Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
26.02.2014

Биржа труда

Закирова Галина Алексеевна
воспитатель I квалификационной категории
Конспект занятия «Биржа труда» для подготовительной группы детского сада. Цель — познакомить старших дошкольников с миром профессий и основами экономики. Дети в игровой форме узнают, что такое биржа, спрос и предложение, учатся соотносить свои умения с потребностями рынка. Материал включает сценарий ролевой игры, карточки с профессиями, беседы и творческие задания для развития финансовой грамотности и социальных навыков.

Содержимое разработки

Хезмәт биржасы.

Максат:

Хезмәт моделенә нигезләнеп кешеләр хезмәте турында белемнәрен ныгыту.

Күмәк әңгәмәдә катнашу теләге уяту һәм үзенең фикерен әйтергә өйрәтү.

Әйберләргә карата системалы анализ бирергә өйрәтү.

В” “Ф” хәрефләренең охшаш һәм аерма ягын күрсәтү.

Җиһазлау:

Хезмәт” моделе, баскыч,һөнәрләр турында рәсемнәр, В-Ф хәрефләре, тегүче һөнәре буенча кием-салым (һәр балага).

Шөгыльнең барышы:

Балалар, бүген без сезнең белән хезмәт һәм төрле һөнәр ияләре турында сөйләшербез. Мин хәзер сезгә җөмләләр әйтермен, ә сез аны тәмамлап, үз фикерегезне әйтерсез.

Табиб хезмәтенә мин хөрмәт белән карыйм, чөнки ул безне дәвалый, (чөнки үзем дә үскәч табиб булырга телим, чөнки ул ягымлы).

Мин очучы була алмыйм, чөнки мин кечкенә,(мин укытучы булырга телим, мин биеклектән куркам).

Мин пешерүче хезмәтен күзәтергә яратам, чөнки мин тәмле ашлар яратам, (минем әниемә булышасым килә, үзем дә пешерүче булырга телим).

Мин төзүче була алмыйм, чөнки мин кечкенә,(мин биеклектән куркам, мин шофер булырга телим).

Әйе, балалар, сез үз фикерләрегезне әйттегез. Миңа җавапларыгыз бик ошады. Без сезнең белән төрле һөнәр ияләре булып карадык. Балалар, күз алдына китерегез әле. Янәсе бер иртәдә сез 16 яшькә җиттегез. Сез кем булырга икән дип уйлый башладыгыз? Сез киңәшче итеп нәрсәне алыр идегез?

Китапны, зурлар киңәшен, телевизор, радионы, хезмәт биржасын алыр идек.

Әйе, без сезнең белән, күмәк киңәшкә килеп, хезмәт биржасын алабыз. Һәм компьютерлар залына керәбез. Экран – табышмак символ кнопкага гына басылып яна.

Экранны кабызабыз һәм баскыч. Беренче булып үзем кнопкага басам. Хезмәт моделе яна.

Әйдәгез әле, балалар, язуларның эчтәлеген табыйк.

Беренче баскыч У. Ул нәрсәне белдерә? Күз алдына китерегез әле, балалар бакчасыннан киткәндә сезнең бакчага бүләк ясыйсыгыз килә. Моның өчен нәрсә кирәк? (Уй). Димәк, беренче баскыч ул – уй. Без иң беренче уйлыйбыз.

Сез балалар бакчасына чәчәкләр утыртырга уйлыйсыз. Моның өчен нәрсә кирәк? (Орлык, җир, савыт). Димәк, М – материал кирәк.

Хәзер материалыбыз да бар. Аны утырттык, чәчәк үссен хәзер. Ул үсәме? Юк, үсми. Ә ни өчен? Аңа су сибәргә, төбен йомшартырга кирәк. Димәк Х – хезмәт куярга кирәк.

Ә хезмәтне башкару өчен безгә нәрсә кирәк? Көрәк (төбен йомшарту өчен), су сипкеч, чиләк кирәк. Димәк, Э – эш кораллары кирәк икән. Менә без дүртенче баскычка да җиттек.

Безнең бөтенесе бар. Чәчәгебез үсте.Хәзер нәрсә эшлибез?Нәтиҗә ясыйбыз–Н. Әйе, бишенче баскычка мендек. Эш процессларының өлешләрен тагын бер кат әйтегез һәм 5 баскычка да менегез.

Уй, материал, хезмәт, эш кораллары, нәтиҗә.

Күз алдына китерегез әле, без матур чәчәкле үсемлек утыртырга уйладык. Эшләргә әйбер бар. Эшли дә беләбез. Уйлаган эшне без эшли алабызмы?

Юк, чөнки безнең материалыбыз юк. Димәк, һәр нәрсә үз урынына кирәк.

Балалар, менә без сезнең белән хезмәт баскычына мендек. Ә хәзер мин тагын кнопкага басам. Без монда нәрсә күрәбез? Әйе, рәссам үзенең рәсемнәрен ташлар белән каплаган. Ә без бу ташларның нинди фигурага яки нәрсәгә охшаганын әйтергә тиешбез. Һәм без рәссамнең нинди рәсем ясаганын белербез. Карагыз әле, менә бу таш нәрсәгә охшаган? (Эткә, мәчегә, ишәккә).

Ә бу таш? (тупка, шарга, чәчәккә)

Ә бусы? (күбәләккә, бантикка, самолетка).

Ә менә бу таш? (еланга, елгага, тасмага, суалчанга).

Ә бусы? (яфракка, агачка, көймәгә).

Ә бу таш нәрсәгә охшаган? (балыкка, кеше аяк киеменә һәм эзенә).

Әйе, балалар, сез барыгыз да үз фикерләрегезне әйттегез. Һәм без рәссамның рәсемен ачтык. Ул бик матур итеп рәсем ясаган икән.

Балалар, мин тагын кнопкага басам. Бу эш коралы кайсы һөнәр иясенә кирәк?

Секретарь–машинисткага.

Ә ул нәрсә эшли?

Ул хәрефләрдән сүзләр, җөмләләр җыя

Ә хәзер без аңа булышырбыз. Ул кайбер сүзләрдә я беренче, я ахыргы хәрефен төшереп калдырган. Игътибар белән тыңлагыз әле.

Хезмәт,китап,чәч,тегүче сүзләрендә беренче хәрефләрен төшереп калдырган. Х,К,Ч,Т.

Ә бу сүзләрдә соңгы хәрефне төшереп калдырган: рәссам, тәрәзә, ишек, урындык, М,Ә,К,К.

Әйе, балалар, сез бик зирәк булып чыктыгыз. Шулай итеп, без секретарь–машинисткага хатасын табарга булыштык.

Балалар, мин тагын кнопкага басам. Бу бик кызыклы рәсем. Ул кайсы һөнәр иясенә кирәк?(Табибка).

Әйе, ул табибка кирәк.

Балалар, тыңлагыз әле, бер кызыклы шигырь укып үтәм:

Кар ява, бөтен җирне тутыра,

Агачларда табиблар утыра.

Бу шигырьдә кайсы сүз дөрес түгел? (Табиблар).

Әйе, агачларда кошлар утыра.

Кар ява, бөтен җирне тутыра,

Агачларда кошлар утыра.

Балалар, сез бик күп хаталарны таптыгыз, ә хәзер бераз ял итеп алыйк.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек тегү тегәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай тегү тегәләр.

Күрсәт әле , үскәнем,

Ничек чәчне кисәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай чәчне кисәләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек рәсем ясыйлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай рәсем ясыйлар.

Балалар урыннарына утыралар.

Бүген без сезнең белән хезмәт турында сөйләшәбез. Хезмәт турында мәкальләр беләсезме?

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт.

Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Балалар, хезмәтне тир түгеп эшләгәч кенә, аның җимеше тәмле була. Сез бик дөрес әйттегез.

Мин тагын кнопкага басам. Экранда “В”, “Ф” хәрефләре. Балалар, сезнең һәрберегезнең алдыгызда В һәм Ф хәрефләре ята. Сез аларны алып икесен ике кулга

тотыгыз. Алар бер берсенә ничек охшаганнар?

В хәрефендә таякчык сул якка, ә ике түгәрәк уң якка урнашканнар. Ф хәрефендә исә таякчык уртада, ә ике түгәрәк аның ике ягына урнашкан.

Дөрес. Алар икесе дә тартык авазлар. Ә сузык аваз белән кушылып, алар нәрсә ясыйлар?(Иҗек).

В авазы ике төрле әйтелә: В, W. Ә W авазы татар телендә генә бар.

Ә хәзер сез нокталарны тоташтырап, В һәм Ф авазларын китереп чыгарырсыз, бармакларыгызны хәрәкәтләндерерсез. Эшегез беткәч, кәгазьләрне куярсыз.

Балалар, мин тагын кнопкага басам. Бу эш кораллары кемгә кирәк?

Тегүчегә.

Балалар, тегүче киемнәр тегәргә әзерләнгән. Ләкин ул бөтенесен дә ахырына кадәр тегәргә өлгермәгән. Ә без аңа булышырбыз. Һәрберегезнең алдыгызда кирәкле материал бар. Эшкә керешәбез. (Балалар эшлиләр).

Ә хәзер кем нәрсә эшләде шуны сөйләп бирегез.

Мин яңа пальто тектем.

Җиңнәрен озын иттем.

Аннан якалык куйдым.

Бик матур булсын, дидем.

Мин чалбарның балакларын тектем.

Мин күлмәккә сәдәфләр кададым.

Балалар, сез барыгыз да бик тырыштыгыз. Барыгыз да бик матур теккәнсез. Балалар, мин тагын кнопкага басам. Сез нәрсә күрәсез?

Тарак, кайчы.

Кемгә кирәк алар?

Чәч кисүчегә.

Балалар, сез чәч ясаучылар, ди. Сезгә бер клиент килде. Һәм аның башында бер генә чәч бөртеге. Ул сездән прическа ясавыгызны сорый. Сез аңа нинди киңәш

тәкъдим итәсез?

Прическа ясап булмый, бер чәч бөртегегезне кисәргә дә, чәчегез үскәч килергә; парик кияргә; кепка яки башлык киеп йөрергә.

Әйе, балалар, сез бу юлы да аптырап калмадыгыз. Һәрберегез үз киңәшен бирде. Балалар, мин соңгы кнопкага басам. Карагыз әле, музыкант һөнәренең эш

кораллары. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез җөмлә төзегез. Музыкант, бармаклар, көчле. Музыкантның бармаклары көчле.

Һөнәрләр турында җырлап та алыйк.

Кешеләрне дәвалыйсым,

Табиб буласым килә.

Гүзәл дөньяны ясыйсым,

Рәссам буласым килә.

Ягымлы, сөйкемле булып,

Мин дә үсеп җитәрмен.

Барысын да шаккаттырып,

Зур җитәкче булырмын.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35358-birzha-truda

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки
Курсы повышения квалификации