Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
21.10.2014

Гость из леса

Конспект занятия «Гость из леса» для первой младшей группы детского сада направлен на развитие речи и коммуникации. Дети познакомятся с дикими животными на примере зайца, научатся использовать в активной речи слова «серый» и «заяц». Упражнения помогут развить память, мышление и внимание, а также воспитать доброжелательное отношение к природе и любовь к животным. Материал идеально подходит для воспитателей ДОУ, ищущих качественные разработки по экологическому воспитанию малышей.

Содержимое разработки

Урманнан килгән кунак.

(1нче кечкенәләр төркеме өчен коммуникация (сөйләм үстерү) эшчәнлеге конспекты).

Тема: “Урманнан килгән кунак”.

Максат:

Балалар белән кыргый хайваннар турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

Сөйләм телләрен үстерү, бәйләнешле сөйләмнәрен булдыру, трафарет кулланып, гупка белән буяу осталыкларын үстерү;

Чиста - пөхтә эшләргә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау: агачлар, агачка беркетү өчен кошлар, куян өчен соры һәм ак төстәге костюм.

Шәхси эш: пассив балаларны әңгәмә барышында активлаштыру.

Сүзлек өстендә эш:соры, куян.

С

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Әйдәгез әле кәефләрне күтәрү өчен бер-беребезгә елмаеп алыйк.

Балалар: Исәнмесез, апалар. Хәерле иртә.

Тәрбияче: Хәзер бер табышмак әйтәм, әйбәтләп тыңлагыз әле, балалар.

Алгы тәпие озын

Арткы тәпие кыска.

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да ул

Ак тунын кия кышка.

Бу нәрсә?

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Ә сез куян турында нәрсәләр беләсез? Сөйләп күсәтегез әле.

1 бала: Ике колагы озынкай гына

Аягы җиңел, мамыктай гына.

2 бала: Койрыгы тора өркелеп кенә

Мыегы тора бөркелеп кенә.

3 бала: Борыны кечкенә бөгелгән генә

Ирене ярык, бүленгән генә.

4 бала: Тавышы, тыны юк, тора тын гына

Бик куркак кына, бик йомшак кына.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес сөйләдегез балалар. Куянның колаклары озын, үзе йомшак һәм үзе бик куркак шул.

Магнитафоннан җил искән тавыш килә.Уртага очып хат килеп төшә. Тәрбияче хатны кулына ала. Серле итеп ача һәм укый.

һБЧаллы урманында бер куян елап утыра, диелгән бу хатта. Кыш айлары килеп җитсә дә, аның өстенә кияргә ак туны юк икән.Ул дошманнары тотып ашаудан бик курка. Куянга ярдәм кирәк. Ярдәм итәбезме балалар?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, чакырыйк аны.

Уен: “ Куян, син кайда?”

Куян син кайда?

Яшел тугайда.(кулларын җәяләр ян- якка)

Куян син кайда?

Калын урманда.(ау- ау)

Куян син кайда?

Карлы буранда.(ж-ж-ж)

Куян син кайда?

Мин сезнең янда!

Ширма артыннан соры киемле куян килеп чыга.(Үзе калтырана, курка).

ТәТәрбияче: Менә үзе дә килеп җиткән. Куян туңган, өшегән балалар, әйдәгез аны бергәләп җылытыйк. Яратыгыз аны. (Балалар куянны яраталар, күзәтәләр, тиз генә өлешләрен атап чыгалар).

ТәТәрбияче: Тунын карагыз әле балалар, ул нинди төстә?

БаБалалар: ( балаларның җаваплары)

ТәТәрбияче: Куянның төсе соры, балалар.

СүСүзлек өстендә эш.

ТәТәрбияче: “Соры” сүзен бергәләп кабатлыйк.

ИШәхси эш. Аерым- аерым кабатлату.

ТәТәрбияче: Куянның дошманнары кемнәр әле алар, беләсезме?

БаБалалар: Бүре.

Тәрбияче: Тагын?

Балалар: Төлке. (Әйтә алмый торсалар, тәрбияче әйтеп җибәрә).

ТәТәрбияче: Бик дөрес. Менә алардан саклану өчен, куянга ак тун кияргә кирәк бит. Куянга ак тун бүләк итәсезме соң?

БаБалалар: Әйе.

2

Балалар алдан хәзерләнеп куелган өстәл янына килеп басалар. Өстәл өстендә ак гуашь, төсле зәңгәр кәгазь, аның өстендә куян сурәте киселгән трафарет, төрле төстәге карандашларга бәйләп кулган гупкалар, подставкалар.

Балаларның эшләре.

ККуян эшләрне күзәтеп, балаларны мактап, үзенә тун сайлап йөри.

ТәТәрбияче: Менә куян дускай, рәхәтләнеп киярсең, туннарың да күп булды хәзер.(Куянга ак костюм кигертү.)

ККуян: Миңа сезнең белән рәхәт булып китте, җылындым да . Уйныйсым гына килеп тора.

Балалар түгәрәктә “ Соры куян” хәрәкәтле-сүзле уенын уйныйлар.

КуКуян: Рәхмәт сезгә, миңа сезнең белән бик күңелле булды. Дусларыма тунымны тизрәк күрсәтәсем килә. Китәм инде, мин, саубулыгыз.

Балалар: Курыксаң тагын кил безнең янга. Бүреләр, төлкеләр ашамасыннар сине. Сау бул.

Тәрбияче: Саубул, куянкай, тагын кунакка кил!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/67577-gost-iz-lesa

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки