Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
01.12.2016

Программа по татарскому языку для русскоязычных учащихся 3 класса

Залялютдинова Ландыш Анасовна
учитель татарского языка и литературы
Программа по татарскому языку

Содержимое разработки

Залялютдинова Ландыш Анасовна

МБОО "СОШ №25 имени 70-летия нефти Татарстана" г. Альметьевск

Учитель татарского языка и литературы

Аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен "Татар теле" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”  (1-11нче сыйныфлар) (төзүче авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева) Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014,Гомуми белем бирү оешмаларында рус телендә сөйләшүче балалар өчен “Татар теле” предметыннан үрнәк программа/ (төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова - Казан, 2016), Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку (Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина,Казан “Татармультфильм” нәшр., 2013) дәреслегенә нигезләнеп төзелде.

Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

- башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып,сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенчаукучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру,

-укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

-укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру;

-укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

- татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

- татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;

- татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру;

- дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “25 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016нчы уку елына укыту планы буенча (29.08.2014) 3 сыйныфта татар телен укытуга атнага 3 сәгать, 34 атна исәбеннән 102 сәгать бирелә.

Сәгатьләр саны

1 чирек – 25 сәгать

2 чирек – 21 сәгать

3 чирек – 30 сәгать

4 чирек – 26 сәгать

Барлыгы – 102 сәгать

Тема

Үрнәк программа буенча

Эш программасы буенча

Эш программасы

Татар теле

Әдәби уку

1

Белем бәйрәме

32

40

20

20

2

Ашханәдә

18

20

10

10

3

Көндәлек режим.

7

14

7

7

4

Без әти-әниләргә булышабыз

26

22

11

11

5

Туган якка кыш килде

21

24

12

12

6

Без шәһәрдә (авылда) яшибез

14

20

10

10

7

Әдәпле булыйк!

18

22

11

11

8

Кечкенә дусларыбыз

14

20

10

10

9

Күңелле җәй

20

28

11

11

Барлыгы

170

204

102

102

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр һәм темалар

Сәг.

саны

Темага караган төп төшенчәләр

Лексика

Грамматика

1

Белем бәйрәме

20

Бүген,белем бәйрәме,башлана,хөрмәтле,

котлыйм,уңышлар телим, укучы, укытучы,китап, дәфтәр, каләм, өстәл, кирәк, кирәкми,бир әле, шакмаклы, буйлы, алам, салам, яңа, шат, бик, кечкенә,хаталы,чөнки, ләкин, аңлата, мәсьәлә чишә,мисал эшли, күрсәтә, әле, китапханә,турында,ун, егерме, утыз, кырык,алтмыш,җитмеш, сиксән,туксан.

Кем? Кемне? Кемгә? сораулары;

-мы/-ме сорау кисәкчәле сүзләрне дөрес язарга күнектерү; мин, син, ул зат алмашлыкларының юнәлеш килеш формасы;исемнең күплек сан кушымчасы.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап биреп, әйбернең (кешенең) урыны турында хәбәр итү; исем сүз төркеме; исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе; фигыльнең башлангыч формасы; хәзерге заман,үткән заман хикәя фигыль формасы,зат-санда төрләнеше;хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат берлек һәм күплек сан формасы; хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы; чөнки,ләкин теркәгечләре; сингармонизм законы; үзе алмашлыгы; хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше; янында,турында бәйлек сүзләре; исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт,чыгыш килешендә төрләнүе; хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше; дистә саннар.

2

Ашханәдә

10

Ашханә,кәбестә ашы,токмачлы аш,ботка,кесәл,пешекче,чәкчәк,өчпочмак,бәлеш,кыстыбый,гөбәдия,кашык,чәнечке,пычак,тәлинкә,әдәпле,әдәпсез.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек сан формалары;хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формалары; боерык фигыль формасы; исемнең төшем килеше;янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе; исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт,чыгыш килешендә төрләнүе; уйный башладым төзелмәсен сөйләмдә куллану;хәзерге заман фигыльнең II, III зат күплек сан формалары.

3

Көндәлек режим

7

Сәгать ничәдә? Кайчан? йокыдан тора,дәрес әзерли,көндәлек режим, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш.

Хәзерге заман хикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль формасы, зат-санда төрләнеше.

4

Без әти-әниләргә булышабыз

11

Яшелчә үстерә, йорт төзи, төзүче, тегүче,сатучы,табиб,аннан соң, булыша, шатланалар,мактыйлар,эшчән,тырыш, әдәпле.

Аның китабы,аның әнисе төзелмәләре; сатучы булып эшли төзелмәсе; –чы/-че сүз ясагыч кушымчалары; ни өчен? соравы, чөнки, шуңа күрә теркәгечләре; хәзерге заман,үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше; үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше; алдында, янында, артында, каршында,өстендә, астында бәйлек сүзләрен җөмләдә куллану.

5

Туган якка кыш килде

12

Кар бабай, Кар кызы,бии, шигырь сөйли,җырлый,Яңа ел бәйрәме,чыршы,кыш,салкын,кар ява,җил,буран,тау,һава торышы,аяз,болытлы,күңелле,юмарт,саран,чаңгы ярышы, егылды, әбәкле, шаярды.

Яңа ел бәйрәме.Яңа ел бәйрәме+нә.

Яңа ел бәөрәме+ндә төрләнеше.

Яңа ел бәйрәме белән котлау; антоним сүзләр;куян булып киенә төзелмәсе;сыйфат сүз төркеме;исемнәрнең I,II зат берлек сан тартым белән төрләнүе;хәзерге заман,үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше;Кая? Кайда? Кайдан? сораулары;исемнәрнең тартым белән төрләнеше;үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

6

Без шәһәрдә (авылда) яшибез

10

Туган як, милләт, татарча, русча, йорт, кат,фатир,бүлмә,аш бүлмәсе,йокы бүлмәсе,кунак бүлмәсе, янында, алдында,җиләк,су коенабыз.

Нинди? Кайсы? сораулары;

Казан шәһәре, Бауман урамында төзелмәсе;

шуңа күрә теркәгече;сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе;Һәр,Һәркем, барлык, барысы билгеләү алмашлыклары.

7

Әдәпле булыйк!

11

Тәмле сүзләр, рәхим итегез, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, зинһар, гафу итегез, бүләк, гөлгә су сибәм, табын, әзерлибез, тукталыш, алда, артта, егыла, күрше.

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше; Кемгә? соравы; исемнең төшем килеше;исемнең чыгыш килеше формасы; боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы.

8

Кечкенә дусларыбыз

10

Көн,атна,һәр,терелде,тәпи,өрә,саклый, хуҗа,ярдәмчел,ялкау,тырыш,тәрбияле, көчле,койрык,йомшак,колак,кечкенә, песи,эт,әтәч,кәҗә,гел бергә.

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше;

көн саен төзелмәсе;чөнки, шуңа күрә теркәгечләре; ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше;минем песием төзелмәсе;

акмуенның аягы төзелмәсе;сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләре; сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре.

9

Күңелле җәй

11

Ямьле,күбәләк,эссе,уку тәмамланды,озын,кыскадус,тату,җиләк җыям,алан,су коена,йөзә,көймәдә йөзә,чума,кызына,сабантуй,уен,көрәшә.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формасы;бирегез әле, әйтегез әле төзелмәләре; сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе; Кая? Кайда? Кайдан? сораулары;

капма-каршы мәгънәле сүзтезмәләр.

Барлыгы

102

3нче сыйныфта татар телленнән үзләштерергә һәм камилләштерергә тиешле белем бирү күнекмәләре

Тыңлап аңлау. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү; сүзләрне,җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү.

Язу.Бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Укытуның шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле ” предметы буенча 3 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

-шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыруһәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; ярдәмчәнлек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

Танып – белү:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

үрнәк буенча эшли белү;

аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

аңлап укый белү;

укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра,нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

укудагы уңышлылыгын һәм үңышсызлыкларын күрә белү;

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

уку хезмәтенә бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

парларда һәм күмәк эшли белү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре).

Грамматик минимум

Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән таныштыру.

Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы белән текст аша танышу.

Уйнарга яратам конструкциясе белән таныштыру.

Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Янында, алдында, астында, артында, өстендә бәйлек сүзләренһәм турында бәйлеген сөйләмдә куллану.

Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

Сүзнең тамырын, кушымчасын аера белү.

-чы/-че- исем ясагыч кушымчалар белән таныштыру.

Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.

Казан шәһәре, киемнәр кибете төзелмәләре белән таныштыру.

Аннан соң рәвеше Һәм һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

Алынма сүзләрне дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

Я, ю, е хәрефләре сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру.

О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

Язма эшләрнең күләме:

Эш төре

Сәгать саны

Контроль эш

4+1 (5)

Сүзлек диктанты

5

Контролькүчереп язу

1

Календарь – тематик планлаштыру.

Дәреснең темасы

Эчтәлек элементлары

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

I чирек – 25 сәг.

Белем бәйрәме! (20 сәг.)

1

Кереш дәрес. Танышу.

Яңа уку елы белән котлау, бер-береңә комплимент әйтү

Сораларга җавап бирү, тәрҗемә итү, ситуатив биремнәр

Беренче сентябрь - белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

1.09-2.09

2

Кем? Кемне? Кемгә?

сораулары һәм аларга җавап. Исемнең иялек килеше.

Сорауларга җавап бирү, котлау язу, сөйләм эшчәнлеген формалаштыру

Парларда эшләү, дәреслек, сүзлек белән эш.

Кем? кемне? Кемгә? сорауларын аңлый һәм аларга җавап бирә белү.

5.09-9.09

3

-мы/-ме сорау кисәкчәсе.

-мы/-ме сорау кисәкчәсенең кулланылышына күнегүләр башкару.

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эш итү

Уку-язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү(сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.

5.09-9.09

4

Мин, син, ул зат алмашлыгының юнәлеш килеш формасы.

Сюжетлы рәсем буенча җөмләләр төзү, сүзлек белән эшләү

Дәреслек, биремле карточкалар

Уку, язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү(сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.

5.09-9.09

5

Исемнең күплек сан кушымчасы.

Миңа биш кызыл каләм бир әле” төзелмәләренә сорау күнегүләре башкару

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эш итү

Предметларның төсен, санын кулланып, үзеңә сорый белү. (Миңа биш кызыл каләм бир әле)

13.09-16.09

6

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап кабатлау.

Сорауларга җавап бирү.

Парларда эшләү, дәреслек, сүзлек белән эш

Уку, язу әсбапларының кемгә икәнен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү(сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү.

13.09-16.09

7

Исем сүз төркеме.

Рәсем буенча җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эш итү

Бер-береңнең хәлен сорый белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү. Бер-береңә комплимент әйтә белү.

13.09-16.09

8

Кереш контроль эш «Мәктәп»

Кагыйдәләрне искә төшерү, контроль эш эшләү.

Контрольэш

Алдагы сыйныфта үтелгән грамматик материалны искә төшерү

19.09-23.09

9

ИсемнәрнеңI зат берлек санда тартым белән төрләнүе.

Тартым алмашлыклары белән мисаллар әйтү, диалог төзеп сөйләү

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эш итү

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

19.09-23.09

10

Фигыльнең башлангыч формасы. Сүзнең тамыры һәм кушымчасы.

Хикәя төзеп сөйләү, сорауларга җавап бирү

Карточкалар белән эшләү

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

Ничәнче сыйныфта укыганыңны әйтә, сыйныф турында сөйли белү.

19.09-23.09

11

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне текстан табу

Биремнәрне үтәү.

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын әйтә белү.

26.09-30.09

12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хикәя уку, бәя бирү, диалог төзеп сөйләү

Дәреслек, биремле карточкалар

Хикәя фигыльнең хәзерге заман кушымчаларының дөрес ялгануы.

26.09-30.09

13

Чөнки, ләкин теркәгечләре.

Чөнки, ләкин теркәгечләрен табу һәм дөрес куллану

Күнегүләр эшләү.

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен атый белү.

26.09-30.09

14

Сингармонизм законы.

Сүзләрне иҗеккә бүлү, калын һәм нечкә сузыкларны билгеләү

Кагыйдәне аңлату. Күнегүләр эшләү

Үзеңнең, иптәшеңнең уку хезмәтен, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал чишкәнен сорый, әйтә белү.

3.10-7.10

15

Сүзлек диктанты №1 “Мин үзем...” конструкциясе.

Сүзлек диктанты язу

Сүзлек диктанты.

Мин үзем эшлим” конструкиясен берлектә зат-сан белән төрләндерә белү.

3.10-7.10

16

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Ничә китап укыганыңны әйтү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү

Парларда эшләү, дәреслек, сүзлек.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы Үзеңә ярдәм сорый белү.

3.10-7.10

17

Янында бәйлек сүзе.

Янында бәйлек сүзе белән җөмләләр төзү

Дәреслек, биремле карточкалар

Китапханәгә барганыңны, нинди китап алганыңны әйтә белү.

Китапханәгә барырга чакыра белү

10.10-14.10

18

Турында бәйлек сүзе

Турында бәйлек сүзе белән җөмләләр төзү

Дәреслек, биремле карточкалар

Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Китапханәгә барганыңны, бармаганыңны әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

10.10-14.10

19

Исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе

Җөмләләр төзү, сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү, әңгәмә, таблица белән эш, парлап эшләү.

Предметның ничә икәнен әйтә белү.

10.10-14.10

20

Саный сүзенең зат-сан белән төрләнеше. Дистә саннар

Сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эш итү

Предметның ничә икәнен әйтә белү.

Үзеңә кирәк санда предметлар сорап ала белү.

17.10-21.10

Ашханәдә” (10 сәг.)

21

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1зат берлек сан формасы.

Сүзләрне дөрес, аңлаешлы язу күнекмәләре

Цикл буенча үтелгән лексиканы кабатлау

Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү.

Табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белү.

17.10-21.10

22

Хәзерге заман хикәя фигыль формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыль формасын истә калдыру

Сүзлек эше, таблица белән эш

17.10-21.10

23

Фигыль темасы буенча контроль эш №1

Контроль эш эшләү.

Контроль эш

1 чиректә өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

24.10-28.10

24

Үткән заман хикәя фигыль формасы

Үткән заман хикәя фигыль формасын истә калдыру

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү

Табын әзерләү тәртибен сөйли белү.

24.10-28.10

25

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

Уку эшчәнлеген оештыру, аралашу күнекмәләрен камилләштерү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

24.10-28.10

II чирек – 21 сәг.

26

Ашханәдә. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат берлек сан формалары.

Җөмләләр төзү, сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Сүзлек белән эш

Ашханәдә ашаганны, нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү.

7.11-11.11

27

Без ашханәдә ашыйбыз. Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формалары

Җөмләләр төзү.

Дәреслек, биремле карточкалар

Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү.

Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү.

7.11-11.11

28

Исемнең төшем килеше.

Төшем килешенә беткән исемнәр язу

Дәреслек, биремле карточкалар

Савыт-сабаларны сөртергә куша белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашханәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү.

7.11-11.11

29

Боерык фигыль формасы.

Боерык фигыль формасын истә калдыру

Кагыйдәне аңлату. Күнегүләр эшләү

Савыт-сабаларны сөртергә куша белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашханәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтә белү.

14.11-18.11

30

Янындабәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

Китапханәгә барганыңны, бармаганыңны әйтү

Парларда эшләү, дәреслек, сүзлек белән эш.

Нәрсә янына килгәнеңне, нәрсә янында уйнаганыңны, нәрсә яныннан киткәнеңне әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү.

14.11-18.11

Көндәлек режим” (7 сәг.)

31

Уйный башладым төзелмәсе

Уйный башладым төзелмәсенең кулланылышы, әңгәмәдәшең белән аралашу

Җөмләләр төзи белү

Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.

14.11-18.11

32

Эшли башладым төзелмәсе

Эшли башладым төзелмәсенең кулланылышы, әңгәмәдәшең белән аралашу

Җөмләләр төзи белү

Нәрсә эшли башлаганыңны әйтә белү.

21.11-25.11

33

Хәзерге заман хикәя фигыльнең II, III зат күплек сан формалары

Тиешле мәгълүматны табу,билгеләү

Гомуми нәтиҗә чыгару, фикер йөртү,

чагыштыру, анализлау

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

21.11-25.11

34

Көндәлек режим моментлары.

Җөмләләр төзү.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Иртән, көндез, кич сүзләрен куллану

21.11-25.11

35

Сәгать икедә структурасы.

Сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап бирү.

Сәгать икедә - структурасын сөйләмдә куллану.

28.11-2.12

36

Үткән заман хикәя фигыльнең берлек санда зат белән төрләнеше Сүзлек диктанты №2

Аралашу күнекмәләрен камилләштерү

Ситуатив күнегүләр

Үткән заман хикәя фигыльнең берлек санда зат белән төрләнеше

28.11-2.12

37

Көндәлек режим” темасын кабатлау

Үзлектән эшли белү

Парларда эшләү

Режимны үтәү

28.11-2.12

Без әти-әниләргә булышабыз” (11 сәг.)

38

Аның китабы, аның әнисе – төзелмәләре.

Аның китабы, аның әнисе төзелмәләрен кулланышка кертү

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Г. Тукайның бөек татар шагыйре.

5.12-9.12

39

Сатучы булып эшли төзелмәсе.

Җөмләләр төзү, сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Җөмләләр төзи белү

Г. Тукайның бөек татар шагыйре.

5.12-9.12

40

-чы/-че сүз ясагыч кушымчасы

чы/-че сүз ясагыч кушымчасына сүзләр язу, истә калдыру

Биремнәрне үтәү.

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә белү.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү.

5.12-9.12

41

Һөнәр исемнәре темасында лексика

Җөмләләр төзү.

Дәреслек белән эш, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә белү

12.12-16.12

42

Аның әнисе төзелмәсе

Җөмләләр төзү, сорау-җавап, диалоглар төзеп сөйләшү

Үрнәк буенча сөйләү, телдән язманы тыңлау, уку, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, логик фикер йөртү, чагыштыру.

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә белү

12.12-16.12

43

Ни өчен? соравы, чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

Ишетеп аңлау күнегүләре, җөмләләр төзү, диалог төзү, язу күнегүләре

Сүзлек белән эш

Син иртән нишлисең? соравын куя һәм аңа җавап бирә белү. Мәктәптән соң булган эшләрне әйтә белү.

12.12-16.12

44

Һөнәр исемнәре темасы буенча контроль эш №2

Контроль эш эшләү.

Тест биремнәрен язма үтәү.

2 чиректә өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

19.12-23.12

45

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Җөмләләрне тәрҗемә итү

Уку, сорауларга җавап бирү, рәсем буенча сөйләшү, парлап эшләү.

Өйдә булышуны сөйли белү.

19.12-23.12

46

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше

Алмашлыклар

ның тартым белән төрләндерү

Дәреслек белән эш, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү.

19.12-23.12

III чирек – 30 cәг.

47

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану күнегүләре

Тыңлау, тәрҗемә итү, рәсем буенча эш, әңгәмә, үрнәк буенча әйтү.

Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Эш куша белү.

9.01-13.01

48

Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре.

Алдында, артында, янында, бәйлек сүзләрен дөрес куллану

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.

Предметның кайда икәнен әйтә, сорый белү.

9.01-13.01

Туган якка кыш килде” (12 сәг.)

49

Яңа ел бәйрәме

Яңа ел бәйрәме+нә

Яңа ел бәйрәме+ндә төрләнеше.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләү, бәйрәмнәрне искә төшерү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү. Төркемнәрдә сөйләшү, сорауларга җавап бирү

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

9.01-13.01

50

Яңа ел бәйрәме белән котлау

Яңа ел бәйрәме турында сөйләү, бәйрәмнәрне искә төшерү

Открыткаларга котлауларны язу.

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын әйтә, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү

16.01-20.01

51

Куян булып киенә төзелмәсе

Фикереңне төгәл итеп җиткерү

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын әйтә, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү

16.01-20.01

52

Сыйфат сүз төркеме

Сүзләр язу,истә калдыру.

Транскрипция билгеләре белән язу, сыйфатлар ясау, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

16.01-20.01

53

Контроль күчереп язу “Кыш көне”

Җөмләләрне язу

Контроль күчереп язу.

Кыш айларын атый, көз, кыш билгеләрен әйтә белү

23.01-27.01

54

Синоним, антоним сыйфатлар

Антонимнар таба белү.

Сорауларга җавап бирү.

Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

23.01-27.01

55

Һәрвакыт, аннан соң рәвешләре

Һәрвакыт, аннан соң рәвешләрен куллану

Дәреслек белән эш, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

23.01-27.01

56

Хәзерге заман,үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

Фикереңне төгәл итеп җиткерү

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

30.01-03.02

57

Сүзлек диктанты №3

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Сүзләрне язу

Сүзлек диктанты.

Уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

30.01-03.02

58

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Ишетеп аңлау күнегүләре, җөмләләр төзү.

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу

Чаңгы ярышы турында сөйли белү

30.01-03.02

59

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Үткән заман хикәя фигылен куллану

Дәреслек белән эш, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Әби-бабайларның кайда яшәгәнен сорый, әйтә белү. Нәрсә бүләк иткәнне әйтә, сорый белү.

06.02-10.02

60

Кебек бәйлеге. Туган якка кыш килде темасын кабатлау

Җөмләләр төзү.

Цикл буенча үтелгән лексиканы кабатлау

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

06.02-10.02

Без шәһәрдә (авылда) яшибез” (10 сәг.)

61

Нинди? Кайсы? сораулары.

Мәгълүматны җиткерү, күмәк эш башкару

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу

Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

06.02-10.02

62

Казан шәһәре, Бауман урамында төзелмәсе.

Сүзләрне язу

Сорауларга җавап бирү.

Казан шәһәре,киемнәр кибете, Бауман урамында төзелмәләрен сөйләмдә куллану

13.02-17.02

63

Татарстанда яшәүче милләтләр

Татарстан шәһәрләрен белү, кайда яшәгәнеңне сөйләү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү.

13.02-17.02

64

Нинди? соравы

Үз фикереңне, рәвешләр кулланып, әйтә белү

Шуңа күрә тергәгече белән җөмләләр төзү.

Шәһәр турында сөйли, үзе яшәгән йортны сурәтли белү. Нинди траспортта барганын әйтә белү.

13.02-17.02

65

Казанда яшим, автобус белән барам структуралары

Сүзлек өстендә эш. Җөмләләр төзү, сорау-җавап күнегүләре

Дәреслек белән эш, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү.

20.02-24.02

66

Шуңа күрә теркәгече

Сүзлек өстендә эш. Җөмләләр төзү, сорау-җавап күнегүләре

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу

Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү.

20.02-24.02

67

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Ишетеп аңлау күнегүләре, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кулланып

җөмләләр төзү

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен сөйләмдә куллануны ныгыту.

Предметларның кайсысы зуррак, кечкенәрәк, матуррак икәнен әйтә белү.

20.02-24.02

68

Һәр ,һәркем, барлык, барысы билгеләү алмашлыклары

Җәйге һәм кышкы уен төрләре турында сөйләшү

Таблица өстендә эш, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү.

Авыл табигате турында сөйли белү.

27.02-03.03

69

Шәһәрдә һәм авылда темасы буенча күнегүләр эшләү.

Җөмләләрне тәрҗемә итү

Цикл буенча үтелгән лексиканы кабатлау

Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

27.02-03.03

70

Шәһәрдә һәм авылда темасын кабатлау

Казан шәһәре, Бауман урамында төзелмәсе: кайсы? соравына җавап

Цикл буенча үтелгән лексиканы кабатлау

Авыл табигате турында сөйли белү.

Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

27.02-03.03

Әдәпле булыйк” (11сәг.)

71

Сүзлек диктанты №4.

Әдәпле сүзләр.

Сүзләрне дөрес язу

Сүзлек диктанты.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү

06.03-10.03

72

Туган көнгә чакыру.

Туган көн уеннарын белү, әңгәмәдәшең белән фикерләшү

Яңа сүзләрне өйрәнү, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү

06.03-10.03

73

Туган көнгә бүләк бирәм.

Әңгәмәдәшең белән фикерләшү

Рәсемнәр белән эшләү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Килгән кунакларны каршылый белү.

Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү, котлый белү. Бер береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.

06.03-10.03

74

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

Ишетеп аңлау күнегүләре, җөмләләр төзү, диалог төзү

Дәреслек белән эш, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

8 нче март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен әйтә белү, бәйрәмдә нинди бүләкләрбирү турында сөйләшү. Бәйрәм белән котлый белү.

13.03-17.03

75

Әдәпле булыйк темасы буенча контроль эш №3

Контроль эш эшләү.

Тест биремнәрен язма үтәү.

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

13.03-17.03

76

Кемгә? соравы.

Сүзлек өстендә эш. Җөмләләр төзү, сорау-җавап күнегүләре

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү.

13.03-17.03

IV чирек – 26 сәгать

77

Исемнең төшем килеше.

Төшем килешендә килүче исемнәрне язу, дөрес куллану

Әңгәмә, хаталар өстендә эш, күнегүләр эшләү.

Контроль эшләргә анализ ясау, хаталар өстендә эшләү

29.03-31.03

78

Исемнең чыгыш килеше формасы.

Чыгыш килешендә килүче исемнәрне язу, дөрес куллану

Күнегүләр эшләү.

Нәрсәнең алда, нәрсәнең артта барганын әйтә белү. Кемнән соравына җавап бирә белү.

29.03-31.03

79

Боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы.

Ишетеп аңлау күнегүләре, җөмләләр төзү, диалог төзү

Эш дәфтәрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләү.

Нәрсәнең алда, нәрсәнең артта барганын әйтә белү. Кемнән соравына җавап бирә белү.

3.04-7.04

80

Әдәпле булыйк темасын кабатлау

Әдәпле сүзләр турында сөйләшү

Гомуми нәтиҗә чыгару, фикер йөртү,чагыштыру, анализлау

Кешегә булышканыңны әйтә белү. Үзеңә булышуны сорый белү.

3.04-7.04

81

Әдәпле булыйк темасы буенча күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Гомуми нәтиҗә чыгару, фикер йөртү,чагыштыру, анализлау

Кешегә булышканыңны әйтә белү. Үзеңә булышуны сорый белү.

3.04-7.04

Кечкенә дусларыбыз” (10 сәгать)

82

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килеше.

Ул алмашлыгының юнәлеш, төшем килешендә килүе

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Кемгә дә булса әйбер биргәнне, кемне дә булса яратканыңны әйтә белү.

10.04-14.04

83

Көн саен төзелмәсе.

Көн саен төзелмәсен кертеп диалоглар төзү

Рәсемнәр белән эшләү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Кемгә дә булса әйбер биргәнне, кемне дә булса яратканыңны әйтә белү.

10.04-14.04

84

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Сүзләрне дөрес яза белү.

Үрнәк буенча җөмләләр төзү, сөйләшү, төрле фикерләр әйтү, дәлилли белү.

Этләрнең кушаматын әйтә белү.Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны нчек караганны әйтә белү.

10.04-14.04

85

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше

Хикәяне дөрес уку күнекмәләре формалаштыру

Төркемнәрдә сөйләшү,

сорауларга җавап бирү

Песинең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү.

17.04-21.04

86

Минем песием төзелмәсе

Минем песием төзелмәсен кертеп диалоглар төзү

Яңа сүзләрне өйрәнү, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Песинең тышкы кыяфәтен сүрәтләп сөйли белү. Песиләрне ничек караганны сөйли белү.

17.04-21.04

87

Акмуенның аягы төзелмәсе

Акмуенның аягы төзелмәсен кертеп диалог төзү

Төркемнәрдә сөйләшү,

сорауларга җавап бирү

Песиләрне ничек караганны сөйли белү.

17.04-21.04

88

Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләре

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлауга

җөмләләр төзү

Үзлектән һәм парлар-да,төркемнәрдә эш, тыңлау, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү.

Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

24.04-28.04

89

Сүзлек диктанты №5. Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре

Сүзләрне дөрес язу.

Сүзлек диктанты

Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

24.04-28.04

90

Уйнарга яратам конструкциясе

Сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып сүзләр, җөмләләр төзү

Ситуатив күнегүләр

Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

24.04-28.04

91

Кечкенә дусларыбыз темасын кабатлау

Сыйфатның төрле дәрәҗәләрен кулланып сүзләр, җөмләләр төзү

Рәсемнәр белән эшләү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр

Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

1.05-5.05

Күңелле җәй” (11 сәгать)

92

Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат күплек сан формасы.

Җәй көне укулар тәмамланганын әйтү. Җәй турында сөйләү

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү.

1.05-5.05

93

Бирегез әле, әйтегез әле төзелмәләре

Бирегез әле, әйтегез әле төзелмәләре белән җөмләләр төзү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Предметның билгеләрен чагыштырып әйлә белү.

1.05-5.05

94

Сыйфат. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен кабатлауга

җөмләләр төзү

Яңа сүзләрне өйрәнү, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Предметның билгеләрен чагыштырып әйлә белү.

8.05-12.05

95

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү, сөйләү

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү, предметны каян алганны сорый белү.

8.05-12.05

96

Капма-каршы мәгънәле сүзтезмәләр.

Предметны каян алганыңны сорау, җавап бирү күнекмәләрен формалаштыру

Дәреслек белән эш, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү, предметны каян алганны сорый белү.

8.05-12.05

97

Рәсем буенча фигыльләр кулланып җөмләләр төзү.

Рәсемнәр буенча хикәя төзү, коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү

Рәсем буенча эш, проблема табу, аны хәл итү, гомуми

нәтиҗә чыгару, билгеләмәне истә калдыру, үрнәк буенча сөйләү, сорауларга җавап бирү, парлап эшләү

15.05-19.05

98

Сабантуй темасы лексикасы

Су коену турында җөмләләр төзү

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү

Су керергә чакыра белү.

15.05-19.05

99

Үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

Сабантуй турында хикәя язу, фикер алышу

Яңа сүзләрне өйрәнү, сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү

15.05-19.05

100

Күңелле җәй,ямьле җәйтемасы буенча еллык контроль эш №4

Контроль эш эшләү.

Тест биремнәрен язма үтәү.

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

22.05-25.05

101

Күнегүләр эшләү.

Күнегүләр эшләү.

Әңгәмә, хаталар өстендә эш, күнегүләр эшләү.

Контроль эшләргә анализ ясау, хаталар өстендә эшләү

22.05-25.05

102

Күңелле җәй темасын кабатлау

Җәйге ял турында сөйләү

Цикл буенча үтелгән лексиканы кабатлау

Җәйге ял турында сөйли белү.

22.05-25.05

20

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/230546-programma-po-tatarskomu-jazyku-dlja-russkojaz

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки