- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Табигать тиңсез хәзинә
Вахит балалар бакчасы
Табигать – тиңсез хәзинә.
Тәрбияче: Писарева Г.Р.
Май, 2013 ел
Тирә-юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау, бүгенгесе көннең иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дисәк тә ялгышмабыз.Безнең киләчәгебез – балалар. Һәм без аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга тиешбез.
Күренекле педагог В.А.Сухамлинский:“Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы” –дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Табигать – безнең дустыбыз. Чыннан да шулай микән? Әйләнә-тирә мөхитне, һава, җир һәм суларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, хуҗалык эшчәнлегенә, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия.
Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары да мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатьне бәйләүче чара. Үз куллары белән үстерелгән үсемлекләрне күреп, балалар тирә-юньне, матурлыкны күреп, беркайчан да табигатькә зыян китермиләр.
Табигать – безнең уртак йортыбыз. Зәңгәр күк, яшел чирәм, ягымлы кояш, җылы яңгыр, ак кар һәм җил – һәммәсе бер генә.
Тирә-юнебезнең гүзәллеген, матурлыгын, үзебезгә файда китерүен күзәтергә, экологик проблемаларны күрә белергә өйрәтү максатыннан, мин 2000 нче елдан балаларга “экологик тәрбия һәм белем бирү” проблемасы өстендә эшли башладым.
Әйләнә-тирә күренешләргә карата күзәтүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләү мөһим бурыч булып тора. Балаларны кече яшьтән табигатьнең серләренә төшендерә башлыйбыз. Шулай эшләгәндә сабый күңелендә әйләнә-тирә белән кызыксыну туа, ул әкренләп табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәнә.
Балаларда шөгыльләрдә экологик белемнәрен тирәнәйтү максатыннан әйләнә-тирәгә мәхәббәт, табигатьне саклауга җаваплы караш тәрбияләнә. Һәр төркем бүлмәләрендә табигать почмаклары хәзерге көн таләпләренә туры китереп яшь үзенчәлекләрен искә алып җиһазландырылды. Тәрәзә төбендә, кечкенә бакчаны хәтерләтеп, “яшелчә бакчасы ”, иртә яздан түтәлләргә күчереп утырту өчен, тәрәзә төпләрендә чәчәк үсентеләре чәчелә һәм үз участокларында тәрбияче белән берлектә тәрбияләп үстерелә.
Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү эше ата-аналар белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Ата-аналар белән берлектә уздырылган экологик сукмак буенча экскурсияләр вакытында балалар табигать белән турыдан туры аралашалар. Үсемлекләр, кошлар, хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакланырга тиешле тереклек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар.
Безнең Вахит авылы балалар бакчасында белем бирүне без бигрәк тә шөгыльләрдә киң кулланабыз. Ә менә экологик тәрбия бирүне, минемчә шөгыльләрдә генә куллану аз булыр. Балалар белән саф һавага чыккан арада дисеңме, я булмаса экскурсияләргә барган очракта бу белемне арттыру өстендә шактый гына эшләр эшләп була. Мәсәлән, без, балалар белән, Вахит авылының халык телендә әйтелеп, сөйләшеп йөртелә торган “түбән оч” чишмәсендә булдык. Урам буйлатып төшкәндә үк күп нәрсәләр күзәтергә, күрергә туры килде. Мәсәлән, су буенда үсеп утыручы агачлар, шулай ук агымсуны да читләтеп узып булмады, Бөр елгасы басма аркылы кичеп чыктык. Менә “түбән оч” чишмәсе. Безнең күзәтүебез шушында дәвам итте. Чишмә әкрен генә, талгын гына агуын дәвам итә. Борынгы әби-бабалар әйтүенчә, ул элек бик көчле ага торган булган, бу турыда мин балаларга да аңлаттым. Без балалар белән чишмә тирәсендәге чисталыкка, аның тирәсендә үсеп утыручы агачларга игътибар иттек, әңгәмә үткәрдек. Бу әңгәмәбезнең темасы: “Табигатьтә үз-үзедне тоту кагыйдәләре” иде. Балаларга кайсы чишмәләргә килсәң дә, яисә болын, кырларга чыксаң да, бервакыттада табигатьне пычратмаска, чүп-чар күргән очракта аны чүптән арындырырга дип әйтелде. Без “түбән оч” чишмәсенең тәмле суын тутырып алып кире үзебезнең бакчабызга юл тоттык.
Урман турында белемнәрен киңәйтү өчен без шулай шөгыльләрдә генә тукталып калмыйча, үзебезнең бакчадагы “кече урманны” күзәтәбез һәм питомникка юл алабыз. Балаларга урманның саф һава биргәнлеген, болын, басуларны җилдән саклавын аңлатабыз. Безнең бу экскурсиягә барып аны күрүебез, аңлавыбыз балалар күңелендә кала. Алар аны күпмедер вакыт узгач күңелләрендә яңартып искә алып сөйлиләр. Экскурсиягә йөрү, минемчә, бик яхшы. Ни өчен дигәндә, шөгыльдә аңлату ул бер, ә инде күреп аңлау, ул бала хәтерендә башка эз калдыра.
Балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурыч.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/18457-tabigattisez-hzin
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Адаптация первоклассников: особенности организации работы с обучающимися»
- «Управление кризисными ситуациями в деятельности педагога-психолога образовательной организации»
- «Основы менеджмента в образовании»
- «Адаптированные образовательные программы: разработка и реализация в соответствии с ФГОС СПО»
- «Организация работы по развитию креативного мышления обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Тайм-менеджмент в профессиональной деятельности педагога»
- Реализация физического воспитания. Особенности организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»
- Основы реабилитационной работы в социальной сфере
- Теория и методика обучения астрономии в образовательной организации
- Профессиональная деятельность специалиста в области охраны труда: теоретические и практические аспекты
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.