- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Мәдәният- безнең рухи байлыгыбыз !
Татар әдәбияты
8 нче сыйныф
Тема:Мәдәният- безнең рухи байлыгыбыз
Максат:
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
- Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру
- мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
- үз фикереңне әйтә белү
Регулятив универсаль уку гамәлләре
— ]үз фикереҗне төгәл әйтә белү
Танып-белү универсаль уку гамәлләре
— нәтиҗә чыгару;
— проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
— проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
-башкаларга аңлаешлы фикер төзү
Җиһазлау. Экран, компьютер
Дәрес барышы
1. .Оештыру этабы .Максат билгеләү
1.1.- Исәнмесез укучылар! Экранга күз төшерик әле. Мин сезгә Эльмир Низамовның фикерен укырга тәгъдим итэм. Сез ничек уйлыйсыз, нинди рухи кыйммәтле җыелма турында сүз бара?:
..... бит ул китаплар, картиналар, сыннар һәм ноталар рәвешендәге шаһәсәрләр мирасханәсе генә түгел. ... - иң беренче чиратта даими үсә баручы, алга омтылучы тере организм. Һәрбер яшь cәнгатькәр үзен иленә кирәкле итеп тоярга тиеш.
Димәк безнең дәрес темасы “Мәдәният- безнең рухи байлыгыбыз”Безнең дәреснең темасы нинди дип уйлыйсыз?
Рәхмәт, бик дөрес, мәдәният турында сүз бара. Эльмир Низамов ул хәзерге заман яшькомпозиторы. Димәк без бүген мәдәният турында сөйләшәбез.
Сез беләсез инде, 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде.
Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен безнең илдә мәдәнияткә зур игътибар бирелә?
2.Белемнәрне актуальләштерү
2.1. - Мәдәният сүзе - бик күп мәгънәгә ияИнтернет челтәрендә Википедия сайты бар. Әйдәгез әле, Википедияда Мәдәният сүзенә бирелгән билгеләмәне укып китик. ( Укучылар укыйлар)
Мәдәният — татар теленә гарәптән кергән сүз. Махсус сүзлектә ул «культура» дип тәрҗемә ителә Ә «культура» сүзе русларга латин теленнән кергән: «лат. cultura — возделывание, воспитание, образование, развитие, почитание»[1][2] күпмәгънәле термин[3]. Шул ук вакытта «мәдәни» сүзе — «шәһәрдә торучы» дип тә тәрҗемә ителә. Гыйльми һәм укыту тәҗрибәсендә «культура» һәм «мәдәният» терминнары тигез хокуклы булып йөриләр. Мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш. Дөрес, «культура» терминының иң беренче мәгънәсен татарчага тәрҗемә иткәндә «җир эшкәртү» «дип бирергә туры килә Ләкин бу очракта безгә терминның тәүге мәгънәсенә ябышып яту һич тә мәҗбүри түгел (күп кенә терминнарның тәүге мәгънәләре онытылуга да дучар була). Ләкин «культура» терминының тагын бер өстәмә мәгънәсе калкып тора, ул да булса «эшкәртү», «эшләп чыгару», «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр».
2.2. - Менә нинди бай эчтәлеккә ия мәдәният сүзе. Мәдәниятнең төп максаты нинди? Төп билгеләмәне укып китүегезне сорыйм.
( укучылар текстны тагын бер тапкыр укып, сорауга җавап табалар)
мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш.
кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр».
- «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр”– нинди кыйммэтләр турында сүз бара?
Рәхмәт. Бу максаттан чыгып, безнең дэреснең максаты нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?
- Рәхмәт. Викиепдиядан тагын бер өлеш укып китик әле:
Мәдәният ул — кешеләр тарафыннан тудырылган рухи кыйммәтләр җыелмасы; кешеләрнең рухи кыйммәтләр тудыру өлкәсендәге эшчәнлеге; кешеләрнең тудырылган рухи кыйммәтләрне куллану эшчәнлеге....
( Укучылар укыйлар)
Хәзер без төркемнәрдә эшлибез.
Мәдәният ул нинди рухи кыйммәтләр җыелмасы? Мәдәният сузенә кагылмаган сүзләрне сызыгыз.
(Укучылар төркемнәрдә укыйлар һәмМәдәният сузенә кагылмаган сүзләрне сызалар)
кешеләр тарафыннан табылган белемнәр, тимер юл, традицияләр, фольклор, сәнгать, дөнья турында белемнәр; милли тел; җәмгыятьтә халык йолалары, сугыш кораллары, ышанулар, һава торышы; халыкның конкрет чынбарлык шартларында туган әхлакый принциплары, хокукый карашлар; халыкның милли (этник) идеологиясе; халыкның дөньяга карашы, иҗат җимешләре. “Пусть говорят...” сыман тапшырулар.
4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
4.1.-.Мин сезгә Мәдәният елы гимны тыңлап китәргә тәгъдим итәм
Эльмир Низамов музыкасы
Ркаил Зәйдулла сүзләре
Татарстанның дәүләт оркестры башкара
Имин булсын заман, тыныч булсын! –
Барыбыз да бергә саклыйсы
Бабалардан калган мәрхәмәтнең
Безнең көнгә төшкән яктысын.
Дастанга тиң данлы эшләребез
Ераклардан балкып күренә.
Киң күңелле, ачык йөзле булып
Без үтәрбез чорлар түренә.
Гасырлардан килә якты иман нуры,
Яңа буыннарга ялгана.
Мәдәният елы – күңелләргә юлы,
Мәдәният – рухи тантана.
4.2.- Эйдәгез әле, тагын бер тапкыр Мәдәният елы гимны укып әйтегез әле безгә, бу гимн нинди рухи байлыкларны саклап калырга чакыра һәм нинди сүзләр белән хуплый аласыз ( Бу җырда нинди хисси сурәтләр чагыла?- тынычлыккта яшәугә омтылыш, бере бередә мөрхәмәтле булу...) Ул кайсы юллар икән, шуны ачыклыйк әле?
(кешеләр тарафыннан табылган белемнәр, традицияләр, фольклор, сәнгат, дөнья турында белемнәр; милли тел; йолаларны, традицияләр, ышанулар, халыкның конкрет чынбарлык шартларында туган әхлакый принциплары, халыкның милли (этник) идеологиясе; иҗат җимешләре.
Имин булсын заман, тыныч булсын! – татар халкы ул тынычлык сөюче халык
Бабалардан калган мәрхәмәтнең
Безнең көнгә төшкән яктысын.-
Киң күңелле, ачык йөзле булып)
.4.3 - Сез ничек уйлыйсыз, җыр аша кешене тәрбияләп буламы?
Сез татар халкының нинди танылган җырчыларын беләсез?
Ни өчен Ильһам Шакировның җырлары онытылмаслык һәм мәңгелек?
Татарча җырлар табигатне сөяргә өйрәтә, бер береңә мөрхәмәтле, шәфкатле булырга куша, әти, әнине ихтирам итәргә, эш кешесен алга ала.
Кызганычка каршы соңгы вакытта моңсыз, эчтәлексез җырлар янгырый. Кеше ул сыйфатлы җырлар тыңнарга тиеш.
4.4. Татар халык арасында бөтен дөньяга танылган шәхесләр күп. Аларның берсе- Фәрит Заһидулла улы Яруллин. Ф.Я. быел 100 ел туды. Эльвина безнеФәрит Яруллинның кыскача гына тормыш юлы белән таныштырыр. (Видеоролик)
Фәрит Заһидулла улы Яруллин. 1914 елны туган, иң мәшһүр татар композиторларының берсе, беренче татар балеты «Шүрәле»нең көен иҗат итүче, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. Камера-инструменталь әсәрләр, романслар, җырлар язган, шулай ук халык җырларын эшкәртүче дә булган.1937 — 1938 елларда аның күңеленә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасын көйгә салу теләге туа. 1941 елның «Шүрәле» балетын сәхнәләштерү эшләре башланып китә. Әмма балет сәхнәгә күтәрелә алмыйча кала – Бөек Ватан сугышы башлана.1943 елның 17 октябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровина районында Фәрит Яруллин һәлак була. Озак вакыт ул хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөри, кабере 40 елдан соң гына табыла. Ул Новая Тухиня исемле авылда җирләнә.
4.5. Укучылар, Әдәбияттә кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәргә тиеш дип уылыйсызмы?
Эйдәгез әле искә төшерик, без нинди язучылар иҗаты белән таныштык? Язучылар исемнәрен аларның иҗаты белән чагыштырыгыз.
Бер төркем укый язучы исемен, икенче төркем – аның иҗатын
№ | Язучы | Әдәби әсәр |
1 | Муса Җәлил | “Беренче мөгаллим” |
2 | Габдулла Тукай | “Алсу” |
3 | Гомәр Бәширов | “Туган ягым яшел бишек” |
4 | Мирхәтдәр Фәйзи | “Җырларым” |
5 | Галимҗан Ибраһимов | “Акчарлаклар” |
6 | Роберт Миңнуллин | “Беренче театр” |
7 | Галиәсгар Камал | “Алмачуар” |
8 | Чынгыз Айтматов | “Энекеш кирәк миңа” |
9 | Шәриф Камал | “Галиябану” |
10 | Һади Такташ | “Шурәле” |
4.6. Без танышкан әсәрләр һәм шигыйрләр кешедә нинди рухи сыйфатлар тәрбияли?
Һәр төркем әсәрнең исемен эйтмичә, кыска гына эчтәлеген сөйли һәм нинди рухи байлыклар турында бу әсәрдә сүз бара.
4.7. Нәтиҗә : Әдәбият кешеләргә белем, тәрбия бирә
4.8. Рәсем сәнгате турында сездә“кешеләргә белем, тәрбия бирә” дип әйтә аласызмы?
Айгөл безгә безнең авылда туып үскән шәхес турында сөйләп китер.
Нурхатим Биккулов
4.8. Нурхатим Биккулов бу рәсемнәрне язганда нинди хисләр тойган дип уйлыйсыз?
( укучылар төркемнәрдә рәсемнәр турында сөйлиләр)
5.Йомгаклау.
- Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк.
Бүгенге дәрестән бигрәк тә нәрсәләр истә калыр?
Татар мәдәниятенә карата нинди хисләрегез яңарды?
- 2014 ел тамәмләнеп килә, ләкин Халык мәдәнияты ул мәңгелек, чөнки ул безнең рухи байлыгыбыз. Без мәдәниятны үстереп, кыйммәтле мирасыбызны буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Сезнең халык мәдәниятенә карагада мөнәсәбәтегез, буген дәрестә куйган “5” караганда да кыйммәтлерәк. Рәхмәт сезгә.
Презентация слайдлары
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/157639-mdnijatbezne-ruhi-bajlygybyz-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «ОГЭ по математике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2025 по биологии в условиях реализации ФГОС»
- «Учитель физики и астрономии: современные методы и технологии преподавания по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательных дисциплин «Русский язык» и «Литература» по ФГОС СПО»
- «Теоретические основы медиации в образовательной организации»
- «Педагогическая диагностика и оценка успеваемости обучающихся в контексте реализации ФГОС»
- Методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Профессиональная деятельность специалиста в области охраны труда: теоретические и практические аспекты
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания биологии
- Изобразительное искусство и педагогическая деятельность в образовательных организациях
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.