Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
12.01.2018

Яз килә, яз көлә

2 кечкенәләр төркемендә үткәрелгән ачык шөгыль
Яз килә, яз көлә...
• МАКСАТ:
1. Балаларның яз, кошлар турында белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү.
2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошлар исемнәрен истә калдыру, аларны актив сөйләмгә кертү, сүзләрне, фразаларны һәм җөмләләрне башкалар ишетерлек һәм аңларлык җавап бирергә күнектерү.
3. Сөйләмнең эзлеклелегенә игътибар итү, авазлар һәм иҗекләр өстендә эшләүне дәвам итү, логик фикерләү, акыл, зиһен, хәтер, игътибарлылыкны үстерү.
4. Балаларның кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, ярдәмчеллек сыйфатын үстерү.

Содержимое разработки

Тема: Яз килә, яз көлә...

Максат:

1. Балаларның яз, кошлар турында белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошлар исемнәрен истә калдыру, аларны актив сөйләмгә кертү, сүзләрне, фразаларны һәм җөмләләрне башкалар ишетерлек һәм аңларлык җавап бирергә күнектерү.

3. Сөйләмнең эзлеклелегенә игътибар итү, авазлар һәм иҗекләр өстендә эшләүне дәвам итү, логик фикерләү, акыл, зиһен, хәтер, игътибарлылыкны үстерү.

4. Балаларның кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, ярдәмчеллек сыйфатын үстерү.

Сүзлек: “күчмә кошлар” төшенчәсе, сыерчык, сыерчык оясы.

Җиһазлау: сыерчык, яз рәсемнәре, “Кошлар җыры”, “Гөрләвекләр шавы” яздырылган видеоязма, сыерчык оясы, аңа ябыштырылган 5 сыерчык, ватманнан ясалган зур кояш рәсеме.

Аппликация өчен: клей, сары түгәрәкләр, зәңгәр квадратлар, яшел өчпочмаклар, пумала, пумала куя торган корылмалар, клеенка, салфеткалар, үрнәк.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеше:

-яз, кояш турында әңгәмә.

-сыерчык белән танышу.

3. Аппликация.

4. Йомгаклау.

 Дәрес барышы:

1.-Хәерле көн, балалар! Балалар, карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле, без алар белән исәнләшик!

-Исәнмесез!

-Балалар, Балалар, килегез әле урамны карыйк. Анда нинди үзгәрешләр күрәсез?

 -Кар эри, урамда җылы, кояш җылыта.

-Дөрес, балалар, яз билгеләре: кар, боз эри, җирдә күлләвекләр тора, түбәләрдә боз сөңгеләре, алар эри, тамчылар тама.

-Дөрес, балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүгенге шөгылебез дә безнең яз турында. Ә менә, балалар, әйтегез әле миңа, яз көне тагыннинди үзгәрешләр була?

-Кар эри, урамда җылы, кояш җылыта.

-Дөрес, балалар, яз билгеләре: кар, боз эри, җирдә күлләвекләр тора, түбәләрдә боз сөңгеләре, алар эри, тамчылар тама. (Тамчы тама, су ага тавышлары)

-Балалар, карагыз әле, урамда кояш чыккан! Балалар, кояш нинди ул? Нинди төстә?

-Түгәрәк, сары төстә.

-Дөрес, балалар, кояш сары, түгәрәк. Ул дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач безгә дә күңелле. Ягез әле, без дә шул кояшта кулларыбызны җылытып алыйк.

Кулларны кояшка сузабыз (аяк очларына басып кулларын кояшка сузалар)

Качырабыз кулларны.

2. Лэпбуклар белән эшләү. Яз темасына картина буенча сөйләү.

3. Физкультминут:

«Күрсәт әле, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:  - Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?  - Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар. - Күрсәт әле, үскәнем, ничек җилләр исәләр? - Менә шулай, менә шулай, шулай җилләр исәләр.  - Күрсәт әле, үскәнем, кошлар җим чүпләгәнен?  - Менә шулай, менә шулай, кошлар җимне чүплиләр. 

4. (Кошлар тавышын тынлату) карга , сыерчык

-Нинди тавышлар бу, балалар?

-Кошлар.

-Дөрес, бу бит кошлар тавышы, яз килүгә кошлар да кайталар. Карагыз әле, менә безнең бүлмәбезгә сыерчыклар очып килгәннәр. Әйдәгез кабатлыйк –“сыерчык”. Сыерчыклар безгә җылы яклардан кайталар, шуңа күрә аларны “күчмә кошлар” дип атыйлар. Әйдәгез әле кабатлыйк – “күчмә кошлар”. Сыерчык кара төстә, түше бөрчек-бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелди, томшыгы аның очлы. Алар оя коралар, шулай ук кешеләр ясаган ояларда яшиләр. Ул оялар сыерчык оясы дип атала. Әйдәгез кабатлыйк  –“сыерчык оясы”. Алар корткычлар, суалчаннар, ашлыклар белән тукланар.

Ә хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз.

5.Уен: “Кайсы кош очып китте?”

 – Күзләрегезне йомыгыз. 1, 2, 3. (бер кошны алып куя). Күзләрегезне ачыгыз. Кайсы кош очып киткән?

– Сыерчык. (Уен шулай дәвам итә.)

– Карга ничек кычкыра?

– Карр, карр, карр.

6. Уен “Мин әйткән кошка йөгер

Бер ике, өч,

Каргага йөгер.

Бер ике, өч,

Чыпчыкка йөгер

Бер ике, өч,

Сыерчыкка йөгер.

Әйдәгез хәзер без сыерчыкларга оя ясыйк.Без ояны геометрик фигуралардан ясарбыз Оя ясаганчы башта бармакларны җылытып алыйк.

 Бармак уены: “Сыерчык оясы”

Сыерчык сайрый,

Ул шулай оя сайлый.

Кайсыбызның оясы яхшы,

Ул шуны сайлый.

 -Өстәл артына утырабыз һәм геометрик фигуралардан сыерчык оялары ясыйбыз.

-Башта мин квадрат алам. Нинди геометрик фигура алдым мин? (Квадрат) Нинди төстә?(Зәңгәр)

-Ә хәзер нинди фигура алдым? (Өчпочмак) Нинди төстә? (Яшел) Өчпочмакны квадрат өстенә куям, ул аның түбәсе була.

-Бу нинди фигура? (Түгәрәк) Түгәрәк нинди төстә? (Сары) Аны мин квадратның уртасына куям. Менә сыерчык оясы килеп чыкты.

(Балалар сыерчык оясын җыялар)

-Булдырдыгыз, балалар! Менә хәзер безнең һәр сыерчыкка оя булды. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Балалар, бүгенге шөгылебездә нәрсәләр турында сөйләштек?

Балаларның җаваплары.

-Балалар, сез бүгенге шөгыльдә бик матур итеп җавап бирдегез, матур итеп оялар ясадыгыз уеннар уйнадык.Зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/292656-jaz-kil-jaz-kl

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки