Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
27.12.2021

Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

Хадиуллина Гульнара Акмалетдиновна
"Учитель начальных классов"
Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше шактый авыр тема.Шуңа күрә теманы уеннар ярдәмендә аңлатырга була. Схема,таблицалар куллану да отышлы.Дәрестә контроль күчереп язу оештырыла. Соңыннан грамматик бирем буларак фигыльләрне тикшерергә бирелә.

Содержимое разработки

Туган ( татар ) тел дәресе 3 нче сыйныф

Тема:Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.Контроль күчереп язу.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты-Укучыларның фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен тикшерү,

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүләрен үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -  аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

ТБУУГ: үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү.

ШУУГ:үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ булдыру.

РУУГ:дәрестә үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту

КУУГ:фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау. –контроль күчереп язу тексты язылган карточкалар

                  -кластер төзү өчен чиста А4 битләре

. - компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. Мотивлаштыру

Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек? Кәефләрегезнең яхшы булуын теләп, дәресебезне башлыйбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү

-Хикәя фигыль темасы буенча нәрсәләр беләбез? (Төркемнәрдә эш- кластер төзү)

Эш-хэл,хәрәкәтне белдерә

Shape2Shape1

Нишли? ,нишләде? Кебек сорауларга җавап бирә



Фигыль

Shape3Shape5Shape4

Заман белән төрләнә

Зат-сан белән төрләнә

Барлыкта-юклыкта килә



III.Дәреснең темасын,максатын билгеләү.

-Димәк бүгенге дәресебез фигыль сүз төркеменә багышлана. “Кыр казы” дигән текстны күчереп язабыз,текстта булган хикәя фигыльлләрнең зат-санын билгелибез.Әйтегез әле, безнең алдыбызда нинди максат тора? (Җавапларны тыңлау)

-дөрес итеп утыру;

- текстны чиста, матур, дөрес итеп күчереп язу;

-хикәя фигыльләрнең зат-санын билгеләү.

IV.Контроль күчереп язуга әзерлек.

Дәфтәрләргә число языла.

(Алдан әзерләнгән картокалар өләшенә)

Текст белән танышу.

Сүзлек эше: Аккүл

Сыңар

Кыр казы.

Беркөнне мин Аккүлгә киттем. Тын гына яткан көзге кебек күл өстенә, кояш нуры төшү сәбәпле, ялтырап торган юл салынган. Күлнең бер як читендәрәк кыр казлары әрле-бирле йөриләр.

Камышларны ике якка аерып, суга кердем. Анда, сыңар канаты белән талпынып, бер кыр казы очарга маташа. Мин аны өйгә алып кайттым. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга яптым. Кадерле кунагымның алдына су белән икмәк куйдым.

Бирем: текстта булган хикәя фигыльләрнең зат-санын билгеләргә.

V. Балаларның мөстәкыйль эше. Контроль күчереп язу. Биремне эшләү.

VI.Эшләрне тапшыру.

VII.Биремне тикшерү:

Киттем-1 зат,берлек сан

Салынган-3 зат, берлек сан

Йөриләр- 3 зат, күплек сан

Кердем- 1 зат, берлек сан

Маташа- 3 зат, берлек сан

Алып кайттым- 1 зат,берлек сан

Яптым- 1 зат, берлек сан

Куйдым- 1 зат, берлек сан

VIII. Рефлексия.

-Куйган максатларга ирештекме? Кайсы бирем сездә авырлык тудырды? Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәялисез? ( Туры килгән смайлик күрсәтәләр)

Мин барысын да аңладым, дөрес эшләдем

Минем хаталарым булды, миңа тагын да игътибарлырак

булырга кирәк

IX. Дәрескә йомгак.

Шушының белән дәресебез тәмам. Рәхмәт!

Төзеде: Һадиуллина Г.А.

Сарман муниципаль районы

МБГББУ “ Сарман гимназиясе”нең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

3

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/477108-figylne-zat-san-beln-trlne

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки