Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
08.10.2013

Әхлак тәрбиясе бирүнең әһәмияте

mul84@mail.ru
учитель татарского языка и литературы
Доклад «Әхлак тәрбиясе бирүнең әһәмияте» мәктәп укучыларында кыйммәтле һәм файдалы гадәтләрне формалаштыру ысулларына багышлана. Материалда мөгаллимнәр өчен әхлакый сыйфатларны тәрбияләүнең мәктәптәге роле, практик тәкъдимнәр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү һәм балалар белән эшләүнең нәтиҗәле форматлары тәкъдим ителә. Мәкалә мәгариф процессында рухи-әхлакый үсешкә ярдәм күрсәтәчәк файдалы киңәшләрне үз эченә ала.

Содержимое разработки

Әхлак тәрбиясен

бирүнең әһәмияте

ТР Чүпрәле районы Алешкин-Саплык

гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле укытучысы Чулякмина

Әлфирә Мөхәммәт кызының эше

Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Бүген әлеге мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар кирәк. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә һәрвакыт иң төп проблема булды һәм булып калачак. Нәрсә соң ул әхлак – кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы. Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият һәм фольклор чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Шулай ук әдәбият кешегә мөнәсәбәттә чынбарлыкның күп төрле якларын бөтен катлаулыгында, каршылыклары белән гәүдәләндерергә омтыла, тәрбияви һәм танып-белү максатларын бергә куша. Әдәбиятны юкка гына “кешелек хәтере”, “тормыш дәреслеге” дип йөртмиләр. Әдәбият аша укучы дөньяны, кешене танып белә, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә, яшәешкә, терелеккә дәрт ала. Әдәби әсәрләрдә чын кешене тәрбияләү мәсьәләләре киң яктыртыла. Гаилә – баланың иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Сабыйда, үсмердәге индивидуаль үзенчәлекләр, әхлакый сыйфатлар гаиләдә формалаша шунда ук игелекле, шәфкатьле булырга өйрәнә.

Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда һәрвакыт халык педагогикасына нигезләнеп эшлим. Минем методик темам “Тел һәм әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе бирү” дип атала. Теманы тулысынча тормышка ашыру өчен Р.Фәхретдин, К.Насыйри хезмәтләрен файдаланам. Бөек татар язучылары юбилейларына багышланган иҗат кичәләре, төрле спектакльләр, олимпиадалар, кызыклы бәйгеләр, фәнни-тикшеренү эшләре – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп эше. Укучыларымда саф керсез күңелләренә мәрхәмәтлелек орлыкларын салу максатыннан “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән ачык сыйныф сәгате үткәрдем. Бу сыйныф сәгате бик эчтәлекле, күңелләргә тирән уелып калырлык булды, укучылар бик бирелеп тыңладылар, уйга калып утырдылар. Шушы ук максаттан чыгып үткәрелгән икенче зур чара - бу “Әбекәй алтыным, минем иң якыным” дип аталган әбиләр кичәсе. Сыйныфымдагы алты укучымның ак чәчле, ак күңелле әбиләрен кунакка чакырдык, аларның бик күп гыйбрәтле хәлләрен, акыллы киңәшләрен тыңладык: алар өчен оныклары концерт әзерләде. Бу кичәдә барысы да күңелләренә шәфкатьлелек, бу күпне күргән әбиләргә ихтирам хисе, аларның таянычлары, яклаучылары булу хисе орлыклары салып китттеләр. Безнең алда әхлаклы, тәрбияле, белемле, иҗади фикерли белгән шәхес тәрбияләү бурычы куела. Минемчә, без бары тик шушы матур әдәбият аша гына балаларыбызга тиешле, дөрес тәрбия бирә алабыз.

Әдәби ядкәрләр кешеләрне фикер йөртергә, хыялланырга, иҗатка өйрәтәләр, башкаларның кайгы-шатлыкларын, рухи халәтләрен аңларга ярдәм итәләр. Кешенең сөйләм һәм язма телен, гомуми культурасын үстерүдә дә сүз сәнгатенең роле зур. Мин үз фәнемне укытканда да, сыйныф белән үткәрелгән тәрбия чараларында да халык педагогикасының алымнарын кулланырга тырышам, чөнки белем һәм тәрбиянең нигезен тәшкил итә торган гомумкешелек идеаллары, принциплары татар халык педагогикасында бик ачык чагыла. Анда гаиләдә бала тәрбияләү, яшь буынга әхлакый-эстетик тәрбия, хезмәттә тәрбияләү-халык педагогикасының киң таралган алымнарының берсе. Шулай ук әдәбият һәм фольклор сәнгатьнең башка төрләрен аңлауда һәм үзләштерүдә дә нигез, төп фактор булып тора.

Моңа ирешүнең мөһим урынын дини тәрбия, исламның әхлакый принциплары алды. Шулай ук күренекле әдипләребез дә зур өлеш керттеләр: Г.Баруди, М.Бигиев, Ш.Мәрҗәни, М.Гафури. Төрки дөньяның аерылгысыз бер өлеше булган татарлар бай рухи мираслы халык. Ул халыкның күңел дөньясы бик киң һәм тирән. Язма әдәбият һәрвакыт тәрбияли. Матур әдәбият бигрәк тә.

