- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Открытый урок по татарскому языку. Тема: Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?
5
Тема: Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?
Максат:1.Тема буенча лексик күнекмәләрне системалаштыру һәм ныгыту.
2.Эмоциональ истә калдыру сәләтен үстерү.
3.Уку эшчәнлегенә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: Интерактив такта, терәк рәсемнәр(алмагач) ,терәк сүзләр, жетоннар, мультфильм: Габдулла Тукай: “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Дәрес барышы:
I.Дәресне оештыру:
1) -Исәнмесез, балалар!
-Исәнмесез, укытучы апа!
-Хәерле көн!
-Хәерле көн, агачлар!
-Хәерле көн, кошлар!
-Хәерле көн, дуслар!
2)-Класста кем дежур?- Нинди ел фасылы? (Хор белән яз турында шигырь укыла. Яз, яз җитә.
Тәрәзәне ачтылар.
Тып, тып, тып итә.
Эре, эре тамчылар.
2.Укытучы.- Татар телендә нинди авазларны әйтүе кыен? (Укучылар җавап бирә).
Таблица: (экранда).
1.н – н – ана ң – ң – аң
н – н – яна ң – ң – яңа
н – н – мина ң – ң – миңа
2 .в – в – авыл
в – в – тавыш
в – в – вертолёт
3. яу – яу – яулык
сау – сау – саулык
у – у – сорау
4.Ө Р Ә 5. А Н А 6. К Ы Р Ы К
К Ө ТӘ А ТА К Ы З Ы К
К Ө Л Ә И П И К А Д А К
К Ө Р Ә К Ә Н Ә К А Б А К
Г Ө М Б Ә ЧӘЧ К Е Б Е К
Тизәйткеч:(экранда) "Мин матур", - дип
Мактанмагыз, матурлар.
Матурны тик матур эшләр
Матурлар.
Укытучы: Балалар без бүген дәрестә; Яхшы уку өчен нишләргә?; дигән сорауга җавап бирергә тырышырбыз. Сезнең дәрестә актив катнашуыгызга карап мин сезгә хезмәт җимешләре әзерләдем, кызыл алмалар тулы җавап өчен, сары алмалар бераз тырышырга кирәклекне белдерә (алма формасында магнитлы жетоннар күрсәтелә). Укытучы тактага алмагач рәсеме элә.
Күп алмалар җыелса, шулкадәр әйбәт эшләдек дигән сүз.
Дәреснең девизы: (Бер укучы алдан әзерләгән мәкален әйтә.)
Уку авыр булса да.
Җимеше татлы була. (тактага эленә)
Сүзлек эше: Көчле ихтыяр-сильная воля.
II.Өйрәнелгән белемнәрне актуальләштерү.- Өй эшен тикшерү.
- “Олегның кәефе юк” текстын укырга, сорауларга җавап бирергә.
1.Тулысынча уку.
2.Чылбырлап уку.
3.Сүзлекне искә төшерү.(Экранда.)
1. Тәрҗемә ит!
I. Кызыклы.
1. хороший 2. интересный 3. красивый
II. Чирек.
урок 2. четверть 3. перемена
III. Язма эш.
1. контрольная работа 2. самостоятельная работа. 3. письменная работа
2. Дөрес җавапны расларга.
1.Бүген Олегның кәефе бар.
Олегның кәефе юк.
2.Математикадан икеле алды.
Математикадан бишле алды.
3.Олег көн саен өй эшен вакытында эшли.
Олег өй эшен эшләргә оныта.
4.Олег контроль эшне бишлегә эшләде.
Олег контроль эшне өчлегә эшләде.
5. Олег үз сүзендә тора алмады.
Олег үз сүзендә торды.
Нәтиҗә: Укучылар үзләре нәтиҗә ясыйлар: Олег үз сүзендә тора алмады, мәкальләр әйтәләр. 1.Сүз бирдеңме үтә.
2.Сүздә тору-зурлык,
Сүздә тормау –хурлык.
Нәтиҗә: Яхшы уку өчен нишләргә? -укучылар үз фикерләрен әйтәләр.
Әңгәмә: Балалар, сез үз сүзегездә торасызмы?
Бирем: Бирелгән җөмләләрне хикәя тәртибендә урнаштырырга.
Башта бик озак урамда уйнады.
Математикага вакыт калмады.
Иртәгә тагын мөстәкыйль эш.
Ул кичә өй эшен эшләмәде.
Бүген Олегның кәефе юк.
Тиздән чирек азагы, математикадан ничәле чыгар?
Ситуативкүнегүләр: Үзара сөйләшү:
-Алина, әйдә урамга чыгабыз.
-Юк, чыкмыйм.
-Ни өчен?
-Өй эшен эшлим.
-Равиль, син өй эшләрен вакытында эшлисеңме?
-Әйе, өй эшләрен мин вакытында эшлим.
-Айнур, син тырышып укыйсыңмы?
-Әйе, мин тырышып укыйм. Дәрестә тыңлап утырам, өй эшләрен вакытында эшлим.
Нәтиҗә: Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?
Әңгәмә: Олег нинди малай? (Бирелгән сүзләрнең мәгънәсен аңлату, тиешлесен сайлап алу.) Начар. Эшчән. Игътибарлы. Игътибарсыз. Тырыш. Яхшы. Сүзендә тормый. Алдакчы. Сүзендә тора. Акыллы. Ялкау. Уңай. Тискәре.
Укучылар мәкальләр әйтәләр: 1.Уку инә белән кое казу.
2.Күп укыган күп белер.
3.Китап –белем чишмәсе.
4.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Нәтиҗә: Яхшы уку өчен нишләргә?
1.Яхшы уку өчен, көндә өй эшен әзерләргә кирәк.
2.Яхшы уку өчен китаплар укырга кирәк.
3. Яхшы уку өчен, китап , дәфтәрләреңне өйдә онытмаска кирәк.
4. Яхшы уку өчен, көндәлеккә өй эшен язарга кирәк.
5. Яхшы уку өчен, дәрестә игътибарлы булырга кирәк.
6. Яхшы уку өчен, көчле ихтыярлы булырга кирәк.
7. Һәрвакыт тырышып укырга кирәк.
Нәтиҗә: Уку авыр булсада җимеше татлы була.
Мәкаль: Сүздә тору –зурлык.
Сүздә тормау – хурлык.
Презентация: Г.Тукай. Эш беткәч, уйнарга ярый. (мультфильм күрсәтелә, укучылар сәхнәләштерәләр).
Автор: Бик матур бер җәйге көн:
Өстәл янында бер сабый.
Ян тәрәзә каршысында
Иртәнге дәрсен карый.
Шул чагында бу сабыйны,
Чакыра тышка кояш.
Кояш: Әйдә тышка күңлең ач.
Автор: Өй түрендә шул заман
Сайрый ботакта сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый.
Сандугач: Әйдә тышка күңлең ач.
Автор: Шул вакытта өй түрендә
Бакчада бер алмагач,
Чакыра тышка сабыйны.
Алмагач: Әйдә ,тышка,күңел ач!
Малай : Көн озын ич
Уенның мин һәрвакыт вакытын табам.
Чыкмамын тышка, уенга мин
Булмыйча дәрсем тәмам.
Алмагач: Җитте бит күп тырыштың,
Торма бер җирдә һаман
Малай: Тукта ,сабыр ит аз гына,
Әй, кадерле ,алмагач!
Һич уенда юк кызык,
Дәрсем әзерләп куймагач
Автор: Күп тә үтми,бу бала
Куйды тәмамлап дәресне.
Куйды бер читкә җыеп.
Дәфтәр, китап барсыны.
Чыктыйөгерепбакчага
Малай: Йә, кем чакырды мине
Әйдә, кем уйный?
Тәмам иттем мин,
Хәзер дәрсемне
Автор: Шунда аңар бик матурлап
Елмаеп көлде кояш
Шунда аңар кып- кызыл
Зур алма бирде алмагач
Шунда аңар шатланып
Сайрап җибәрде сандугач,
Шунда аңар баш иделәр, бакчада һәрбер агач.
Җыр башкарыла: И, сабыйлар, эшләгез сез.
Иң мөкатдәс нәрсә эш.
Эш агачы һәрвакытта,
Бик юмарт китерер җимеш.
Мәкаль: Күп укыган – күп белер.
Нәтиҗә ясала: Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?
Укытучы балаларның эш нәтиҗәсенә һәм кем, күпме алмалар җыюына карап билгеләр куя. Укучылар алмагачны алмалар белән бизиләр.
Мәкаль әйтелә: Уку авыр булса да.
Җимеше татлы була.
IV.Өй эше: 1- 2 дәрәҗә: кагыйдәне истә калдырырга.
3-4 дәрәҗә:-кагыйдәне истә калдырырга, ата-аналар белән киңәшеп өстәп язарга.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/95292-otkrytyj-urok-po-tatarskomu-jazyku-tema-jahsh
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Технологии инклюзивного образования обучающихся с ОВЗ в условиях реализации ФГОС»
- «Преподавание физической культуры по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Содержание изменений, внесенных во ФГОС начального общего, основного общего и среднего общего образования»
- «Основы преподавания музыки в начальной школе в соответствии с ФГОС»
- «Особенности обучения предмету «Литература» в условиях реализации ФГОС ООО в соответствии с изменениями 2024 года»
- «Логопедия: теоретические и практические аспекты работы с детьми с речевыми нарушениями»
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»
- Педагогика и методика преподавания физики
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Психолог в сфере образования: организация и ведение психолого-педагогической работы в образовательной организации
- Физическая культура. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Физическая культура и специфика организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.