- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект урока по истории Татарстана «Наш край в годы преобразовании Петра 1»
Тема: Петр Беренче үзгәртеп корулары чорында безнең төбәк.
Максат:Казан губернасының төзелү максатлары; Петр реформалары чорында төбәктә булган үзгәрешләрнең нәтиҗәләре белән укучыларны таныштыру; Укучыларның ихтыяри һәм ихтыярсыз хәтерен, аналитик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү; Тарихны объектив аңлау һәм нәтиҗә ясый белергә өйрәтү өчен шартлар тудыру; Туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: катнаш.
Методы: өлешчә эзләнү.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, дәреслек, карта, атлас, контурлы карта, карточкалар, тест.
Дәрес барышы
Оештыру.
Хәерле көн, укучылар, исәнмесез. Бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз.
2. Актуальләштерү. .
И, кодрәтле язмыш хакиме!
Упкын читенә җиткән шушы илне,
Тимер йөгән белән йөгәнләп,
Чаптар аттай үрә катырдың
Россияне аякка бастырдың”
А.С.Пушкин «Бакыр җайдак » поэмасы

Ни өчен Петрны Бөек дип атыйлар?
“Россияне аякка бастыруда” нинди эшләр эшләгән?
Дөрес, җавабыгыз белән килешәм. Петр I чорында икътисади үзгәртеп коруларның төп юнәлешләре түбәндәге сүзләрдә чагыла. Нәрсәне аңлата алар? (слайд)(Протекционизм – дәүләтнең сәнәгатькә булышлык итүе, чит илләрдән кертелгән товарларга югары таможня пошлиналары билгеләү. Меркантилизм-дәүләтнең, акча туплау максатында, товарны кертүгә караганда, күбрәк чыгаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралары.Мануфактура – кул хезмәте кулланылган, хезмәт бүленеше булган капиталистик предприятие.)
3. Дәреснең темасын ачу, максат кую.

Картинаны карау һәм теманы билгеләү.
Тема: Петр 1 реформалары чорында безнең төбәк.
Проблемалы сорау:
Пётр I заманындагы үзгәрешләр төбәк үсешенә ничек тәэсир иткән?
2.Административ реформа. Казан губернасы: оешуы, территориясе, халкы.
1708 елда Россия 8 губернага бүленә. (карта)
Беренче губернаторы Апраксин Петр Матвеевич
Салымны һәм түләүләрне үз белдеге белән арттыра. (400 мең сумга)
3. Салым реформасы.
8-10 битләрне укырга, биремнәрне үтәргә.
Карточкада биремнәр бирелә.
Халыкка нинди салымнар салына?
Халык нинди йөкләмәләр үти?
Салымнар һәм йөкләмәләр халык тормышында ничек чагыла?
4. Мануфактура җитештерүе усеше.

Казна мануфактуралары кемгә караган?
Ни өчен казанда төзелгән?
Бу мануфактураларда кемнәр эшләгән? (беркетелгән һәм посессион крестьяннар)
5. Лашманнар. (урман кисүчеләр)
Л
ашманнарның хезмәте бик авыр була. 1718 елның 31 гыйнварында Петр указы нигезендә барлыкка килә. Бу катлау 1859 елга кадәр яши.
Документ белән эш. 16 бит.
“Корабль төзүгә яраклы урман кисү, эшкәртү, чыгару һәм шуңа охшаш эшләр өчен Казан, Түбән Новгород һәм Воронеж губерналарыннан, Сембер өязннән йомышлы морзаларны, татарлар, мордва һәм чувашларны эшкә алырга.”
Укучылар, игътибар итегез әле кемнәрне лашман иткәннәр? (йомышлы кешеләрне.) Кемнәр алар йомышлылар?
6. Татарларның җир биләмәләрен кыскарту
Чукынмаган алпавытларга крепостной крәстияннәр тотуны тыю турында указ.
Лашман бәетләре. Укырга.
Бисмиллаһи вә билләһи, җитте корбан гаете,
Без язабыз, сез укырсыз, лашманчылар бәете.
Лашман эшенә китәбез, анда барып җитәбез,
Хөкүмәткә бик күп юан агачларны кисәбез.
Лашман эшен нужа диләр аннан кайткан кешеләр,
Кара урманда кар эчендә алар бар да өшиләр.
Лашманчылар кайтканда бик биртелеп кайталар,
Кара урманда кар эчендә землянкада яталар.
Лашман эшенә киткәндә елый-елый баралар,
Бәхетсезгә – җеназасыз, шунда үлеп калалар.
Кара урманда землянкада суык салма ашыйбыз,
Кош-корт очып җитмәс җиргә китте безнең башыбыз...
4. Ныгыту
Мөстәгыйль эш. (төшеп калган сүзләрне куярга)
1. 1708 нче елда, яңа административ берәмлек буларак, ... ... оеша.
2. Казанның беренче губернаторы татарлардан чыккан бояр, соңрак – граф , ... була.
3. ... ... ел га һәм диңгез суднолары төзү, ремонтлау һәм аларны озак вакыт саклау өчен оештырыла.
4. XVIII гасырның беренче чирегендә, Россиянең башка регионнарындагы кебек үк, безнең төбәктә дә халыкның яңа катлавы - ... – барлыкка килә.
(Казан губернасы, Апраксин П.М., казан адмиралтействосы, лашманнар.)
(укучылар эшләгәч, бер-берләренекен тикшерәләр.)
5. Йомгаклау
Укучылар, дәрес дәвамында без нинди проблеманы хәл иттек.
5. Өй эше
Ул урынга кемгә бюст куелган? Белеп килергә.
15 биттәге суднолар тибын белергә. (интернеттан)
. Контурлы карта белән эш.
Өстәмә бирем:
2005 нче елда Казан үзенең меңьеллыгын бәйрәм итте. Шул елны башкалабызның үзәгендә Петербург урамы пәйда булды. Аны Петербург осталары төзекләндерде. Алар бу урамда Петр 1 гә һәйкәл куярга тәкъдим итәләр. Ләкин Татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм җәмәгатьчелек моңа каршы чыгалар. Ни өчен?
Ул урында хәзер кем һәйкәле тора?

Лев Гумилев
4
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/589079-konspekt-uroka-po-istorii-tatarstana-nash-kra
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Управленческая деятельность в образовании»
- «Наставничество в образовательной организации»
- «Аспекты педагогического мастерства тренера-преподавателя»
- «Нарушения опорно-двигательного аппарата: организация коррекционно-развивающей работы с обучающимися с НОДА по ФГОС»
- «Основные аспекты профессиональной деятельности няни (работника по присмотру и уходу за детьми)»
- «Технологии инклюзивного образования обучающихся с ОВЗ в условиях реализации ФГОС»
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов
- Руководитель специальной (коррекционной) школы. Менеджмент в образовании
- Психологическое консультирование: оказание психологической помощи населению и трудовым коллективам
- Урегулирование споров с помощью процедуры медиации
- Подготовка детей к обучению в школе: содержание и организация работы с детьми
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.