- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Матур әдәбият аша экологик тәрбия бирү
Матур әдәбият аша экологик тәрбия бирү
Безнең әби-бабаларыбыз табигать байлыкларыннан бик сак файдаланганнар. Җәнлек балаларын ауламаганнар, кечкенә балыкларны да суга кире җибәргәннәр, яшь агачларны кисмәгәннәр.
Мең еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш буыннан буынга күчеп килгән. Баласын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йола, риваять, җыр, бәет аша бирелгән. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә, халык педагогикасы белән беррәттән, матур әдәбиятның да роле зур.
Тәрбия сәгатьләрендә файдаланылган әсәрләрдән берничә өзек китерәм.
Умырзаялар уянды
Тургайларның җырына.
Ак күлмәкле каен-кызлар
Төренде яз нурына.
(К. Тәхау)
“... Туган җир, дисәм, беренче мәртәбә кояш нурында коенуым искә төшә, туган җир, дисәм, салават күперенең җиде төсе җитмеш төскә кереп балкый башлый, туган җир, дисәм, җилләр телен аңлыйм мин, тын гына очкан кар бөртекләренең үзара сөйләшкәннәрен ишетәм...” (Ф. Шәфигуллин. “Туган җир – туган ана”)
Кеше күңелен табигатькә якынайта торган искиткеч сүзләр. Сер түгел, кайбер балалар әдәби әсәрләр укыганда табигать матурлыгын, аның белән кешеләр арасында барган үзара сөйләшүләрне тасвирлаган өзекләрне укымыйча калдыралар яки игътибар белән укымыйлар. Мин укучыларга шундый тасвирлауларны ашыкмыйча, берничә тапкыр укып чыгарга һәм бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп, эчтән кабатлап чыгарга киңәш итәм һәм өйдә рәсемен ясап килергә тәкъдим итәм. Икенче дәрестә укылган өзекләр һәм рәсемнәр буенча нәтиҗә ясыйбыз: “Табигать ни чаклы көчле булса, шулкадәр үк самими һәм безнең тарафтан яклауга, саклауга мохтаҗ икән!”
Экологик тәрбия бирү башлангыч сыйныфларда барлык фәннәрдән дә алып барыла. Мәсәлән, табигать белеме дәресләре тере һәм терек булмаган табигатьтәге күренеш һәм процесслар турында белемнәр тупларга булыша итә; балаларда туган як табигатенә мәхәббәт хисе, табигатьне саклау күнекмәләре тәрбияли.
Уку һәм сыйныфтан тыш уку дәресләрендә балалар табигать белеме дәресләрендә алган белемнәрен туган як турында шигырь һәм хикәяләр уку юлы белән тулыландыралар.
Татар балалар язучылары арасында табигать темасына мөрәҗәгать иткәннәре байтак. Гарәфи Хәсәнов иҗаты бу өлкәдә аерым урын алып тора.
Язучы үзенең хикәяләрендә туган як табигатен, аңа хас булган күренешләрне, үзгәрешләрне сурәтли. Кайсы ел фасылы турында гына язмасын, авторның туган як табигатен чын күңелдән сөюен, күзгә күренмәс үзлекләрен җаны белән сиземләвен тоясың.
Г. Хәсәнов хикәяләрендә балаларга таныш кош-корт һәм хайваннарның моңарчы игътибар ителмәгән сыйфатлары зур осталык белән сурәтләнә. Язучының шагыйрәнә күңеленә торнаның гади генә тавышы да, туган якны яратып, “монда торрыйк, монда оя коррыйк” дип әйткән төсле тоела.
Хикәяләрне укыганда табигать күренешләре турында сынамышлар: “Мартта яуган кар – бакча җимешенә ярар”, “Тургай килгән – тугыз көн кар калган”; мәкаль һәм әйтемнәр: “Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була”, Майда туның калдырма”, “Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма” һ. б. файдаланыла. Мәкаль һәм әйтемнәрнең табигатькә багышланган һәм экологик тәрбияне күз алдында тотканнарын сайлап, дәресләрдә куллану, аларның асылын укучыларга җиткерү дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, аларда игелекле эшләр эшләргә омтылыш уята.
Язучының хикәяләрен укып, башлангыч сыйныф укучылары туган як табигате турында күп мәгълүмат туплыйлар, аны яратырга һәм сакларга өйрәнәләр. Ул белемнәрнең күбесе өлкәннәр өчен дә яңалык булырлык. Мәсәлән, имән агачы турында укучылар күп беләләр, әмма аның илле яшьтән чәчәк ата башлап, өч йөз яшьтә генә туктавы, меңәр ел яшәп, бал бирүе укучылар өчен гаять кызыклы.
Г. Хәсәнов хикәяләре аша укучылар туган якның аларга берникадәр таныш булган һәм моңарчы бөтенләй белмәгән күп кош-кортларын, үсемлекләре һәм башка тереклек ияләрен өйрәнәләр. “Сандугач дисеңме, төн күгәрчене, ләкләк, шөпшә кошы, уткойрык, чырайсыз ябалак, күке, миләш чыпчыгы, кыр һәм саз карлыгачлары, чебенче дисеңме...” – һәрберсенең туган як табигатендә урыны бар.
Туган як табигатендәге үзгәрешләр турында төрле авазлар да хәбәр сала: “Яңгыр теләнчеләре курай уйнады. Уткойрыклар сызгырган тавыш чыгарды. Ябалаклар, йөрәкне өшетеп, уһылдашып алды. Йөрәккә шом салып, бүреләр улады”.
Хикәяләрдән табигать белеме дәресләрендә өйрәнелергә һәм сынап каралырга тиешле күп кенә гамәли эшләргә мисаллар табарга була. Мәсәлән, талның “бер ботагын өйгә алып кайтырмын. Кайтырмын да, шешәгә су салып, шунда утыртырмын. Юка һәм очлы яфрак ярып, ни тикле матур яшелләнүен, ак нечкә тамырлар җибәрүен күрермен”.
Язучының күп кенә хикәяләрендә туган як табигатенең кош-корт һәм бөҗәкләре турында мәгълүмат образлы һәм башлангыч сыйныф укучыларына аңлаешлы итеп бирелгән. Укучылар үзләренә таныш булган кырмыскалар турында гына укысалар да, аларның табигатькә нинди зур файда китерүләре турында белсәләр, тагын да зуррак кызыксыну һәм өйрәнү теләге туар. Мондый хикәяләр укыган бала һичкайчан да, кырмыска ояларын туздырып, табигатькә зыян салмас.
Г. Хәсәнов хикәяләре туган ягыбыз табигатенә, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә дан җырлый, шул табигатьне сөяргә, сакларга һәм һәрьяклап үстерергә өнди.
Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы ул. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Балаларыбыз шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле булып үссә иде.
Әдәбият
Хәсәнов Г. Елның дүрт фасылы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.
2. Хәсәнов Г. – Җир - ул уртак йортыбыз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.
3. Минһаҗева Л. И., Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбияты.-Казан: ТаРИХ, 2009
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/282059-matur-dbijat-asha-jekologik-trbija-bir
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «ОГЭ по истории: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Разработка и реализация образовательных программ СПО в соответствии с ФГОС»
- «Обучение музыке в условиях реализации ФГОС НОО»
- «Организация лагеря с дневным пребыванием детей на базе образовательного учреждения»
- «Специфика работы с травмой и посттравматическим стрессовым расстройством (ПТСР) у несовершеннолетних»
- «Информационная безопасность и управление рисками»
- Педагогика и методика преподавания физики
- Методика организации учебно-производственного процесса
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Управление дошкольной образовательной организацией
- Химия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Теория и методика преподавания истории и обществознания

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.