Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
06.12.2019

Архимед көче

Гаврилова Марина Николаевна
учитель физики и математики
Класс : 7
Укытучы: Гаврилова М.Н.
Дәреслек: А.В. Перышкин
Дәрес темасы: Архимед көче.
Дәрес тибы: Яңа белем ачу дәресе.
Формасы: эзләнү – дәресе.
Җиһазлар: Динамометр, 100г массалы груз, линейка, массалары төрле, ләкин күләмнәре бер булган җисемнәр, массалары бер , ләкин күләмнәре төрле булган җисемнәр, чиста су белән стакан, тозның судага эремәсе, озын стакан, кечкенә туп.
Дәреснең максаты:
1.Белем бирү максаты:
1) Архимед көченең сәбәпләрен өйрәнү.
2) Архимед көченең нинди факторларга бәйлелеген ачыклау.
3) Архимед көченең формуласын чыгару.
4) Таблицаларны тутыру
2.Фикер сәләтен үстерү максаты :
1) Игътибарлылыкны үстерү, анализ күнекмәләрен булдыру, төп фикерне билгеләп гомумиләштерү .
2) Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.
3) Укучыларда танып-белүнең фәнни методы күнекмәләрен куллана белү сәләтләрен үстерү (күзәтү, гипотеза, тәҗрибә).
3.Тәрбияви максат:
1) Предмет белән кызыксынуларын арттыру.
2) Укуга уңай караш булдыру
3) Аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү .
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет нәтиҗәләр:
-укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыруына ирешү;
Предмет нәтиҗәләре:
- сыеклыкка батырылган җисемгә тәэсир итә торган Архимед көченә билгеләмә бирү.
- тәҗрибә юлы белән Архимед көченең нинди зурлыкларга бәйлелеген ачыклау.
- Архимед көчен табу өчен формула чыгару.
- таблицаны тутыру.
Шәхси нәтиҗәләр:
-аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү

Содержимое разработки

Класс : 7

Укытучы: Гаврилова М.Н.

Дәреслек: А.В. Перышкин

Дәрес темасы: Архимед көче.

Дәрес тибы: Яңа белем ачу дәресе.

Формасы: эзләнү – дәресе.

Җиһазлар: Динамометр, 100г массалы груз, линейка, массалары төрле, ләкин күләмнәре бер булган җисемнәр, массалары бер , ләкин күләмнәре төрле булган җисемнәр, чиста су белән стакан, тозның судага эремәсе, озын стакан, кечкенә туп.

Дәреснең максаты:

1.Белем бирү максаты: 

1) Архимед көченең сәбәпләрен өйрәнү.

2) Архимед көченең нинди факторларга бәйлелеген ачыклау.

3) Архимед көченең формуласын чыгару.

4) Таблицаларны тутыру

2.Фикер сәләтен үстерү максаты :

1) Игътибарлылыкны үстерү, анализ күнекмәләрен булдыру, төп фикерне билгеләп гомумиләштерү .

2) Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

3) Укучыларда танып-белүнең фәнни методы күнекмәләрен куллана белү сәләтләрен үстерү (күзәтү, гипотеза, тәҗрибә).

 3.Тәрбияви максат: 

 1) Предмет белән кызыксынуларын арттыру.

2) Укуга уңай караш булдыру

3) Аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү .           

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет нәтиҗәләр:

-укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыруына ирешү;

Предмет нәтиҗәләре:

сыеклыкка батырылган җисемгә тәэсир итә торган Архимед көченә билгеләмә бирү.

- тәҗрибә юлы белән Архимед көченең нинди зурлыкларга бәйлелеген ачыклау.

- Архимед көчен табу өчен формула чыгару.

- таблицаны тутыру.

Шәхси нәтиҗәләр:

-аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү            

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси:

фәнни телдә дөрес итеп сөйләү телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру. (яңа терминнар кертү)

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

-укучының үз эшчәнлеген контрольда тоту күнекмәсен үстерү.

Танып –белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-үз фикереңне формалаштыра белү;

-өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

-гомумиләштерү.

Коммуникатив:

-хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес планы.

I.Оештыру.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар белән исәнләшү:

Исәнмесез, укучылар!

Бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Дәрескә барыгыз да әзерме?

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы:

-Әйдәгез, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшереп китик әле

-Сез нинди көчләрне беләсез? ( авырлык көче, ышкылу көче, эластиклык көче, этеп чыгару көче ....)

- Көч нинди хәреф аша языла? (F )

- Авырлыкны нинди прибор белән үлчиләр? ( Динамометр)

- Авырлыкны табу формуласын язарга. ( P=mg)

 III.Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Укытучы: -Бүген безнең эзләнү дәресе. Немец фәлсәфәчесе Эммануил Кант әйткән: “ Һишчиксез, безнең бөтен белемнәребез тәҗрибәдән башлана”.

1 нче тәҗрибә: Суга батырылган тупның судан этелеп чыгару күренешен карап китүне тәкъдим итә

Укучылар күзәтәләр.

Укытучы: -Балалар ничек уйлыйсыз , ни өчен туп калкып чыга? ( туп эчендә һава бар, авырлык көче зур түгел, тупка өскә таба юнәльгән көч тәэсир итә) 

Нәтиҗә: тупка этеп чыгару көче тәэсир итә.

IV. Яңа белем ачу һәм дәрес темасын формалаштыру.

Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

Укытучы: Балалар хәзер бер риваять турында сөйләргә вакыт җитте. Әйдәгез аны карап китик. ( Экранда мультфильм Архимед ачышы турында).

Укытучы: Бу галимнең исеме ничек? (Архимед)

- Уйлап карагыз әле, этеп чыгару көченә нинди исем бирелә , әгәр тарих мәгълүмәтләре буенча аны Архимед ачкан булса.

Ничек уйлыйсыз дәреснең темасы нинди? Дәрескә нинди максатлар куярбыз?

( Укучылар укытучы ярдәме белән дәрес максатын куялар)

Укытучы: (Дәрес максатын гомумиләштерә)

1) Архимед көченең сәбәпләрен өйрәнү.

2) Архимед көченең нинди факторларга бәйлелеген ачыклау.

3) Архимед көченең формуласын һәм законын чыгару.

4) Таблицаларны тутыру.

- Дәфтәрләрне ачып бүгенге датаны һәм теманы язып куегыз.

V. Яңа материалны аңлату

- Сез бүген физик – экспериментатор ролендә булырсыз, һәм сыеклыкның аңа батырылган җисемгә тәэсирен өйрәнерсез. Физикада законнар ничек ачыла? ( Күзәтү, гипотеза, гипотезаны тәҗрибә юлы белән раслау яки кире кагу)

- Күзәтүләр нигезендә гипотеза чыгарыйк Архимед көче нинди зурлыкларга бәйле?

Гипотезалар:

1) Архимед көче җисемнең күләменә бәйле

2) Архимед көче сыеклыкның тыгызлыгына бәйле

3) Архимед көче җисемнең массасына бәйле

4) Архимед көче җисемнең батыру тирәнлегенә бәйле.

Физкультминутка(Авырлык коче юнэлешен, архимед коче юнэлеше куллар, гэудэ белэн хэрэкэтлэнеп курсэту)

Тәҗрибә үткәрү алдыннан кыскача инстуктаж бирергә.

Э хэзер,укучылар, эксперемент олешенэ кучу очен группаларга буленэбез.(укучылар сайлап кызыл яки зэнгэр фишкалар алалар.hэр укучы узе сайлаган тосле остэл яныны баса)

Укучылар 4 группага бүленә . Һәм һәр группа тәҗрибә үткәрә . Тиешле үлчәүләрне , исәпләүләрне башкаргач нәтиҗә ясыйлар.

Һәр группадан бер укучы чыгып нәтиҗәсен укый калганнар 1нче таблицаны тутыралар.

Архимед көче :

Бәйле

Бәйле түгел

Җисемнең күләменә

Җисемнең массасына

Сыеклыкның тыгызлыгына

Җисемне батыру тирәнлегенә

Формула һәм закон чыгарабыз.

FА = Рс

(сыеклыкка тулыснча батырылган жисемне этеп чыгара орган коч элеге жисем кулэмендэге сыеклык авырлыгына тигез)

Рс =mс g

(жисм сыеклыкка батырылган булса,ул узе этеп чыгарган сыеклык авырлыгы кадэр авырлыгын югалта)

Vс =Vж (этеп чыгарылган сыеклык кулэме сыеклыкка батырылган жисемкулэменэ тигез) яки

mс =ρс Vс

Ул вакытта:

FА = ρс gVж

Архимед законы: сыеклыкка тулысынча батырылган җисемне этеп чыгара торган көч әлеге җисем күләмендәге сыеклык авырлыгына тигез.

Архимед савыты белэн тэжрибэ уткэру.(Законны раслау)

2нче таблицаны тутырабыз.

FА=ρс g Vж

1

Исеме.

(Название)

2

Кагыйдә. (закон)

(Определение)

3

Үлчәү берәмлеге.

(Единица измернения)

4

Нинди хәреф белән билгеләнә.

(Обозначение)

5

Юнәлеше.

(Направление)

6

Архимед көчен табу формуласы.

(формула нахождения силы Архимеда)

-Э хэзер, укучылар, таблицаларыгызны партадашыгыз белэн алышынып, эшнен дореслеген тикшерэбез.

VI. Өй эше 

1 уровень- п .51танышырга,150 бит сорауларга жавап эзерлэргэ.

2уровень -26нчы күнегү ( 5,6 бирем)

3 уровень – (ижади бирем) Ни очен кечкенэ тимер кадак суга салгач бата,э зур металдан яалган кораб йозэ?

VII .Йомгаклау.

-Инде дәрестә үзебез чыгарган кагыйдәне, формуланы һәркем эчтән генә исенә төшерсен һәм дәреслекнең 148-149 нчы битләрендә бирелгән кагыйдә белән чагыштырсын. Дәреслектәге кагыйдә безнекеннән аерылмыймы?

(-Юк, аерылмый.)

Укытучы: - Мин сезгә тагын ике тәҗрибә күрсәтәм , ә сез аны бүген алган белемнәрегез нигезендә аңлата аласыз инде.

Тәҗрибә өчен:

1) Ике йомырка, 1 стакан су, 1 стакан тозның судагы эремәсе.

2) Фольгадан ясалган көймә, фольга кисәге , 1 стакан су.

Рефлексия:

- Укучылар без дәреснең максатына ирештекме?(...)

- Укучылар , бүгенге дәрестә кемгә авыр булды? (....)

- Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?

-Дәреснең кайсы өлеше ошады?

Укучылар эшен бэялэу,билге кую.

Укытучы: Укучылар дәрестә бергә дус мөгалләмәдә эшләвегез өчен рәхмәт .

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/386228-arhimed-kche

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки