- «Реализация проекта «Добрые игры» в системе дошкольного образования»
- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү (ата-аналар җыелышында чыгыш)
Батталова Эльза Сагитовна
МБДОУ Детский сад «Акчэчэк»
Тукаевского р-она РТ
Воспитатель
Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.
(Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
Имин булсын юлларыбыз,
Ак юл телик һәркемгә.
Һәлакәткә юлыкмасын,
Җир йөзендә беркемдә.
Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән.Сез үз балаларыгызны табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буыннан буынга шулай дәвам итәчәк. Тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбызда сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта- юлда машиналар агымы арткан чорда. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны көннән-көн арта.Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Безнең илдә Германия, Франция белән чагыштырганда зыян күргән балаларның саны ике тапкырга, Италиядән өч тапкырга артык. Саннар куркыта. Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен белү ,аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп җибәрү- без, зурларның, төп бурычы.
Бу юнәлештә безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз. Уртанчылар төркемендә балалар юл билгеләре, урам, светофор сигналлары белән танышалар , җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыралар, аларның әһәмияте турында өйрәнәләр. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә шәһәр макетында ориентлашырга өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә - тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә яраталар. Шөгыль әңгәмәләр вакытында алган белемнәрен ныгыту масатыннан, максатчан прогулкалар, хәрәкәтле уеннар оештырыла.
Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп материал тупланган. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бихисап. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар тупланган альбомнар ясадык. (“Транспорт төрләре”, “Юл билгеләре”, “Табышмаклар” һ.б.) Күп кенә дидактик уеннар булдырылды. (“Үз төсеңне тап”, “Урам хәрәкәте”, “Әй, җәяүле, җәяүле,син юлга кузгал әле”, “Транспорт төрләрен дөрес аер” һ.б.) Уен бүлмәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдырдык. Бу почмакка авылыбыздагы балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре һәм балаларга таныш булган транспорт төрләре куелды.
Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә. ( “Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл ”, “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”, “Волк и семеро козлят на новый лад” “Без юлда – уен сәяхәт”) Әти-әниләр почмагында махсус газеталар, күчмә папкалар урнаштырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә.
Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшндереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була.
Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакыттада бозмагыз. Балалар- безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф- хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти- әнисез, ә ата- аналар газиз баласыннан калмасын иде.
Тукай районы Тләнче Тамак авылы
МБМББУ “Акчәчәк” балалар бакчасы
тәрбиячесе Батталова Эльза Сәгыйть кызы.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/36886-balalar-bakchasynda-jul-jr-kagyjdlren-jr
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Развитие читательской грамотности обучающихся на уроках русского языка и литературы»
- «Современные подходы к преподаванию физики в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Оценка социально-психологической адаптации ребёнка в замещающей семье»
- «Реализация инвариантного модуля «3D-моделирование, прототипирование, макетирование» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Классификация речевых нарушений и их причины»
- «Технологии социальной интеграции выпускников всех форм попечения»
- Социальная работа. Обеспечение реализации социальных услуг и мер социальной поддержки населения
- Комплексное обеспечение социальной реабилитации и абилитации детей и взрослых
- Содержание и организация профессиональной деятельности педагога-дефектолога
- Оказание социально-психологической помощи: психологическое консультирование и психологическое сопровождение населения
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Организация учебно-воспитательной деятельности обучающихся
- География: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.