XIX йөз—татар әдәбиятыньң күп гасырлык үсеш юлында бик әһәмиятле зур бер этап. Бу гасырны яңа татар әдәбиятының формалашу чоры дип тә атыйлар. Үсеп-оешып килгән милләтне агарту, аң-белемле, һөнәрле итү, әхлакый тәрбияләү, уку-укыту системасын үзгәртеп кору һәм гомумән татар тормышын һәрьяклап яңарту идеяләре белән сугарылган мәгърифәтчелек идеологиясе, матур әдәбиятны үзенә көчле, үтемле корал итеп алып, аның үсешенә гаять зур этәргеч ясый. Татар халкыньң үз тормышын чагылдырган, мәгърифәтчелек идеяләре гәүдәләнгәнреалистикәдәбият мәйданга чыга, Көнчыгыш әдәбияты­ның гуманистик традицияләре дәвам итү белән беррәттән, рус-Европа әдәбиятларына тәрәзәләр ачыла. Поэзиянең эчтәлеге һәм сәнгатьчә сурәтләү чаралары яңара бару белән бергә, реалистик-проза, драматургия беренче адымнарын атлый. Матур әдәбиятның халык тормышы белән бәйләнеше ныгый бара.

Дин тарихын, аның шартларын өйрәтүнең әллә ничә төрле юлы бардыр, әмма каләм осталыгына ия кеше, язучы аның халыкка якынрагын, үтемлерәген, гасырлар аша кичә торганын сайлый.

Әмирхан Еники әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары дип санарлык һәм санала да. Язучы иҗатының бер үзенчәлеге - тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган кешеләрне үзәккә куеп тасвирлый аларның рухи дөньяларын ачу. Ул герой турында баштан ук кистереп фикер әйтеп куярга яратмый. Әкренләп-әкренләп кенә, деталь арты өстәп, тулы образ тудыра.

Матурлык” хикәясендәге вакыйгалар бер карт әдип авызыннан сөйләтелә. Ул күптәннән булган бер вакыйганы искә төшерү рәвешендә оеша. Башламда табигать сүрәтләнеше юк. Беренче абзацтан ук без төп геройларның берсе булган Бәдретдин белән таныша башлыйбыз. Аның иң ярлы егет, сабыр холыклы икәнлеген беләбез. Кайдадыр тары ипие белән бер кисәк май җибәреп ятучы әнисе барлыгы бер җөмлә белән генә әйтелеп үтелә һәм игътибарга да алынмый диярлек. Бәдретдин үзе күзгә бәрелеп тормагач әнисе дә шундыйдыр дип уйлап куясың. Бәдретдин белемле, тырыш, сабыр, шигырьләр дә яза белә. Аның шигырьләре башкаларныкыннан гадилеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора.

Егетләр Бәдретдиннең авылына кайталар. Йортка узалар, егетнең әтисе, бабасы, йөз яшергән анасы белән танышалар. Соң дәрәҗәдәге хәерчелектән дә чиктәге пөхтәлек саклап булганны күреп шаккаталар. Беренче минутлардан ук аларда бу йортка карата җылы хисләр уяна.

Бәдретдин әле моңарчы күренмәгән яклары белән ачылып китә: ул ярлылыкларыннан да, әнисенең кешегә күрсәтмәс ямьсезлегеннән дә оялмый. Һәм хәтта, шул ямьсез әнисен кеше алдына чыгарып, аның өчен махсус көй уйный. Шушы өй, алардагы җан ияләре тудырган хисләргә аваздаш моңнарны ишеткәндә, бер-берсенә тирән мәхәббәт белән ачылып киткән ана һәм баланы күрү егетләрне телдән яздыргандай итә. Эчке дөньяның гадәттән тыш матурлыгын ханымның фаҗигасен тагын да көчәйтә. Хикәяләүче дә шул тәэсирләрдә яши башлый. Ананың матурлыкка хаклы булып та, тормыш тарафыннан кимсетелүе йөрәктә сагыш, нәфрәт, бушлык тудыра. Әсәр: “Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул матур, матур Бәдретдиннең әнисе!” дигән юллар белән бетә.

Безнең дөньяга килүебезгә ата-ана сәбәпче булганнар. Алар безне саклап, кадерләп үстерәләр. Тормышларының иң кадерле вакытларын безгә биргәннәр. Безнең өчен бик күп авырлыкларга чыдап, безне үстергәннәр. Аларның безгә чиксез хаклары бар. Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел. Ләкин, әгәр алар бездән канәгать, эшләребездән риза булсалар, без балалык вазифаларын үтәгән булырбыз.

Балалар ата-аналарына ачуланып карамаслар, акырып-кычкырып аларны рәнҗетмәсләр, чөнки Коръәндә Аллаһы йткән: “ата-анага “өф тә димә! ”(Бәни Исраил сүрәсе, 23 аять) 1

Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: “ата-анага итәгать – Аллаһыга итәгатьтер. Аларга каршы тору – Аллаһыгы каршы торудыр”. Ата-ана чакырган вакытта өйгереп килергә, аларның йомышларын җиренә җиткереп үтәргә, йомшак вә татлы тел белән җавап кайтарырга тиешләр.

Балаларның ата-аналарына карата вазыйфалары турында пәйгамбәребез ике хәдисендә шулай ди:“Аллаһы яраткан иң сөекле гамәлләр, эшләр вакытында укылган намаз вә ата-анага яхшылык кылудыр”, “Җәннәт әниләрнең аяк астындадыр”( Әнәс риваять кылган, Әл-Хатый тапшырган)2

Ислам динендә тискәре бәяләнә торган күренешләр тормышта да гафу ителми. Димәк, без һәрвакыт әти-әниебезне тыңларга тиешбез. Аларга авыр сүз әйтергә ярамый.

Бервакыт Аллаһ илчесеннән берәү: “Йә Аллаһ илчесе, мин иң беренче чиратта кемгә яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешмен?” – дип сорады. Аллаһ илчесе: “Анаңа”, - диде. Теге кеше янә сорады: “Аннан соң кемгә?” “Анаңа”, - дип кабатлады Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм. “Ә аннан соң кемгә?” – дип дәвам итте теге кеше. Аллаһ илчесе “Атаңа”, - диде.

(Әбү Һөрәйра риваять кылган, Бохари һәм Мөслим тапшырганнар)3

Кешелек тарихында һәм җәмгыять тормышында иң зур, мөһим урынны дин алып тора. Шулай ук диннең кайбер өлешләре безнең әдәбиятыбызда да чагылыш таба. Минемчә, һәрбер кеше әсәрне укыгач, аны анализлый төп геройның уңай һәм тискәре якларын үзеннән дә эзли.

Әдәбиятның кеше тәрбияләүдәге роле гаять зур. Язучы үз тирәлеген өйрәнә дә, кешеләрдәге якты, уңай һәм шул ук вакытта тискәре сыйфатларны, мөнәсәбәтләрне дә чагылдырып, әдәби әсәрләр иҗат итә. Ахырдан шул ук роман-повестьлар, хикәяләр яңа буын тәрбияләүдә катнаша, заман кешесенә дә тәэсир итми калмый. Тормыш белән сәнгать арасында әнә шундый өзлексез бәйләнеш яши.

Коръәндә дә башка әдәби әсәрләрдә дә ата-ана хаклары билгеләнә. Бала ата-анасын хөрмәт итәргә, карарга тиеш дигән фикерне уздыра, аны дәлилли, шул ук вакытта тормышның аянычлы якларында ача. Гомумән, Коръән татар әдәбиятында элеккеге һәм хәзерге еларда да зур роль уйный һәм тыгыз бөйләнештә тора. Хәзер дә һәм элек тә Коръән тәфсирен бик абруйлы галимнәр генә яза алган һәм бер генә аятьнең дә мәгънәсен бозу рөхсәт ителмәгән. Безне Коръәндә хикәяләүнең образлылыгы, эмоциональлеге, шигъри алымнарның күплеге һәм теленең байлыгы гаҗәпләндерә һәм сокланырга мәҗбүр итә. Коръән сүрәләре күп кенә галимнәрне дә уйландырган. Бөек рус галиме А.С.Пушкин Коръәнең роле турында: Изге китап сиңа биргән исемлеген –

Һәр инсанның ниндилеген кешелеген

Әй, пәйгамбәр, иманга чакыр безне,

Үгетләп торма җаны тискәрене! – дип язды.

Ә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай: “Коръән –безнең таянычыбыз”, - диде. Коръән текстлары бик борынгылар, әмма алар картаюны белми. Коръән сүзен үткән буыннар кабул иткән, киләчәк буыннар да, һичшиксез, аны өйрәнер. Чөнки ул бертуктаусыз ислам тарафдарларын да, шагыйрь һәм галимнәрне дә зирәк акыл белән сугарып тора.

Кулланылган әдәбият

1. Коръән тәфсире, Казан. 1992.

2. Имам Нәвәвинең “40 хәдис”енә аңлатма. Казан. 2004.

3. Татар әдәбияты тарихы. Татарстан китап нәшрияты, 1985.

4. Дин вә әдәп. Март. 2005.

5. Дин вә әдәп. Апрель. 2005.

6. Ф.Г. Ханнанова, Тукай һәм дин. Казан. 2006.

Ф.Г. Ханнанова, Көзләремдә әле язлар көтәм. Казан. 2006.

Урта гасыр һәм 19 йөз татар әдәбияты. –Казан: Мәгариф, 1994.

Әдәбият ( 20 йөз башы һәм 20нче еллар татар әдәбияты): - Казан, Мәгариф, 1994.

Г.Исхакый Әсәрләр, 15 томда, - Казан: Тат.кит. нәшр. 2003.

Ә.Еники әсәрләр, 5 томда. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2003.

Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001.- 192 бит.

Иман дәресләре. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2003. – 136 бит.

Мәгариф №9, 2002 ел

Мәгариф №1 2003 ел

11[1, б.20]

2[2, б.33]

3[2, б.27]

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/18313-hlak-trbijase-birne-mijate

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки