- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Мастер-класс по татарскому языку на тему «Имя прилагательное»
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 г. Лаишево» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
Мастер – класс
по татарскому языку
на тему: «Имя прилагательное»
«Сыйфат»
Выполнила: учитель татарского языка и литературы
Исмагилова Диля Гумаровна
Максат:
1)Сыйфат турында мәгълүмат бирү.
2) Укучыларның танып белү, тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү.
3) Эстетик тәрбия бирү,җылы атмосфера тудыру, табигатькә карата мәхәббәт уяту.
Җиһазлау:
Мультимедия: презентация, телеграмма, карточкалар, тест.
Мастер-класс барышы
( Ике төркемгә бүленергә)
Оештыру моменты:
Исәнмесез, укучылар. Тәрәзәгә игътибар белән карагыз, урамда яз, җылы. Ә хәзер барыгызда бер-берегезгә карап, елмаегыз, язның җылылыгын тапшырыгыз. Хәзер миңа карагыз, миңа да язның җылылыгын бүләк итегез.
Ә хезер әкрен генә утырыгыз. Сезнең өстәлләрегездә җиләк-җимешләр бар, карагыз әле, алар шундый матур, тәмле. Сез барыгызда шул җиләк-җимешләр арасыннан кайсысын сайлар идегез?
Ә мин кызыл алманы сайлар идем, чөнки ул бәйрәм төсе. Безнең дәрестә дә бүген бәйрәм, чөнки бездә кунаклар бар. Һәрбер бәйрәм истә кала, безнең бүгенге дәресебез дә сезнең исегездә калсын иде.
( экранда кояш рәсеме)
Безнең дәресебезнең максаты- танып белергә, җылы атмосфера тудырырга, файдалы, истә калырлык итәргә. Хәерле юл!
Барыбызда тактага карыйбыз.
Яңа тема:
Ә хәзер дәресебезнең темасын бергәләп атарга тырышабыз, шуның өчен уен уйнап алабыз.
СӘҮЫӨӘЙҮӘФӨӘҮАӘӨТ
Сезнең каршыгызда хәрефләр килеп чыкты, шул хәрефләр арасыннан бары тик татар телендә булган сузык авазларны сызып чыгыгыз, сезнең өстәлегездә дә карточкаларда бирелгән, нәрсә килеп чыгар икән.
Әйе, чыннын да сыйфат сүзе килеп чыкты.
Димәк без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Нәрсә соң ул сыйфат?
Нинди сорауларга җавап бирә?
Мисаллар китерегез?
Сыйфат турында тагын нәрсәләр беләсез?
Хәзер укучылар тактага карыйбыз, монда безнең сүзләр җыелмасы бирелгән. Сез шул сүзләрне ике төркемгә бүлегез. Әйдәгез бергәләп тикшерәбез.
Беренче төркем эшләрен укый. (Сыйфатлар)
Икенче төркем эшләрен укый. (исемнәр)
Ни өчен шулай бүлдегез? ( исем, сыйфат)
Димәк сыйфат - ул .....
Исем – ул...
Ә хәзер әйдәгез бирелгән исемнәр һәм сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзеп карыйбыз.
Шул сүзтезмәләрне кулланып әлеге бирелгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзегез.
Ял сәгате:
Яз көне нинди беренче чәчәкләр чәчәк ата? (умырзая)
Әйе, дөрес, ә хәзер әйдәгез бергәләп ял итеп алабыз.
Сез үзегезне умырзаялар итеп хис итегез, кар астыннан чыгып киләсез, кояшка үреләсез, таҗларыгызны ачасыз, бераз җил исеп китте, як-якка селкенәсез, җил тынычланды, умырзая үсә, чәчәк ата, ә без дәресебезне дәвам итәбез.
Текст белән эшләү:
Ә хәзер мин сезгә ике текст укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
Беренче текст белән икенче текст нәрсә белән аерылып тора? (сыйфатлар)
Димәк сыйфатлар кирәкме?
Алар текстта ни өчен кирәк? Үз фикерегезне әйтегез.
Ә хәзер сез икенче текстны тагын бер тапкыр игътибар белән укыгыз һәм сыйфатларны истә калдырырга тырышыгыз. (1-2 минут бирелә)
Сезнең өстәлләрегездә карточкалар бирелгән, анда шул ук текст, ләкин сыйфатлар юк. Сезгә истә калганча, төшеп калган сыйфатларны дөрес урнаштырып язарга кирәк.
Ә хәзер әйдәгез бергәләп тикшерәбез. (Бер укучы укый)
Сезнең белән эшләгән арада, минем өстәлемә телеграмма килгән. Нәрсә язганнар икән?
Монда бит шифрлар бирелгән, мин бернәрсә дә аңламыйм. Әйдәгез бергәләп чишеп карыйбыз. Бирелгән хәрефләрне сан тәртибендә урнаштырыгыз. Анда сүз килеп чыгарга тиеш.
Беренче төркемдә антонимнар, икенче төркемдә синонимнар дип язылган.
Укучылар, әйдәгез искә төшерәбез нәрсә соң ул антонимнар?
Нәрсә соң ул синонимнар?
Юкка гына безгә бу телеграмма төшмәгән, димәк безгә сыйфатларның синонимнарын һәм антонимнарын табарга тырышырга кирәк.
Димәк, ике төркемгә дә эш бирелә. Беренче төркем шул тексттагы сыйфатларга синонимнар, ә икенче төркем антонимнар уйлап яза. Төркемнәр бергәләп эшлисез.
Ә хәзер, әйдәгез тикшерәбез. Барлык сыйфотларга да синонимнар үәм антонимнар табып буламы?
Димәк нинди нәтиҗәгә килдек?
Йомгаклау:
Сез бүгенге дәрестә нинди яңалык алдыгыз?
Нәрсәләр эшләдек?
Нәрсәләр сезгә ошады?
6. Өй эше:
Сезгә өй эше яз турында бер шигырь табыгыз һәм сыйфатларны эзләп табып, асларына сызыгыз.
Сезнең өстәлегездә кояш һәм болыт рәсемнәре бирелгән, әгәр сезгә хәзер рәхәт, күңелле икән, кояш рәсеме күрсәтегез, әгәр моңсу, күңелсез - болыт рәсемен күрсәтегез.
Укучылар гел шулай язгы кояш кебек күләрегездә якты булсын. Молодцы, барыгыз да булдырдыгыз, өстәлегездәге кояш астында пешкән җиләк-җимешләрне авыз итегез. Яз көне бит барыбызга да витамин кирәк.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз.
Кушымта
1.
Хәрефләр арасыннан бары тик татар телендә булган сузык авазларны сызып чыгыгыз:
СӘҮЫӨӘЙҮӘФӨӘҮАӘӨТ
2.
Телеграмма.
2 8 13 9 8 3 4 8 2 10
Ачкыч :
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
я | а | и | м | с | в | л | н | о | р | в | у | т |
Телеграмма.
5 3 8 9 8 3 4 8 2 10
Ачкыч:
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
я | а | и | м | с | в | л | н | о | р | в | у | т |
3.
Ямьле, үлән, якты, яшел, тамчы, яз, көннәр, көмеш, җылы, нурлар.
4.
Менә ... яз да килеп җитте. Түбәләрдән тамчылар тама. Агачларның бөреләре күренә, җирдә ... чирәм чыга. Урамнардан чылтырап гөрләвекләр ага. Кырларда карлар эри, ... балчык күренә. ... үзәннәргә җыелган ... кар суы, кояш астында ерактан ук ялтырап тора. Урамда кошларның ... сайравы ишетелә.
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Педагогическая риторика: формирование коммуникативных компетенций педагога в условиях реализации ФГОС»
- «Формирование основ финансовой грамотности детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Правовые нормы и основные приёмы оказания первой помощи в дошкольных образовательных учреждениях»
- «Реализация инвариантного модуля «3D-моделирование, прототипирование, макетирование» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Социальная работа с детьми-сиротами и оставшимися без попечения родителей»
- «Соблюдение требований ФОП ДО и ФАОП ДО для обучающихся с ОВЗ: организация учебно-воспитательной работы с детьми дошкольного возраста по ФГОС ДО»
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- Теория и методика преподавания истории в общеобразовательной организации
- Методическое сопровождение реализации общеобразовательных программ. Организация деятельности учителя-методиста
- Содержание и организация деятельности учителя-логопеда в дошкольной образовательной организации
- Подготовка детей к обучению в школе: содержание и организация работы с детьми
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.