Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
19.03.2014

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре

zuxra
учитель татарского языка
Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләрен ачыклый. Татар әдәбиятында аерым урын тоткан шагыйрьнең тормыш юлы һәм шәхси тәҗрибәләре әсәрләренә ничек тәэсир иткәнлеге тикшерелә. Халык моңы һәм фәлсәфи темалар аның иҗатының төп үзенчәлекләре булып тора. Материал шулай ук аның иҗат мирасының бүгенге заман әдәби процессына катнашына багышлана.

Содержимое разработки

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

(Дәрес-презентация)

Укытучы: Фатыйхова Резидә М.

2014 нче ел

Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

Эпиграф:“Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.

Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

(Хәсән Туфан)

-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.

Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.

Дәрес барышы

Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.

-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.

-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.

2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.

(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)

Слайд ачыла.

Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми. Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:

Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)

Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)

3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.

Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.

(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).

Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.

Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,

-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.

-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?

Нәтиҗә ясау.

Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.

Слайд ачыла.

2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.

Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.

Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.

Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.

Туфрак, яфрак

Кире информация.

-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?

-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?

Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.

Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Өйгә эш бирү, билгеләр кую.

А) Альбом чыгаруда материал тупларга.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/38812-hsn-tufan-iatyny-tormyshchan-biografik-ni

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки