Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
17.06.2016

Конспект урока по татарскому языку «Бер һәм күпмәгънәле сүзләр»

Шайхутдинова Алия Ильмировна
учитель татарского языка и литературы
Конспект урока татарского языка на тему «Бер һәм күпмәгънәле сүзләр» (Однозначные и многозначные слова). Материал разработан для учеников 5 класса или начальной школы и содержит подробный план занятия с целями, этапами работы и практическими заданиями. В конспекте представлены эффективные упражнения и примеры, помогающие детям понять разницу между однозначными и многозначными словами в татарском языке, расширить словарный запас и развить речевые навыки. Готовый план урока с наглядными материалами для учителей.

Содержимое разработки

5 сыйныф

Тема: Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Максат: 1. Укучыларны бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында гомуми төшенчә формалаштыру

Материал һәм җиһазлар: дәфтәрләр, татар теле дәреслеге, аңлатмалы сүзлекләр, компьютер, презентация

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларның бер һәм күп мәгънәле сүзләрне билгели алулары.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

Барыгыз да дәрескә әзерме?

II.Проблема кую.

Слайдлар карыйбыз.

Укучылар, слайдтагы сүзләрне укыгыз әле.

Аккош, колын, кишер,әни,компас
Ташу, кагу,күз,табу

Бу сүзләр турында ниләр әйтә аласыз? Бу сүзләрнең ничә мәгънәсен таба аласыз?(Төркемнәрдә эшләгез)

Укучыларның җавабын тыңлау

Беренче юлдагы сүзләрнең бер генә мәгънәсе бар,ә икенчесендә берничә мәгънә

3,4,5,6 слайдларны карап уртак сүзне таптыру

3нче слайдта укучыларның әниләрнең фотолары.Уртак сүз- әни

4нче слайдта-уртак сүз-кагу

5нче слайдта- күз ,6нчы да- яфрак сүзе

Нәтиҗә ясау

Димәк,күп мәгънәле сүз булганда сүзтезмәләрдә бер үк сүз кабатланып килә һәм ул берничә мәгънә аңлата.

Ребус чишү

Укучылар,бүгенге темабыз ничек аталыр икән?.

Укучылар:" Бер һәм күп мәгънәле сүзләр".

III. Яңа белемнәр кертү

Сүзләр бер һәм берничә мәгънә белдерергә мөмкин.

Бер мәгънә белдерә торган сүзләр бер мәгънәле сүзләр дип атала.

Берничә мәгънә белдерә торган сүзләр күп мәгънәле сүзләр дип атала.

Сүзнең күп мәгънәлелеге аңлатмалы сүзлекләрдә 1,2,3 цифрлары белән күрсәтелә.

Цифрлар булмаса, сүз бер мәгънәле була.

Укучылар,бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр икән инде?

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

Үзбәя.Тактага һәм дәфтәрләргә число,теманы язу.

Укучылар ,әйдәгез,темабызның моделен төзеп карыйк әле.(Модельләштерү.1 укучы тактада яңа тема моделен төзи)

СҮЗ


Бер мәгънәле

Күп мәгънәле

Күп мәгънәле сүзләрдән омонимнарны аерып карарга кирәк

Омонимнарга мисалкитерү:йөз,тиен,бит(слайдта күрсәтү)

Нәтиҗә:. Күп мәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була.Омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый

Карточкалар белән эш.

1.Түбәндәге сүзләрне бер мәгънәле һәм күп мәгънәле берәмлекләргә аерыгыз.

Бер, мәкаль, урам, тел, төш, ихтирам, корал,, әләкче

 

Язылган сүзнең күп мәгънәле булуын исбатларга.Мисаллар китереп язарга

1) тамыр

2) басу

3) баш

4) тел

5). Алу

Күп мәгънәле сүзләрне омонимнарданаерып карарга кирәк. Күп мәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була

Күз йөртү,үзең белән йөртү,эш йөртү

Омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый:

кара(төс) — кара(игътибар ит),

йөз(акча берәмлеге) — йөз(фигыль)—йөз(бит, чырай).

Күп мәгънәле сүзләрне яисә уртак сүзләрне табырга

а)Күп мәгънәле сүзне табыгыз

1.Сузып - сузып сайрый кошчык ,

Канатын кага- кага.

2.Үрдәкнең дә күле туңа,Песәй янына килеп, ишек кага башлый.

3.Әти елмаеп баш кага:бар,янәсе,теләсәң , тәгәрмәчләреңне тәгәрәт.

Күп мәгънәле сүзне табыгыз

Төш вакытында бер -ике телем бөрлегән яккан ипи капкалап алырга кирәк.

Галимнәр Җир уртасында төш бар дип уйлыйлар.

Аның учында куе кызыл чия төшләре укмашкан иде.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Җавапларны аңлаталар,дәлиллиләр.

Нәтиҗә ясау .Үзбәя.

Дәреслекнең 245 нче күнегүен эшлибез.

-күнегүдә сүз нәрсәләр турында бара?

Төшә сүзе белән җөмләләр төзү

Дәфтәрләрдә эшләү

Әйдәгез, хәзер нәтиҗә чыгарыйк әле.(Укучылар нәтиҗә чыгаралар).

Үзбәя

IV.Белемнәрне тикшерү. Тест.

1.Бер мәгънәле сүзне табыгыз:

таш

баш

теш

агач

2.Бер мәгънәле сүзне табыгыз:

кагу

басу

йоклау

тарту

3.Бер мәгънәле сүзне табыгыз:

кушу

алу

чишенү

бүлү

4) Сүзләр була ала:

Бер генә мәгънәле;

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле;

5) Аңлатмалы сүзлекләрдә:

а. сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә;

-б.сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

6) Күп мәгънәле сүзләр:

а.балык, әти, әни, ботак, балан;

б. баш, алма, алтын, ботка, борын..

V.Йомгаклау.

Укучылар, без дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

Дәрестә сезгә нәрсә җиңел бирелде?Нәрсәләр авырлык тудырды?

Үзегезгә бүген нинди билгеләр куясыз

Укучыларны тыңлау(билгеләрне төсле шакмаклар белән аңлаталар,күрсәтәләр)

Нәтиҗә ясау ,билгеләр кую

VI.Өй эше.

1.127нче биттәге кагыйдәне ятларга

2.251нче күнегү

3.Бер һәм күп мәгънәле сүзләр уйлап язарга,рәсемдә күрсәтергә

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/209066-konspekt-uroka-po-tatarskomu-jazyku-ber-m-k

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки