Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.12.2025

Нрс белдек. Нрсг йрндек

Рафикова Гульфия Даминовна
учитель начальных классов
Дәрес 1-10 саннары арасында уңай һәм кире санауны ныгыта. Укучылар саннарның урынын билгели, аларны чагыштыра һәм нәтиҗәне >, =, < тамгалары белән күрсәтә. Геометрик фигураларны (өчпочмак, әйләнә, квадрат, турыпочмаклык) тану һәм аеру белеме камилләштерелә. Материалны гомумиләштерү һәм системага салу максат итеп куела. Укучылар дәреслек белән эшләү, мәгълүмат эзләү, фикерләрен ачык әйтү, тулы җаваплар бирү кебек үзлекләр үстерергә мөмкинлек таба. Парлы һәм төркем эшләре аларның хезмәттәшлек итү, проблемаларны бергәләп хәл итү һәм уртак карарлар кабул итү сәләтен үстерә.

Содержимое разработки

Тема:Нәрсә белдек. Нәрсәгә өйрәндек.

Максат : үтелгән материал буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм системага салу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Шәхси УУГ - укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән  ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү; мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

  • Метапредметлынәтиҗәләр:

Регулятив УУГүз эш урыныңны әзерләү;укытучы белән бергәләп уку эшчәнлегенең максатын ачыклау,кабул итү һәм саклау;

           әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү.

 Танып –белү УУГкирәкле мәгълүматны эзли һәм таба белү; үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә белү;сорауларга тулы җавап бирә белү;дәреслек белән эшли белү; нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;

КУУД: хезмәттәшлек итү сәләте: әңгәмәне тыңлау һәм кушылу , дәрес проблемасын хәл итүдә катнашу,парлап эшләп , фикерләшеп уртак фикергә килү.

Предметлы нәтиҗәләр:1дән 10га кадәр уңайга һәм кирегә санау, шул эзлеклелектә һәр санның урынын билгеләү; саннарны чагыштыру һәм нәтиҗәне >, =,< тамгалары ярдәмендә күрсәтү; геометрик фигуралар : өчпочмак, әйләнә, квадрат, турыпочмаклыкны тану.

Җиһазлау: “Математика”(М.И.Моро,С.И.Волкова, С.В.Степанова), 1 кисәк, биремнәр язылган болытлар, кәефне билгеләү өчен болыт һәм кояш рәсемнәре, үзбәя өчен сигнал карточкалары, биремле һәм рәсемле слайдлар.

Дәрес этабы

Дәреснең эчтәлеге. Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру өлеше

Исәнләштек, күрештек,

Кулны кулга бирештек.

Матур итеп елмайдык,

Белем иленә юл алдык.

Шулай итеп , без дәресне башлыйбыз. Сез бик тырыш, акыллы, зирәк балалар. Бүгенге дәрестә дә сынатмаска тырышыгыз.

Сезнең алдыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре. Хәзер шулар ярдәмендә үзегезнең кәефләрне күрсәтегез.

Кәефләрен күрсәтәләр.

2.Белемнәрне актуальләштерү

Математика- фәннәр патшасы. (слайд 1) Ул безгә бер рәсем җибәргән. (слайд 2)

-Елның кайсы фасылы?

-Һава торышы нинди?

-Ул бездән ярдәм сорый. Болытлы көнне кояшлы көнгә әйләндерегез, ди. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Хәзер без тылсымчыларга әйләнәбез дә, болытларны куып таратабыз. Сез ризамы?

-Тактада ничә болыт?

-Аларга язылган саннарны үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.(слайд 3)

-Тагын бер болыт калды бит эле. Анысында нинди сан булыр?

-Ни өчен? (Саннар эзлеклелеген билгелиләр)(слайд 4)

Дәфтәрдә эш

-Дәфтәрне ачыгыз да, ничә болыт бар, 9 санын шулкадәр языгыз.

Телдән исәпләү

-Кыш көне һава торышы нинди була? Нинди явым-төшемнәр ява?

-Әйдәгез, кар бөртекләре белән уйнап алабыз.(слайд 5)

Дәшмибез” уены

-2 һәм 5, 7 һәм 9 арасында торган саннарны тап.

-9, 3, 5 саннары алдында торган саннар?

6,9,7 саннарыннан соң килгән саннар?

-Һәр санны 2 гә арттыр

-Һәр санны 1 гә кимет

Кыш .

Болытлы.

Болытларны куарга.

Риза.

5

Биремне үтиләр.

1 3 5 7

9

2 гә арттырабыз

Биремне үтиләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

Кисмә цифрлар ярдәмендә төшеп калган саннарны күрсәтәләр.

3.Уку

мәсьәләсен кую

-Болытлар йөзделәр, йөзделәр дә, ниндидер тамгаларга, сүзләргә әверелделәр. Нәрсә язылган соң анда, укып карагыз әле? (слайд 6)

- Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләрбез икән? (слайд 7)

- Без боларны эшли беләбезме?

-Кунакларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтәбезме?

Укыйлар: мисал, мәсьәлә, >,<,=

Мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез, чагыштырырбыз.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

4.Дәрес темасы өстендә эш

Физкультминут

- Сезнең алдыгызда болытлар салынган конвертлар. Хәзер без аларны куып җибәрергә тырышырбыз.

Беренче болытны алыгыз . Анда нәрсә эшләргә кушкан?

5+1 6+2

10-2 2-2

4+2 8+2

8-2 7-1

-Бу мисалларны нинди төркемнәргә бүлеп була?

-Беренче партада утыручылар “+”, икенче партада утыручылар “- ”тамгасы булган мисалларны эшли.

-Тикшерү. Үзегезне бәяләгез.

-Икенче болытны алыгыз.

-Нәрсә эшләргә кушкан?

6…4

8…9

3+2…5

6-2…3

10-2…7

10-1…9

- Чагыштырабыз .

-Тикшерү. Үзегезне бәяләгез.

“Ак куян” җырына

-Өченче карточканы алыгыз.

Болыт юкка чыксын өчен нишләргә кирәк?

- Мәсьәлә өлешләрен искә төшерик әле.(слайд 8)

Дәреслек белән эш.

№ 9 , 101 бит

- Мәсьәләнең шартын һәм соравын укыйк әле.

- Хәзер чишелешне дәфтәргә язып куябыз.

-Тактада тикшерү: 1 укучы чишелешне яза.

- Нәрсә җитми?

- Нинди җавап язабыз?

-Барлык болытларны да куып бетердекме?

-Карагыз әле, рәсемдәге һава торышы да үзгәргән бит. Кояш болытлар арасыннан чыккан, безгә елмая. (слайд 9)

- Ләкин әле математика патшасының биреме бетмәгән икән. Ул безгә бер хат җибәргән. Әйдәгез , ачып карыйк әле. (слайд 10,11)

-Сызымдагы кебек нокталар билгелә. Зәңгәр нокталарны, 3 буыннан торган сынык сызык булырлык итеп, линейка белән тоташтыр.

-Кызыл нокталарны, дүртпочмак булырлык итеп, линейка белән тоташтыр.

- Таякчыклардан шушындый 3 өчпочмак төзегез һәм 2 генә таякчык өстәп, 5 өчпочмак китереп чыгарыгыз, -дигән ул безгә. Ягез, уйлап карыйк әле, кая өстәргә кирәк икән ул таякчыкларны?

-Барыбыз да дөрес эшләдекме икән, тикшереп алыйк.

Мисалларны чишәргә

+ һәм - билгесенә

Мисалларны дәфтәргә язып эшлиләр, бер-берсенең дәфтәрен алып тикшерәләр.

Карточкалар күрсәтәләр: яшел – бар да дөрес, кызыл – хата бар.

Саннарны һәм санлы аңлатмаларны чагыштырырга

Чагыштыру тамгасы куялар

Сигнал карточкалары белән бәялиләр.

Мәсьәлә чишәргә

Шарт, сорау, чишелеш, җавап.

Мәсьәләне чишәләр

Сигнал карточкалары белән бәялиләр.

Дәфтәрдә җавап язалар.

Биремнәрне эшлиләр.

Сигнал карточкалары белән бәялиләр.

8. Рефлексия

-Математика патшасына булыштыкмы? Бөтен болытларны да куып тараттыкмы?

Җөмләне дәвам итегез:

-Миңа бу дәрестә ошады.

-Миңа авыр булды.

-Мин ….. аңладым.

- Кәефләрегез ничек?

Кояшны алыгыз да, үзегезнең бүгенге дәрестә ничек эшләвегезгә карап, аңа елмаю ясагыз.

-Ә хәзер кунакларга да күрсәтегез . Дәрестә бик тырышып эшләдегез, рәхмәт!

Үзбәя. Дәрестә эшчәнлекләрен кояш рәсеме ярдәмендә бәялиләр.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/627908-nrs-beldek-nrsg-jrndek

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки