Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
01.12.2021

Технологическая карта урока

Хантимирова Миляуша Фаритовна
учитель татарского языка и литературы
Дәреснең технологик картасы:
- дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләрне;
- дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын;
- укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен;
- теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны;
- ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлешләрдән торган схема – таблицаны тәшкил итә.
Бер яктан караганда, технологик карта укытучылар өчен бик уңайлы. Аны төзү өчен бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк шикелле: укытучы таблицаны (әзер шаблонны) ала да үзенә кирәкле мәгълүматларны кертеп яза, шуның белән әзер дәрес планы килеп чыга. Ләкин технологик картаның әле дәрес проекты түгел, ә бәлки проектлаштыруның нигезе генә булып торуын онытмаска кирәк. Чөнки укытучыга бу дәресне тиешле дәрәҗәдә, зур осталык белән, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп үткәреп чыгарга да кирәк бит әле. Бүген технологик картага ФДББСтан алынган материаллар, әйтик, планлаштырылган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә, шуңа күрә ул яңа стандартлар таләпләренә туры китерелеп, дәреснең билгеле бер моделе, схемасы, планы рәвешен ала.

Содержимое разработки

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

ПРОЕКТ ЭШЕ

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫНДА “СУЗЫК АВАЗЛАР” ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

Башкарды:

Хантимирова М.Ф., Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Яр Чаллы 2021 ел

Эчтәлек

КЕРЕШ...................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТЕХНОЛОГИК КАРТАНЫҢ ТЕОРЕТИК НИГЕЗЛӘРЕ

    1. Технологик карта турында гомуми төшенчә ...........................................6

    2. Проектны тормышка ашыру чаралары программасы ............................13

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ

2.1.Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфында “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы............15

2.2.Проекны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре................................36

ЙОМГАКЛАУ.....................................................................................................37

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ....................................................................................38

КУШЫМТА.........................................................................................................40

КЕРЕШ

Проблеманың куелышы ФДББС гамәлгә кертү төп гомуми белем бирү программасының үзләштерелүенә юнәлтелгән. Бүгенге укытучы һәр дәрескә әзерләнгәндә үз алдына яңа бурыч куя, ягъни планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен ул тиешле шартлар тудыра. ФДББС да планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле бирелә: шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре. Бөтен уку эшчәнлеге системалы-эшчәнлекле методка корылырга тиеш. Бу ФДББС таләбе. Укучы шәхесенең үсешендә универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге – киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе. Димәк, белем бирүнең бурычы булып баланы эшчәнлеккә җәлеп итәрлек шартлар оештыру тора.

Педагогка ФДББСка җавап бирә торган дәресне хәзерләгәндә иң беренче чиратта түбәндәгеләргә игътибар итү сорала:

  • төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү;

  • укучыларда УУГ формалаштыру;

- укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү (укучыларның белемнәре мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсе булсын өчен)

ФДББС яңа төшенчә кертә – ул уку ситуациясе. Яңа таләпләр буенча укытучы алдына түбәндәге бурыч куела: уку эшчәнлегенең структур берәмлекләре буларак, уку ситуацияләрен тудырырга өйрәнү, уку бурычларын уку ситуацияләренә күчерә белү.

Уку ситуациясен тудыру өчен түбәндәге алымнар кулланылырга мөмкин: каршылыклы фактлар, теоретик белемнәрне укучы алдына кую; яшәеш турында күзаллауны ачып салу һәм фәнни фактларны кую; “якты тап”, “актуальлек” алымнарын куллану. Уку ситуациясе булып таблицалар, укылган текстның эчтәлеге буенча диаграмма яки графиклар, билгеле кагыйдәләр буенча алгоритм төзү; төрле биремнәр үтәү; практик эшләр тора. ФДББС шартларында дәресне планлаштыру заман таләпләренә туры килергә тиеш. Бу мәсьәләдә укытучыга “технологик карта” ярдәмгә килә.

Технологик картаның төзелешен өйрәнү, төрле вариантлар белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау – бүгенге көн таләбе. Алда әйтелгәннеңактуальлеген билгели.

Проектның максаты. Проблеманы теоритик яктан өйрәнеп, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфында “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы төзү һәм гамәлгә кертү.

Проектның бурычлары

1.Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу.

2. Проект чараларының программасын төзү.

3. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфында “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы төзү һәм гамәлгә кертергә әзерләү.

4. Курсларда алган белемнәрне гомумиләштерү, тема буенча ФДББС таләп иткән планлаштырган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада күрсәтү.

5. Проектны ашыруның көтелгән нәтиҗәләрен билгеләү.

6. Проектны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.

Проектның тикшерү объекты: дәреснең технологик картасын төзү процессы.

Проектның тикшерү предметы: 5 нче сыйныфта “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасын проектлаштыру.

Проектның фәнни яктан әһәмияте: татар теле һәм әдәбияты укытучыларына проектта күтәрелгән темага күзәтү ясауның әһәмиятен ассызыклау, алдагы эш тәҗрибәсендә куллану мөмкинлеген тудыру.

Проектның гамәли әһәмияте һәм яңалыгы: рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфында “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасын тәкъдим итү.

Проектның структурасы: кереш, беренче бүлек, икенче бүлек, йомгак, әдәбият исемлеге, кушымта.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Технологик картаның теоретик нигезләре

1.1. Технологик карта турында гомуми төшенчә

Заманча дәрес структурасы хәрәкәтчән булырга, анда максатчан эшчәнлеккә берләштерелгән төрле эш төрләре тупланырга тиеш. Мөһим момент – укытучы укучының кирәкле юнәлештәге инициативасын хуплый һәм укучының үз эшчәнлеген оештыруына өстенлек бирә.

Белем бирүнең нәтиҗәлелегенә ирешүдә төп чара – продуктив биремнәр. Әгәр дә укучы башлангыч мәктәптә ФДББС на салынган сыйфатларга ия булса, урта звенода үз эшчәнлеген мөстәкыйль анализлый һәм аңа төзәтмәләр кертә ала.

Укытучы дәрескә үзанализ ясаганда, дәреснең барышын сөйләп чыга. Эчтәлекне сайлаганда нәрсәгә нигезләнүе, нинди методлар куллануы, белем бирүнең нинди формада оештырылуы турында сөйләгәндә кыенлык кичерә. Традицион планда, нигездә, дәреснең эчтәлеге языла, һәм ул системалы педагогик анализ ясарга булышмый. Дәрес барышын технологик карта формасында язу әле дәресне әзерләгәндә үк һәр этапта уку эшчәнлегенең төрләре, чаралары, методлары, эчтәлегенең ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл сайланганлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә. Алдагы адым – дәреснең һәр этабын бәяләү, эчтәлекне дөрес сайлауны, кулланылган метод һәм формаларның төгәллеген бәяли. [2: 72]

Технологик карта – технологик документ формасы. Анда әйберне эшләп чыгаруның тулы процессы, операцияләр һәм аларның состав өлешләре, материаллары, җитештерү өлкәсенә караган җиһазлар һәм технологик режим, әйберне эшләп чыгару өчен кирәкле вакыт, эшчеләрнең квалификациясе һәм башкалар языла. (Зур энциклопедик сүзлек)

Технология – ул билгеле бер вакыт аралыгында, ничек, нишләргә кирәк дигән сорауга төгәл җавап. Дәреснең технологик картасы – дәрес сценариясенең гомумиләштерелгән – график чагылышы, аны проектлаштыруның нигезе, индивидуаль эш методларын чагылдыру чарасы. [2: 74]

Дәресне планлаштыруның бер формасы буларак, дәреснең технологик картасы таблица рәвешендә төзелә. Технологик карта укытучыга дәреснең һәр этабын дөрес һәм эчтәлекле итеп төзергә мөмкинлек бирә.

Дәреснең технологик картасы:

- дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләрне;

- дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын;

- укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен;

- теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны;

- ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлешләрдән торган схема – таблицаны тәшкил итә.

Бер яктан караганда, технологик карта укытучылар өчен бик уңайлы. Аны төзү өчен бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк шикелле: укытучы таблицаны (әзер шаблонны) ала да үзенә кирәкле мәгълүматларны кертеп яза, шуның белән әзер дәрес планы килеп чыга. Ләкин технологик картаның әле дәрес проекты түгел, ә бәлки проектлаштыруның нигезе генә булып торуын онытмаска кирәк. Чөнки укытучыга бу дәресне тиешле дәрәҗәдә, зур осталык белән, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешеп үткәреп чыгарга да кирәк бит әле. Бүген технологик картага ФДББСтан алынган материаллар, әйтик, планлаштырылган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә, шуңа күрә ул яңа стандартлар таләпләренә туры китерелеп, дәреснең билгеле бер моделе, схемасы, планы рәвешен ала. Дәрес этаплары вертикаль буенча языла.

I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

2. Актуальләштерү:

- Өй эшен тикшерү.

- Әңгәмә.

3. Уку мәсьәләсен кую.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү .

  1. Дәреслек белән эш.

а) беренчел дәрәҗәдәге күнегүләр белән эш;

б) икенчел дәрәҗәдәге күнегүләр белән эш.

2. Парларда эш.

3. Уен.

4. Карточка белән эш.

III. Рефлексиф бәяләү.

  1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсенең чишелешен тикшерү.

  2. Дәрескә гомуми бәя.Һәр укучының үзенең эшчәнлегенә бәя бирүе.

  3. Өй эше.

  4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Горизонталь буенча һәр этапның бурычлары, методлар, формалар, укучы һәм укытучы эшчәнлеге, формалаштырылырга тиешле универсаль уку гамәлләре языла. Технологик картаның төзелешенә бердәм таләпләр юк. Укытучы үзенә җайлы форманы сайлап ала.

Укытучы, аның укыту процессына мөнәсәбәте, аның иҗадилыгы һәм профессиональлеге, аның һәр баланың сәләтен ачарга теләге – бу төп чыганак. Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруга ФДББС ның яңа таләпләре аннан, ягъни укытучыдан башка яши алмый. Күп нәрсә укытучының характерыннан, аның профессиональ әзерлегеннән тора. Әгәр дә кеше яңалык өчен ачык, үзгәрешләрдән курыкмый икән, аз вакыт эчендә дә яңа шартларда беренче ышанычлы адымнарын ясый башлый. Технологик картаның төзелешен өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала. Технологик карта үрнәкләрен үземнең коллегаларыма тәкъдим итәм.

Технологик карта үрнәкләре

1 нче үрнәк

Укытучы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

Дәрес төре

Дәреснең технологик төзелеше

Дәрес темасы

Максат

Төп терминнар, аңлатмалар

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Язу күнекмәләре: .......

Уку-язу күнекмәләре: .......

Тел күнекмәләре: ........

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

− дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;

− үз фикереңне әйтә белү;

− төркемнәрдә килешеп эшли белү;

− иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

− фикереңне дәлилли белү.

Регулятив УУГ:

− уку бурычларын кую;

− барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;

− үз фикереңне төгәл җиткерү;

− дөрестән дөрес түгелне аеру;

− таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

− нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып белү УУГ:

− тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

− төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

− рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;

− укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

− башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

− үз фикереңә ышандыра белү;

− башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек:

Эш дәфтәре

Техник чаралар: компьютер, презентация, мультимедиа

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Слайдлар, күрсәтмәлекләр, картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

2 нче үрнәк

Педагогның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:

Предмет:

Сыйныф :

Дәрес тибы:

Дидактик төзелешле дәреснең технологик картасы

Тема

Максат

Бурычлар

Белем бирү, үстерешле, тәрбияви

УУГ

Шәхси, регулятив, коммуникатив, танып белү.

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет, белү, күнекмәгә ия булу.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнеш

Ресурслар

Дәрес формасы

Фронталь, парлап, шәхси, төркемләп.

Технология

Дәреснең дидактик структурасы

Укучыларның эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән биремнәр

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет

УУГ

Оештыру моменты

Өй эшен тикшерү

Яңа материалны өйрәнү

Материалны ныгыту

Контроль

Рефлекция

Дидактик төзелешле дәреснең технологик картасы

Дәреснең дид.стр-сы

Дәреснең методик структурасы

Дидак

тик бурыч

ларны чишү билгелә

ре

Оештыру моменты

Укыту ме- тодла

ры

Эшчән

лек форма

сы

Мето

дик алымнар һәм алар

ның эчтәле

ге

Укыту чарала

ры

Эшчәнлекне оештыру алымнары

Белемнәрне актуальләштерү

Яңа материалны бирү

Материалны ныгыту

Нәтиҗәләр чыгару

Өй эше

Дәреснең дидактик структурасы дәрес этапларыннан чыгып формалаштырыла, әмма дәреснең формасы аның тибыннан чыгып үзгәрергә мөмкин. [10: 46]

Технологик картаның төзелешенә бердәм таләпләр юк. Укытучы технологик картаның төзелешен өйрәнеп, төрле вариантлары белән танышканнан соң, үзенә җайлы форманы сайлап, эшләп карый ала. Технологик карта төзеп эшләү, бүгенге көндә дә актуаль санала.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Татар теле дәресенең технологик картасы

2.1. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфында “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы

Сыйныф: 5

Тема:Сузык авазларны өйрәнү.

Укытучы эшчәнлегенең максаты: Сузык авазлар турында мәгълүмат бирү. Алган белемнәрне тормышта куллану осталыгы формалаштыру.

Дәреснең максаты:

  • белем бирү:укучыларгасузык авазлар турында тулы мәгълүмат бирү һәм әлеге тема буенча белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру;

  • үстерү:иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү;

  • тәрбияви:туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • предмет буенча нәтиҗәләр: сузык авазларны турында өйрәнү;

  • метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку, сөйләү алымнарын камилләштерү;

  • шәхси нәтиҗәләр: туган телебезгә хөрмәт белән карау, телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Дәрес тибы: яңаматериалны өйрәнү дәресе.

Принциплар: фәннилек, аңлылык, активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, системалылык һәм эзлеклелек, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек, аралашу.

Методлар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Алымнар:презентация, таблица, карточкалар, дәреслек белән эшләү,

Дәреслек:татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5 нче сыйныфы уку әсбабы/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов, – Казан : Тат.кит.нәшр., 2015.

Чаралар:

  • программа, дәреслек, кулланмалар;

  • компьютер, проектор, экран, индивидуаль биремлекарточкалар, “Уңышлар баскычы” карточкасы, посылка, хат.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле.

Укучылар белән эшләү формасы: индивидуаль,парлап, төркем белән, фронталь.

Төп төшенчәләр: сузык авазларны, алгы рәт (нечкә әйтелеш), арткы рәт (калын әйтелеш), иренләшкән, иренләшмәгән.

Дифференциацияле һәм индивидуаль якын килеп укыту (астына сызарга): булды/булмады.

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге (астына сызарга): репродуктив, продуктив.

Дәреснең максатына ирешүне бәяләү (астына сызарга): тулысынча ирешелде, өлешчә ирешелде, ирешелмәде

Дәрес төзелеше

Дәрес этаплары

Максаты

Вакыты

Укучылар белән хезмәттәшлек итү формасы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләрен булдыру

Арадаш тикшерү

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы

1. Дәресне оештыру.

Укучылар

ның дәрескә әзерлеген һәм мөнәсәбәтен ачклау

2

Фронталь

– Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

-Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,-диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-беребезгә елмаеп карыйк.

- Сезнең һәрберегезгә “Уңышлар карточкасы” бирәм. Биремнәрне үтәгән саен шунда үзегезгә билге куеп барырсыз.

Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яңа “5”леләр алыйк! Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Шәхси:

Укуга һәм танып белү эшчәнлегенә карата уңай мөнәсәбәтне белдерү; әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү; яңа белем, осталыкка ия булуга омтылу

Регулятив:

укытучы, сыйныфташлар белән бергә алдагы эшчәнлекне планлаштыру

Танып белү:

уку һәм танып белү бурычын аңлау

Аралашу:

кешене тыңлый белүгә, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек

Телдән җавап

2. Актуальләш

терү

а) Өй эшен тикшерү

Алган белемнәрне ныгыту

4

Индивидуаль

Шәхси:

шәхесара мөнәсәбәтләрне аңлау һәм бәяләү

Аралашу:

кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү

Телдән җавап

Белемнәрне

Авыр үзләштерелә торган урыннарны ачыклау

Узган дәрес материалын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау

4

индивидуаль

  1. Фонетика турында фикер алышу.

-Укучылар, искә төшереп китик әле, татар алфавитында ничә хәреф бар?

- Әйе, укучылар. Татар телендә авазлар да бар.

Сез ничек уйлыйсыз, аваз һәм хәреф дигән төшенчәләр каян килеп чыккан?

-Рәхмәт, әйе укучылар. Әлеге хәреф һәм авазларны өйрәнү буенча татар халкының горурлыгы булган мәгърифәтче, мәгърифәтче-галим, укытучы-педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров үзеннән күп көч куя. Ул татар хәрефләре һәм авазларын аерып күрсәтү өстендә эш алып бара. “Әнмүзәҗ”, “Краткая татарская грамматика” кебек хезмәтләрендә урын алган. Үземә кирәкле белем алдым,- дип үзегезне бәяләгез.

Үзбәя

39 хәреф бар.

Укучыларның җавапларын тыңлау

Шәхси:

шәхесара мөнәсәбәтләрне аңлау һәм бәяләү

Регулятив:

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Аралашу:

тыңлый һәм сөйләшә белү, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү

Телдән җавап

  б) Әңгәмә.

3.Уку мәсьәләсен кую

Укучыларның фикерен мөстәкыйль максат куярга юнәлтү  

5

Төркемләп

парлап

Алдыгыздагы дәфтәр битенә түбәндәге сорауларга җавап языгыз. Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк? Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы?Эй-ар-гайд (до и после) структурасын кулланып эшлибез.

Фикер алышу өчен таймд пэа шэа структурасын кулланабыз.

-Безнең максатыбыз нинди? - Клок баддислардан карап 12 дә кем белән очрашырга тиеш, шуның белән парлашасыз.Басабыз, урындыкларны этеп куябыз. Беренче башлый кемнең исемендә хәреф саны күбрәк. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк икәнен билгеләдегезме? Бер кешегә 20 секунд вакыт бирелә. Башладык.... беренче кешенең вакыты бетте.... рәхмәт әйтегез.... икенче кешенең вакыты китте... вакыт бетте... рәхмәт әйтегез.

Укытучы 1-2 пардан җавапларны сорый.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

Ә хәзер бер әкият тыңлагыз. әлеге әкияттән шул ук сорауга җавап эзләгез. Беренче язып куйган фикерегез үзгәрдеме?(Сорау: -Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?)

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

-Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

-Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

-“М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

-Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

-Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

-Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

-А-а, - дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

-Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

-Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.

Әлеге әкияттән соң фикерегез үзгәрдеме, юкмы, эй ар гайдструктурасынкулланып җавап әзерләүне дәвам итәбез .Финк-райт-раунд-робин структурасынкулланып фикерләрне әзерлибез. Уйлагыз -10 секунд, язып куегыз -20 секундһәм бер-берегез белән уртаклашыгыз- 10 секунд .№1 башлый....

(Укучылар бер-берләренә 10 секунд дәвамында үз җавапларын группада дәлиллиләр. Укытучы җавапларны сорый.)

Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөләшәбез?

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

-укучылар язып куя, 1-2 укучы үз фикерен җиткерә.

Сузык авазларны өйрәнү.

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

Сузык аваз хәрефләрен өйрәнәбез

Үзбәя

Шәхси:

танып белүгә карата уңай мөнәсәбәттә булу, белемгә омтылу, әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү

Регулятив:

белгән һәм үзләштергән материалны моңа кадәр таныш булмаганнары белән чагыштырып, уку эшчәнлегенә караган бурычлар кую

Танып белү:

Танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Аралашу:

иҗтимагый компетентлыкка , аңлы рәвештә башкаларның фикерләренә таянып эш итү; кешене тыңлый белү, кара-каршы сөйләшүдә катнашу

Шәхси:

Укуга һәм танып белү эшчәнлегенә карата уңай мөнәсәбәтне белдерү; әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү; яңа белем, осталыкка ия булуга омтылу

Регулятив:

укытучы, сыйныфташлар белән бергә алдагы эшчәнлекне планлаштыру

Танып белү:

уку һәм танып белү бурычын аңлау

Аралашу:

кешене тыңлый белүгә, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек

Шәхси:

Укуга һәм танып белү эшчәнлегенә карата уңай мөнәсәбәтне белдерү; әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү; яңа белем, осталыкка ия булуга омтылу

Регулятив:

укытучы, сыйныфташлар белән бергә алдагы эшчәнлекне планлаштыру

Танып белү:

уку һәм танып белү бурычын аңлау

Аралашу:

кешене тыңлый белүгә, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү.

Эшләрне алмашып тикшерү.

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү

Телдән җавап

II.Уку мәсьәләсен этаплап чишү.

1)Дәреслек белән эш

а) беренчел дәрәҗәдәге күнегүләр

б) икенчел дәрәҗәдәге күнегүләр

Физминутка

 Күнегүләр эчтәлегенә төшенү

Күнегүләр эчтәлегенә төшенү

Аруны киметү

6

Төркемләп

Индивидуаль

Парлап

Төркемләп

Төркем белән

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

-Татар алфавитында сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар? (тактада язып бару)

Арткы рәт (калын) сузыклары [а], [о],[у], [ы], [о-], [ы-],

Алгы рәт (нечкә) сузыклары [ә], [ө], [ү], [э], [и],[э-]

Иренләшкән сузыклар: [у],[ү], [о], [ө], [о-]. Иренләшмәгән [а], [ы], [о-], [ы-],[ә],[э], [и],[э-]

Дәреслекнең 21 нче бите.

35 нче күнегү. Төрле сузык авазлар кергән бер иҗекле ун сүз язарга. Сузык авазларны квадрат җәяләр эчендә күрсәтергә.

Джот Тотс. Өстәл өстендә 12 кәгазь кисәге ята. Һәр уенчы 4 әр бит ала. Сузык авазлардан торган сүзләр яза. Өстәлгә куя. Диагональ, вертикаль, горизонталь яткан 3 сүзне кертеп җөмләләр төзиләр. Бер-берләренә әйтәләр.

Салмак кына көй куя

 Аңлатма бирү, нәтиҗә ясау .Сузык авазлар тавыштан гына торалар. Сузыкларның күпчелеге калынлыкта – нечкәлектә парлашалар. Рус теленнән кергән алынма сүзләрдәге сузыклар сузыбрак әйтелә торган

[о-], [ы-],[э-] авазларының гына калын яки нечкә парлары юк.

Үзбәя

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

Нәтиҗә ясау.

Үзбәя .

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Дәресне дәвам итик.

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү

Танып белү:

гипотеза кую, фикер алышу, исбатлау.

Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту.

Шәхси:

Укуга һәм танып белү эшчәнлегенә карата уңай мөнәсәбәтне белдерү; әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү; яңа белем, осталыкка ия булуга омтылу

Регулятив:

укытучы, сыйныфташлар белән бергә алдагы эшчәнлекне планлаштыру

Танып белү:

уку һәм танып белү бурычын аңлау

Аралашу:

кешене тыңлый белүгә, кара-каршы сөйләшүдә катнаша алуга, куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга юнәлтелгән эшчәнлек

 

2) парларда эш

 

4

Төркемләп

Парлап эш.

36 нчы күнегү. (телдән) Укыгыз һәм чагыштырыгыз: сүзләрнең калын яки нечкә әйтелүе кайсы авазларга бәйле?

37 нче күнегү.Укыгыз һәм чагыштырыгыз: [о], [ы], [э] авазлары кайсы сүзләрдә кыскарак, кайсыларында сузыбрак әйтелә? Сүзлек өстендә эш.

Бор – полк, тор – сорт, кыр – сыр, сыр – тыл, элек – электр, эре - букет

Нәтиҗә. Калын сузыклар [а], [о],[у], [ы], [о-], [ы-],

Нечкә сузыклар [ә], [ө], [ү], [э], [и], [э-]

[о], [ы], [э] татар телендә кыска әйтелә.

Үзбәя

Нәтиҗә.

[о], [ы], [э] татар телендә кыска әйтелә,рус теленнән кергән алынма сүзләрдә сузыбрак әйтелә.

Үзбәя

Шәхси:

шәхесара мөнәсәбәтләрне аңларга булышу, хезмәттәшлеккә, бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу, үзләштергән материалны бәяләү

Регулятив:

арадаш максатларның эзлеклелеген ачыклау, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау.

Танып белү:

кирәкле белешмәне эзләү һәм аерып чыгару;

Аралашу:

аңлы рәвештә башкаларның фикерләренә таянып эш итү куелган проблема буенча бергәләп фикер алышу, иптәшләре белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итү

Язма эш

 3) карточка белән эш

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эшләү

Белемнәрне ныгыту

6

Индивидуаль,

 Аңлату:

  • Белгәннәрне гомумиләштереп һәм түбәндәге белешмәдән файдаланып, сузык авазлар турында модельне тутырып бетерегез.

Күпнокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне сайлап алырга.

1.Авазлар язуда ... белән күрсәтелә.2. Авазларны ... һәм ... . 3. Хәрефләрне ... , ... , һәм ... .4. Сузык авазларны белдерүче хәрефләр ..., ә сузык авазлар ... .

Сүзләр: язабыз, күрәбез, 9, укыйбыз, әйтәбез, ишетәбез, хәрефләр,12.

Сингл- раунд- робин структурасын кулланыпҗавапларны тикшерәбез.(Төркемнәрдәге һәр кеше башта 1нче, аннары 2нче, 3нче, 4нче җөмләләрне укып чыгалар) Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Дәфтәрдә язып эшләү,

Нәтиҗә.Хәрефләр. Әйтәбез, ишетәбез. Язабыз, күрәбез, укыйбыз.

Үзбәя.

Танып белү:

иҗади һәм эзләнү характерындагы мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү

Шәхси:

әхлак нормаларын аңлау һәм үз-үзеңне тотышыңа бәя бирә белү.

Регулятив:

иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә булу,каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлый белү

Аралашу:

монологик һәм диалогик сөйләмгә ия булу, иптәшләре һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек Танып белү:

укучының укуга, эзлекле фикер йөртүгә, проблеманы ачыклауга һәм аны чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеген ачыклау, сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешен урнаштыру

Шәхси:

үзләштергән материалны иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтләрдән чыгып бәяләү

Регулятив:

укучыларның программа нигезендә үзләштергән (аерым темалар буенча) белем һәм күнекмәләрен бәяләүитү.

Язмача эшләү һәм телдән җавап бирү.

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү

Сорауларга җавап бирү.

III Рефлексия

Гомумиләштерү һәм системага салу.

1. Өй эше бирү.

2. Дәрескә нәтиҗә ясау.

 Куелган бурыч-ның нәтиҗәләргә туры килүе.

Укучыларга өй эшенең максатын, үтәү юлларын күрсәтү

Укучылар белән бергәләп дәрескә йомгак ясау

6

Индивидуаль,

Төркем белән

Өй эшен үтәү технологиясен, күнегүне эшләү алымнарын өйрәтү. Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алып, дифференцацияле өй эше бирү:1)мәҗбүри: 38 нче күнегү. Алынма сүзләрне табыгыз. Алардагы сузык авазлар ничек әйтелә? 2) ярым иҗади: сузык аваздан башланган 2 иҗекле, 5 хәрефле 10 сүз языгыз. 3) иҗади: хоккей командалары турында мәгълүмат табып килергә.

Сораулар буенча әңгәмә.

  • Дәрестә нинди УМ чишелдеме?

  • Алган белемнәрне кайларда кулланып булачак?

  • Сезнең өчен бу теманы өйрәнү авыр булдымы?

  • Үзегезгә билге куегыз.

Уңышлар баскычы” карточкаларындагы билгеләрне журналга төшерәм.

Укытучы татар теле дәресенә карата укучыларның уңай мөнәсәбәтен тәэмин итә

Сорауларга җавап бирү.

Өй эшен көндәлекләргә язалар, сорауларга җавап алалар

Нәтиҗә ясау.

Үзбәя.

Укучылар дәрестән уңай тәэсир алалар.

Регулятив:

өйрәнелгән материалның кирәклегенә һәм әһәмиятенә төшенү, каршылыклы уй-фикерләр булганда, дөрес юлны сайлау

Танып белү:

танып белү максатын мөстәкыйль формалаштыру, логик фикерләүгә омтылу

Аралашу:

сораулар бирү, тыңлый һәм кара-каршы сөйләшүдә катнаша белү.

Регулятив:

укучыларның программа нигезендә аерым темалар буенча үзләштергән белем һәм күнекмәләрен бәяләү, укучыларның уку гамәлләренә ия булуларының сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, йомгаклау, белемнәрен тикшерүне оештыру

Шәхси:

үзеңнең уку эшчәнлегеңне бәяләү Аралашу:

куелган проблема буенча бергәләп фикер алышуга, иптәшләрең һәм өлкәннәр белән нәтиҗәле һәм ирекле хезмәттәшлек итүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә әзер булу, җәмгыятнең актив шәхесе булып үсү.

Ачыклык кертү өчен сораулар бирү

Тест сорауларына җавап бирү.

2.2.Проектны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре

1.Технологик картаны язу.

2.Гамәлгә кертү өчен әзерләү.

3.Сынап карау.

4.Мөстәкыйль рәвештә технологик карталар язу күнекмәсе булдыру.

5.Дәресләрне ФДББС таләпләренә туры китереп үткәрү.

6.Дәрестә универсаль уку гамәлләрен булдыруга ирешү.

7.Укучыларда системалы рәвештә УУГен үстерү.

8.Укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итү.

9.Укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына,укытучының хезмәтен җайлау.

10.Планлаштырган предмет,метапредмет,шәхси нәтиҗәләргә ирешү .

11.5 нче сыйныф укучыларының “Сузык авазлар” темасын үзләштерүдә белем дәрәҗәсен тикшерү өчен күнегүләр бирү.

ЙОМГАК

Проект эшемнең темасы: “Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфында “Сузык авазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы”

Проектның төп максатыпроблеманы теоретик һәм практик яктан өйрәнеп, татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен 5 нче сыйныфта татар теле фәне буенча “Сузык авазлар” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертү иде. Шуннан чыгып, бурычлар куелды.

Сузык авазлар” темасына төзелгән технологик картабыз тулаем укытучы һәм укучы эшчәнлегенең һәрбер этабын күрсәтеп тора. Һәрбер этапта УУГ төрләре күрсәтелә.

Минемчә, технологик карта төзүнең актуальлеге шунда:технологик картаукыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси осталыкларының үсешен тәэмин итергә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә.

Технологик карта мәктәп җитәкчелегенә программаның үтәлешен һәм көтелгән нәтиҗәләрнең ирешү дәрәҗәсен контрольдә тотарга, кирәкле методик ярдәм күрсәтергә ярдәм итә.

Сузык авазлар темасын үзенчә яктырткан проект булганга күрә, ул, гомумән, яңалык булып тора.Татар мәктәбендәге укытучы мөгаллимнәр бу проектны уңышлы санарлар дип уйлыйм.

Проект эшен башкарганда, рус галимнәре белән беррәттән, үзебезнең галимнәр, Ф.Ф.Харисов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, А.Х. Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева хезмәтләре, “Мәгариф. Татар теле” журналы мәкаләләре һ.б. белән таныштым.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.

Методик хезмәтләр

  1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004.

  2. Казачкова, С.П. Начальная школа. Требования стандартов второго поколения к урокам и внеурочной деятельности. М.: “Планета”, 2014.

  3. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – К., 2002.

  4. Мөхәрләмова Г.Н. Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше (татар әдәбияты). “Мәгариф”журналы. №3.2016

  5. Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Яр Чаллы, 2002

  1. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 2015.

  2. Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5 нче сыйныфы уку әсбабы/ Ч.М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов, – Казан: Тат.кит.нәшр., 2015.

  3. Хуҗиәхмәтов Ә.Н.. “Педагогик технологияләр”. - Казан: Мәгариф, 2008.

  4. Татар мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” (М.З. Зәкиев,  Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

  5. Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек / төзүчеләр: А.Х. Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева, – Казан: ТРМҮИ, 2015.

  6. Харисов Ф.Ф. Татар теленең үткәне, бүгенгесе, һәм киләчәге: лингводидактик аспект. – Казан, 2017.

  7. Татар грамматикасы/ ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2016.Т.2.432б.

Электрон ресурслар

  1. Галиуллина Г.Р. Интерактивный электронный учебник татарского языка для 5-11-х классов: Электронный учебник. Электр. При поддержке Министерства образования и науки Республики Татарстан. - "Belem.ru". На 8 дисках (общий объем 480 Мб).

  2. Нуруллина Л.Х. Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы [Электронный ресурс]: режим доступа: // conf.knitu.ru: VШ респуб. научно-методическая конференция педагогов общеобразовательных учреждений, преподавателей учреждений среднего и высшего профессионального образования «Интеграция школы и вуза как эффективный инструмент формирования актуальных компетенций учащихся» Казань, 2015. URL: // http://www.conf. knitu.ru рус телендә.

КУШЫМТА

Уңышлар баскычы ( һәр укучыга билге куяр өчен)

Йомгак билге

Карточка белән эш.

35 нче күнегү

Әкият өстендә эш

36 нчы, күнегүләр

37 нче күнегү.

Сузык аваздан башланган сүз.

Өй эше

1. Фонетика турында белешмә- мәгълүмат бирү.

Әлеге хәреф һәм авазларны өйрәнү буенча татар халкының горурлыгы булган мәгърифәтче, мәгърифәтче-галим, укытучы-педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров үзеннән күп көч куя. Ул татар хәрефләре һәм авазларын аерып күрсәтү өстендә эш алып бара. “Әнмүзәҗ”, “Краткая татарская грамматика” кебек хезмәтләрендә урын алган.

2. Әкият.

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

-Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

-Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

-“М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

-Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

-Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

-Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

-А-а, - дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

-Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

-Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.

3.Таблица белән эш. слайд

Арткы рәт (калын) сузыклары [а], [о],[у], [ы], [о-], [ы-],

Алгы рәт (нечкә) сузыклары [ә], [ө], [ү], [э], [и],[э-]

Иренләшкән сузыклар: [у],[ү], [о], [ө], [о-].

Иренләшмәгән [а], [ы], [о-], [ы-],[ә],[э], [и],[э-]

4. Карточка белән эш.

Күпнокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне сайлап алырга.

1.Авазлар язуда ... белән күрсәтелә.2. Авазларны ... һәм ... . 3. Хәрефләрне ... , ... , һәм ... .4. Сузык авазларны белдерүче хәрефләр ..., ә сузык авазлар ... .

Сүзләр: язабыз, күрәбез, 9, укыйбыз, әйтәбез, ишетәбез, хәрефләр,12.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/472685-tehnologicheskaja-karta-uroka

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки