- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Методический проект: знакомство дошкольников с татарским фольклором и национальным костюмом
Казан шәhәре Авиатөзелеш районының ММБББУ “14 нче балалар бакчасы”
Зурлар төркемендә интегральләшкән шөгыль конспекты
Тема: “Түбәтәй – күңел бизәге”
Төзеде: 1 нче категорияле тәрбияче
Назмиева Г.М.
Казан - 2019
Максат:
1.Балаларда матур әдәбият әсәрләре аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлыгына соклану хисләре тәрбияләү.
2.Әвәләгәндә предметны ачык чагылдырырга, әвәләнгән әйберләргә гуашь (акварель) белән бизәк тешерү, батынкы рельеф белән бизәү күнекмәләре бирү.
3.Халкыбызның күңел бизәге булган түбәтәй белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, милли киемнәргә кызыксыну уяту.
Җихазлау:
төрле түбәтәйләр, калфак, түбәтәй, ясар өчен катыргыдан үрнәкләр (шаблоннар), пластилин, тәлинкәләр, түбәтәйне бизәр өчен мәрҗәннәр, яфраклар, хат.
Сүзлек өстендә эш:
күргәзмә, түбәтәй-кәләпүш, ләлә, бизәк, үрелмә, каурый, элмә, һ.б.
Алдан үткәрелгән эш:
“Камыр батыр” – татар халык әкиятен уку, татар милли киемнәре турында әңгәмә кору.
Шөгыль башлау:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Кунаклар белән дә исәнләшик!
Балалар: Исәнмесез!
Ишек шакыйлар. Хат ташучы керә.
Хат ташучы:Исәнмесез, балалар! Сезнең төркемгә хат бар. Имзагызны куеп алыгыз.
Балалар: Рәхмәт!
Тәрбияче: Ягез, әле балалар, кемнән икән бу хат, укып карыйк!
Хат:
“Исәнмесез, балалар! Без инде сезнең белән таныш. Сезгә язуымның сәбәбе: ханның әмерләрен үтәгәндә түбәтәем югалды! Сезне бик уңган, булдыклы балалар дип ишеттем. Миңа шул түбәтәемне табарга ярдәм итмәссез микән!? Алдан ук рәхмәтлемен!
Камыр батыр.”
Тәрбияче: Балалар, бик кызык эчтәлекле хат килеп төште бит әле. Хәтерлисезме, без сезнең белән “Камыр батыр” дигән татар халык әкиятен укыган идек.
Балалар: Әйе, укыдык та, әкиятен дә карадык.
Тәрбияче: Ярдәм итәбезме Камыр батырга?
Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.
Тәрбияче: Алай булгач, алдан әкиятне искә төшереп үтик.
Сораулар:
1.Кем соң ул Камыр батыр?
2.Ни өчен аңа Камыр батыр дип исем биргәннәр?(ул камырдан ясалган)
3.Ул кемнәр белән яши? (кар һәм карчык белән)
4.Камыр батыр яшәргә кая китә? (урманга)
5.Аңа юлында беренче кем очрый? (Тимер батыр)
6.Икенче кем очраган? (Бакыр батыр)
7.Камыр батыр нинди батырлыклар эшли? (караңгылыктан кызны, әбине коткара; алтын-мәрҗәннәр таба; Сәмруг кошның балаларына ярдәм итә, һ.б.)
8.Дуслары Камыр батырга булышамы? (юк, аны җир астында калдыралар)
9.Әкият ничек тәмамлана?
10.Сезгә әкият ошадымы?
Тәрбияче: Афәрин, булдырдыгыз! Әйтегез әле, хатыбызга әйләнеп кайтсак, түбәтәй безгә ни өчен кирәк соң?
Балалар: Ул ир-атлар, малайларның баш киеме санала.
Тәрбияче: Төрле формада булган түбәтәйләр. Баштан тукыма һәм йоннан ясаган булсалар, аннан “тәкыя” формасында теккәннәр. Ә хәзер түбәтәй зәвыклы ирләр баш киеме. Ә сезнең түбәтәйне кайда күргәнегез бар?
Балалар: Театр сәхнәсендә, милли киемнәр киеп җырлаучы һәм биюче абыйларда, Татарстанга килүче кунакларга бүләк итәләр.
Тәрбияче: Балалар, ә хәзер сезнең белән күргәзмәгә юл тотабыз. Иң элек кагыйдәләрне искә төшерик.
Балалар: Күргәзмәдә үз-үзебезне тыныч тотабыз, кычкырмыйбыз, тавышланмыйбыз, әйберләрне кул белән тотмыйбыз.
Тәрбияче: Бик дөрес! Ә нинди күргәзмәләр беләсез һәм ниндиләрендә булганыгыз бар?
Балалар: Картиналар күргәзмәсе, песиләр күргәзмәсе, этләр күргәзмәсе, уенчыклар күргәзмәсе, “әни һәм бала” күргәзмәсе, китаплар күргәзмәсе, һ.б.
Слайдлар (түбәтәйләр). Күргәзмәдә булу. Түбәтәйләрне киеп карау.
Тәрбияче: Күп беләсез икән! Әйдәгез, бер уйнап алабыз. “Түбәтәй” түгәрәк уены.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән, матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды
Тәрбияче: Күргәзмәдә булдык. Игътибар иттегезме, түбәтәйдәге бизәкләргә? Нинди матурлар!
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Балалар, ә татар бизәкләреннән сез ниндиләрне беләсез?
Балалар: Ләлә чәчәкләре, төрле яфраклар, каурыйлар, өзек сызыклар, нокталар, дулкын һәм туры сызыклар, үрелмәләр, күперткән элмәләр, йөрәк формасы, һ.б.
Слайдлар (бизәкләр)
Тәрбияче: Әйе, алар бик күп төрле. Камыр батырга түбәтәй ясарга сез әзерме?
Балалар: Әйе, әзер!
Тәрбияче: Балалар, сезнең алда каты кәгазьдән ясалган түбәтәй һәм калфак үрнәге. Безнең максат түбәтәйне һәм калфакны бизәү.
Салмак кына музыка яңгрый.
Малайлар түбәтәй, кызлар калфак бизиләр.
1.Каты кәгазьгә пластилинны калын һәм тигез итеп солау.
2.Түбәтәйнең уртасына ләлә чәчәген урнаштыру.
3.Ләлә чәчәге тирәли мәрҗәннәр тезү.
4.Түбәтәйнең кырыйларына да мәрҗәннәр тезү.
Тәрбияче балаларның эшләгәннәрен күзәтә, ярдәм итә.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, без бүген нәрсәләр белән шөгыльләндек, кайда булдык?
Балаларның җаваплары.
Тәрбияче: Афәрин, түбәтәйләрегезне бер-берегезгә күрсәтегез. Бик матур! Сезгә ошадымы? Камыр батырга да ошар дип ошанабыз.
Балалар бер-берләренә эшләгән эшләрен күрсәтәләр.
Эшләреннән ямь табалар, горурлык хисләре кичерәләр.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/376655-metodicheskaja-razrabotka
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основные аспекты реализации программы «Орлята России»
- «Развитие профессиональной компетентности педагога»
- «Особенности преподавания учебных предметов «Родной язык» и «Литературное чтение на родном языке» по ФГОС НОО»
- «Реализация «Профориентационного минимума в образовательных организациях»
- «Теоретические основы логопедии и особенности работы учителя-логопеда с обучающимися с ОВЗ по ФГОС»
- «Учебно-воспитательная работа со школьниками в соответствии с ФГОС»
- Педагогика и методика преподавания географии
- Психолог в сфере образования: организация и ведение психолого-педагогической работы в образовательной организации
- Менеджмент социальной работы и управление организацией социального обслуживания
- Социально-педагогическое сопровождение обучающихся в образовательном процессе
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.