Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
12.11.2013

Рус балаларына татар теле укытуның үзенчекләре

Хайруллина Гулина Камилевна
учитель татарского языка и литературы
Рус телле балаларга татар теле укытуның үзенчәлекләре һәм нәтиҗәле методикасы. Татар мәктәпләрендәге программалардан аермалы буларак, рус балаларына чит тел өйрәтү принципларын куллану мәкаләдә тирәнән аңлатыла. Тел үзләштерүдә коммуникатив һәм практик яктан файдаланыла торган ысуллар, уку процессын җиңеләйтүче иҗтимагый-мәдәни аспектлар тәкъдим ителә. Мәкаләдә мөгаллимнәр өчен ярдәмлек материаллар һәм кулланырга була торган мөһим рекомендацияләр уртаклаша.

Содержимое разработки

Рус балаларына татар теле укытуның үзенчекләре.

Рус балаларына татар телен укыту программасы һәм методикасы татар мәктәпәренекеннән аерылып тора. Бу методика чит ил телләрен өйрәтү методикасы белән аһәнәш.

Рус балаларына татар телен укыту коммуникатив нигездә һәм мондый принципларга таянып оештырыла :

-укытуның гамәли эшчәнлеккә юнәлтелгән булуы;

-актив сөйләшү- аралашу оештырып укыту;

-укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тоту;

-укучыларның үз ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу.

Шулай ук дидактикадагы аңлап өйрәтү, кәрсәтмәлелек, проблемалы укыту кебек принциплар да татар телен икенче тел буларак өйрәтугә яраклаштырып кулланыла.

Телне сөйләшү- аңлашу, аралашу чарасы буларак өйрәнү - хәзергә чорда рус балаларына татар телен укытуның тңп максаты.

Телгә өйрәтү өчен укыту материалы сайлап алу телнең барлык аспектлары арасында бәйләнеш булдырырга тиеш, Ягъни, фонетик, лексик, грамматик, фразеологик минимум төзелә. Бу исә рус балаларында аерым грамматик кагыйдәләрне генә өйрәнеп калмыйча, тел күнекмәләрен сөйләмдә кулланырлык итеп үзләштерергә ярдәм итә. Сөйләм һәм язма телнең берлегенә (дәрес әйтү – дйрес язу); текстны күреп (укып) һәм ишетеп аңлау; киң кулланыштагы лексиканы һәм грамматика кагыйдәләрен өйрәнү бик мөхим.

Татар телен гамәли кулланышта өйрәтү фонетик, орфоэпик лексикграмматик кагыйдәләрне узара бәйләнештә аңлату таләп итә. Шул ук выкытта гына укучыларда сөйләм күнекмәләре үсә. Телгә өйрәтүне сөйләм эшчәнлегенә бәйләм алып бару зарури.Программаларда лексик, грамматик материал сөйләм берәмлекләре, аларның төрле вариантлары рәвешендә, аерым темаларга караган сүзләр исемлег белән бергә тәгъдим ителә.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә белем һәм күнекмәләр бирү- бербөтен проөесс. Яңа материалны ятлау түгел, бәлки шуннан файдаланып, төрле сөйләм эшчәнлеген оештыру мөһим. Алдагы классларда өйрәнелгән укыту материалы киләсе классларда сөйләмне устерүдә файдаланыла.

Сөйләм үнекмәләрен үстерү 3 этаптан тора:

- тыңлап аңлау;

-диалогик сөйләм;

-монологик сөйләм.

Тыңлап аңлау- балаларны аерым авазларны, аваз төркемнәрен, җөмләләрне, текстларны ишетеп “танырга”, мәгънәләрен аңларга өйрәтү ул.Алар укыту барышында төрле интонаөия белән әйтелә: ситуацияне рәсемнәр куллану текстны аңлауны җиңелләштерә.

Рус балаларына татар теленә өйрәтүне диалогик сөйләмнәр башлау кулайрак, чөнки сорау-җавап рәвешендә аралашу аларга җиңелрәк бирелә.

Диалогик сөйләмгә өйрәтү түбәндәгеләрне үз эченә ала:

А) диалог үрнәген тыңлау һәм аны аңлау;

Б) сөйләшү үрнәген кабатлау яки үзәртеп башкару;

В) үзләштерелгән сөйләшү үрнәген яңа ситуация белән бәйләү, ирекле сөйләшүдә куллану.

Диалоглар төзү өчен укучыларның яшҗ үзенчәлекләрне карап, аларны аралашу даирәсенә туры килгән ситуаөияләр сайлап алу зарури. Сөйләшү үрнәкләренең темалары класслар буенча программада күрсәтелгән.

Рус балаларын телдән аралашуга йөрәтүдә төп чараларның берсе булып уен тора. Уен- тел үзләштерү өчен мотив та, чара да. Башлангыч классларда дәрестә куллану өчен уен төрләре бик күп, мәсәлән : сюңетлы- ролҗле уеннар, әкиятләрне, җырларны, шигырьләрне сәхнәләштерү. Өлкән клссларда белемнәрне тикшерү дәресләрен уен рәвешендә уздыру отышлы. Мәсәлән, “Туган җирем” темасын йомгаклаганда түбәндәге ситуаөия тәгъдим ителә :” Казанга төрле шәһәрдән туристлар килгән. Берегез сәяхәт итүчеләрнең җитәкчесе була һәм бер төркем укучылар белән аларны вокзалга каршы алырга килә. Һәр укучы үзенә бер шартлы исем, яшҗ, адрес сайлап ала һәм дәрес дәвамында шул кеше булып сөйләшә”.

Рус балаларын монологик сөйләмгә өйрәтүне мондый тәртиптә оештыру нәтиҗале:

А) укытучы тәгъдим иткән темага төгәлләнгән бер фикер әйтү;

Б) төрле төзелешле берничә җөмләдән торган сөләү;

В) нинди дә булса фактның дөреслеген исбатлау, бәя бирү, фикер йөртү, дәлилләү.

Грамматик күнекмәләрне үстерү баскычлары түбәндәгелшрне үз эченә ала:

Үзләштерелгә тиешле материалны җөмләләрдә беренчел аңлату.

Җөмләдәге грамматик күнекмәләрне төшендерү.

Грамматик күренешне җөмлә, фразаларга күчерү.

Мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә, аерым җөмләләрдә һәм тулы сөйләмдә куллану.

Лексик бершмлекләрне үзләштерүне дә стадияләргә бүлү отышлы:

Сүзнең мәгьнәсенә төшенү.

Аны фразада, аерым җөмләләрдә куллану.

Сүзләрне сөйләмдә куллану.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/21744-rus-balalaryna-tatar-tele-ukytuny-zenchekl

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки