- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект занятия по аппликации в подготовительной группе: сюжетная композиция «Одуванчик
Зурлар төркемендә иҗат (кисеп ябыштыру) эшчәнлеге
Тема: “Тузганак чәчәге”
Әзерләде: Фардеева Равилә Насибулловна
1 кв. категорияле тәрбияче.
2023 ел
Максат: балаларның төрлечә кисеп ябыштыру күнекмәләрен ныгыту.
Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына, чәчәкләргә соклана белү хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы:кул моторикасы күнекмәләрен үстерү;
Белем бирү бурычы:беренче язгы чәчәкләр турында белемнәрен ныгыту.
Методик алымнар: табышмак чишү, әңгәмә ,сорау-җавап, эшчәнлек, динамик пауза, йомгаклау.
Җиһазлау:яз сурәтләнгән рәсемнәр, тузганак чәчәгенең рәсеме, үрнәк эш, кайчы, пумала, клей, салфеткалар, төсле битләр.
Сүзлек өстендә эш:яз, язгы чәчәкләр, тузганак чәчәге.
Алдан үткәрелгән эш:язгы табигатьне, язгы чәчәкләрне күзәтү; “Язгы чәчәкләр” темасына иллюстрацияләр карау, шигырьләр уку, табышмаклар өйрәнү.
Кулланылган әдәбият:
Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова,Ф.М.Хәсәнова “Әйләнә-тирә дөнья белән танышу”
Т.С. Комарова, “Изобразительная деятельность в детском саду”
Р. М. Зиннәтова“Сүрәтләү һәм кору эшчәнлеге”
Г.Ә.Нәбиуллина, Л.Г.Гыйләҗева, В.М.Камалова “Татар телендә сөйләм үстерү,
Хәзрәтова Ф.В. “Туган телдә сөйләшәбез”,
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче:
- Исәнмесез балалар. (Балалар җавабы)
Исәнме, зәңгәр күк йөзе!
Исәнме, алтын кояш!
Исәнме, җир!
Исәнме, елга!
Исәнме, безнең зур гаиләбез!
- Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез.
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт. Я, әйтеп кара?
Балалар:Яз.
Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар. Бу табышмак яз турында.Яз килгәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар:Кояш ныграк җылыта. Кар эри, гөрләвекләр ага, кошлар җылы яклардан кайталар. Агачлар яфрак яра, үләннәр шытып чыга. Беренче чәчәкләр чәкәк ата. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Рәхмәт. Әйе, беренче чәчәкләр күренә башлый. Ә без сезнең белән нинди беренче чәчәкләр беләбез әле? Күргәнебез дә бар әле аларны. (Умырзая, ләлә, уги ана, мимоза, нәркисләр, тузганак чәчәкләре)
Тәрбияче: дөрес, балалар.
Тәрбияче: хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлыйбыз.
Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар үскән.
Кай арада җил искән,
Ак шар очкан да киткән. (Тузганак чәчәге)
Тәрбияче:фәрин, булдырдыгыз. Дөрес, тузганак чәчәге. Балалар, карагыз әле нинди матур чәчәк. Тузганак чәчәгенең нәрсәләре бар?(сабак, яфрак, чәчәге) Нәрсәгә охшаган? (балалар җавабы-кояшка, чәчәге - кояшка) Дөрес, кояш кебек сары төсле.
Тәрбияче: Балалар безнең төркемебезгә күбәләк очып кергән. Карагыз әле, нинди матур. Нәрсәдер эзләп йөри ул. Нәрсә дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы) Әйе, дөрес чәчәкләр. Әйдәгез бергәләшеп тузганак чәчәген ясыйбыз. Төркемебез дә ул чәчәкләр белән матураеп, яктырып китәр. Күбәләк тә чәчәкләрне күреп шатланыр. (Балалар җавабы:әйе)
Тәрбияче: Урыннарга утырабыз, дөрес утырдык, гәүдәләр төз. Балалар без сезнең белән тузганак чәчәген гади булмаган ысул белән ясаячакбыз, ягъни сары салфеткалар белән чәчәген, ә яшел төстән яфраклар һәм сабагын кисәрбез. Кайчы белән сак эш итәргә кирәк, куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес утәргә икәнлеген истән чыгармыйбыз.
-Башлыйбыз .
Тәрбияче:Әйдәгез, балалар, ял итеп алыйк.
Физминутка
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары артка.
Уңга, сулга борабыз
Аннан көтеп торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биитәбез.
Бер алга, бер янга сузып
Күңелле ял итәбез.(Хәрәкәтләр ясыйлар)
Тәрбияче: Әзрәк ял итеп алдык, эшләребезне дәвам итәбез.
Тәрбияче: Эшләрне тәмамлыйбыз. Менә монда яшел аланлык бар, шунда китереп куегыз. Күбәләкләр дә бик шат булырлар. Кунаклар да карарлар!
Тәрбияче:Балалар без бүген нинди чәчәк ясадык? Балалар сез бу ысулны кемгә өйрәтер идегез? Эшләренә бәя бирәләр!
Балалар сез бүген бик тырыш булдыгыз, рәхмәт сезгә!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/561887-oduvanchik
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Тайм-менеджмент в профессиональной деятельности педагога»
- «Оказание психологической помощи военнослужащим и членам их семей»
- «Инструктаж по технике безопасности для обучающихся: особенности организации и проведения»
- «Технология ТРИЗ»
- «Содержание и методы обучения младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО от 2021 года»
- «Современные подходы к преподаванию химии в условиях реализации ФГОС ООО»
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Организация досуговых мероприятий и развитие социального партнёрства в дополнительном образовании детей
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования
- Теория и методика преподавания физической культуры в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Изобразительное искусство и педагогическая деятельность в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.