- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сценарий внеклассного занятия для 3 класса: формирование дружбы и коммуникативных навыков
Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт!
Максат:
Балаларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү.
Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.
Татар мәкальләре аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: компьютер, проектор, җырлар, фломастер, ромашка,төрле битлекләр.
Дәрес барышы.
Актуальләштерү.
Әкият тексты таратыла.
Борын - борын заманда, бик биек тауда гаиләсе белән көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.
Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит, -дигәннәр алар.
Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?
Дуслыкны. Ни өчен?(Җаваплар тыңлана.)
Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән. Бу чыннан да шулай, гаиләдә дуслык булгач, гаилә бәхетле була, кайда бәхет – шунда байлык.
Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак?
Дуслык турында .
Әйе, балалар. Ә нәрсә соң ул дуслык?
Ә хәзер Резедә Вәлиеваның “Кыңгырау чәчәк” әкиятен тыңлыйбыз.
(әкиятне сәхнәләштерү)
Кыңгырау чәчәк тә дуслыкның нәрсә икәнен аңлаган. Дуслык безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә.
Дуслар белән күңелле, яшәве рәхәт!
Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Булмаса, сезнең аны табасы килә.Чөнки дуслык бит ул - зур байлык.
Дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр. Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк.
– Балалар сезнең дусларыгыз бармы?
Уен.
-Балалар, шушы уенчыкны түгәрәк буенча җибәрәбез. Кемгә уенчык килеп җитә, шул үзенең дустының исемен әйтә һәм дусты турында сөйли.
- Балалар, дус нинди булырга тиеш икән? Бер-берегез белән сөйләшеп алыгыз әле. Ромашканың таҗына языгыз һәм ромашка чәчәген төзегез. “Ромашка” уены
(рәхимле, игелекле, әдәпле, тыйнак, игътибарлы, акыллы,тәрбияле, сер саклый белергә тиеш, кирәк чакта яклый белергә тиеш, ярдәмчел һ.б)
- Үзегезнең дустыгызның шундый булуын теләр идегезме?
- Дуслар кешегә кирәкме?
- Нигә кирәк? (дуслар белән күңелле) Төркемнәрдә сөйләшегез.
Дуслар турында нинди мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр беләсез? Төркемнәрдә сөйләшеп алыгыз.
1. Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.
2. Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
3. Дуслык- зур байлык.
4. Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
5. Бергә эшләсәң, авыр эш тә җиңел.
6. Ялгыз агачны җил сындыра.
7. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
8. Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.
9. Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.
10. Дус - акчадан кыйммәтрәк.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә,
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыкларын чәчәргә.
(балаларның чыгышлары тыңлана)
Уен “Син дустыңны беләсеңме?”
Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Игътибарлымы икән сез? Аның нәрсә яратуын, нәрсә белән кызыксынганын, нәрсә турында хыялланганын беләсезме икән? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем үзен чын дус дип уйлый.
(Ике-өч пар кул күтәрә.)
Безнең сыйныфта кемнәр чын дуслар икән, бөтенегездә күрсен өчен мин аларны такта янына чакырам.
(Дуслар такта янына чыгалар )
Хәзер без “ Син дустыңны беләсеңме?” дигән уен уйнап алабыз. Бу уенда бер пар дуслар катнаша. Мин сораулар бирәм. Дусларның берсе тактага җавап яза, аннары без икенчесен тыңлыйбыз. Җавапларны чагыштырып карагач, нәтиҗә ясарбыз. Дуслар бер-берсен әйбәт беләләрме икән.
Аның иң яраткан дәресе?
Аның яраткан ел фасылы?
Кайсы спорт төрен ярата?
Үсеп җиткәч кем булырга тели?
Кайсы хайванны ярата?
Күргәнебезчә, (исем) үзенең дустының нәрсә белән яшәгәнен, нәрсә белән кызыксынуын, хыялларын яхшы белә. Ә хәзер әйдәгез (исем) тикшереп карыйк.
(уен кабатлана)
Хәзер бераз ял итеп алырсыз.
Укучылар “Дүрт дус “ әкиятен күрсәтәләр .
Балалар, ничек уйлыйсыз, әкияттәге мәче – чын дусмы? Ни өчен?
(балаларның җаваплары тыңлана)
Әйе, дусларсыз яшәү бик күңелсез. Алар тормышта һәрвакыт кирәк.Барлык кешеләр дә дус-тату яшәргә тиеш. Кешеләрнең көче – дуслыкта.
Дусларны булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Дус булу кагыйдәләре.
Дуслар белән әдәпле булырга.
Авыр чакта дустыңа ярдәм итәргә. Булышырга.
Дустың белән бәхәсләшмәскә, гадел булырга.
Дусларың алдында масаймаска.
Дустыңны гафу итә белергә кирәк.
Үз гаебеңне дустыңа аудармаска.
Дустыңның серен саклый белергә.
Йомгаклау.
“Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек”- В. Даль үзенең данлыклы толковый словарендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.
Нәтиҗә ясау (рефлексия)
Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?
Дуслык турында нинди кагыйдәләр әйтергә була? Сез бу кагыйдәләрне үтәрсезме?
(укучылар үз фикерләре белән уртаклашалар)
“Чын дустым” җыры белән кичә тәмамлана.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/59948-vneklassnaja-rabota
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Управление качеством общего образования в условиях реализации ФГОС»
- «Преподавание физики и астрономии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Особенности работы общеобразовательной организации в условиях эпидемии коронавирусной инфекции»
- «Реализация инновационных подходов при обучении младших школьников в условиях ФГОС НОО»
- «Музыкальное развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Математика» по ФГОС СПО»
- Содержание и методы работы музыкального руководителя в дошкольной образовательной организации
- Ведение педагогической деятельности в образовательной организации
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Содержание и организация деятельности учителя-логопеда в дошкольной образовательной организации
- Логопедическая работа при нарушениях речи у детей дошкольного возраста

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.