Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
21.02.2014

Внеурочная деятельность «Яңа елны көткәндә»

Хаертдинова Сирена Накиповна
Учитель начальных классов
Внеурочное занятие «Яңа елны көткәндә» — это готовый сценарий для проведения открытого урока в начальном общем образовании. Мероприятие направлено на знакомство учащихся с традициями и обычаями татарского народа, связанными с встречей Нового года. В разработку включены увлекательные игры, творческие задания и загадки, которые способствуют развитию коммуникативных навыков и интереса к национальной культуре. Материал помогает создать праздничную атмосферу в классе и формирует у детей уважение к культурному наследию. Подходит для педагогов, организующих воспитательную работу в рамках ФГОС.

Содержимое разработки

Класс: 4

Укытучы: Хаертдинова Сирена Накиповна

Предмет: Дәрестән тыш шөгыль ”Нәрсә? Кайчан? Кайда?”

Тема: Яңа елны көткәндә...

Максат: Яңа ел темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү;

УУЭ: Шәхескә юнәлтелгән эшчәнлек: Эшчәнлектә актив, иптәшләренә карата игътибарлы була белү;

Көйләгеч эшчәнлек: үз эшен планлаштыра, нәтиҗә чыгара белә;

Танып-белү эшчәнлеге: проект эшен оештыра белә, эшен соңгы нәтиҗәгә җиткерә;

Коммуникатив эшчәнлек: парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара;

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр.

-Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын-кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылытып кына торган.

- Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле.

- Җылылык тоясызмы?

-Кәефләрегез ничек?

-Кар бөртекләре сыман акрын гына урыннарга утырдык.

Талгын гына серле музыка уйный. (1 слайд)

Музыкы астында бер пар укучы вальс әйләнеп чыга

Укучылар бер-берләренең кулларын тотышалар, елмаялар.

Актуальләштерү.

Бу шигырь Гөлирә апагызның куен дәфтәреннән алынды.

Шигырьдә кайсы ел фасылы турында сүз бара?

-Табигатьтә кайсы ай патшалык итә?

-Кайсы ел фасылын башладык?

-Кышка керүгә һәркем, балалар да, олылар да көтүче иң күңелле, иң тылсымлы нинди бәйрәмне көтәбез?

- Ә сез яңа елны яратасызмы?

-Ни өчен?

Нәтиҗә ясау.

Бер укучы шигырь укый.(2 слайд)

Табигатьтә кыш хакимлек итә:

Агачларны ап-ак бәс сарган

Елгаларга бәллүр күпер салган,

Урамнарга энҗе кар яткан.

Куырып ала кулны-битне;

Аяк астында карлар шыгырдый

Чиркылдашып кошлар азык эзли

Тик салкыннар безне куркытмый.

Ә хәзергә кыш хакимлек итә

Бер-бер артлы килә фасыллар

Тик кышларның салкын матурлыгы

Күңелләргә уралмасыннар.

Табигатьтә кыш хакимлек итә.

Укучыларның җаваплары.

Яңа ел бәйрәмен көтәбез.

Бер укучы корреспондент була, укучылардан һәм кунаклардан сорау ала .

-Сез ни өчен Яңа елны көтәсез һәм яратасыз?

Укучы нәтиҗә ясый.

Яңа елны без-балалар гына түгел, ә апа-абыйлар һәм әти-әниләр дә көтеп ала икән бит.

Уку мәсьәләсен кую.

Бер укучы почтальон булып чыга.

Исәнмесез,дусларым!

Мин бүген почтальон.

Җирдәге барлык балаларга

Мин күптән таныш.

Хат-газетлар,

Төрле конвертлар

Телеграмма, котлаулар

Алып килеп җиткерәм.

-Бу Шекше мәктәбеме?

- 4 сыйныф укучыларымы?

Димәк, хат безгә (почтальон хатны тапшыра).

Укучылар хатны алган укчы янына барысы да җыела. Хатны бер укучы укый.

Хат тексты.

Исәнмесез, минем кадерле 4 сыйныф укучыларым! Сезгә Россиянең Бөек Устюг шәһәреннән Кыш бабай хат яза.

Мин сезнең турында үземнең булышчыларымнан сорап, белешеп тордым.Алар мине Сезнең уңышларыгыз белән сөендерделәр. Сез бик яхшы, акыллы балалар. Кадерле дусларым! Тиздән бик тиздән Яа ел җитә.сезгә минем февраль бураннары кебек нык сәламәтлек, урмандагы чыршы, нарат агачларының ылыслары кебек күп дуслар телим. Чыршы бәйрәмендә яңадан очрашырбыз. Миңа әйтәсе сүзләрегез булса, хат язып салырсыз. Адресымны беләсез. Сау булыгыз. Сезне чын йөрәктән яратучы Кыш бабагыз.

Яңа белемнәрне ачу.

Конверт эченә биремнәр тыгылган була.

Әйдәгез, укучылар, “ Ышанам-ышанмыйм” уены уйнап алабыз.

-Ышанасызмы,Италиядә Яңа ел төнендә тәрәзәдән урындыклар, гөл чүлмәкләрен, киемнәрне тотып аталар.( Әйе, бу шулай. Күбрәк әйбер аткан саен, киләсе елда байлык күбрәк килә.)

-Ышанасызмы, Испаниядә 12 маслин ашарга кирәк.(Юк йөзем ашарга кирәк. Шулвакытта бөтен теләгән теләкләр чынга аша.)

-Ышанасызмы, Кубада төн уртасында бөтен савытларны су белән тутыралар. Сәгать уникегә сугуга тәрәзәдән бөтен суны түгәләр.(Әйе, бу шулай. Алар шулай итеп киләсе елның саф, пакь булуын телиләр.)

- Ышанасызмы, Япониядә Яңа ел төнендә еларга кирәк икән икән.(Юк, киресенчә көлергә кирәк. Бу японнар өчен иң күңелле бәйрәм. Алар төне буе көлсәң, аларны алдагы 12 айда уңыш көтә дип саныйлар.)

-Ышанасызмы, Германиядә исә төн уртасында бөтен кеше урындык, өстәл, кресло өсләренә менеп басалар.(Әйе, сәгать соңгы тапкыр сукканда алар идәнгә сикереп төшеп, Яңа елга керәләр. )

Бер укучы конверт эчендәге биремнәрне тартып чыгара. Биремнәр төркемнәргә бүлеп бирелә.

1 нче төркем-Яңа елның килеп чыгу тарихы.

2 нче төркем-Кыш бабай кем ул? Ул кайда яши?

3 нче төркем-Безнең Кыш бабай башка илдәге кыш бабайга охшаганмы? (укучыларга әзерләнергә вакыт бирелә )

Укучыларның җаваплары.

Физкультминутка.

Яңа елның төп тылсымчысы булып кем тора инде укучылар?

Чыршыдагы утларны кем кабыза, кем бүләкләр алып килә?

Бүген без сезнең белән бер эш остаханәсенә юнәлербез. Ә нинди һәм кемнең остаханәсе икәнен сез бераз соңрак белерсез.

Ә хәзер укучылар саклык каешларын эләктердек, яхшылап тотынып утырдык,күзләрне йомыйк әле, самолётта очабыз, сезне могҗиза көтә.

Бер, ике, өч күзләрне ачтык.

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар! Мин нәрсәнедер бутадым бугай. Үземнең эш остаханәмә кайтып барышым иде, ә мин дәрескә килеп кердем түгелме соң?

Мин сезгә хүат язган идем, сез аны алгансыздыр, минем биремнәрне үтәгәнсездер?

Мин юллаган уен сезгә ошадымы?

Укытучы сөйли: Кышкы матур иртә. Әкрен генә кар ява. 4 сыйныф укучылары урманга ял итәргә киттеләр.Чаңгыларын киделәр. Чаңгы шуалар. Аланга барып җиттеләр. Кар атышлы уйнап алдылар. Кыш бабай тәгәрәттеләр. Тимераякта шудылар һәм кабат чаңгыларын киеп кайтыр юлга чыктылар.

Укучыларның җаваплары.

Ул, әлбәттә, Кыш бабай.

Музыка куела. Укучылар күзләрен йомалар. Слайдта кыш бабай(Ут сүндерелә, гирляндалар яндырыла)

Балалар күзләрен ачалар.

Юк, бабакай , син бутамадың, без сиңа үзебез кунакка килдек.

Бер укучы: Без бит уен уйнамадык, бәлки Кыш бабай ялгышадыр?

Менә монда уен калган.

Кышкы уеннарны сурәтләргә”

Укучылар хәрәкәтләр белән күрсәтеп баралар.

Яңа материалны кабатлау.

Мөстәкыйль эш.

Рефлексия.

Нәтиҗә ясау.

Йомгаклау.

Өй эше бирү

Алдагы шөгыльләрдә без сезнең белән төркемнәрдә проект эшен башладык. Бүген без аны төгәлләргә тиеш.

Проект эшен яклау.

Без хәзер Яңа елны каршы алырга әзер.

Әйдәгез укучылар Кыш бабайга хат языйк.

Хатка нәрсәләр турында язарга була. Хәзер хатларны конвертка салыйк. Хатларны без Бөек Устюг шәһәренә җибәрербез.

Сезгә шөгыль ошадымы?

Нәрсәләр белән шөгыльләндек?

Иң кызыклы момент кайсы булды? Ә хәзер без сезнеңбелән чыршы ясарбыз.

Чыршыбызга ниләр җитми?

Чыршы уенчыклары ярдәмендә дәрескә бәя бирү.

Ал төс –шөгыль бик ошады;

Сары төс -кайбер өлешләре генә ошады;

Зәңгәр төс -миңа шөгыль ошамады.

Бәйрәмгә тагын бер атна вакыт бар. Кыш бабай белән кар кызына үзең өчен төгел, ә сезнең өчен иң кадерле, якын кешегез өчен хат языгыз. Бүләкләрне кабул итүбөтен кешегә дә күңелле.Хатларны без шушы гади булмаган тартмаларга салып, Бөек Устюг шәһәренә җибәрербез.

Һәр төркем алдагы дәресләрдә башлаган эшләрен йомгаклыйлар, нәтиҗә ясыйлар.

Проект эшенең исемен, максатын билгелиләр. Төркемдәге һәр укучыга эш бүленгән.

Без бит әле хат язмадык.

Укучыларның җаваплары.

Адрес экранга чыгарыла.

Укучылар хатларын язалар, конвертка салалар.

Укучыларның җаваплары.

Һәр партада төсле кәгазләр бар.Кулларын төшереп чыршы ясыйлар.

Укучыларның җаваплары.

Нәтиҗә ясау.

Кыш бабай “ җыры хор белән җырлана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/34311-vneurochnaja-dejatelnost-jaa-elny-ktknd

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки