- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Тузганак чәчәк атты
Тема: “Тузганак чәчәк атты”
Максат:яз билгеләрен ныгыту.
Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенәһәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр,матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә- тирә дөнья турындагы күзаллауларын киңәйтү; пумаланы дөрес тотып рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.
Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.
Методикалымнар:тузганак чәчәге турында әңгәмә,табышмак әйтү,шигырьләр сөйләү, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын уйнау.
Җиһазлау: язгы табигать,тузганаклар төшерелгән рәсемнәр,пумалалар һәм акварель буяулар, салфеткалар.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.
Күңелле яз җитте,
Бөтен җир уяна,
Табигать яшәрә,
Урамнар куана.
-Балалар,мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә).Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар.Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек.Әйтегез әле яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе, дөрес балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчы тама, сулар җыела. Җыелган кар суларын икенче тәрле “күлләвекләр” дип йөртәләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әл:”күлләвекләр”.(Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар)Язын тамчылар тып-тып тама.Нәрсәләр тама? Дөрес, тамчылар тама, тып-тып тама.Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз.Тамчылар тып-тып тама.
-Балалар. Сез бик матур сөйләдегез. Шуңа күрә минем сезгә яз турында җыр тыңлатасым килә. Ә сез тамчылар кебек биерсез.
Тып, тып итеп тамчы тама,
Тамчы тама талларга\
Талларымның бөреләре
Куаныша шуларга, куаныша шуларга.
-Булдырдыгыз, балалар! Бик матур биедегез.
-Бу җыр нәрсә турында булды , балалар?
-Әйе. Бик дөрес әйттегез, балалар, яз турында, тамчылар турында.
-Әйтегез, әле балалар, яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аларны күзәттек.
Кояш нурыннан
Сары нур алып,
Тузганак үсте,
Күр матур булып.
-Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге.(Фланелеграфка тузганак чәчәге беркетелә) Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак чәчәккә әверелә.
Кояштай сары тузганак,
Әйтерсең безне көтә
Үсеп җиткәч мамык булып,
Ул җилгә очып китә.
-Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес очып китә.Әйдәгез, әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.
Сары матур чәчәкләр
Тын гына ачылалар.
Җил искәндә серләшәләр,
Пышылдап чайкалалар.
Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.
-Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен(Балалар учларына өрәләр)
-Булдырдыгыз, балалар.Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сурәтләрбез.Ә нинди буяулар ярдәмендә буярбыз икән без, балалар? Бик дөрес чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз. Әинде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз.Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.
Балаларның күмәк эше.
Тәрбияче мольбертта тузганак чәчәчген ясау алымнарын күрсәтә, балаларның эшләренә нәтиҗә ясый.
-Менә нинди матур болын барлыкка килде.
Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.
Күбәләк: Исәнмесез, балалар, чәчәкле болын эзләп оча торгач, бирегә килеп чыктым.
Тәрбияче: Чәчәкләр исен сизеп, Күбәләккәй, безнең балалар синең өчен матур болын ясап куйдылар.
Күбәләк:Чыннан да, бигрәк матур болын, минем бу болында уйнап очасым килә.
Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.
“Чәчәкле болын” түгәрәк уены.
Без болынга чыгабыз,
Чыгыбыз, чыгабыз.
Без чәчәкләр җыябыз,
Җыябыз, җыябыз.
Болындагы сукмакны
Безгә кояш яктырта,
Матур сары чәчәкне
Һәрберебез ярата.
Күбәләк: Рәхмәт сезгә, балалар, сезнең болыныгыздан китәсе дә килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Сау булыгыз, балалр, бу болынга мин тагын очып килермен.(Китә)
Урамга чыккач, ишек алдында үскән чәчәкләрне күзәтү.
-Карагыз әле, балалар күпме тузганак чәчәге үсеп чыккан.Чәчәкләр нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле.(Чәчәкнең төзелеше ныгытыла. “Сабак”, “яфрак”,”чәчәк” сүзләре активлаштырыла)
“Күбәләкләр оча” уены уйнала.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/42367-tuzganak-chchk-atty
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание русского языка и литературы»
- «Формирование и развитие УУД обучающихся в соответствии с ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Содержание деятельности помощника воспитателя в ДОУ»
- «Основы финансовой грамотности: особенности преподавания в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО»
- «Особенности оказания кризисной и экстренной психологической помощи»
- «Содержание и методы преподавания учебного предмета «Литературное чтение» по ФГОС НОО»
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Обучение детей с ограниченными возможностями здоровья в общеобразовательной организации
- Психологическое консультирование: оказание психологической помощи населению и трудовым коллективам
- Управление дошкольной образовательной организацией
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания истории в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.