- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект фольклорного праздника «Боз озату»
Конспект открытой НОД в виде фольклорного татарского праздника
с детьми подготовительной группы
по теме « Выбор музыкальных произведений в системе национально- патриотического воспитания дошкольника»
МБОУ « Бардымская СОШ №2» СП “ Детский сад “ Солнышко”
« Боз озату бәйрәме»
Конспект открытой НОД в виде фольклорного татарского праздника
с детьми подготовительной группы
по теме « Выбор музыкальных произведений в системе национально- патриотического воспитания дошкольника»
музыкальный руководитель: Аширова Э.М.
2019г.
Боз озату бәйрәме
Тәрбияви максат:Туган ягыбыз, тарихыбыз белән горурлану, халкыбызның йола-бәйрәмнәренә, гоеф-гадәтләренә кызыксыну уяту; янәшә яшәүчебашка халыкларга карата ихтирам хисе тәрбияләү; шулай ук табигатькә соклана белү, табигать байлыкларына сак караш тәрбияләү;
Өйрәтүче максат:Балаларга яз көне елның иң матур вакыты икәнен аңлату. Язгы табигать, табигать күренешләре белән һәм татар халкының яз көне уздырыла торган йола бәйрәмнәренең берсе - Боз озату йоласы белән таныштыру;
Үстерү максаты:Балаларның сөйләм телен, истә калдыру сәләтен үстерү.
Сәхнә бизәлеше: язгы елга күренеше, зәңгәр су,бозлар, кояш, болытлар, үрдәк-казлар, агач
Катнашалар:Карга, апа, Кояш, Су иясе.
Цели:
Способствовать проявлению музыкально- творческих способностей у детей, вызвать у них радостные эмоции и обогатить новыми яркими впечатлениями.
Задачи:
1)Работать над выразительным исполнением татарских песен; артикуляцией, произношением слов;
2) развивать чувство ритма, память, танцевальное творчество, вокальные навыки, артикуляцию;
3) расширять словарный запас;
4) развивать умение сочетать движение с музыкой и словом;
5) воспитывать дружеские, партнёрские отношения между детьми, культуру слушания музыки;
6) познакомить детей с национальным праздником наших предков, с его
историей и значением.
Предварительная работа:
1)Подбор литературы о празднике « Боз озату;
2) изучение татарских народных закличек, стихов;
3) разучивание песен « Яз житэ», « Дудек», « Чилтерле» ;
3)знакомство с играми татарского народа « Йозек салыш», « Юрта»,
« Чума урдек-чума каз»;
4) разучивание татарского парного танца « Эпипа».
Оборудование и материалы: компьютер,музыкальные записи, имитация речки, дерево, льды из пенопласта, деревянные утки, самодельная кукла из соломы, баян, монета, блюда татарской кухни, татарские костюмы мальчиков и девочек, костюмы солнышка, хозяйки речки, жёлтые пластмассовые шарики-лучики.
“ Боз озату бәйрәме!”
№ 1 көе
Бала:Боз китә! Боз китә! ( ике бала)
Апа: Боз китә! Боз китә!
Елга буена төшегез!
Боз озатырга килегез!
№2 көе
(Балалар парлашып татар халык кое астына, залга керәлэр, утыралар)
Апа: Исәнмесез кадерле балалар, кунаклар!
Буген бездэ боз озату бәйрәме!
Бәйрәмебез ямлерәк булсын диеп, су иясен чакырыйк?
Балалар: Су иясе кил безгә
Бәйрәм итәрбез бергә.
Су белән без уйнарбыз
Таза матур усәрбез!
(Татар халык кое янгырый, ишек артыннан су иясе тавышы ишетелэ)
№3 көе
Су иясе: Мин монда, мин монда!
Яз конендә рәхәт була
Боз киткәнен карарга
Сез бит мине чакырдыгыз, ничек килми калырга?
Исәнмесез балалар, кунаклар!
Мин - Су иясе, су чисталыгын саклыйм!
Ә сез сунны яратасызмы? Сунын кадерен беләсезме?
Балалар: Әйе, без сунны яратабыз, кадерен беләбез!
Су иясе: Барда авыл җиреннән куп елгалар агып утә.
Сез аларның исемнәрен беләсезме?
Йә, әйтегез нинди исемле елгалар ага?
Балалар: Тол ( Тулва) елга , Барда елга, Казмакты ( Казмашка)
Апа:Балалар! Күктә болытлар, кояш күренми. Кояш булмагач яз соңлап килә. Кояш бит ул язның иң зур ярдәмчесе, таянычы.
Әйдәгез, бергәләп чакырып карыйк әле үзен.
“Кояшны чакыру”
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Кояш чык, болыт кач!
Без уйнарбыз җылыткач!
№ 4 көе
(Күңелле татар көе астында Кояш керә.)
Кояш: Мин елмаеп карасам, бар дөнья көлә.
Тамчы тама, бозлар эри, күңел сөенә!
Кызганмыйча өләшәмен алтын нурларым
Бар дөньяга ишетелсен шатлык җырларым.
Исәнмесез, нәни дусларым! Болытларны куып, мине чакырып чыгардыгыз. Сезне күрүемә мин бик шат. Сез дөрес әйттегез. Мин язның таянычы, зур көче.
Апа: Елга тулып боз ага
Сокланабыз без аңа.
Кояш көлә. Көн аяз.
Бозга басып килә яз.
Җыр “Яз җитә”
1. Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Кушымта:
Яз, яз, язҗитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
2. Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй, җырлашалар.
Кушымта:
Кояш: Рәхмәт, дусларым! Мин сезне бик яратам, ләкин эшләрем бик күп, табигатьне уятып бетерәсем бар. Мин сезгә үземнең алтын-сары нурларымны калдырам.
№4 Көе
(Кояш нурларын елгага сибә, күңелле көй астына чыгып югала.)
Бала: Язкилэ! Язкилэ!
Җылы яктан горләшеп, сайрашып
Кошлар кайталар очып!
№ 5 Көе
( Үрдәк, каз тавышы)
Апа: Ишетәсезме кошлар тавышларын?
Кемнәр очып килде безнең түгәрәккә?
Балалар: Урдәкләр, казлар.
Апа: Без алар турында матур Дудәк җырын беләбез.
Әйдәгез, җырлап курсәтикме?
Балалар: Әйдәгез, әйдәгез.
Җыр “ Дудәк”
№ 6 Көе
(Кара карга очып кәре)
Кара карга: Мин карга, кара карга!
Яз чакырам дөньяга!
Карр-карр!
Монда нигә җыелдыгыз?
Апа: Без боз озату бәйрәмен оештырдык.
Уйнап, җырлап, биеп, төрле теләкләр теләп калырга килдек.
Кара карга: Миңа да сезнең белән калырга ярыймы?
Балалар: Ярый, ярый.
№7 Көе
Су иясе: Карагыз!
Үрдәкләр салкын судан курыкмыйлар: коенып, шаярып уйныйлар.
Әйдәгез бездә кошларга кушылып уйнап алыйк әле
бик кызыклы җырлы-биюле уен “ Чума үрдәк, чума каз”
Балалар:Әйдәгез! Әйдәгез!
Уен “ Чума үрдәк, чума каз”
1.Чума үрдәк, чума каз.-2 р.
Тирән күлне ярата ул ярата.-2р.
2.Камилә үзене иптәш әзли.-2 р.
Әмирнә ул ярата шул ярата.-2р.
3.Алсу узәне иптәш әзли.-2р.
Булатны ул ярата шул, ярата.-2р.
Кара карга: Уеныгыз бик күңелле булды. Миндә бер уен уйнатып китәмәле“ Йөзек салыш”
( Карана, тапмый, әйтә)
Йөзекне төшереп куйганмын. Ярар! Борчылмагыз!
Минем акчамда бар. “ Акча салыш” уйныйбыз.
Уен “ Акча салыш”
( Башта кара карга сала.)
Кара карга: Рәхмәт балалар.Күңелемне күрдегез.
Мине икенче җирләрдәдә көтәләр.
Саубылыгыз!!!
( Очып чыгып китә)
№6 Көе
Апа: Балалар, әйдәгез кызынып алабыз тирмәгә кереп.
Уен “ Тирмә” (“ Юрта”)
(Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Түгәрәккә басабыз.
Әйленебез, әйленебез
Болынга йөгеребез.)
Апа: Җыр-биюгә сез оста.
Буген күңелле бәйрәм.
Җыр җырлап, биеп алыйк ичмасам.
Җырлы бию “ Чилтәрле”
№1 Көе
Су иясе: Айкала кар сулары да,
Чайкала кар сулары.
Агып китсен, агып китсен
Безнең елга бозлары.
Апа:Карагыз әле балалар. Матур теләкләр теләп, салам курчагын бозга утыртып йөздереп озатыйк.
Балалар: Сәләмәт килсен.
Чир китсен.
Авылда бәрәкәт булсын.
№8 Көе
Апа: Әйдәң Су иясе белән саубылашабыз. Кайтырга кирәк, салкын тиерерсез.
Су иясе: Балалар, рәхмәт бәйрәмге чакырганыгыз өчен.
Таза-исән булыгыз, елганы чиста тотыгыз.
Балалар: Саубылыгыз!!!
№9 Көе
( Су иясе чыгып китә)
Апа: Менэ сездэ бәйрәмнәрне онытмаган өчен мин бик шат мын.
Сезгә бәйрәм хөрмәтеннән кучтәнәч итеп чәк-чәк пешереп алып килдем.
Бергәләшеп чәй әчәрбез.
№ 10 Көе
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/403526-konspekt-folklornogo-prazdnika-boz-ozatu
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Учитель физики: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОO»
- «Особенности преподавания общеобразовательной дисциплины «География» по ФГОС СПО»
- «Аспекты педагогического мастерства тренера-преподавателя»
- «Современные подходы к преподаванию истории в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Обучение детей с нарушениями зрения: особенности разработки и реализации АООП в соответствии с ФГОС»
- «Преподавание географии и экологии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- Организация досуговых мероприятий и развитие социального партнёрства в дополнительном образовании детей
- Содержание и организация методической работы в дошкольной образовательной организации
- Теория и методика обучения астрономии в образовательной организации
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса
- Логопедия. Коррекционно-педагогическая работа по преодолению речевых нарушений у обучающихся младшего школьного возраста
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.