Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
25.12.2016

Технологическая карта урока татарского языка «Бәйлек сүзләр»

Набиуллина Ландыш Наилевна
учитель татарского языка и литературы
технологическая карта урока татарского языка «Бәйлек сүзләр» для русской группы 5 класса

Содержимое разработки

Набиулина Ландыш Наилевна

МАОУ «Лицей №2» г. Альметьевска

Учитель татарского языка илитературы

Нәбиуллина Ландыш Наил кызы,

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес темасы: Бәйлек сүзләр.

5 нче класс, рус төркеме.

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): “Башы, ахыры, уртасы” бәйлек сүзләре кергән изафә бәйләнешле исемнәрне сөйләмдә актив куллана алу, өйрәнелгән материал аша төрле илләрдәге каникуллар турында сөйли белү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе): телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;гамәлдә аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру;рус һәм татар телендәге бәйләү чараларын чагыштырып дөрес куллана белү

Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

Дәреснең технологик картасы.

Дәреснең дидактик этаплары

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Дәрес этапларының нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәсе

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

1.Мотивацион этап.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

1. -Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез бер-беребезгә хәерле көн телик

1. Бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр.

Хәерле көн Миңа

Хәерле көн Сиңа

Хәерле көн Сезгә

Хәерле көн Безгә!

Хәерле көн барчабызга!!!

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү.

Татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру

II. Актуальләштерү.

Вакыт рәвешләрен ныгыту.

1.Өй эше нәрсә иде?

1. “Минем туган көнем” темасына хикәя я 3-4 җөмлә төзергә иде.

Регулятив УУГ:

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, чишү өчен алгоритм булдыру.

Вакыт рәвешләрен кулланып, дөрес итеп җөмләләр төзеп сөйли белү

Бер-береңне тыңлый, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Аудитория алдында чыгыш ясый, эшли белү осталыгын булдыру

III. Уку мәсьәләсен куюУ

Бәйлек сүзләрне җөмләдә таба, предлог ролен үтәүче бәйлек сүзләрне урынлы куллана белү.

1. - 1.Укучылар, димәк, сез нинди көн турында сөйләдегез нинди көн?

2. Туган көн бәйрәмендә өстәл өстенә нәрсәләр куясыз?

3. Тортны өстәлнең кайсы җиренә куясыз?

4 Кашыклар кая куела?

5 Ә урындыкларны кая куябыз?

2.Хәзер 2 җөмләне язып куярбыз.

3.Үзегез белгән сүз төркемнәрен билгеләгез.

- Ә“уртасына, янына” сүзләре ни өчен кирәк? Алар русча ничек аталалар?

-Ә хәзер таблицаны тутырып алырбыз.

1. Туган көн турында.

2. Торт, кәнфитләр, җиләк җимеш...

3.Өстәл уртасында

4.Тәлинкә янына

5. Урындыклар өстәл янында

Әни туган көн өстәле уртасына торт куйды. Алия тәлинкә янына кашыклар тезде.

Сүзләрне бәйләү өчен.

Предлог дип аталалар.

Рус телендә

Татар телендә

Ничек атала?

Кайда языла?

-Мөстәкыйль рәвештә максатларны формалаштыру; максатка ирешү юлларын билгеләү.

Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу (таблицаны тутыру).

Рәвешләрнең мәгънәләрен аңлау, җөмләдәге урынын дөрес билгеләү.

Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклеккә төшенү

IV.Уку мәсьәләсен чишү

Аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру

1 нче күнегүне эшләү

Бирем. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә.

Физкультминутка

Кыз трамвай яныннан үтеп китте.

Ул театр алдында басып тора.

Балалар музей уртасында туктадылар

Малай иптәше янына китте.

Өй артыннан бер кеше килеп чыкты.

Улым, өстәл өстенә менәргә ярамый

Өстәл өстендә берничә китап ята.

Кызы янына әнисе килеп басты.

Чылбырлап һәр укучы бер җөмләне укый, тәрҗемә итә, бәйлек һәм бәйлек сүзләрен таба. Ә калган укучылар игътибар белән тыңлыйлар, ялгыш урыннарын төзәтергә әзерләнәләр.

Физминутка.

1 бала күнегүләр күрсәтә, калганнары кабатлый. Татарча саныйлар.

Парларда эшли белү,бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү.

Бәйлек сүзләрне таба, тәрҗемә итә белү, аларны сөйләмдә куллануны гамәли ныгыту.

Үзара ярдәмчел булырга өйрәнү

V.

Н

Ы

Г

Ы

Т

У.

2нче күнегү. Текст белән эш:

-текстны укытучы укый

- Текстта нинди бәйлек сүзләр бар?

1.Хикәядә сүз кем турында бара ?

2.Сезгә  Саша ошадымы?

3.Ә сез Сашага нинди киңәшләр бирер идегез?

2 . Аудирование. Тыңлагыз, димәк, Дима Маратны кая чакыра? Марат ни өчен бармый? Беренче партадагы предметларның кайсылары диалогта кирәк, чыгып алыгыз.

3. Синквейп алымы.

(гомумиләштерүче бирем)

4. Өй эше. Ничек уйлыйсың, син Марат урынында булсаң, футбол уйнарга барыр идеңме?

ТЕКСТ. Табын янында.

Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым. Табын янына хуҗа малае Саша да утырды. Өстәл өстендә зур савыт белән салат тора. Саша салатны үз янына куйды һәм тиз – тиз ашый башлады. Хуҗабикә безгә аш бирде: башта миңа, аннан соң Сашага. Саша башкаларны көтмәде, ашны ашый да башлады. Ул авызын чапылдатып, сөйләшә – сөйләшә ашады. Кулы белән аштан итне алды һәм өстәлгә куйды. Десертка алма бирделәр. Хуҗа малае иң зур алманы сайлап алды да табын яныннан китте. Саша киткәннән соң, өстәл өсте бик пычрак булып калды: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята иде.

-Хикәядә сүз Саша турында бара

Бирелгән мәгълүматны дөрес аңлый белү, үз фикерләрен дөрес формалаштырып әйтә белү.

Бирелгән тексттан бәйлек һәм бәйлек сүзләрне таба белү, тәрҗемәләрен белү.

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

3нче күнегү. Җөмләләрне язып бетерегез.

1нче сентябрь - уку елының ________.

31нче май –__________ ахыры.

31нче декабрь – елның __________.

1нче гыйнвар - ___________ башы.

Июль - җәйнең ____________.

Гыйнвар - ______________ уртасы.

Бәйлек сүзләрне кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.

VI.

Ү

З

Б

Ә

Я

2.Ә хәзер, укучылар, тест эшләп алырбыз.

Тест

1 Артык сүзне табыгы. Найдите лишнее слово.

а) алдында

б) өстендә

в) астында

г) киткәнче

2. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. Найдите правильный перевод.

Котлыйм

а) прощаюсь

б) поздравляю

в) помогаю

г) покупаю

3) Туры килгән сүзне табыгыз.

Якшәмбе көнне мин әнием .... кунакка бардым.

а) аркылы

б) янында

в) белән

г) уңда

Пригласи друга на День Рожденье!

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү.

V. Рефлексия.

1.Дәрескә бәя бирү.

Өй эше. а) 39 бит 3 күнегү үрнәк буенча эшләргә. б) Бәйлек сүзләрне кулланып, 5 гади җөмлә төзеп язарга.

1. 1. Барысын аңладым, башкаларга ярдәм итә алам

2. Барысын аңладым

3. Аңладым, ләкин ярдәм кирәк

4. Аңламадым

5. Бернәрсә дә аңламадым

№2.1. Дәрес кызыклы

2. Гадәттәгечә

3. Барысы да бертөрле

4. Кызыксыз, күңелсез

3. Дәрестә үземне 1. яхшы хис иттем

2. кыюсыз булдым

3. курыктым

Үз-үзеңә бәя бирә белү.

Йомгаклау

-Укучылар, дәрес тәмам, бер-беребезгә рәхмәт әйтеп саубуллашыйк. Рәхмәт миңа!

Рәхмәт сиңа!

Рәхмәт сезгә!

Рәхмәт безгә!

Рәхмәт барчабызга!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/235398-tehnologicheskaja-karta-uroka-tatarskogo-jazy

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки