Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
25.05.2021

Технологическая карта урока «Галимҗан Гыйлҗманов» Яшел тутый

Вагизова Гулия Наилевна
учитель татарского языка и литературы
Технологическая карта урока по родной (татарской) литературе «Галимҗан Гыйлҗманов »Яшел тутый« ( »Зеленый попугай«) разработана для учителей, работающих в 9 классе русских школ.Ожидаемые результаты:
Предметные результаты: понимание произведения и определение авторской позиции, формирование представления о жанре новеллы.
Метапредметные результаты:
-регулятивные: выделение и накопление необходимой информации, раскрытие основной проблемы, работа по знакам – символам, анализ.Активизация, оценка, самобичевание изученных видов деятельности;
-познание: опираясь на знания, находить информацию, касающуюся понятия “мораль” ;
-коммуникативные: умение выслушать различные ответы, четко и ясно высказать свое мнение, аргументировать свою точку зрения. участие в диалоге и коллективном обсуждении;

Содержимое разработки

Укытучы

Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Сыйныф

8 нче татар төркеме

Тема

Галимҗан Гыйльмановның “Яшел тутый” әсәре буенча фикер алышу

Дәреснең максатлары

  1. Әсәрне анализлау өчен шартлар тудыру, авторның позициясен билгеләү.

  2. Укучыларның аналитик фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Әхлак сыйфатлары формалаштыру.

Дәреснең бурычлары

1. Белем бирү максаты: новелланың төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

3. Тәрбия бирү максаты: әхлаклылык– кешелекнең рухи көзгесе икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: әсәрне аңлау һәм автор позициясен билгеләү, новелла жанры турында күзаллау булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

-регулятив:кирәкле мәгълүматны аерып алу һәм туплау, төп проблеманы ачу, билге – символлар буенча эш алып бару, анализлау.Эш – гамәлләрнең өйрәнелгән төрләрен актвлаштыру, бәя бирү, үзбәя;

-танып-белү: белемнәргә таянып, “әхлак” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу;

-коммуникатив: төрле җавапларны тыңлау, фикерне төгәл, ачык әйтеп бирү,үз фикереңне дәлилләү. диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

-шәхескә кагылышлы: үзеңдә җаваплылык хисе булдыру

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка, әйләнә-тирә дөнья,

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Татар әдәбияты, 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 нче кисәк. Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Сафиуллина Ә.Н. –Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2016 ел.

Өстәмә: Галимҗан Гыйльмановның җыентыклары, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, слайдлар һәм видео күрсәтү өчен проектор, экран, компьютер, интернетка чыгу, такта, үзбәя карточкалары

Эшне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль, фронталь, парларда

Төп төшенчәләр

Тема, идея, проблема, сюжет элементлары, образларга характеристика, символ, жанр, новелла

Педагогик технологияләр

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә, проектлау

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәреснең технологик картасы

Дәреснеңдидактик структурасы

Укытучыэшчәнлеге

Укучыларэшчәнлеге

Планлаштырылганнәтиҗәләр

Универсальукугамәлләре

Структурасы ирешүгә юнәлтелгән биремнәр

(УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

П – предмет нәтиҗәләре

I этап.

Оештыру, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

1 мин.

Исәнләшү, балаларны эшкә әзерләү, уку эшчәнлегенә мотивлаштыру, дәрескә уңай психологик халәт булдыру. Үзбәя карточкаларына игътибар иттерү(кушымта 1)

Исәнләшү, укытучыга игътибар итү. Дәрестәүз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

ШУУГ – укытучы һәм иптәшләреңне хөрмәтитү, бер – береңәуңышлартеләү, дәрескәәзерлеккәүзбәябирү КУУГ – сыйныфташлар, укытучыбеләнхезмәттәшлекитү,сорауларгаҗавапбирү. РУУГ – эшнебашкарыпчыгу өченүз-үзнңнеәзерләү

IIэтап.

Уку мәсьәләсен кую.

мин

Балалар йорты турында видеоролик күрсәтү.

Әңгәмә оештыру:

-Бу видео сездә нинди фикерләр тудырды?

- Ни сәбәпле бу роликны куйдым?

Укучылар видеороликны карыйлар. Сорауларга җавап биреп, әңгәмәдә катнашалар.

Көтелгән җаваплар:

  1. Өйгә укырга бирелгән Галимҗан Гыйльмановның “Яшел тутый” әсәрендә дә сүз әбисе тәрбиясендә калган малай турында бара.

  2. Булатның әти-әнисе ташлап киткән.

РУУГ – фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.

ШУУГ – үз фикереңне әйтә белү, эш-гамәлләрдә үз-үзеңне сынау. ТБУУГ – төп мәгълүматны билгеләү КУУГ – башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау, дөрес җавап бирә белү.

III этап.

Өй эшен тикшерү

мин

Сезгә өйгә төркемнәрдә Галимҗан Гыйльмановның “Яшел тутый” әсәре буенча инфокарталар ясарга бирелгән иде. Әйдәгез, әсәрнең эчтәлеген искә төшерик

Төркемнәрдән 1 укучы чыгышы тыңлана (әсәрнең кыскача эчтәлеге).

ҮЗБӘЯне искә төшерү

Төркемнәр инфокарталарын тактага эләләр, уңышлы дип табылган эш төркеменә сүз бирелә.

Инфокартага таянып, Галимҗан Гыйльмановның “Яшел тутый” әсәрен кыскача сөйлиләр.

ҮЗБӘЯ карточкаларында билгеләр куялар

КУУГ – фикереңне төгәл итеп җиткерә белү, дәлилләү, сөйләм төзү

ТБУУГ – текстның эчтәлегендә ориентлашу, аны кабул итү

V этап. Уку мәсьәләсен чишү

мин.

Урындагылар әсәрнең эчтәлеген тыңлыйсыз һәм сюжет элементларын схемалар ярдәмендә билгеләп баруыгыз сорала.

ҮЗБӘЯне искә төшерү

Төркемнәрдә эш. Укучылар әсәрнең сюжеты буенча фикер алышалар, сюжет элементларын билгелиләр(эшләр А4 форматында)

Көтелгән җавап:

Экспозиция. Авторның кош базарына йөрергә яратуы

Төенләнеш. Тутыйны күрү. Булатның тутыйны сатып аласы килә.

Вакыйгалар үстерелеше. Сатучының комсызлыгы, әхлаксызлыгы. Малай акча җыеп, аны сатып ала.

Кульминацион нокта.Булатның әбисе тутыйны сатасы була.

Чишелеш. Автор тутыйны сатып ала һәм малайга “бирә”.

ҮЗБӘЯ карточкаларында билгеләр куялар

ТБУУГ – информация белән эшләү, төрле билгеләр куллану, анализ, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү; П – әдәби әсәрнең сюжетын, идея, проблемасын билгеләү, образларга характеристика бирү

ШУУГ – бер-береңне тыңлый белү, вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру. КУУГ – сыйныфташларың белән эшчәнлекне оештыра белү, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү, аралашуда тел чараларыннан урынлы файдалану. РУУГ – алгоритм буенча эшләү.

-Укучылар, әсәрнең авторы кем?

Аның турында дәреслекләрдә белешмә юк. Мин сезгә сылтама җибәрәм, сез thinglink сайтыннан танышырсыз.

КҮРСӘТЕЛӘ:

https://www.thinglink.com/scene/1280924373754052610(кушымта 1 дә бирелә)

-Новелла нәрсә ул?

-Әсәрең авторы Галимҗан Гыйльманов.

Новелла(127 б.) 1 укучы укый

Образларны күзәтеп үтик.

-Әсәр кем исеменнән сөйләнә?

-Әсәрдә нинди образлар бар?

- Төп геройлар кемнәр?

Укучыларга нетбуклар таратыла. Һәр парга 1 образга характеристика бирергә кирәк.(кушымта2)

Парларда эш. Образларга характеристика бирегез:

1 төркем –1пар -Булатка,2 пар- Бакый бабайга характеристика

2 төркем – 1пар -авторга, 2 пар- тутый хуҗасына

3 төркем –1пар -Булатның әбисенә, 2 пар- тутыйга

ҮЗБӘЯне искә төшерү

Көтелгән җавап:

  • Әсәр автор исеменнән сөйләнә.

  • Әсәрдә Булат, Бакый бабай, Булатның әбисе, тутыйның хуҗасы , тутый катнашалар.

  • Булат, автор.

Көтелгән җаваплар:

1 төркем –Булатка характеристика.Төп, уңай, актив. Аның күзләре гел ачулы итеп бирелә. Чөнки ул зурлардан яхшылык көтми( әти-әнисе ташлап киткән, әбисе усал, сатучы комсыз). Малай кечкенәдән авыр эштә үсә. Соңгы акчасына тутыйны сатып ала, димәк ул дустын ташламый, тугры.

Бакый бабай- пассив, уңай, ярдәмче герой. Аны автор вакыйгаларны укучыга тиз һәм кыскартып сөйләү өчен алган.

2 төркем – авторга, тутый хуҗасына

Автор- актив, уңай, төп образ. Новелланы сөйләүче. Ул Булатка дөньяда яхшы кешеләр дә бар икәнен күрсәтә. Автор мәрхәмәтле, бала җанлы, кошларны ярата.

Тутый хуҗасы- тискәре герой, пассив, ярдәмче герой. Портреты 121 б“кызыл борынлы, чәче тузган”. Автор 3 урында аны исерек дип бирә. Димәк, ул үзен карамый, кошны да тәрбияләми. Ул бик комсыз(саран). Баланы да кошны да җәлләми.

3 төркем –Булатның әбисенә,тутыйга.

Булатның әбисе- ярдәмче, тискәре, пассив образ. Ул саран, рәхимсез. Булатны бер дә жәлләми. Портреты бирелә124б” бераз бөкерерәк( авыр эштә эшләгән), йөзләрен җыерчык чорнаган( бик карт), болай да тар иреннәрен кысыбрак сөйләшә (бик усал), күзләрендә өметсезлек пәрдәсе ( Булатны ничек үстерермен дип борчыла). Бакый бабай аны "зәһәр әби” дип атый.

Тутый кош- исеме Чика- төп, актив, уңай. Хуҗасы әйбәт булмаса да, ул биргән җимне ашый, тугрылыклы. Булат белән бер-берсен аңлыйлар. Тутый сөйләшә дә белә, рәхмәтле.

ҮЗБӘЯ карточкаларында билгеләр куялар

Димәк, укучылар, әсәрдә күтәрелгән төп проблема нәрсә дип уйлыйсыз?

  • Әхлак

Көтелгән җаваплар:

-әхлак;

-балаларны ташлап калдыру - Булатны әти-әнисе ташлап киткәннәр124б.;

-комсызлык(саранлык) – тутый хуҗасы кошын бала кешегә дә 500 сумга сата, читлегенә өстәмә бәя сорый121,123б, әби кеше тутыйны 600 сумга сата, читлеккә 100 сум өсти125б.;

-өлкәннәрнең усаллыгы - Булат бер өлкән кешедән дә мәрхәмәт күрми: әти-әнисе ташлыйлар, әбисе бик усал - Бакый бабай: “Зәһәр әбисе аның...” ди 124 б., тутый кошның хуҗасы да бик усал, тутыйны җәберли, комсыз – читлекне өстәп 100 сумга сата, акчасын алдаган дип артыннан кычкыра 123б.)

-йорт хайваннарын карамау, җавапсызлык, мәрхәмәтсезлек һ.б.

VI этап. Белемнәрне гомумиләштерү

мин.

Нәтиҗә ясап, символларга игътибар итүегез сорала. Нинди символлар бар? Алар нәрсәне аңлата?

  • Читлектәге кошның ишеге ачыла, моны ничек аңлатырсыз?

  • Читлек сүзен аңлатмалы сүзлектән карагыз, ул нәрсәне аңлата?

Көтелгән җаваплар:

-яшел читлектә яшел тутый – ул ирексез, яшел балачак төсе.

Тутыйны читлектә хуҗасы тота, Булат та читлектә, аны әбисе тота, ул шулай ук ирексез.

  • Аны Булат ача, ә Булатка ирекне автор ача, яхшы кешеләр барлыгын күрсәтә.

  • 435 б. 1) ян-яклары һәм өсте тимер сеткадан яки рәшәткәдән ясалган корылма. 2) күчерелмә мәгънә - төрмә

ШУУГ - җаваплылык хисе булдыру һәм әхлакның югарылыгын билгеләү. ТБУУГ – тыңлап аңлау, модельләштерү,төшенчәләр чыгару, уку мәсьәләсен чишү өчен символлар куллану, тема буенча материал табу.

КУУГ – үз фикереңне төгәл, тулы белдерү, әңгәмәдәшеңнең фикерләрен тыңлап, уртак фикергә килү. РУУГ - эшләгән эштә хаталар булган очракта, төзәтмәләр кертә белү

Ә хәзер әсәрнең идеясен билгелик. Автор ни әйтергә теләгән? Сез ничек уйлыйсыз?

Видеоролик күрсәтелә”Хайваннар да балаларын ташламый”

ҮЗБӘЯне искә төшерү

Көтелгән җаваплар:

-нинди авырлыклар килсә дә кеше әхлагын югалтмаска тиеш;

-мәрхәмәтле булырга, ярдәмләшеп яшәргә кирәк;

- хайваннар да балаларын ташламый, ул табигатьтән бирелгән инстинкт һ.б.

ҮЗБӘЯ карточкаларында билгеләр куялар

VII этап. Рефлексия. Бәяләү. Үзбәя.

Өй эше.

мин.

Рефлексия. Дәрестә туган авырлыклар турында сорала, дәрескә нәтиҗә ясала, укучыларның эшенә бәя бирелә

-Үзегезгә бу әсәр буенча нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Үзбәя карточкаларына гомуми билгене чыгаралар

Өй эше биремен аңлату

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • Репродуктивэшчәнлеккә:

Новелладан тел-сурәтләү чараларын табарга,https://www.thinglink.com/scene/1280924373754052610сайтка кереп, сорауларга җавап бирергә;

  • конструктив эшчәнлеккә:

Галимҗан Гыйльманов иҗаты буенча презентация ясарга

(https://www.thinglink.com/scene/1280924373754052610 - өстәмә материаллар алырга була);

  • иҗадиэшчәнлеккә: Булаткахат язарга

-Дәрес тәмам, барыгызга да рәхмәт!

Мин нәрсә белдем? Ничек бәяләдем? Үз фикерләрен әйтәләр, сораулар бирәләр.

ҮЗБӘЯ (укучылар үзләренең белемнәрен бәялиләр – бәяләү карточкалары таратыла)

Өй эшен сайлап алалар.

ШУУГ – эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне бәяләү. ТБУУГ –дифференсацияләнгән биремне сайлау. КУУГ – фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү. РУУГ – үзбәя, коллектив һәм индивидуаль эшне дӛрес бәяли белү.

Кушымта1

Үзбәя карточкасы ФИ_______________________

Эш төрләре

Билге

Бәяләү критерияләре

1.

Өй эше. Инфокарталар ясауда катнашу, әсәрнең эчтәлеген белү

“5” – актив катнашам, тулы җавап бирәм

“4”- җавапларым тулы түгел

“3”- пассив катнашам, ләкин аңлыйм

“2”- берни аңламыйм

2.

Сюжет элементларын билгеләү

3.

Образларга характеристика бирү

4.

Проблема, символларны табу, идеяне билгеләү

Галимҗан Гыйльманов турында белешмә белән thinglink сайтыннан танышырсыз.

https://www.thinglink.com/scene/1280924373754052610

Гомуми билге-

Кушымта2

Нетбукларга куеласы материал

Парларда эш. Образга характеристика бирегез,туры килгәнен сайлап алыгыз

1 пар– Булат -

2 пар- Бакый бабай -

3 пар –автор -

4 пар- тутый хуҗасы -

5 пар -Булатның әбисе -

6 пар- тутый(Чика) -

Төп, ярдәмче, уңай, тискәре, актив, пассив.

Аның күзләре гел ачулы итеп бирелә.

Соңгы акчасына тутыйны сатып ала, димәк ул дустын ташламый, тугры.

Новелланы сөйләүче.

Ул мәрхәмәтле, балаларны, кошларны ярата.

Портреты121 б“кызыл борынлы, чәче тузган”.

Портреты бирелә124б” бераз бөкерерәк, йөзләрен җыерчык чорнаган, болай да тар иреннәрен кысыбрак сөйләшә, күзләрендә өметсезлек пәрдәсе”.

Ул үзен дә карамый, кошны да тәрбияләми.

Бик комсыз(саран).

Баланы да кошны да җәлләми.

Ул саран, рәхимсез, малайны жәлләми.

Бакый бабай аны "зәһәр” дип атый.

Кечкенәдән авыр эштә үсә.

Хуҗасы әйбәт булмаса да, ул аңа тугрылыклы.

Булат белән бер-берсен аңлыйлар.

Ул сөйләшә, рәхмәтле.

Аны автор вакыйгаларны укучыга тиз һәм кыскартып сөйләү өчен алган.

Ул Булатка дөньяда яхшы кешеләр дә бар икәнен күрсәтә.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/453653-tehnologicheskaja-karta-uroka-galiman-gyjlm

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки