Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
23.10.2014

Татар халык шагыйре, Габдулла Тукайның, туган көненә багышланган кичә

Сценарий праздника в детском саду, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая. Мероприятие знакомит детей с биографией и творчеством великого татарского поэта. Нацелено на воспитание патриотизма, чувства гордости за родной язык и культуру. Включает увлекательные игры, чтение стихов и сказок, что способствует развитию интереса к литературному наследию и формированию любви к Родине у дошкольников.

Содержимое разработки

Татар халык шагыйре, Габдулла Тукайның, туган

көненә багышланган кичә .

Зал бизәлеше:елга буе,тарак.

Моңлы татар халык көе “Әллүки” яңгырый.Көй астында ике алып баручы чыга.

1а.б.Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл

Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай,диләр.

2 а.б.Ест

1 а.б.Кадерле балалар!Без сезне бүген бу залга бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңае белән аның иҗатына,тормышына дан әйтү максаты белән чакырдык.Габдулла Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган йолдызларның иң яктысы.

Ул апрель аенда Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.Бик яшьтән ятим кала.Язмыш аны шул көннән башлап бер гаиләдән икенче гаиләгә ,бер урыннан икенче урынга ташлый.

Габдулла Тукайның гомере бик кыска була,әмма ул бик күп эш эшләргә өлгерә.Ул чын мәгънәсендә халык шагыйренә әйләнә.

(“Бәйрәм бүген”җырының көе яңгырый.Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр тотып,балалар керә.Шигырь эчтәлегенә туры килгән рәсем күрсәтелә.)

1-бала:Нинди күркәм һәм сөйкемле

Кем тора бу сурәттә?

Һәрберебез яхшы белә-

Тукай абый,әлбәттә!

2-бала:Күп шигырьләр,әкиятләр

Җырлар язган бит Тукай.

Табигатьне,хайваннырны

Яраткан бит ул Тукай.

3-бала:Тормыш юлы бик катлаулы,

Авырлыклар күп күргән.

Әти-әнисен югалтып,

Ятимлекне дә белгән.

4-бала:Татарча шигырь язса да,

Рус телен яхшы белгән.

Төрек, гарәп телләрен

Үзлегеннән өйрәнгән.

5-бала:Уральски шәһәрендә

Мәдрәсәдә укыган.

Мәкаләләр,поэмалар,

Фельетоннар ул язган.

(Очып күбәләкләр керә.Г.Тукай шигыренә музыка астында бию башкаралар.Биюдән соң бер күбәләк кенә кала.Бала чыга.)

“Бала белән күбәләк” Г.Тукай сүзләре,З.Хабибуллин музыкасы-сәхнәләштерү.

А.б:Кадерле балалар,әйдәгез әле,Г.Тукай иҗатын искә төшереп,кемгә кайсы әсәре ошаганын әйтеп алыйк.

(“Кызыклы шәкерт”,”Шүрәле”поэмасы...)

Шүрәле керә.

Ш:Нинди тавыш бу монда?Нигә вакыт әрәм итеп утырасыз,кети-кети уйнамыйча?

А.б.Кем бу ,балалар?

Б-р:”Шүрәле” поэмасы герое-Шүрәле.

Ш:Килә минем сезнең белән

Кети-кети итәсе.

Мин Кырлай урманнарының

Иң матур Шүрәлесе.

А.б:Ә без бүген бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.

Ш:Туган көн булгач мин дә шаярып алам.(Балалар арасында йөри,кытыклый.

А.б:Шүрәле,кил әле бире.Кызганычка каршы,Г.Тукайны бүген без генә искә алабыз,үзе инде ул бик күптәннән безнең арадан киткән.Ә син,Шүрәле,һаман шул Былтырдан алдатып,бармак кыстырып йөрисеңме?

Ш:Юк,мин хәзер алдатмыйм.Менә сезгә дә бер табышмак әйтәм.Ә сез җавабын табыгыз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Егълап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара.

А.б:Балалар, кем җавабын әйтә?Ә кем язган бу табышмакны?(Г.Тукай)

А.б:Менә нинди безнең балалар.Алай гына да түгел,алар үзләре дә Г.Тукай язган табышмакларны беләләр.Яле,тыңла,Шүрәле,һәм җавабын тап.

Ш:Рәхәтләнеп!Кем башлый?

(Табышмаклар әйтү.Кыш, яз, җәй, көз турында.)

Ш:(Җавапны белми.)Ярар, балалар, мин сезнең белән уен уйнап алам-“Түбәтәй”.

Менә мин хәзер шаярам-

Кети-кети уйныймын.

Кем түзалмый, көлә икән-

Шуңа җәза уйлыймын!

Ш:Әй күңелле дә сездә!Ләкин миңа китәргә вакыт!Мин бит әкият герое-сезнең белән кала алмыйм.Сау булыгыз!

Бер бала алып баручы янына килә.

Бала:Мин М. Җәлилнең “Тукайны сагыну” шигырен сөйлим.

Кошлар очып керә.Кыска гына бию башкарыла.

1 кош:Бик кычкырып сайрамыйк без,

Сиңа әйтәм, сак булыйк.

2 кош:Күреп безне берәр адәм,

Алмасын тагын мылтык!

1 бала чыга,Г. Тукайның “Кошларга” шигырен сөйли.

Су анасы керә.

С.а:Кая,кем алды минем алтын таракны?(Балалар арасында йөри) Синдәме, әллә син алдыңмы?

А.б:Юк, юк, Су анасы,безнең балалар кеше өйберенә кагылмый.Яла якма!

(Бала елгадан таракны табып ала.)

Б:Су анасы, менә бит тарагың, басмада ята.Үзең калдыргансың!

С.а:И-и-и!Шулай икән шул,ачуланмагыз инде,балалар.

А.б:Юк,ачуланмыйбыз, ә синең турыңда сөйләп күрсәтәбез.

(Г.Тукайның “Су анасы”әсәре укыла.)

С.а:Ай матур укыдыгыз!Мин дә сезнең белән бер уен уйнап алыйм әле.Алтын тарагым кемдә туктый- шул бала җәза үти!

С.а:Ай,рәхмәт, дуслар,Г.Тукай иҗатын бик яхшы беләсез,булдырдыгыз.Тарагым да табылды,мин китим инде.

А.б:Сау бул,Су анасы,игътибарлырак бул,тарагыңны башка югалтма!Әйдәгез,балалар, саубуллашыйк.

Б-р:Сау бул, Су анасы!

А.б:Балалар,сезгә хәзер Зәкия Туфайлованың “Тукай абый” шигырен тыңларга тәкъдим.

Кичә тәмам.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/68629-tatar-halyk-shagyjre-gabdulla-tukajny-tugan-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки