Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
22.12.2017

Степени прилагательных. «Сыйфат дәрәҗәләре»

Был разработан план урока по теме:«Степени прилагательных» для учащихся татарской группы русской школы.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

МБББУ “41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теленнән технологик карта

Тема

“Сыйфат дәрәҗәләре”

Сыйныф

6 “Б”, “В” татар төркеме

Максат

1. Сыйфат һәм аның дәрәҗәләрен хәтердә яңарту, аларга хас закончалыкларны тирәнәйтү, аларны аерырга өйрәнү.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сыйфатларны сөйләмдә активлаштыру, түкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

3. Укучылардааралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Туган як табигатенең матурлыгын күрә белү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү, аера һәм сөйләм берәмлекләрен куллана белү. Сүзнең эстетик вазыйфасын, сурәтләү көчен аңлау.

Шәхси:

-телгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт;

-алган белемнәрне куллану;

-уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, үз көчеңә ышану, активлык).

Метапредмет:

Регулятив:

-мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын формалаштыру;

-проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару;

-үз фикереңне раслай өчен дәлилләр таба белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольга алу, иптәшләренең җавабын бәяләү;

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту, аларга ияреп, гамәлләр кылу;

-үз белем системасында ориентлаша белү, үзбәя;

-эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү.

Танып-белү:

-уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- сөйләмдә өйрәнелгән материалны дөрес итеп куллана белү;

-телне әдәбият, рәсем, музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны таный белү;

-үз карашыңны дәлилләү.

Коммуникатив:

- башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау, хезмәттәшлек күрсәтү;

-төрле фикерләрне кабул итү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикереңне төгәл итеп әйтү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү, ярдәмләшү, киңәш бирү.

Төп төшенчәләр

Сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре

Методлар һәм алымнар

Сингапур структуралары: Мэнедж мэт(өстәлдәге табличкалар), Фрейер моделе, Микс ПЭА ШЭА, Релли Робин(2 укучы арасындагы кыска җаваплар), Таймд-Пэа-Шэа(озын җаваплар), Тимбилдинг- 4 кешедән торган команда төзү өчен, Фо бокс синектекс ревью- бу структура теманы төрле символлар аша аңларга ярдәм итә, дәреслек белән эш, укытучы сөйләме

Укучыларның эшчәнлек төрләре: төркемдә, парлы, шәхси, фронталь

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, табигать белеме

Чыганаклар

Дәреслек, слайдлар, перфокарточкалар, төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар белән карточкалар, Фрейер структурасы өчен А4 битләре, микс структурасы өчен татарча музыка

Укытучы

Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. Мэнедж мэт(өстәлдәге табличкалар)

Исәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү

К: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

II. Белемнәрне актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

1. Өстәлдә таратылган сүзләргә сораулар куярга, алар нәрсәне белдерәләр. Сүзләр: язгы,әчкелтем, бик озын, сары, күксел, иң матур, ямь- яшел, алсу, усалрак, олырак,кыскарак, түгәрәк, баллы.

2.Фрейер структурасы ярдәмендә сыйфатны искә төшерү.

Төркемнәрдә эш. Көтелгән җавап: Нинди? кайсы? сорауларына җавап бирәләр, әлеге сүзләр сыйфатлар. Төсне, форманы, тәмне, характерны һ.б. белдерәләр

Укучылар сыйфатны искә төшерәләр, мәҗбүри һәм мәҗбүри булмаган характеристикаларны саныйлар, мисаллар һәм туры килмәгән мисалларны уйлап әйтәләр.

Т: төп билгеләрне аерып ала белү.

Р: үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек күрсәтү, иптәшенең гамәлләрен бәяләү

Ш: укучының башкаларны кабул итүе, аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы.

III. Дәрескә максат кую. Дәрес темасын ачыклау.

Каршыгыздагы сүзләрне 4 төркемгә аерыгыз.

Димәк, бүгенге дәрестә максатыбыз нинди булыр?

Укучылар сүзләрне 4 төркемгә аералар һәм нинди билгеләренә карап бүлгәннәрен аңлаталар.

Алсу, күксел, әчкелтем.

Түгәрәк, сары, баллы, язгы.

Ямь-яшел, иң матур, бик озын.

Усалрак, кыскарак, олырак

Без бүген сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнәбез

К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасын күрсәтү

Р: үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү

Дәфтәрләрдә бүгенге числоны, сыйныф эше, теманы языгыз.

1. Бирелгән сүзләрне 4 баганага аерып языгыз. (слайд№1)

Ә хәзер кагыйдәне чыгарып карыйк. Артыклык дәрәҗәсе ничек ясала?

Кимлек? Чагыштыру? Гади дәрәҗә.

2. Дәрәҗәләрне “балык” схемасы белән аңлату( тактада). Фо бокс синектекс ревью

-Балыклар һәм сыйфат дәрәҗәләре арасында нинди уртаклык бар?Дәрес ахырында мин бу сорауны сезгә кабатлармын.

3. Дәреслекләрнең 47 нче битен ачтык, кагыйдәне карыйбыз, без дөрес билгеләмә бирдекме икән?

Укучылар кагыйдәне чыгаралар.

Проблемала ситуацияне уйлау, нәтиҗәгә әзерлек.

1 укучыдан укыту.

Р: үз фикерләрен һәм җавапларын телдән матур, дөрес итеп әйтә белү.

Т: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

П: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү, аера белү.

Т:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү

К:төрле фикерләрне кабул итү, чагыштыру, нәтиҗә ясау

V. Белемнәрне ныгыту.

1. Укытучы интерактив тактага сарырак сыйфатын яза. 1 укучы тактага чыга һәм дәрәҗәсен билгели, ясалышын күрсәтә.

Укытучы яшел сүзен яза һәм кимлек дәрәҗәсенә куярга куша –яшькелт- 48 нче биттәге кагыйдәне уку

2. Дәреслек белән эш. 48 нче биттәге кагыйдә белән танышабыз. 100 нче күнегүне чылбырлап эшлибез.

3. Микс ПЭА ШЭА. Татарча көй куела, балалар бииләр, музыка туктагач, укытучы 2 санын әйтә. Релли Робин(2 укучы арасындагы кыска җаваплар)

Бирем: 1 минут эчендә кимлек дәрәҗәсенең ясалуын иптәшеңа аңлат. Кем биегрәк, шул башлый.

1 минут узгач, интерактив тактада эшләүчеләрдән сорарга

Ә хәзер алышындык, икенче кеше артыклык дәрәҗәсенең ясалышын аңлата.

Музыка кабат куела. 4 саны әйтелә. Яңа төркемнәр барлыкка килә. Тимбилдинг- 4 кешедән торган команда

1 укучы тактага чыга һәм дәрәҗәсен билгели, ясалышын күрсәтә. Эш шул тәртиптә дәвам итә: тактагы чыккан укучы да сыйфат яза һәм тактага 1 укучыны чакыра, ул сыйфатнын дәрәҗәсен, ясалышын билгели. 4-5 укучы тактага чыга.

1 укучы кагыйдәне укый. Күнегү эшләнә.

Эш телдән башкарыла.

Укучылар бииләр, 2 санын ишетүгә парларда калалар.

Укучылар парларда эшлиләр. ( 1 пар интерактив тактада, калганнар такта янында һәм урыннарда)

Шулай ук эш парларда дәвам иттерелә.

Укучылар 4 әрләп урыннарга утыралар. Урыннарда бер-берсен сәламлиләр.

К: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү

П: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү, аера белү.

Т: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.

Ш:үз уңышларының/ уңышсызлыкларының сәбәпләре турында фикер йөртү

Р: кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

П: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү, аера белү.

К: ишетә һәм тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү

К:

- башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, фикер алышуда катнашу;

-хезмәттәшлек күрсәтү;

-төрле фикерләрне кабул итү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикереңне төгәл итеп әйтү.

VI. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1. Перфокарточкалар белән эш.

I.

Аксыл-к.д.

Коңгырт-к.д.

Түгәрәк-ч.д.

Алсу-г.д.

Ямь-яшел- а.д.

II.

Сап-салкын-к.д.

Зифа-г.д.

Карасу-г.д.

Зуррак-ч.д.

Кып-кызыл—г.д.

III.

Чибәр-к.д.

Саргылт-г.д.

Иң биек-а.д.

Тәмлерәк-к.д.

Күгелҗем-г.д.

СХЕМА слайд№6

2. Төркемнәрдә эш. Таймд-Пэа-Шэа(озын җаваплар),

Көзге урман” темасына, кайсы төркем төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны кулланып, күбрәк җөмләләр яза. слайд№5

3. “Кар атышып” уйнау. слайд№7

-Укучылар, хәзер елның нинди фасылы?

-Әйе, 2 көннән без кышка керәбез. Ә кар әле хаман юк. Без көчле бураннары, ямьле бәйрәмнәре булган кышны сагынып көтәбез. Әйдәгез, кышны ашыктырабыз, кар атышып уйныйбыз. Гадәт буенча, кешеләр яңгырны су сибешеп чакырганнар.

Микс ПЭА ШЭА. Балалар бию хәрәкәтләре ясыйлар.

Укытучы: 6 ( укучыларны ике төркемгә бүләргә кирәк) Кара- каршы бастыра һәм берсе көз командасы, ә берсе кыш командасы була. Бирем аңлатыла. “Көз” сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, җөмлә әйтә, кар йомарламын икенче командага ыргыта, кем тота, шул җөмләне кышка үзгәртә, сыйфат дәрәҗәсен куллану мәҗбүри. Кайсы команда озак көттерә, шул җиңелә.

Индивидуаль эш.

Төркемнәрдә эшлиләр.

-Көз.

Укучылар ике төркемгә бүленә

Уен тәртибен тыңлыйлар.Уйныйлар

Җиңүче команда билгеләнелә.

Т: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.

Р:

-биремнәрне үтәү, дөреслеген тикшерү; эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

- үз эшчәнлегеңне контрольга алу;

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту, аларга ияреп, гамәлләр кылу;

-үз белем системасында ориентлаша белү;

-эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү.

П: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес куллана белү. Сүзнең эстетик вазыйфасын, сурәтләү көчен аңлау.

Ш:

-алган белемнәрне куллану;

-уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау, дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, үз көчеңә ышану, активлык.

Метапредмет:

Р:

-үз фикереңне раслай өчен дәлилләр таба белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольга алу, иптәшләренең җавабын бәяләү;

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту, аларга ияреп, гамәлләр кылу;

-үз белем системасында ориентлаша белү;

-эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү.

Т:

-уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- сөйләмдә өйрәнелгән материалны дөрес итеп куллана белү;

-телне әдәбият, рәсем, музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны таный белү;

-үз карашыңны дәлилләү.

К:

- башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, фикер алышуда катнашу;

- сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау, хезмәттәшлек күрсәтү;

-төрле фикерләрне кабул итү, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

- үз фикереңне төгәл итеп әйтү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү, ярдәмләшү, киңәш бирү.

VII. Рефлексия

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Балык” схемасы буенча нәтиҗә ясала. Ни өчен мин сезгә балык белән аңлаттым сыйфат дәрәҗәләрен? Ни өчен без аларны сөйләмдә кулланабыз? слайд№8,9,10

Фо бокс синектекс ревью

Үзбәя.

Аңладым

Аңламадым

Билге

слайд№ 11

Өйгә эш(сайлап алу мөмкинлеге белән):

-102 нче күнегү, 49 нчы бит;

-сыйфатлар кергән 5 табышмак язып килергә;

- 102 нче күнегүдә бирелгән төсләр белән рәсем ясарга.

Көтелгән җавап: Балыклар сулыкларны бизәгән кебек, сыйфат дәрәҗәләре дә безнең сөйләмне матурлыйлар....төгәллек бирәләр...

Ш: үз уңышларыңның (уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре турында фикер йөртү

Р:

-үз фикереңне раслай өчен дәлилләр таба белү;

- үз эшчәнлегеңне контрольга алу, иптәшләренең җавабын бәяләү;

-кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту, аларга ияреп, гамәлләр кылу;

-үз белем системасында ориентлаша белү, үзбәя;

-эшләнгән эшнең сыйфатын билгеләү.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/288799-stepeni-prilagatelnyh-syjfat-drlre

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки