Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.01.2018

Яз килде

Занятие для старшей группы по развитию речи про весну.

Содержимое разработки

Тема: “Яз килде”.

Максат: Балаларның сүзлек байлыгын һәм сөйләм телен үстерү буенча башлаган эшне дәвам итү.

Бурычлар:

1) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру дәвам итү.

2) Сөйләм телләрен яңа сүзләр хисабыннан үстерү.

3) Язга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:бөреләр чыга, «яшел күлмәк», күчмә кошлар.

Методик алымнар:

- әңгәмә;

- уенннар;

- физкультминутка;

- күрсәтмәлелек.

Эшчәлек планы:

1) Кереш өлеш.

2) Әңгәмә (сорау – җавап) алымнар ядәмендә балаларга яңа сүзләр өйрәтү.

3) Өйрәнгән яңа сүзләрне ныгыту.

4) «Чәчәк җыю» уены.

5) Табышмаклар чишү.

6) Йомгаклау.

Күрсәтмә материаллар:

1) Яз сурәтләнгән рәсемнәр.

2) Табышмаклы уен өчен болыт макеты.

Матур әдәбият:

Г.Тукай “Бу кайсы вакыт?” / Балалар бакчасы - 190 бит.

Чәчәк җыям” уены / Уйнап укый сабыйлар - 19 бит.

Нәрсә турында әйтәм” уены / Уйнап укый сабыйлар - 34 бит.

Табышмаклар/ Балалар бакчасы - 550 бит.

Хрестоматия “Иң матур сүз”

Шөгыль барышы.

Исәнләшү. (Табышмак уку)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара. (Яз)

- Бик дөрес,балалар. Бу табышмак яз турында.

(Тактага эленгән рәсемнәр буенча әңгәмә). Балалар, ә яз икәнен каян белдегез?

(Балалар җаваплары).

- Бик дөрес, яз җиткәч, кояш яктырта, җылыта, урамда җылы була. Бергәләп кабатлыйбыз: җылы(берничә баладан сорала).

- Тагын ничек белеп була? Күктән нәрсә ява? (Яңгыр ява) .Бергәләп кабатлыйбыз: яңгыр ява. (Индивидуалькабатлаулар)

-Яңгыр яуганда күк күкрәргә, яшен яшеннәргә мөмкин. Агач ботакларына нәрсәләр чыга?

- Бөреләр.

- Дөрес, бөреләр. Бергәләп кабатлыйбыз: бөреләр чыга.

(берничә балаладан аерым – аерым сорала).

- Яз җиткәч тагын нинди үзгәрешләр була?.

- Бөтен җир өстен яшеллек каплый: чирәм, үләннәр, чәчәкләр үсә. Нинди үләннәр, чәчәкләр беләсез?

(балалар җаваплары: уги ана яфрагы, тузганак, ләлә чәчәге…)

- Җылы яклардан күчмә кошлар кайта. Кошлар сайрый, тирә-юньгә ямь өсти. Бергәләп кабатлыйбыз: күчмә кошлар.(Кошлар турында сөйләшү).

- Әйе, балалар, кошлар җылы яклардан кайталар. Ә нинди кошлар җылы яклардан кайталар? (Кара карга, сыерчык, сандугач, һ.б.)

- Әйдәгез әле, кошларның файдасы турында сөйләшик әле. (Кошлар матур сайрыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.)

- Нинди кагыйдәләрне белергә тиеш соң без?

1. Кошлар-безнең дуслар!

2. Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл!

3. Кошларны куркытма, рәнҗетмә!

4. Кош оялары янында кычкырма, шаулама!

5. Кош оясын туздырма!

6. Йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алма!

Тәрбияче:Әйе, балалар, кошларны сакларга кирәк, аларга ярдәм итәргә кирәк!

 

Кошлар кайтуы” дигән уен

Гөр-гөр итеп кошлар сайрый,

Агачларга оя коралар.

Кайсы оя кора алмый.

Качканнарны эзләп табалар,

Читнекенә барып керәләр.

- Балалар, яз көне тагын нинди үзгәрешләр була?

- Агачлар яфрак яра, «яшел күлмәк» кияләр. Бергәләп кабатлыйбыз: яшел күлмәк.

- Яшел күлмәк.

- Ә күк йөзе яз көне нинди төстә була икән?

- Зәңгәр төстә.

- Бик дөрес. Кояшлы җылы көннәрдә күк йөзе зәңгәр төстә була. Бергәләп кабатлыйбыз: « зәңгәр».

- Зәңгәр.

(аерым-аерым да әйтеп чыгалар).

- Көннән көн бөҗәкләр күбәя. Нинди бөҗәкләр беләсез?

(балалар җаваплары: күбәләк, май коңгызы, суалчан, кырмыска, үрмәкүч…)

- Шулак ук, яз килүгә урмандагы җәнлекләр дә сөенәнә: аю йокысыннан тора, ә куян ак туңын алыштыра. Балалар, куян ак тунын нинди төскә алыштыра?

- Соры төскә.

- Бик дөрес.

Балалар, ә хәзер уйнап алабыз. Уенның исеме: “Чәчәк җыям”. Бергәләп басабыз.

- Барабыз, барабыз, (бер урында атлап баралар)

Тузганак күреп алабыз (як-якка карыйлар)

Иеләбез, алабыз…

- Бик күңелле итеп уйнап алдык. Барыгыз да булдырдыгыз.

Урыннырыгызга утырыгыз. Карагыз әле, нинди матур болыт! Аның тамчылары гади генә түгел, серле. Анда нинди сер яшерелгәнен белер өчен hәр тамчыны алып, ачып карарга кирәк.(Балалар бер-бер артлы кояш нурларын алалар. Анда табышмаклар язылган).

Мине игътибар белән тыңлагыз әле.

1) Тама-тама таш яра.

Бу нәрсә була икән, балалар? Кайсыгыз әйтә?

- Тамчы.

- Бик дөрес. Бергә кабатлыйбыз: тамчы. Икенче табышмакны әйтәм:

2) Лампа түгел-яктырта,

Мич түгел-җылыта.

- Кояш.

- Бик дөрес. Кояш. Бергә кабатлыйбыз: кояш.

- Тагын берне әйтәм, тыңлап карагыз әле:

3) Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам,

Кайчак кара пөхтә мин.

- Бу табышмакка җавапны кем белер икән? Нәрсә була?

- Болыт.

- Бик дөрес. Бергәләп кабатлыйбыз: болыт.

4) Яз килсә киенә

Көз килсә чишенә.

- Агач.

5) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

- Куян.

- Балалар, барыгыз да булдырдыгыз. Табышмакларны җитезлек белән чиштегез. Ә хәзер без сезнең белән «Нәрсә турында әйтәм?» уенын уйныйк.

- Яшел, сусыл, биек…

-Үлән.

- Җилле, болытлы, җылы …

- Көн.

- Салкын, көчле, әче…

- Җил.

- Балалар, барыгызга да бик зур рәхмәт, булдырдыгыз!

- Яз көне кешеләр ничек киенеп йөриләр?

(Балалар җаваплары).

- Кофта, башлык, куртка-боларның барысын бер сүз белән ничек әйтербез?

- Киемнәр.

- Күлмәк, куртка өс киеме була. Ә түфли, сандали, итек?

- Аяк киемнәре.

- Башлык, панама, берет?

- Баш киемнәре.

Балалар, шөгылебезне йомгакларга да вакыт җитте. “Яз” ел фасылы турында сөйләштек, яңа сүзләр белдек, уеннар өйрәндек. Әйдәгез, тагын бер кабат искә төшереп китик әле.

- Балалар, әйтегез әле, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

- Яз турында нинди яңа сүзләр белдек?

- Балалар, кемнәр актив булды?

- Сез бүген барыгыз да актив булдыгыз, бик зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/296543-jaz-kilde

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки