Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
19.12.2017

Цвета светофора

Зиганшина
воспитатель, воспитатель
Конспект занятия по развитию речи на татарском языке для детского сада на тему «Цвета светофора». Материал включает увлекательные игры, стихи и задания, направленные на изучение правил дорожного движения. Дети в игровой форме закрепляют названия цветов светофора на татарском языке, учатся строить простые фразы и диалоги. Занятие способствует расширению словарного запаса, развитию внимания и формированию основ безопасного поведения на дороге. Готовый план с методическими рекомендациями подойдет для воспитателей дошкольных образовательных учреждений.

Содержимое разработки

Гөлназ” 49 нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен

өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерелешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Конспект

4-5яшьлек балалар өчен

Сөйләм телен үстерү

Тема:Светофорның төсләре.

Төзеде:

1 кв.категорияле тәрбияче

Зиганшина Алия Нурулла кызы,

тәрбияче Файзрахманова Эльвира Мисхәт кызы

Яр Чаллы

2017

Максат:Светофор сигналларын өйрәтү.

Бурычлар: Балаларны светофорның сигналларын таный белергә өйрәтү. Күреп һәм ишетеп кабул итүне үстерү. Игътибарлыкларын тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, уен, көй тыңлау.

Җиһазлау:автобус макеты, автобус тукталышы билгесе, проектор.

Сүзлек өстендэ эш: светофор, туктап торабыз, юлны чыгабыз.

Алдан үткәрелгән эш: матур әдәбият уку, уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Кереш. Эмоциональ халәт тудыру.

2. Төп өлеш.

3. Дидактик уен

4. Хәрәкәтле уен.

5. Йомгаклау. Фикер алышу.

Кулланылган әдәбият:

1.Веракса Н.Е, Комарова Т.С., Васильева М.А. Комплексные занятия по программе “От рождения до школы”.- Волгоград: Учитель, 2013.

2.Тугантелдәсөйләшәбез: методик әсбап / Ф.В. Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибулина. – Казан, 2013.

3.Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2000.- 335 б.

4. Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре өиклы:методик күрсәтмәләр / Авт.-төз.: Г.А.Галеева, С.М. Гаффарова, З.Л.Ишниязова, Р.Ш.Ахмадиева һ.б. – казан: “Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге” ДУ нәшрияты, 2010.- 240 б.

Эшчәнлек барышы.

1. Кереш.

- Балалар, без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Безне алырга автобус та килеп җиткән. (Автобусны тәрбияче алдан әзерләп куя). Кем әйтә ала, автобус ул нәрсә? (Транспорт). Ә нинди транспорт? (Пассажирлар йөртә торган).

- Әйдәгез әле, транспортта үзегезне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик. (Этешмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, йөгереп йөрмәскә).

- Рәхим итеп автобуска кереп урнашыгыз. (Балалар алдан әзерләнгән урындыкларга утыралар). Балалар, менә барыгыз да автобуска кереп утырдыгыз.Мин – машина йөртүче булам. Автобус кузгала. (Көй уйный).

2. Төп өлеш.

- Балалар,без сезнең белән шәһәргә килеп җиттек. Безнеңавтобус ниндидер багана янына килеп туктады, күзләре ялтырап тора. Балалар, бу нәрсә? (Проекторда 3 төсле светофор күрсәтелә). Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк. (Күмәк һәм шәхси кабатлаулар).

- Ә хәзер автобус тукталышында төшик. Автобус тукталышы икәнен кайдан белдек? (Автобус төшкән билге тора). (Балалар торалар).

- Балалар, светафорны якынрак барып карыйк. Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк соң аның? (Балалар җаваплары).

- Әйе, светофор машиналарга бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Светофорның утлары берьюлы түгел, ә чираттан яналар.

(Проекторда 2 төрле светофрлар рәсеме).

- Ни өчен бер светофорда күз 2, ә икенчесендә 3? (Балалар җаваплары).

3. Дидактик уен “Дөрес светофорны эзләп тап”.

Проекторда 5 светофор рәсеме, һәрберсендә төсләре төрлечә урнаштырылган. Төсләре дөрес урнаштырылган светофорларны күрсәтергә кирәк.

- Без сезнең белән җәяүлеләр, шуңа игътибарыбызны 2 төсле светофорга юнәлтик. Нигә бу светофорның утлары 2 генә? (Балалар җаваплары).

- Кызыл ут янганда, юлны аркылы чыгарга ярамый. Яшел ут янганда, юлны чыгарга мөмкин. Ләкин балалар әти-әниләре белән җитәкләшкән булырга тиеш.Кызыл ут янса– туктап торырга, ә яшел утта – юлны чыгарга тиешбез. Балалар, бергәләп кабатлыйк әле кызыл ут янса без нишлибез? (туктап торабыз), ә яшел утта? (юлны чыгабыз).

-Хәзер сезнең белән уйнап алыйк.

4. Хәрәкәтле уен “Кызыл һәм яшел”.

Балалар җәяүлеләр булалар. Тәрбияче светофорның бер-бер артлы утларын яндыра. (Проекторда күрсәтелә).Яшел ут янгач - җәяүлеләр юлны чагылар, кызыл ут януга туктап калалар. (Уен 2-3 тапкыр кабатлана).

5. Йомгаклау.

- Нинди светофорлар була?

- Җәяүлеләр өчен светофорда нинди төсләр бар? (Кызыл, яшел).

- Кайсы төстә без нишләргә тиеш әле? Әйдәгез искә төшерик. (Балалар җаваплары).

- Булдырдыгыз, балалар. Хәзер автобуска утырып, бакчага «кайтып китәбез». (Көй уйный).

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/288257-cveta-svetofora

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки