «Основные аспекты профилактики экстремизма и терроризма в молодежной среде»
- «Содержание и методы работы логопеда в дошкольном образовательном учреждении в соответствии с ФГОС»
- «Работа с замещающими семьями в деятельности специалистов сферы социального обслуживания»
- Психолог в сфере образования: организация и ведение психолого-педагогической работы в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания биологии
- Современные технологии социального обслуживания населения
- Теория и методика обучения и воспитания
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Педагогика и методика дошкольного образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.