Официальные курсы
повышения квалификации и профессионального развития
НТЦ
Официальные курсы
профессиональной
переподготовки педагогов
Государственная лицензия, Разрешение ИНТЦ в соответствие с ФЗ-86.
Документы об обучении подходят для аттестации. Данные вносятся в ФИС ФРДО и Госуслуги
Программы одобрены и утверждены экспертами
Инновационного научно-технологического центра
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
29.09.2026

Г. Рахима «Песнәк» хикәсе белән танышу

Сахабиева Гулия Агляметдиновна
Учитель начальных классов
Конспект урока по татарскому языку знакомит с рассказом Г. Рахима «Песнәк». Цель занятия — познакомить учеников с зимующей птицей синицей, развить связную речь и воспитать бережное отношение к природе. Школьники учатся находить нужную информацию, работать с тестом, выражать своё мнение, слушать других и сотрудничать в парах и группах. Предусмотрена творческая деятельность и самооценка. Ключевое понятие — зимующие птицы. Материал связан с окружающим миром. Формы работы: индивидуальная, фронтальная, парная, групповая. Используются учебник «Әдәби уку» (страницы 99–101), книги о птицах, компьютер, презентация, рисунки птиц, кормушка, портрет писателя и книжная выставка.

Содержимое разработки

ТЕМА: Г.Рәхимнең “Песнәк” хикәсе белән танышу

Максат:Укучыларны безнең якта кышлаучы кош песнәк белән таныштыру.

Бурычлар:Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Кошларга мәхәббәт, сакчыл караш, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:   тест белән эш.нәтиҗәне бәяләү.

Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне белдерү,башкаларныкын тыңлау, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, эш гамәлләреңне бәяли белү.

Төп төшенчәләр: кышлаучы кошлар

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья

Эш формасы: индивидуаль, фронталь, парларда,төркемнәрдә

Ресурслар:  Әдәби уку 1нче кисәк 99-101нче битләр, кошлар турында китаплар.

Җиһазлау: компьютер, презентация, экран, кош рәсемнәре, , җимлек,  Г. Рәхим портреты, китапларыннан күргәзмә, кошлар турында китаплар.

 

Дәрес барышы

 I этап     Дәресне оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Хәерле һәм матур көннәр

Телим һәммәгезгә дә.

-Бүгенге дәресебезне яхшы кәеф белән, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик.

-Бүгенбезнеңмәктәпкә хат килеп төшкән.Мин шул хат белән сезне дә таныштырырга булдым. Әйдәгез, шул хатны укып карыйк әле. Кемнән икән бу хат?

Җәй көне бик рәхәт

Тамак та була тук.

Ә хәзер бер ярма,

Бер бөртек бодай юк.

Ачты бик карыныбыз

Өшибез, туңабыз.

Кешеләр ярдәмгә килегез

Суыктан бит харап булабыз.

-Хатны кем язган дип уйлыйсыз?Нинди кош?

-Кышлаучы кошлар. Тагын нинди кошлар була? (Күчмә кошлар.)

II этап      Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ булдыру

Ә бүгенге дәрестә нинди кош турында сөйләшүебезне табышмакка җавап табып белерсез.

Түшләрендә кояш төсе

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

“Таныйсыңмы?” ди төсле. (Песнәк).  ( җаваптан соң гына слайд ачыла слайд1)

  • Песнәк турында сез нәрсәләр беләсез? ( җаваплар)

  • Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була. Элек 12  ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне”дип йөрткәннәр. (2слайд )

  • Песнәкләр турында тагын да күбрәк беләсегез киләме?

  • Бүген без дәрестә Гәрәй Рәхимнең “Песнәк” хикәясен  укырбыз. (слайд 4)

III  этап   Яңа  белем һәм күнекмәләр булдыру. 

Гәрәй Рәхим–күренекле татар шагыйре. Ул 1941 елның 15 июлендә Татарстанның  Лениногорск районы Аланлык авылында туа. Мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына башлый, беренче шигырьләре газета битләрендә басылып та чыга. Гәрәй Рәхим шигырьләр, повестьлар, хикәяләр, мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар һәм скетчлар яза.  Аның әсәрләрен олылар да, укучы балалар да кызыксынып укыйлар.( 4 слайд)

Текст өстендә эш.

1.Балалар хикәяне мин укыйм, ә сез карап барыгыз.

IV этап   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

.Әйдәгез фикер алышыйк әле.

. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү. Бирелгән сорауларга җавап бирү.

( 5слайд)

1)Автор  песнәкне нинди кошлар белән чагыштыра? Автор сыерчык белән песнәкне чагыштырган юлларны табып укыгыз

2) Яз дәрте кайчан кабына?Аны песнәк каян эзләп таба?

3) Песнәк үзенең бәясен ничек саклый?

- Балалар, бу чагыштырулар аша автор безгә нәрсә әйтергә теләде икән

(Автор яз җырчысы сыерчык белән табигатьнең сайрар патшасы сандугачның безнең янда вакытлыча булуына ишарә ясый, чөнки алар күчмә кошлар. Ә песнәк гади генә кош булса да һәрвакыт безнең якларда яши. Җәен урманда, көзен кешеләргә якынрак урыннарга килә. Салкын кышларда,күңелсез көзләрдә үзенең сайравы белән безнең күңелләрне күтәрә. Автор фикере :шуңа күрә ул безнең өчен кадерлерәк)

Физкультминутка. Игътибарлылыкка уен «Оча-очмый»  (Күчмә кош булса, канат кагасыз, кышлаучы кош булса утырасыз).   Күке, песнәк, чыпчык, карлыгач,  күгәрчен, сыерчык, ябалак, сандугач, тургай, торна, чәүкә, тукран,  кызылтүш, саескан, ала карга.

V этап     Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

2.Төркемнәрдә эш. Әйдәгез,синквейн төзеп карыйк.

Нәрсә ул синквейн? (5 юлдан тора, исем, ике сыйфат, өч фигыль, җөмлә, синоним) - слайдта

1.Песнәк

2.Җитез,сары (тырыш, хәрәкәтчән, бүрекле,..)

3.Оча, сайрый, чүпли (ашый, чыелдый, …)

4.Песнәк безнен якларда кышлый.

5.Песнәк – тыйнак кош. Балаларның эшләрен тикшерү.

Дәреслектәге рәсем буенча эш (слайд 10)

-Рәсемдәге кош турында нәрсә әйтә аласыз? (ачыккан, салкында туңган)

- Бу песнәккә ничек ярдәм итә алабыз? ( Җимлекләр куябыз.) Сезнең әти-әниләрегез бергәләп җимлекләр ясаганыгыз бармы?Җимлекләрне нинди материаллардан ясап була?

. (слайд)

- Җимлекләрне кая куеп була?

-Җимлекләргә нәрсә салабыз?

- Песнәкләр нәрсә яраталар? (ит ,туңмай, ипи валчыклары,ярма.)

- Ә нәрсә салырга ярамый? (Тозлы терлек мае.)

2.Әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

- Ә хәзер без сезнең белән үзебезнең җимлегебезне куябыз. ( Тактага җимлек рәсеме эленә.)

- Безнең җимлеккә нинди кошлар килер икән? Моны белер өчен мин сезгә табышмаклар әзерләдем. Аларны укып китәмен.

Табышмакларны чишеп кунакларыбызны беләбез.

1.Кигән киеме чуар,

Чык-чырыйк, дип чырылдар,

Борчак җыяр, кырда кунар ( чыпчык)

2.Үзе аклы-каралы.
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын - калада. Саескан

3 Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә? песнәк

4.Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи - кемдер бу?

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи - кемдер бу? күгәрчен

5. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч? тукран

ТЕСТ.Балалар мин сезгә кыска гына тест тәкъдим итәм.Бу җөмләләр әсәрдә шулай бирелгән булса + тамгасы куясыз,алай түгел икән – тамгасы куясыз.(слайд)

1Песнәк яз һәм җәй көннәрендә авылда яши.-

2.Песнәк җимлекләрдә туклана.+

3.Песнәкләрнең түшләре сары төстә була.+

4.Песнәк күчмә кош.-

Парларда эш.Балалар тестны тәмамладыгызмы? Эшләрегезне партадашыгыз белән алмаштырып дөреслеген тикшерегез.

( слайд)

VI этап        Йомгаклау. Рефлексия

1.Без бүген нинди хикәя белән таныштык? (песнәк)

2.Аны кем язган,авторы кем? (Г.Рәхим)

3.Автор турында нәрсәләр белдегез?

4.Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың?

(-Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Әйдәгез, аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.)

Билге кую. Балалар,сез яхшы тырышып эшләдегез барыгыз да.Аеруча дәрестә ----- актив катнаштылар аларга “5” билгесе куям ,калганнарга “4” билгесе куямын. Хәзер өй эшен тактадан карап языгыз.

VII этап        Өй эше сайлап алына  (слайд 14)

–Хикәяне сәнгатьле итеп укырга .

-“Минем яраткан кошым” дигән темага хикәя язарга.

– Песнәк рәсемен ясарга .

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/646588-grhimne-pesnk-hikse-beln-tanyshu

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки