- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект занятия по развитию речи для старшего возраста «Бездә кышлаучы кошлар»
ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ
КОНСПЕКТЫ
Тема:БЕЗДӘ КЫШЛАУЧЫ КОШЛАР
Максат:
- балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту
тирәнәйтү;
- сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету;
- жөмләдәге һәр сүзне үз урынына куеп, кушымчаларны дөрес ялгап сөйли
белүләрен булдыру;
- куелган авазларның дөрес әйтелешенә ирешү;
- балаларда кошларга, табигатькә карата кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Сүзлек: кошчык, каурый, томшык, канат, җәнлек, чукый, гөрли, чыркылдый, тиктормас, җитез, тәпи.
Җиһазлау: кышлаучы кош рәсемнәре, хат алып килүче саескан рәсеме, җимлек, җим, мольберт, наб. полотно, һәр балада геометрик фигуралар салынган кечкенә тәлинкәләр (кош гәүдәләре төзү өчен).
Шөгыль барышы:
Балалар кереп, өстәлләргә житәрәк тукталып калалар.
- Балалар, безнең бүген сөйләм телен үстерү шөгыле.
(Шулчак тәрәзә аркылы томшыгына хат эләктергән саесканны күреп, балаларның игътибарын шуңа юнәлтә).
карагыз әле, тәрәзә артына бер кошчык килеп кунган,томшыгында нидер бар.Әйдәгез, ачып кертик әле үзен.Тәрәзәне ачып, саесканны кулына ала. Бу нинди кош?
- Саескан
- Әйе, саескан. Ул хәбәр белән килгәндер. әйдәгез, хатны ачып укыйк (ача, укый).
“Хөрмәтле, балалар! Урамда көннәр бик салкын, без, кышлаучы кошлар, үзебезгә ашарга таба алмыйбыз. зинһар, безгә ярдәм итегез!”
- Ай-яй, безнең канатлы дусларыбыз бик авыр хәлдә калганнар икән бит. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Булышабызмы аларга, балалар?
- Әйе, әйе!
- Тик безгә башта кайсы кошларның бездә кышлавы, аларның тышкы кыяфәтләре, нәрсә ашарга яратулары турында искә төшерергә кирәк. Өстәлләр артына утырыйк әле (балалар утыра).
Сезнең- өстәлләрдә кышлаучы кошларның рәсемнәре бар. Хәзер мин сезгә шул кошлар турында табышмаклар әйтәм, сез җавапларны рәсемнәрдән танып, җыю тасмасына куеп, кыскача гына шул кош турында сөйләрсез.
Бер кошка кызыгамын:
Тәпие кызыл аның,
Атлаган саен баш ия
Гадәте кызык аның (күгәрчен)
Күгәрчен рәсемен бер бала чыгарып элә, сөйли.
Күгәрчен — ак һәм зәңгәрсу төстә, тәпие кызыл, кешеләрдән курыкмый, гөр-гөр дип гөрли.
Куй син аңа майлы калҗа,
Куйма ярма һәм икмәк
Килер дә кунар тартмаңа,
Аның исеме... (песнәк)
Песнәкнең- түше сары, тырнаклары үткен, агачтан-агачка жиңел сикерә, тиктормас. Синь, синь дип тавыш бирә.
Башын алса - койрыгы ябыша,
Койрыгын алса - башы ябыша (саескан)
Саесканны карак дип үртиләр. Ян-яктан мамыклары ак, башы, тырнаклары, койрыгы яшкелт кара төстә. Ча, ча дип тавыш бирә.
Я, су белән юына, я, тузанда коена.
Гомер буе безнең белән,
Яшәргә дип җыена (чыпчык)
Чыпчык — кечкенә, тиктормас, коңгырт- чуар төстә. Ул чик-чирик дип чыркылдый.
Җепшек бураны да бар,
Тәмле боткасы да бар,
Аның карасы да бар,
Аның аласы да бар (ала карга)
Карга — эре кош, хәйләкәр,җитез, теләсә нәрсә ашый. Кар-кар дип кычкыра.
Түше кызыл булса да,
Исеме кара аның.
Башына кигән бүреге
Җисеменә тиң аның (карабүрек)
Карабүрекнең- түше кызыл, койрыгы, канаты кара. Рум, рум дип тавыш бирә.
- Бу нинди кошлар булды инде?
- Кышлаучы кошлар.
- Ә ни өчен без аларны кышлаучы дип атыйбыз?
- Алар салкыннан курыкмый, шуңа бездә калалар.
- Бу кошлар бер-берсене охшаганнармы?
- Юк, алар төрле.
- Чагыштырып карыйкәле: саескан, чыпчык.
- Саесканныңкойрыгы озын, чыпчыкныкы кечкенә.
- Ала карганың томшыгы озын, карабүрекнеке кыска.
- Күгәрчен - зур, песнәк - кечкенә.
- Дөрес. Шулай да, аларнын охшаш яклары да бар. Кем әйтә нидә икән ул охшашлык?
- Гәүдәләре мамык белән капланган.
- Дөрес,ә кошларның канаты, мамыгы нигә кирәк?
- Алар аны бәрелүдән, салкыннан саклый.
- Хәзер,әйдәгез, ял итеп алыйк.
Ял минуты.
Тәрәзә каршына — аяк очына басу
Килгән бер чыпчык — күрсәтү
Миңа кычкыра — үзеңә күрсәтү
Чык әле, ди, чык — кул изәү
Алдый ул, беләм - кул селкү
Гел шулай итә - аптырау
Йөгереп чыксам - йөгерү хәрәкәте
Оча да китә - очу хәрәкәте.
- Кошларны без яратып, аларга ничек дип эндәшәбез?
- Кошчыгым, йомшагым, нәнием, бәләкәчем, тиктормасым, җитезем...
- Хәзерөстәлдәге кисәкләрне алып, кош гәүдәсен жыегыз әле.
- Рәмис,кошның- гәүдә өлешләрен ата әле.
- Башы, гәүдәсе, канаты, койрыгы, томшыгы, тәпие.
- Румия, томшыгын күрсәтәле.
- Виталик, бу кайсыөлеше?
- Балалар, кошлар нинди азыкны яратып ашыйлар?
- Ипи валчыгы, сыр, майлы ит, көнбагыш, төрле орлыклар, ярмалар, карбыз төшләре...
- Дөрес. Инде без саесканның үтенеченүтәргә әзер. Саескан димәктән, ул нигәдер бер сүз дә эндәшми утыра. Саескан, хәлләрең ничек? Жылындыңмы инде?
Саескан: Ай-яй, сездә шундый җылы, рәхәт, йоклап китүемне сизми дә калганмын, хәттә сезнең нәрсә турында сөйләшкәнне дә ишетмәгәнмен.
Тәрбияче: Балалар, без нәрсәләр турында сөйләштек?
Балалар: Кышлаучы кошлар, аларның нәрсә ашаулары, гәүдә өлешләре турында.
Саескан: Харап булдым, минем бит томшыгымда хат бар иде.
Тәрбияче: Кайгырма, саескан, ул хатны без укыдык һәм кошларга бик теләп ярдәм итәчәкбез.
Саескан: Ничек итеп инде?
Тәрбияче: Җимлек элеп, җим салып.
Саескан: Әйе, алар җимлеккә килгәч, сез аларга таш атмассызмы, рәнҗетмәссезме соң?
Балалар: Юк, юк.
Тәрбияче: Балалар кошларга тимәс, рәнҗетмәс, саескан.
Саескан: Алар сез җим салганны каян белер соң?
Балалар: Без аларны чакырырбыз.
Тәрбияче: Саескан, азык эзләп киткән кошларны эзләп тап инде һәм җимлек янына чакыр.
Саескан: Алайса, мине урамга очырыгыз.
Тәрбияче: Оч, саескан, эзләп тап дусларыңны. Ә без сезнең белән җимлеккә җим салыйк (идән уртасына кечкенә өстәл куя, өстәлдә жимлек, савытларда төрле җимнәр). Беренче булып кайсы кошны чакырабыз?
Рәмис: Песнәк, песнәк, кил тизрәк, җим сибәм сиңа әзрәк (җим сала).
Дамир: Чыпчык, чыпчык, чык чырык, җим салыйм, кил тиз очып.
Алена: Күгәрченем, гөр-гөр-гөр, җим сибәм сиңа күр, күр!
Айдар: Чәүкә, чәүкә, кил, чәүкә, җим бирәм бер тәлинкә
Румия: Саескан ала канат, җим сибәм кабат-кабат.
Илмир: Карга, карга, син кара кабып кал азык барда.
Булат: Карабүрек, кил тизрәк син дә җим кап әзерәк.
Тәрбияче: Инде җим салынды, җимлекне урамга алып чыгып, агач башына эләсе генә калды. Нинди җимнәр салдык инде җимлеккә?
- Ипи валчыгы, көнбагыш, сыр, карбыз төшләре, тары, карабодай ярмалары.
Тәрбияче: Без кошларны канатлы дусларыбыз дибез. Чөнки алар кешеләргә, табигатькә зур файда китерәләр: агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Җәй көннәрендә җырчы кошлар үзләренең күңелле тавышлары белән тирә-юньне ямьгә күмәләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.
Ә хәзер безгә җимлекне алып, урамга чыгарга әзерләнергә кирәк. Балалар чыгалар.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/56017-konspekt-zanjatija-po-razvitiju-rechi-dlja-st
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Теория управления образовательными системами»
- «Дополнительное образование детей в рамках дошкольной образовательной организации»
- «Система реализации STEM-образования для детей дошкольного возраста»
- «Учитель физики и химии: современные методы и технологии преподавания по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Организация подготовки детей к школьному обучению»
- «Методы и технологии работы с детьми раннего и дошкольного возраста в соответствии с ФГОС ДО»
- Педагогика и методика преподавания химии
- Теория и методика преподавания истории и обществознания
- Содержание и организация профессиональной деятельности по присмотру и уходу за детьми
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Теория и методика преподавания музыки в образовательных учреждениях
- Социальное обслуживание населения: основы и базовые технологии социальной работы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.