- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Свойство бумаги
“Кәгазьүзлекләре”
(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты)
Максат:
Балаларны кәгазъ үзлекләре белән таныштыру;
Кәгазънең ничек килеп чыгышын аңлату;
Кәгазънең көндәлек тормышта кулланылышын тәҗрибә аша күрергә өйрәтү.
Җиһазлау:
Обой, дәфтәр, гәҗит, открытка, кәгазъ акча, пычкы чүбе, чиләк, көрәк, су, кайчы, картон, салфетка, клей, пумала.
Балалар бер-бер артлы залга кереп басалар. Кунаклар белән исәнләшәләр.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән кәгазъ үзлекләре, нечкәлекләре турында; тормышта, хәзерге заманда әһәмияте турында сөйләшербез. Мин сезне экскурсиягә чакырам.
Өстәлгә кәгазъдән ясалган төрле әйберләр тезелгән.
Тәрбияче: Балалар, без үз юлыбызны иң беренче кәгазънең ни өчен кирәклеген, нәрсә өчен кулланылуын караудан башларбыз. Хәзер барыгыз да кулыгызга берәр әйбер алыгыз һәм ни өчен кирәклеген аңлатыгыз.
Балалар кулларына әйберләр алалар, бу әйбернең нәрсә өчен кирәк булуын ачыклыйлар:
Бу обой. Ул стенага ябыштырыла. Обой булмаса, өебез-бүлмәләребез бик ямьсез булыр иде.
Бу дәфтәр. Дәфтәрдә без өй эше әзерлибез, язабыз. Дәфтәр булмаса, мәктәп укучылары нәрсәгә язарлар иде?
Бу открытка. Открытканы без бәйрәмнәрдә якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга, иң якын кешеләребезгә бүләк итәбез.
Бу акча. Акча булмаса, кибеттән без бернәрсә дә сатып ала алмыйбыз, транспортка да утыра һәм тиешле урынга бара алмыйбыз. (Кәгазъ акча).
Бу альбом. Альбом безгә рәсем ясау өчен кирәк. Балалар бакчасында без альбомга рәсем ясыйбыз, ябыштырабыз.
Тәрбияче: Балалар, сез барысын да беләсез икән. Әйе, бу әйберләр бөтенесе кәгазъдән эшләнгән. Көндәлек тормышыбызда алар һәрберсе кирәк.
Тәрбияче: Балалар, экскурсиябезне дәвам итик. Менә без сезнең белән агачтан ничек итеп кәгазъ эшләүләрен карау өчен схема янында басып торабаз.
Схема буенча тәрбияче агачтан кәгазъ ясау юлын күрсәтә. Аннары пычкы чүбен чиләктә көрәкчек белән бутап, аның үзлеген (исен, төсен, йомшаклыгын) аңлата. Пычкы чүбенә су салып, аның ябышу үзлеген карыйлар.
Тәрбияче балаларны лабораториягә чакыра.
Тәрбияче: Балалар, ә хәзер барыгыз да кулларыгызга төрле кәгазъ алыгыз һәм кайчы белән кисеп карагыз. Ничек киселгәнен миңа әйтерсез.
Мин гәҗит кистем. Ул җиңел киселә, чөнки ул нәзек.
Мин картон кистем, ул авыр киселә, чөнки ул калын.
Мин салфетка кистем, ул җиңел киселә, чөнки ул бик нәзек, йомшак.
Тәрбияче: Ә хәзер шул кәгазъләрегезне учыгызда бөкләп карагыз. Ничек бөкләнә икән?
Мин гәҗитне бик җиңел бөкләдем, чөнки ул бик нәзек.
Мин картонны бик авыр бөкләдем, чөнки ул бик каты һәм калын һ.б.
Тәрбияче: Мин 2 – 3 балага гәҗит, картон, дәфтәр бите бирәм. Алар бу кәгазъләрне идәнгә төшереп карарлар. Ә калган балалар 1-2-3, – диеп санап, кайсы кәгазънең беренче төшүен һәм ничек төшүен күзәтерләр.
Гәҗит соңрак төште һәм тавыш чыгармады, чөнки ул нәзек.
Картон беренче төште һәм каты итеп тавыш чыгарды, чөнки ул калын һәм каты һ.б.
Тәрбияче: Балалар, икенче лаборатория ишеген ачып керик. Анда нәрсә көтә икән безне?
Өстәлдә төрле кәгазъләр. Балалар төрлесе төрле кәгазъ алалар һәм 10 га кадәр саныйлар, кәгазъләрен суга төшерәләр.
Мин гәҗитне суга төшердем. Ул бик тиз юешләнде, чөнки ул бик нәзек.
Мин картонны суга төшердем. Ул әз генә юешләнде, чөнки ул калын, тиз генә су үткәрми һ.б.
Тәрбияче: Ә мин открытканы суга төшердем. Ул әз генә юешләнде, чөнки ул ялтыравыклы кәгазъдән (глянцевая) эшләнгән. Кешеләр шуңа күрә төрле кәгазъләр эшләп чыгаралар.
Тәрбияче: Балалар, сез бүген кәгазъ турында бик күп сөйләдегез, аның үзлекләре белән таныштыгыз. Ә хәзер үзегез кәгазъдән төрле фигуралар ясарсыз һәм без аны ярминкәгә алып чыгарбыз.
Балалар өстәлләр артына утыралар һәм кәгазъне төрлечә бөкләп (оригами), кәгазъне төрлечә ябыштырып төрле әйберләр ясыйлар. Ясап бетергәч, “ярминкә”гә тезәләр.
Тәрбияче: Балалар, инде ял итеп алыйк. Кулларыгызга төрле кәгазъләр алыгыз әле.
Балалар кәгазъләр алалар һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Музыка уйный, тәрбияче кайчы белән уйный, аннары балалар кәгазъ белән көй чыгаралар.
Тәрбияче: Балалар, бүген сез әти-әниләрегезгә кәгазъ үзлекләре турында нәрсәләр сөйләрсез икән? Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне якыннарыгызга сөйләп җиткерерсезме? Ягез әле, кем нәрсә сөйләргә тели? Кемнең исендә нәрсә калда?
(Балаларның җаваплары, дәресне йомгаклау).
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35367-svojstvo-bumagi
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности работы педагога с обучающимися с РАС»
- «Специфика классного руководства в основной школе и старших классах»
- «Методы и технологии работы с детьми с различными типами нарушений в практике учителя-дефектолога»
- «Социально-психологическое сопровождение семей, находящихся в социально-опасном положении и тяжелой жизненной ситуации»
- «Современные технологии социального обслуживания населения»
- «ОГЭ по географии: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя
- Педагогика и методика дошкольного образования
- Основы духовно-нравственной культуры народов России: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Организация деятельности советника директора по воспитанию
- Методика организации учебно-производственного процесса
- Управление процессом реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.