- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Разработка календарно-тематического планирования по татарской литературе в 6 классе
Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы МБОУ»Черемухова урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Каралды “ “Килешенде” “Раслыйм”
Методберләшмә җитәкчесе Укыту-тәрбия эше буенча МБОУ”Черемухово урта мәктәбе “җитәкчесе
Данилова Т.П. МБОУ”Черемухово урта мәктәбе “ Курбатова В.С.
Беркетмә № 1 җитәкчесе урынбасары Приказ № 75 .
“ 25 “август 2012 ел Шабалдина Л.Г. “ 27 “ август 2012ел
“ 25 “ август 2012 ел
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Малолеткова Ләйсән Тәлгать кызының
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан
эш программасы
Педагогика киңәшмә
утырышында каралды
Беркетмә №1
“ 27 “ август 2012
2012-2013 уку елы
Аңлатма язу
Программа түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды.
Татар теленнән эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде.
1.Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н.Хәбибуллина җаваплы/.Казан:Татар.кит.нәшр.,2011 ел
2.Положения о рабочей программе утвержден приказом директора №1 от 27.08 .12 года.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.
Рус милләт укучыларына татар әдәбиятын укытуның төп максатларыннан берсе— укучыларда әдәбиятка, аның чишмә башы булган халык авыз иҗатына, татар халкының бай тарихына һәм традицияләренә, милли сәнгатенә һәм мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү. Шушы максатка ирешү юлында рус милләт балаларына татар әдәбиятын укытуныңтөп бурычлары билгеләнә
Укучының яхшы итеп татар әдәби телен үзләштерүенә ирешү. Әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, текстагы сүзләрдән файдаланып эчтәлеген сөйләргә ягъни сөйләм әдәбенә өйрәтү.
Укучыларны татар мәдәнияты, халык авыз иҗаты, җыр- музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру.
Укучыларда әти-әнигә, туган илгә, тугрылык, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, хезмәт кешесенә ихтирам, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.
Әлеге максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен, без түбәндәге принципларны истә тотарга тиеш.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен башлангыч сыйныфларда татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, анда иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачудаэстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы Һәм башкаларны күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү),психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү); аерым алып карауны таләп итә торган принцип итеп коммуникативлык принцибы килеп керә, чөнки әдәбият дәресләрендә алынган белем балаларның аралашу чарасына әверелергә тиеш. Укучыларны әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү дә (аерым төркемнәргә бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) үзәккә алына.
Мәктәптә әдәбият курсының төп эчтәлеген, бурыч-максатларын, төзелешен программа билгели. Шуның өстенә ул дәреслек, методик ярдәмлекләрнең нигезен тәшкил итеп, укытучы өчен күрсәтмә булып тора. Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган дәүләт документы булып тора.
Һәр сыйныфта әдәбиятны өйрәнү классик һәм бүгенге чор әдипләребезнең иң гүзәл әсәрләрен үзенә туплый. Әдәби текс яки гади текст белән эшләүнең зур әһәмияткә ия булуын истә тотып, әсәрләрне дүрт төргә бүлеп өйрәнергә тәкъдим ителә:
1) уку һәм анализлау
2) укып фикер алышу өчен
4) сыйныфтан тыш уку
Бу бүленеш , бер яктан, әдәби текстны нинди тирәнлектә тикшерүне билгеләсә, икенче яктан, укытучы һәм укучыларның эшчәнлеген үстерергә ярдәм итә.
Тематик план еллык өйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә.Ул лексик күнекмәләр формалаштыру, грамматик күнекмәләр формалаштыру һәм камилләштерү дәресләренең структур өлеше булып тора. Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:
ЛКФ-лексик күнекмәләрне формалаштыру
ЛКК-лексик күнекмәләрне камилләштерү
ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру
ГКК-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
Д/с-диалогик сөйләм
М/с-монологик сөйләм.
Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң үткәрелгән эш алымнары татар мәктәпләрендә кулланылган эш алымнарыннан байтак аерыла.Тексттагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру- текстны укыганна соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты.
6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр:
Туры сөйләм белән таныштыру.
Хәл фигыльнең –гач/-гәч, -кач/-кәч формасы белән таныштыру.
Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.
Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан төрләнеше.
Билгесез үткән заман хикәя фигыле белән –дыр/-деркисәкчәсен сөйләмдә куллану.
Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.
Кадәр, бирле бәйлекләрен, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре белән таныштыру.
Укыйсым бар, барыйм әле конструкцияләре белән таныштыру.
Чакыру кәгазе яза белү.
Барасы килә, эчәсе килми конструкцияләрен сөйләмдә куллану
Эш программсы Р.З.Хәйдәрова дәреслекләре буенча эшләү өчен тәкъдим ителә. 6- нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә,барлыгы 70 сәг.
Укыту – методик комплекты
Рус телендә урта (гомуми) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н.Хәбибуллина җаваплы/.Казан:Татар.кит.нәшр.,2011 ел.
Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты
3. Р.З. Хәйдәрова Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 2007, Казан “Мәгариф” Нәшрияты
№ | Төп тема | Сәгать саны | Лексика | Белем һәм күнекмәләр |
1 | Яңа уку елы котлы булсын | 8 | Киңәшче,фән, уй, сердәшче, олы, кече, сеңел, пөхтә, һәрвакыт,мил-ли, басма, тамга, китап басучы,бал –чык, кулъ язма, һәйкәл,аңлатмалы сүзлек, галим,бастыра, төзи, уңай- сыз,теләсә кая, чирек, бөгәрли, зарлана, шагыйрь, онытма, мәңге, хәтер, кайнар, танымый, буяу, чәйни, таш | Җ. Тәрҗеманов “Якын дус” Китапка ничә яшь? Каюм Насыйри – зур галим. Көндәлек нигә елый? Гөлшат Зәйнашева иҗаты.“Бер атнада ничә көн?” Әкият-пьеса “Гатаның хатасы”. |
2 | Мин – зур ярдәмче | 11 | Яңа, тәрбияле, минемчә. елмая, әйләнеп кайта, әсирлеккә эләгә, истәлек, очрашу, Бөек Ватан сугышы, бергәләп, көтәм, барыбер, егет, әкрен, ачык, тыйнак, тәвәк –кәл, тәкъдим, бал корты, кәрәз, башкача, бәхетле, чишмә, эссе, кызганыч, сизә, кое, эшчән, ярдәм- чел, алдакчы, иҗат, аеруча, рәссам, фил, пәке, кесә, сап, шәп, берьюлы курка, кинәт, шома, курка, кинәт, шома, сызгыра, кычкыра, сумса | “Алсу” хикәясе. А. Алиш “Әни ялга киткәч” хикәясе Ф. Яруллин. “Әхмәт” хикәясе. Д. Аппакова “Сөяк саплы пәке” хикәясе |
3 | Туган җирем - Татарстан | 4 | Ниһаять, дәүләт, сәясәт, ил, җәм-гыять, шартнамә, күпмилләтле, ышаныч, тантана, идарә итү, ти –гез хокуклы, бурыч, башлык, кала, канәфер горур, җан, борнгы, тарихи, сайлау, тәмамлый | Англия кунаклары. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт Мин яратам сине, Татарстан! М. Ш. Шәймиев - Татарстанның беренче Президенты Казан – Татарстан башкаласы |
4 | Әдәбият – сәнгать дөньясы | 4 | Чыгыш ясый, әсәр, сәхнә, көй, сәләтле, танылган, менү, учак, куну, юлдаш, хөрмәт итү, үлемсез, җыентык, яшерен, әйләнәсендә, әйләнергә, ефәк кушак | Казан театрлары Салих Сәйдәшев “Яшь туристлар” җыры. Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты. “Суөык бабай” шигыре |
5 | Минем дустым. | 7 | Берүзе, сөендем, һәркайсының кызгана, ватарсың, рәхәтләнеп, йөрәге авырту, кан басымы, авызы ерылу, аяклары җиргә тими, аяклары бии башлау, көнбатыш, түбәле капка, чыланган, кызганыч | “Чын дуслар”хикәясе. “Яңа чана” хикәясе “Сашаның дуслары” хикәясе “Кинога барганда”хикәясе |
6 | Туган көн – күңелле бәйрәм | 3 | Белгәннәр, тылсымчы, түләүсез, җыентык, халыкара, лаек була, гадел, кыю, өлеш, сумса, бавырсак, башваткыч, мәзәк | “Туган көн” җыры Ш.Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты. “Кунаклар” шигыре |
7 | Дүрт аяклы дусларыбыз | 5 | Токым, кыя, фән, гадәт, якын, ялтырый, шатлана, сөяк, кәеф, сөйләшә, иртүк, билләһи, ялган- лау, исән-сау, онык, элемтәче, хәбәр, яралы, юа, үтүкли, беркем | “Юлдаш – авыл эте ” “Авыл эте Акбай” пьесасы Бөек Ватан сугышында этләр “Рәхәт безнең Акбайга” |
8 | Сәламәт тәндә – сәламәт акыл | 13 | Тартма, аерыла алмый, чыныгу, шөгыльләнә, үрнәк, ихтыяр көче, дөнья, чын-чынлап, үрнәк, балыкчы, яр, тал, диңгез, сәяхәт, кыргый хайван, ашыгу, җәяүле, борылыш, ишегалды, бераздан, иснәү | Сәламәт тәндә-сәламәт акыл Гата Камский – атаклы шахматчы “Мин-балыкчы” – шигыре “Фәндүс, Илдус һәм Фирдүснең урманга сәяхәте” хикәясе Юл йөрү кагыйдәләре “Настя” хикәясе “Олегның эте Бим” хикәясе |
9 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | 7 | ||
10 | Класстан тыш уку | 8 | ||
Барлыгы | 70 |
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, күмәк аралашуда катнашу.
Сөйләү.Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.
Уку.Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү;
Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдтм ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.
5-7 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.
1. Татар сөйләменә хас булган авазларны дөрес әйтә белү, борын ассимиляциясен искә алып кушымчаларны дөрес сайлау, басымны дөрес кую һәм дөрес интонация белән сөйләм оештыра белү күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту ( орфоэпик)
2. Татар сөйләмен ишетеп аңлау, текстны аңлап, сорауларга җавап бирү күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту.
3. Диалог төзү, текст буенча әңгәмә кору, үрнәк буенча диалог төзи белү күнекмәләрен ныгыту.
4. Ситуация буенча хикәя төзү, текстның төп эчтәлеген сөйләү, сюжетлы рәсем буенча хикәя төзү күнекмәләрен ныгыту.
5. Текстны сәнгатле, аңлап уку, эчтәлегенә төшенү, сүзлек белән эшләү, яттан сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
6. Текстка план төзү, бирелгән темага сочинение, хикәя язу.
7. Укучыларда акыл хезмәте (әңгәмә кору, фикер йөртү, хәбәр итү) күнекмәләрне булдыру
8. Тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү
Әдәбияттан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары
1.Тыңлап аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда - «5»
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда - «4»
Тыңланган татар сөйләмен аңлап,эчтәлеген өлешчә сөйли алганда - «3»
Тыңланган татар сөйләмен аңламаганда - «2»
2.Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм
грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә- «5»
Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрдә 2-3 хата җибәреп эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә- «4»
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә - «3»
Бирелгән ситуация яки тема буенча диалог төзи алмаганда - «2»
3.Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматиктөзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлеклемонологик сөйләм өчен - «5»
Өйрәнелгән темага әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган сөйләм өчен - «4»
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән,4-6 хатасы булган сөйләм өчен «3»
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча монолог төзи алмаганда - «2»
4.Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда - «5»
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп укыганда - «4»
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэлик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда - «3»
Текстның эчтәлеген аңламыйча, 7 дән артык хата җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне үтәмичә укыганда - «2»
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар | ||
5 | 6 | 7 | ||
1 | Тыңлап аңлау (минуталарда) | 2 | 2 | 3 |
2 | Диалогик сөйләм (репликалар саны) | 7 | 8 | 9 |
3 | Моноголик сөйләм (фразалар саны) | 8 | 9 | 10 |
Укуны бәяләү
Сыныфлар | Кычкырып уку (сүзләр саны) |
5 | 60-65 |
6-7 | 65-70 |
8-9 | 75-80 |
Кулланылган әдәбият исемлеге.
1. Диктантлар җыентыгы. ( төрле авторлар)
2.Ч.М.Харисов. Тренировочные упраңнения по обучению татарскому произношению”Магариф”
3. Бадиков К.Г. Уроки татарского языка.-Казань.Тат. книжное изд-во.
4. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы.(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Төз. Р.З.Хайдарова,Н.Г.Галиева,Ә.Г.Әхәтова,Казан: Мәгариф,2009
5.Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся\Авт.- сост. Р.С.Нурмухаметова.-Изд.,2-ое, исп. И доп. . – Казань,2008.
6.Фатхуллова К.С.,Газизова А.Н.Тесты по татарскому языку(для русскоязычных учащихся)Казань:Гыйлем,2010
7.Татар теле дәресләре һәм класстан тыш эшләр: мәктәп укытучылары һәм филология факультеты студентлары өчен методик кулланма.-Казан,2010
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Уку эшчәнлегенең Төрләре | Контроль эш төрләре | Көтелгән нәтиҗәләр | Дата план | факт | |||||||||
1-2 | Җ.Тәрҗемәнова. Якын дус шигыре. | 2 | ЛКК | Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Укучыларны шигырьне сәнгатьле укырга | 3.09-5.09 | ||||||||||
3 | Минем мәктәбем | 1 | БСҮ | План төзү, сөйләү | Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын, хәлен сорый һәм үзең турында хәбәр | 7.09 | |||||||||||
4-5 | Китапка ничә яшь? Тест эшләү | 2 | ЛКК | Текст өстендә эш. Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Фронталь тикшерү | Тарихи фактларга таянып, китап -ның килеп чы- гышы турында тулы мәгълүмат җыю. | 10.09-12.09 | ||||||||||
6-7 | К.Насыйри-галим.К.Нарыйринең күпкырлы эшчәнлеге. | 2 | ЛКК | Аңлы уку, тәрҗемә итү | Фронталь тикшерү | Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. | 14.09-17.09 | ||||||||||
8 | Көндәлек ничә елый? | 1 | ЛКК | Текст өстендә эш. Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Индивидуаль тикшерү | Кире кага һәм раслый белү күнекмәләрен булдыру. | 19.09 | ||||||||||
9 | Автор җырлары.Г.Зәнәшева сүзләре Е.Шатрова көе “Бер атнада ничә көн” | 1 | ЛКК | Сәнгатьле уку,тәрҗемә итү | Индивидуаль тикшерү | Атна көннәрен сөйләмдә куллана белү. | 21.09 | ||||||||||
10-11 | Әкият-пьеса җанры белән таныштыру “Гатаның хатасы” | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү,бүленеп уку | Әкиятнең мәгънәви ягын табарга өйрәтү. | 24.09-26.09 | |||||||||||
12-13 | К.Насыйри әсәрләре | 2 | Сыйныфтан тыш уку. | Сәнгатьле уку,тәрҗемә итү | Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | 28.09-1.10 | |||||||||||
14-15 | Үз-үзеңне тикшерү.Үткәннәрне кабатлау. | 2 | Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру | 3.10-5.10 | |||||||||||||
16 | Алсу- ярдәмче | 1 | ЛКК | 8.10 | |||||||||||||
17-19 | А.Алиш. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Әни ялга киткәч” әсәре | 3 | ЛКК | Текст өстендә эш Аңлы уку. Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Индивидуаль тикшерү | Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнек- мәләре булдыру. | 10.10 12.10 15.10 | ||||||||||
20-22 | Ф.Яруллин- язучы. Тормыш юлы һәм иҗаты. ”Әхмәт” хикәясе. | 3 | ЛКК | Текст өстендә эш | Хикәянең идея-эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту. | 17.10 19.10 22.10 | |||||||||||
23-27 | Д.Аппакова- балалар язучысы. Биографиясе белән танышу.Тест эшләү “Сөякле саплы пәке” хикәясе.(1,2,3 өлешләре) | 5 | ЛКК | Текст өстендә эш, чылбырлап уку Әсәр буенча тест | Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Хикәядә күтәрелрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру. | 24.10 26.10 29.10 31.10 2.11 | |||||||||||
28 | Әни-изге җан.Бүгенге тормыштагы әниләр. | 1 | Бәйләнешле сөләм үстерү. | Сорауларга җавап бирү,образга характеристика бирү | Фронталь тикшерү | Сыйфатларны сөйләмдә куллану | 12.11 | ||||||||||
29 | Р.Миңнуллин “Әни кирәк” | 1 | Сыйныфтан тыш уку. | Сәнгатьле уку,тәрҗемә итү | Индивидуаль тикшерү | Яңа сүзләрне сөйләмгә кертү | 13.11 | ||||||||||
30-31 | Англия кунаклары | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү, анализ лап уку, тәрҗемә итү | Төркемләп тикшерү | Сөйләм һәм уку күнекмәләрен камилләштерү | 14.11 19.11 | ||||||||||
32-33 | Татарстан- мөстәкыль дәүләт | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү | Фронталь тикшерү | Яңа лексиканы истә калдыру | 20.11 21.11 | ||||||||||
34 | Автор җырлары.Р.Рәкыйпов сүзләре Р.Андреев көе “Мин яратам сине, Татарстан” | 1 | ЛКК | Иҗади дуслык турында әңгәмә | Индивидуаль тикшерү | Укучыларның аңлап, йөгерек укуларына ирешү | 26.11 | ||||||||||
35 | Татарстанның беренче Президенте | 1 | ЛКК | Текст өстендә эшләү. | Фронталь тикшерү | Татарстан президенты турында сөйли белергә | 27.11 | ||||||||||
36 | Казан-Татарстанның башкаласы | 1 | ЛКК | Текст өстендә эшләү. Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Фронталь тикшерү | Татарстан турында сөйли белергә | 28.11 | ||||||||||
37 | Минем ватаным | 1 | Б.С.Ү | Әңгәмә кору, яңа сүзләр белән эшләү | Индивидуаль тикшерү | Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып, хикәя төзергә һәм дөрес дәлилли белү | 3.12 | ||||||||||
38 | Э.Мөэминова “Туган телем” | 1 | Сыйныфтан тыш уку. | Әңгәмә кору, яңа сүзләр белән эшләү | Төркемләп тикшерү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. | 4.12 | ||||||||||
39 | Казан театрлары | 1 | Бәйләнешле сөйләмне үстерү | Әңгәмә кору | Фронталь тикшерү | Казан шәһәрендәге театрлар турында мәгълү мат биреп, уку чыларны яңа белемнәр белән коралландыру | 5.12 | ||||||||||
40-41 | Салих Сәйдәшев-композитор.Тормыш юлы һәм иҗаты. “Яшь туристлар җыры” | 2 | ЛКК | Текст өстендә эш | Вариантлап тикшерү | Җыр текстын матур, сәнгатьле укуга ирешү. | 10.12 11.12 | ||||||||||
42-43 | М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.”Суык бабай” шигыре.М.Җәлил опералары. | 2 | ЛКК | Биографик белешмә Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. | 12.11 17.11 | ||||||||||
44 | М.Җәлил шигырьләре | 1 | Сыйныфтан тыш уку. | Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Вариантлап тикшерү | Укучыларның аңлап, йөгерек укуларына ирешү | 18.12 | ||||||||||
45 | Наилә язган хат | 1 | ЛКК | Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Хикәянең төп фикерен табып, бәя бирү ысул -лары формалаштыру | 19.12 | ||||||||||
46 | Г.Нуруллина-Мәхмүдова иҗаты, “ Фәһимә” әсәре.Дуслыкның кыймәте турында фикер алышу | 1 | ЛКК | Биографик белешмә.Чылбырлап уку, яңа лексика белән эшләү | Хикәянең төп фикерен табып, бәя бирү ысул -лары формалаштыру | 24.12 | |||||||||||
47-49 | Р.Ишмуратова иҗаты “Яңа чана” хикәясе. | 3 | ЛКК | Текст өстендә эш. Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Укучыларның аңлап укуларына ирешү, күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашын булдыру. | 14.01 | |||||||||||
50-51 | Сашаның дуслары | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү, план төзү | Диалогик-моно- логик сөйләмне камилләштерү. | 15.01 | |||||||||||
52-54 | Г.Бакир иҗаты,”Кинога барганда” хикәясе | 3 | ЛКК | Текст өстендә эш | Хикәянең төп фикерен табып, бәя бирү ысул -лары формалаштыру | 16.01 21.01 22.01 | |||||||||||
55 | Чын дус нинди була? | 1 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору | Вариантлап тикшерү | Укучыларның аңлап укуларына ирешү, күтәрел- гән мәсьәләләргә үз карашын булдыру. | 23.01 | ||||||||||
56 | В.Казыйханов “Аерылмас дуслар” | 1 | Сыйныфтан тыш уку. | Биографик белешмә.Чылбырлап уку, яңа лексика белән эшләү | Фронталь тикшерү | Яңа лексиканы сөйләмдә кулланырга ирешү | 28.01 | ||||||||||
57-58 | Автор җырлары.А. Тимошевский сүзләре В.Шаинский көе “Туган көн” җыры. | 2 | ЛКК | Иҗади дуслык турында белешмә | Җырларга өйрәнү | 29.01 30.01 | |||||||||||
59-61 | Ш.Галиев иҗаты,”Кунаклар” шигыре. Кунакчыл хисен тәрбияләү | 3 | ЛКК | Текст өстендә эш | Татар халкының милли ризык- ларының исем- нәрен атап, сөйләмгә кертү | 4.02 5.02 6.02 | |||||||||||
62 | Кунакларны ничек сыйларга? | 1 | Б.С.Ү | Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Фронталь тикшерү | Тәрбияле этикет сүзләрен атап, сөйләмгә кертү | 11.02 | ||||||||||
63-64 | Ш.Галиев шигырьләре | 1 | Сыйныфтан тыш уку. | Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. | 12.02 | |||||||||||
65 | Табышмаклар,ребуслар | 1 | ЛКК | Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу. | Фронталь тикшерү | Тәрбияле этикет сүзләрен атап, сөйләмгә кертү | 13.02 | ||||||||||
66-67 | Юлдаш-авыл эте | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу. | Укучыларны дөрес, сәнгатьле укырга өйрәтү | 18.02 19.02 | |||||||||||
68-69 | Т.Миңнуллин иҗаты, “Авыл эте Акбай”пьесасы. | 2 | ЛКК | Биографик белешмә Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Театраль осталыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерү. | 20.02 25.02 | ||||||||||
70-71 | Т.Миңнуллин иҗаты, “Авыл эте Акбай”пьесасы II өлеше | 2 | ЛКК | Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Театраль осталыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерү. | 26.02 27.02 | ||||||||||
72 | Бөек Ватан сугышы елларында этләр батальоны | 1 | ЛКК | Текстлар өстендә эш | Фронталь тикшерү | Яңа мәгълүмат өстендә эш | 4.03 | ||||||||||
73 | Р.Вәлиева-шагыйрә. | 1 | ЛКК | Биографик белешмә | Иҗатын сөйли белергә | 5.03 | |||||||||||
74 | Р.Вәлиева”Рәхәт безнең Акбайга” шигыре | 1 | Текст өстендә эш | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү | 6.03 | ||||||||||||
75 | Г.Тукай “Кызыклы шәкерт” | 1 | Б.С.Ү | Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Фронталь тикшерү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. | 11.03 | ||||||||||
76 | Дүрт аяклы дусларыбыз турындагы хикәяләр | 1 | Сыйныфтан тыш уку. | Әңгәмә төзү,план төзү | Төркемләп тикшерү | Лексиканы сөйләмдә активлаштыру | 12.03 | ||||||||||
77-78 | Һади-бабай | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү, сорауларга җавап бирү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. | 13.03 18.03 | |||||||||||
79-81 | Татарстанның атаклы кешеләре. Гата Камский белән таныштыру | 3 | ЛКК | Биографик белешмә Текст өстендә эш. Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Туган якның күренекле шәхесләрен танырга өйрәтү. | 19.03 20.03 1.04 | |||||||||||
82-83 | Мөхәммәт Садри иҗаты,”Мин балыкчы” шигыре | 2 | ЛКК | Биографик белешмә Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. | 2.04 3.04 | ||||||||||
84 | Күл бенда | 1 | ЛКК | Текст өстендә эш | Фронталь тикшерү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. | 8.04 | ||||||||||
85-87 | Алмаз Cабиров иҗаты, “Фәндүс,Илдус һәм Фирдүснең урамга сәяхәте” | 3 | ЛКК | Биографик белешмә Текст өстендә эш | Лексиканы сөйләмдә активлаштыру | 9.04 10.04 15.04 | |||||||||||
88 | Юл йөрү кагыйдәләре | 1 | ЛКК | Текст өстендә эшләү | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү | 16.04 | |||||||||||
89-90 | Настяның - ялгышы | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү | Юл йөрү кагыйдәләрен аңлауларына ирешү. | 17.04 22.04 | |||||||||||
91-92 | Бим минем ярдәмчем | 2 | ЛКК | Текст өстендә эшләү | Юл йөрү кагыйдәләрен аңлауларына ирешү. | 23.04 24.04 | |||||||||||
93 | Мин спорт белән янәшә барам | 1 | ЛКК | План төзү,сөйләү | Фронталь тикшерү | Бәйләнешле сөйләмгә күнектерү. | 29.04 | ||||||||||
94 | Реҗим белән яшәргә кирәк | 1 | ЛКК | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Бәйләнешле сөйләмгә күнектерү. | 30.04 | |||||||||||
95-98 | Милли бәйрәмнәр һәм уеннар | 4 | ЛКК | Мәзәкләрнең эчтәлеген аңлап уку төркемнәрдә уеннар уйнау | Тест | Татар уннары һәм бәйрәмнәребелән танышу | 1.05 6.05 7.05 8.05 | ||||||||||
99-101 | С.Гыйльфан “Уф, ардык!” | 3 | Сыйныфтан тыш уку. | Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү | 13.05 14.05 15.05 | ||||||||||||
102-105 | Йомгаклау дәресе.Минем яраткан әсәрем | 4 | ЛГКК | Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу | Тест | 20.05 21.05 22.05 27.05 | |||||||||||
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33064-razrabotka-kalendarno-tematicheskogo-planirov
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности социальной реабилитации молодых инвалидов»
- «Цифровая грамотность педагога и основы безопасности в информационной среде»
- «Теория управления образовательными системами»
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2025 по биологии в условиях реализации ФГОС»
- «Конфликты в образовательной среде: действия педагогов и руководителей образовательных организаций»
- «Реализация ФГОС образования обучающихся с умственной отсталостью: специфика организации инклюзивного процесса для лиц с ОВЗ»
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания музыки в начальной и основной школе
- Инклюзивное образование: организация обучения детей с ограниченными возможностями здоровья
- Теория и методика преподавания музыки в образовательных учреждениях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.