- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Муса Җәлил шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое
Муса Җәлил – шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое.
Максат:балаларны М. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштыру. Шигырьләрен сөйләп карау, көйгә салынган шигырьләрен җырлау.
Тәрбия бурычы: шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту.
Үстерү бурычы: игътибарлылык, күзәтүчәнлек, ишетү, сөйләм телен, сүз байлыкларын үстерү, аларны активлаштыру.
Белем бирү бурычы: балаларның М. Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү, социаль-аралашу үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу,танып белү, сөйләм үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: сөйләм, әңгәмә, сорау, аңлату, шигырьләр.
Җиһазлау:М. Җәлил портреты, китаплары, слайдлар
Укытучы - Исәнмесез, балалар?
- Балалар, безбүгенге кичәбезне, Муса Җәлилнеңиҗатынабагышларбыз.. Сез Муса Җәлилнекембуларакбеләсез? (шагыйрь…) Муса Җәлил… Буисемһәркемгәяшхытаныш. Шагыйрь, көрәшче. БөекВатансугышы герое.
1 укучы - Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе, Мостафаавылындатуа. ӘнисеРәхимәапашигърикүңеллебула, шигырьләряза, җырларчыгара. Муса Җәлил 6 яшьтәнүкукыргакерә. Беренчешигыренул 9 яшендәяза. Бәләкәйчактанүкбикзирәк, сәләтлебула, рәсемнәрясарга, уйнаргаярата.
2 укучы -Кечкенә буйлы, коңгырт кара күзле Муса концертларда шигырьләрен оста сөйләүче була. Шул зирәклеге, тырышлыгы белән ул авыл халкы арасында да дан казанып өлгерә.
Укучы -Муса Джалиль родился 15 февраля в Оренбургской области. В школе учился очень хорошо, за два года он выучился в начальной школе и перевелся в 5 класс. Первое стихотворение написал в 9 лет. А теперь ученики 2 класса расскажут стихотворение
“Куян”
Куян салкыннан
Туңган, куырылган;
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикереп урманга
Чабып югалды.
- Куян, син кайда?
- Яшел тугайда.
- Куян, син кайда?
- Ерак чүлләрдә.
- Куян, син кайда?
- Калын урманда.
- Куян, син кайда?
- Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.
Укытучы - Булдырдыгыз, балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Менэ шулай, күңелле итеп, Мусаның балачагы үтеп тә китә.
Укучы -1922 елда Муса Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли башлый. Бик күп шигырьләр яза, аның иҗат иткән шигырьләренә көйләр языла.Мусаның гайләсе барлыкка килә, хатыны Әминә, кызы Чулпан туа. Ул аларга багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә.
Укучы -В 16 лет Муса приезжает в Казань. Поступает учиться. Потом он уезжает а Москву и работает редактором в детском журнале . Много пишет, а на его стихи композиторы пишут мелодию.
Укытучы -Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләре белән тирәнрәк танышыйк.
(Өч бала “Сәгать шигырен рольләргә бүлеп сөйлиләр). 3 класс
Настя Сәгать суга: "Даң-даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә - эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
Алексей. Сәгать йөри “Келт-келт,
Тиз бакчага кит-кит!
Настя Марат аңа дәшә:
Сергей “Тукта, мине көт-көт!”
Алексей Сәгать җырлый “Диң-диң,
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары зиң-зиң,
Миңа карап йөр син!”
“Карак песи” шигыре. 3 сыйныф
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
Мияу, мияу пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
Песи күргәч күселәр,
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
Мияу, мияу пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә.
Иртә белән майга дип
Чыксам күзем акайды.
Явыз песи бер үзе
Ялт иттергән ак майны!
Мияу, мияу пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны,
Үзең ашап киткәнсең.
”Күке” шигыре 4нче сыйныф укучылары
Калын урманда,
Гел кичкә каршы,
Ишетелә моңлы
Бер кошның тавышы:
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк,кәккүк!
Ул ялгыз яши,
Чыгармый бала,
Менә шунлыктан
Ямансу аңа!
– Кәккүк, кәккүк,
Кәккүк,кәккүк!
“Көз” шигыре 4нче сыйныф укучылары
Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар-гөлләр,
Күрәмсез, дуслар,
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә,
Көзге салкыннан,
Күрәмсез, дуслар,
Сулар туңдыла
“Чишмә” шигыре 4нче сыйныф укучылары
(Яр астыннан чишмә ага,
Челтер-челтер тавышы.
Җил искәндә иелеп кала
Читкә үскән камышы.
Челтер-челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез!
Суны шуннан эчегез,
Башка җирдән эчмәгез!
Укучы - Муса Җәлил 1941нче елда фронтка китә. Фашистларга каршы көрәшә. Сугышта авыр яраланып, әсирлеккә эләгә. Аның 791 көнгә сузылган газаплы тормышы башлана. Шагыйрь туган илен халкын сатмый. Әсирлектә дә фашистларга каршы көрәшен туктатмый. Шигырьләр яза. Алар туган илебезгә кайта. Моабит дәфтәрләре исеме белән китап итеп чыгарыла.
Укучы - В 1941 был призван в Красную Армию.В 1942 году он тяжело ранен и поподает в плен. Уже В сентябре 1942 года в числе других военнопленных Джалиля перегнали в лагерь под Двинском.Ни жестокие пытки, ни посулы свободы, жизни и благополучия не сломили его воли и преданности Родине. Тогда он был приговорён к смерти. 25 августа 1944 г. казнён на гильотине.
“Чәчәкләр” шигыре 6 сыйныф
Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.
Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.
Бу җирдә күп булды сугышлар,
Янгыннар, явымнар, давыллар,
Киселде күп батыр тормышлар,
Янды зур калалар, авыллар.
Ил эчен барды бу зур көрәш,
Давыллы, дарылы елларда.
Сеңде бу туфракка күпме яшь,
Күпме кан тамды бу кырларга.
Шул каннар һәм яшьләр аркылы,
Ил бөек җиңүгә иреште.
Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,
Чәчәккә төренде җир өсте.
Бу гөлләр шытты Җир-ананың
Яралы йөрәге түрендә.
Ничек ул йөрәкнең янганын
Мин күрәм аның һәр гөлендә.
“Кызыл ромашка” шигыре 5 сыйныф
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».
Укытучы - Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Ә хәзер Муса Җәлил шигырьләренә багышланган рәсем конкурсына йомгак ясыйбыз.
Катнашучыларга бик зур рәхмәт.
Укучы - В честь Мусы Джалиля названы большой белый пороход, теплоход, театр опера и балета в Казани , названы улицы, клубы , школы в честь этого героя- поэта.
Укытучы -Минем бүгенге кичәне Рафис Корбанның «Җәлил турында җыр» дигән шигыре бн тәмамлыйсым килә.
Әлифбадан укып беләм
Муса Җәлил турында.
Фашистлар бн көрәшкән
Дошманның үз толында.
Туган илгә биргән антын
Тап төшерми саклаган.
Палач башын кискәндә дә,
Туган илен сатмаган.
Җырлар язган Муса Җәлил,
Каләм булган коралы.
Дошман килгәч, автоматка
Алмаштырган ул аны.
Муса Җәлил, Муса Җәлил,
Халкыбыз каһарманы!
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/248019-musa-lilshagyjr-krshche-bek-vatan-sugys
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация ФГОС ООО в условиях введения профессионального стандарта педагога»
- «Организация учебно-воспитательного процесса в соответствии с ФГОС ООО от 2021 года»
- «Преподавание учебного предмета «Музыка» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Основы профессиональной деятельности классного руководителя (куратора) с учётом требований ФГОС СПО»
- «Среднее профессиональное образование: содержание и методы работы преподавателя по ФГОС СПО»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- Теория и методика преподавания географии в образовательной организации
- Психологическое консультирование: оказание психологической помощи населению и трудовым коллективам
- Педагогическое образование: история и кубановедение в образовательной организации
- Содержание и организация тьюторского сопровождения в образовании
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.