- «Реализация проекта «Добрые игры» в системе дошкольного образования»
- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Табигатьне бергәләп саклыйк
Табигатьне бергәләп саклыйк.
Бүгенге көндә балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү бик мөһим. Хәзер заводларның һәм машиналарның күплелеге экологиягә начар тәэсир итә, сулый торган һава, эчә торган суыбыз да мактанырлык түгел. Урамнарны да гел чисталыкта тотып булмый.Шәһәр хакимияте урамнарны чисталыкта тотарга тырыша әлбәттә, ләкин кайбер ата-аналар, хәтта өлкән яшьтәге әби-бабайлар арасында да урамдагы чүпне чүп савытына түгел, ә теләсә кайда атучылар бар. Бу бик ямьсез күренеш. Мондый ата-аналарнын балалары, шундый ваемсызлыкны күреп үсәләр һәм алар ничек чисталыкнын кадерен белсен? Яшьүсмерләр арасында да кош ояларын туздыру, агач ботакларын сындыру, шырпы белән уйнау һ.б очраклары күзәтелә.
Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк, табигатьнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтергә; табигатьне сакларга, чүпләмәскә, пычратмаска, тереклек ияләрен яратырга кирәклегенә төшендерергә кирәк. Моның өчен без, тәрбиячеләр, балалар белән саф һавага чыккач,елнын кайсы вакыты булуына карамастан, табигатьтәге һәр мизгелгә балаларның игътибарын җәлеп итәбез. Матур итеп кошларның сайрауларын, чәчәкләрнең атуын, агачларның яфраклар яруларын, көз җиткәч төсләрен үзгәртүләрен һәм коелуларын, кар, яңгыр яуны, бөҗәкләрне игътибар белән күзәтәбез. Һәрбер әйбер турында балаларга сойлибез, тыюлыкларны мисаллар китереп аңлатабыз, табигатьне сакларга кирәклегенә төшендерәбез. Сынамышлар, табышмаклар, шигырьләр белән дә таныштырабыз, халык авыз иҗатын киң кулланабыз.
Балалар бакчасында экологик тәрбия бирелеп, өйдә ата-аналар белән бу эш алып барылмаса, эшнең нәтиҗәсе күренмәс иде. Шуңа күрә ата-аналар белән дә бу юнәлештә эш алып барабыз: консультацияләр әзерлибез, әңгәмәләр үткәрәбез, ачык шөгыльләргә чакырабыз. Билгеле, ата-аналар без биргән киңәшләрне тыңлыйлар, өйдә экологик тәрбия бирүне дәвам итәләр.
Ел әйләнәсендә табигать белән тыгыз элемтәдә тору өчен, без төркемебездә экологик почмак булдырдык. А балаларның яшь үзенчәлегенә карап, тәкъдим ителгән гөлләрне утырттык. Шулай ук суган утыртып,сулар сибеп, балалар суган кыякларының үскәнен күзәтәләр,кыш һәм яз буе шул кыякларны ашка салып яратып ашыйлар. Ә җәй коне түтәлдә балалар белән кыяр үстердек. Кыярлар үскәч, “үзебез үстергән кыярлар” дип балалар бик сөенеп ашадылар.
Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүне уеннар аша да өйрәтәбез. Моңа дидактик, халык уеннары, хәрәкәтле уеннар ярдәмгә килә. Менә ата-аналарга балалар белән уйнау өчен бер уен тәкъдим итәм.
Дидактик уен “Табигатьне сакла”
Өстәлдә үләннәр, кошлар, җәнлекләр, кеше, кояш, су һ.б сүрәтләнгән рәсемнәр куела. Уенны алып баручы бер рәсемне яшерә, ә бала , әгәр җирдә яшерелгән обект булмаса, калган тере обектлар белән ниләр буласы турында сөйләргә тиеш. Мәсәлән: кошны яшерә-калган хайваннар, кеше, үләннәр белән нәрсә була һ.б. - бу уен балаларга логик фикер йортергә, уйланырга этәргеч бирә.
Табигатьнең кайсы фасылын гына алма, алар һәрберсе үзенчә матур. Ә үзебезнең төбәгебезнең табигате бигрәк тә күңелгә якын. Шуна күрә шушы гүзәл табигатебезне бергәләп саклыйк, экологик проблемаларга битараф калмыйк, булдыра алганча табигатне саклауга үз өлешебезне кертик. Киләчәк буынга табигатькә карата мәхәббәт тәрбиялик.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/373350-tabigatne-berglp-saklyjk
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Техника безопасности в кабинете химии: организация и проведение инструктажа»
- «Организация работы по подготовке обучающихся к ЕГЭ в соответствии с ФГОС СОО»
- «Формирование элементарных математических представлений. Ознакомление с окружающим миром»
- «Подготовка к ЕГЭ по математике в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «Педагогические технологии и методы на занятиях по хореографии»
- «Особенности федеральной адаптированной основной общеобразовательной программы обучающихся с умственной отсталостью (интеллектуальными нарушениями)»
- Деятельность няни в рамках социального обслуживания населения: теоретические и практические основы
- Управление в социальной сфере: обеспечение эффективной деятельности организации социального обслуживания
- Педагогическое образование: тьюторское сопровождение обучающихся
- Профессиональная деятельность музыкального руководителя дошкольной образовательной организации
- Содержание и организация профессиональной деятельности по присмотру и уходу за детьми
- Менеджмент в дополнительном образовании детей

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.