Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
09.10.2018

Әдәби жанр буларак мәсәл

Султанова  Айсылу Мансуровна
учитель татарского языка и литературы
Открытый урок по татарской литературе

Содержимое разработки

7


Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбе”

Аксу урта гомуми белем мәктәбендә татар теле укытучыларының бердәм методик көнендә үткәрелгән

5 нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәрес конспекты

Әдәби жанр буларак мәсәл

Төзеде: беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Солтанова Айсылу Мансур кызы

1. Белем бирү максаты : Укучыларга мәсәл жанры турында төшенчә мәгълүмат бирү

2. Үстерү максаты:мәсәлләрнең үзенчәлекләрен аера белү,

логик фикерләү сәләтен үстерү;

3.Тәрбия бирү максаты:укучыларга әхлакый тәрбия бирү, күмәк хезмәттәшлек итә белү сыйфатлары тәрбияләүгә.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Дәресенең структурасы:

I.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Оештыру һәм уңай халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

III.  Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

IV.  Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Дәрес барышы:

I Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Оештыру этабы

Исәнмесез, балалар! Әйдәгез, үз-үзебезгә хәерле иртә, имин көннәр теләп, бер-беребезгә карап, кулларыбызга тотынышып, күңел җылыбызны бер-беребезгә биреп, кояш кебек матур итеп елмаеп, яхшы кәеф, зур теләк белән дәресне башлыйк .Күрегезче, сезнең якты йөзләрегезне күргәч, язгы кояш тагын да яктырак балкый башлады. Карларны эретеп, беренче язгы чәчәкләр тишелеп чыкты.

II Проблемалы ситуация булдыру.

Дәреснең темасын билгеләү.

Бу чәчәкләрнең исемнәре дә үзенчәлекле берсе – әкият, икенчесе - хикәя, ә икенчесенең исемен сезгә үзегезгә белергә кирәк , аның исемен уңнан сулга таба укысагыз, чәчәк исемен килеп чыгачак.

Көтелгән җавап: Мәсәл.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу чәчәкләрнең исеме белән әдәбият фәненең нинди бәйлеге бар соң?

Көтелгән җавап: Алар өчесе дә әдәби жанр. Әкият һәм хикәя белән таныш, ә мәсәл белән юк.

Безнең бүгенге дәресебезнең темасын да уйлап карый бергәләп, ул нинди булыр?

Көтелгән җавап: “ Әдәби жанр буларак мәсәл” дип аталачак.

III Яңа тема өйрәтү:

Әйе, дөрес. Мин сезнең белән килешәм. Дәресебезнең темасы: “Әдәби жанр буларак мәсәл” дип атала.

Укучылар, әйдәгез, бераз гына рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрегезне искә төшерик әле. Сез инде Иван Андреевич Крылов турында шактый күп нәрсәләр беләсез. Крылов нәрсә иҗат иткән соң?

Көтелгән җавап: Крылов баснялар- мәсәлләр язган.

Иван Андреевич, белүегезчә, XIX гасырда яшәп иҗат иткән. Крылов ике йөзләп мәсәл язып калдырган. Аның әсәрләре үзе исән чакта ук популярлык казаналар, әле хәзер дә укучылар тарафыннан кызыксыну тудыралар. Сезгә таныш булган нинди мәсәлен атый аласыз?

Көтелгән җавап: “Аккош, Чуртан һәм Кысла.” (Слайд)

Бу рус телендәге мәсәл белән сез башлангыч сыйныфлар да ук таныш. Әлеге мәсәл татарчага да тәрҗемә ителгән. Аны күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Рухулла улы Шамуков татарчалаштыра.

Әйдәгез әле, “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлен искә төшерик. Укучылар, мәсәл нәрсә турында? Эчтәлеген искә төшереп китегез әле.

Көтелгән җавап:Бервакыт Аккош, Чуртан һәм Кысла йөкне илтергә сүз куешалар һәм өчесе бергә җигелеп, йөкне тарта башлыйлар. Аккош күккә талпына, очып китмәкче була, Кысла һаман артка чигенә, ә Чуртан суга тарта. Төрлесе төрле якка тартканга, йөк һаман да урыныннан кузгатылмаган.

Укытучы.Рәхмәт, укучылар, мәсәлне яхшы хәтерлисез икән.

Алган белемнәргә таянып үзләштерәчәк материалның моделен төзү.

Әйдәгез, бергәләшеп шушы мәсәлгә таянып, мәсәл жанрына билгеләмә биреп, аның моделен төзеп карыйк. Әлеге мәсәл буенча нәрсә әйтә аласыз? Мәсәлдә ничә, нинди вакыйга урын алган?

Көтелгән җавап:Мәсәлдә бер вакыйга сурәтләнә. Ул- Аккош, Чуртан, Кысланың йөкне тартырга омтылуы. Вакыйганың күләме кыска.

Сюжетлылыкның кыска һәм җыйнак булуы;

Ә мәсәлнең төзелеше турында нәрсә әйтә аласыз? Нинди өлешләрне аерып чыгара алыр идегез?

Көтелгән җавап: Бу әсәр кечкенә генә күләмле әсәр. Ике өлешне билгели алабыз: беренче өлештә вакыйга язылган, икенче өлештә нәтиҗә әйтелә.

Кыска күләмле чәчмә яки шигъри әсәр;

Тасвирый өлеш һәм әхлакый нәтиҗә белән тәмамлану;

Мәсәлдә нинди образлар катнаша?

Көтелгән җавап: Әсәрдә Аккош, Кысла, Чуртан образлары урын алган.

Образларның хайваннар, кошлар, үсемлекләр итеп бирелүен без аллегория дип атыйбыз.

Димәк, әсәр аллегориягә, читләнеп әйтүгә корылган.

Яхшы, укучылар. Тагын бер якны билгеләп карыйк әле. әсәрдә тормышта булган кимчелекләр тәнкыйть ителә. Әлеге мәсәлдә нәрсәләр тәнкыйть ителә дип уйлыйсыз? Мәсәлләрдә аллегорик образлар, ягъни әсәрнең геройлары артына кешенең характер сыйфатлары яшеренгән?

Әлеге геройларның характерда нинди тискәре сыйфатлар әйтә аласыз?

Көтелгән җавап:Мәсәлдә Кысла, Аккош һәм Чуртанның килешмичә эшләүләре, дус бердәм булмаулары, һәрберсенең үз ягына тартуы, шуңа күрә бернинди нәтиҗәләргә ирешә алмаулары тәнкыйтьләнә.

Тормышта очрый торган кимчелекләр тәнкыйть ителү;

МӘСӘЛ


Тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйть ителү

Сюжетлылыкның кыска һәм җыйнак булу.


Тасвирый өлеш булу һәм әхлакый нәтиҗә белән тәмамлану

Читләтеп әйтүгә , кинаягә, аллегориягә, корылган.

Кечкенә күләмле шигъри яки чәчмә әсәр

Әйдәгез, әлеге модель-схемадан чыгып, мәсәлгә билгеләмә биреп карыйк.

Көтелгән җавап: Тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйть ителүгә, читләтеп әйтүгә , кинаягә, аллегориягә, корылган;әхлакый нәтиҗә белән тәмамланган, кыска сюжетлы, кечкенә шигъри яки чәчмә әсәр.

Ә безнең дәреслегебездә мәсәлгә нинди белгеләмә бирергән соң? (150 нче биттән һәм сүзлекчәдән табып укыйлар.)

Төркем белән эш.

Башка әсәрләрбелән мәсәлгә нинди нинди уртак билгеләр хас?

Баганалап үзлекләрен атау. ( төркемнәрдә эш)

Әкияттәге кебек         тормышта булган тискәре сыйфатларны читләтеп күрсәтү өчен җәнлекләр катнаша


Шигырьдәге кебек    рифмасы бар, тезмә формада языла


Мәкальдәге кебек      әхлакый нәтиҗә, үгет-нәсыйхәт (мораль) бар.

IV Белемнәрне ныгыту

Рус әдәбиятында И.А.Крылов танылган мәсәлче булып зур урын алып торса, татар әдәбиятында мәсәл язучы әдипләребез шактый булган һәм хәзер дә иҗат итүче язучыларыбыз бар. Мәсәлән: Г.Тукай, М.Гафури, Н.Исәнбәт, Г.Афзал, Ш.Галиев, Әхмәт Исхак , Эльмира Шәрифуллина мәсәл жанрын баетуга үз өлешләрен кертәләр. Сез әле бу авторлар белән киләчәктә ныклап танышачаксыз.

Бүген, укучылар, без сезнең белән Г.Тукайның рус теленнән тәрҗемә иткән “Төлке һәм йөзем җимеше” дип аталган мәсәле белән танышып, чыгарылган үзлекләр буенча мәсәлгә анализ язып карарбыз.

(Видео карау “Төлке һәм йөзем җимеше”).

Укытучы. Мәсәлне укыгач ниди таныш булмаган сүзләр очраттыгыз? Әйдәгез, бергәләп карап китик.

Сүзлек эше:

Йөзем җимеше – виноград

Ниһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры

Карны ачкач –ашыйсы килгәч

Ләгыль, якут – кыйммәтле ташлар

Анлар – алар

Михнәтләнеп – газапланып

Хурлык – оят

Ял минуты (Кошлар, җәнлекләр белән бию хәрәктләре ясау)

Әйдәгез, әсәрнең эчтәлегенә тукталыйк. Мәсәл нәрсә турында дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап

Без бу мәсәлнең билгеләре бирелешен карарбыз, Сезгә берничә минут вакыт бирәм. Мәсәл белән тагын бер кат танышып, эчтән укып чыгыгыз (Укучылар мәсәлләрне укый).

Мәсәлгә игътибар итик әле. Аны да 5 билге буенча карап узыйк.

Укучылар.1. Мәсәлдә бер вакыйга сурәтләнә. Ул-ач Төлкенең йөзем җимеше ашарга омтылуы. Вакыйганың күләме кыска

2. Аллегорик образ: Эше барып чыкмагач, гаепне башкаларга тагучы , ялганчы Төлке.

3. Мәсәлдә шундый ялганчы, үз гаебеп башкаларга тагучы кеше тәнкыйтьләнә.

4. Кечкенә күләмле шигъри әсәр

5. Әсәрнең нәтиҗәсе : ялганны, гаепсене гаепле итеп күрсәтүне фаш итү. Төлкенең гаебе нәрсәдә? (Үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли.)

-Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез?

VӨй эше бирү:

Төп бирем: Г. Тукай иҗат иткән мәсәлләр бер мәсәлне укып, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү;

Иҗади бирем: берәр хайванның начар сыйфатын күздә тотып мәсәл язарга.

VI Рефлексия

Бүгенге әдәбият дәресендә нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Нинди нәтиҗәләргә килдек? Сез нәрсәләр белә идегез? Нәрсәләр белән бүген таныштыгыз? Сезгә эш барышында нәрсә җиңел, ә нәрсә авыр булды. Ә хәзер, кем бүгенге материалны аңладым, башкаларга да аңлата алам дигән укучы 3 баскычны, мин матералны үзләшердем, ләкин бераз кабатларга кирәк булачак дигән укучы 2 баскычны, мин берни дә аңламадым дигән укучы 1 нче баскычны сайлар. Әйдәгез, үзбәя биреп китик әле.

VII Белемнәрне бәяләү

7

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/325961-dbi-zhanr-bularak-msl

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки