Официальные курсы
повышения квалификации и профессионального развития
НТЦ
Официальные курсы
профессиональной
переподготовки педагогов
Государственная лицензия, Разрешение ИНТЦ в соответствие с ФЗ-86.
Документы об обучении подходят для аттестации. Данные вносятся в ФИС ФРДО и Госуслуги
Программы одобрены и утверждены экспертами
Инновационного научно-технологического центра

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
12.10.2026

Конспект мероприятия «Гаиләм иң зур хәзинәм» - «Семья - мое главное сокровище»

Тематическое мероприятие для старшей группы детского сада, посвященное семье и семейным ценностям. В ходе праздника дети расширяют представления о родственных связях и значении семьи в жизни каждого человека, знакомятся с разнообразием традиций и обычаев. Игровые и творческие задания обогащают словарный запас, развивают умение выражать мысли и чувства, связанные с близкими. Песни, танцы и инсценировки раскрывают творческие способности дошкольников, а совместное участие укрепляет детско-родительские отношения. Особое внимание уделяется воспитанию любви и уважения к старшему поколению, формированию гордости за свою семью и бережного отношения к традициям других людей. Мероприятие способствует развитию внимания, памяти, мышления и навыков общения со сверстниками и взрослыми.

Содержимое разработки

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Красносельский детский сад «Рябинушка»

Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

«Красносельский «Рябинушка» балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Гаиләм иң зур хәзинәм»

Хаммадова Лилия Ясәви кызы

Яшь төркеме: зурлар

Үткәрү формасы: тематик

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту; балаларда гаилә тарихына кызыксыну уяту; өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү; балалар – ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Бурычлар:

Тәрбия бирү, укыту:

  • Балаларның гаилә, туганлык бәйләнешләре һәм һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү;

  • Гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләренең төрлелеге белән таныштыру;

  • Балаларның сүзлек запасын гаилә әгъзаларын, гореф-гадәтләрен белдерүче сүзләр белән баету;

  • Гаилә белән бәйле үз фикерләреңне һәм хисләреңне чагылдыра белүне формалаштыру.

Үстерү:

  • Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү (җырлауда, биюләрдә, инсценировкаларда);

  • Аралашу күнекмәләрен үстерү (уеннарда, яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән аралашуда);

  • Игътибар, хәтер, фикерләүне үстерерү.

Тәрбия:

  • Гаилә әгъзаларына, бигрәк тә өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;

  • Үз гаиләсе өчен горурлык хисе формалаштыру;

  • Башка кешеләрнең гаилә традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кулланыла торган технологияләр:

Мәгълүмат-коммуникация технологияләре (ИКТ):

Мультимедиа презентациясен гаиләләрнең фотосурәтләрен, традицияләрне сурәтләгән иллюстрацияләрне күрсәтү өчен куллану;

Бәйрәм атмосферасын тудыру өчен музыкаль озата баруны (җырларның фонограммаларын, минусовкаларын) куллану;

Видеоматериаллар куллану (гаилә традицияләре турында кыска видеороликлар).

Уен технологияләре:

Балаларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру һәм уңай эмоциональ фон булдыру өчен төрле уеннар һәм конкурслар куллану.

Сәламәтлекне саклау технологияләре:

Балаларның артык аруын булдырмау өчен эшчәнлек төрләрен (акыл, хәрәкәт, эмоциональ) чиратлаштыру;

Уңай психологик атмосфера тудыру.

Проект эшчәнлеге технологиясе:

Проект эшчәнлеге кысаларында тема белән алдан танышу (әңгәмәләр, фотографияләр карау, рәсем ясау, үз гаиләң турында хикәяләр язу).

Мәгариф өлкәләре (интеграция): «Социаль-коммуникатив үсеш», «Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Сәнгать-эстетик үсеш», «Физик үсеш».

Методлар һәм алымнар: күрсәтмә, сүз, уен, практик, проблемалы якын килү, индивидуаль якын килү, шәхескә юнәлтелгән якын килү.

Бүлмә балаларның алдан алып килгән гаилә фотосурәтләре белән бизәлгән.

Балалар «Минем гаиләм» җырын башкаралар

Алып баручы:

Аш кашыгы – агачтан,

Чәй кашыгы – көмештән.

Җиз самавыр кайнап тора –

Суы - изге инештән.

Әбием һәм әнием

Безгә бәлеш пешергән.

Бәлеш уңган, күрәсең,

Өйгә тәмле ис тулган.

Әби-бабай, әти-әни,

Мин, нәни кыз, Наилә.

Менә нинди сокландыргыч

Безнең матур гаилә!

Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бүген бездә кеше өчен иң кадерле булган – гаиләбезгә багышланган искиткеч бәйрәм! Гаилә – җир йөзендәге иң җылы, һәм ышанычлы урын, анда безне һәрвакыт яраталар һәм ярдәм итәләр. Гаилә җылысын саклап торучы бер әйбер ул – гаилә традицияләре!

1нче бала:

Әгәр миннән сорасагыз,

«Бәхет нәрсә, -диеп-Айсылу?»

Бер дә уйлап тормыйм, җавап бирәм

Бәхет –әти-әниле булу.

2нче бала:

Ике иңемдәге канатымның

Берсе-газиз әнием.

Икенчесе-көчле рухлы

Таянычым минем,әтием.

3нче бала:

Тәрәзә төбен тутырган,

Дәү әнием гөлләре.

Нинди генә чәчәкләр юк,

Өйгә тулган исләре.

4 нче бала:

Көнаралаш су сибәргә

Йомшартырга төпләрен,

Өйрәтте дәү әни үземне

Яратырга гөлләрен.

5нче бала:

Үсеп инде буйга китте,

Әти белән утырткан ак каен.

Көндә безгә саләм бирә

Урамга чыккан саен.

6нчы бала:

Әнкәм пешергән бәлешнең​​​​,

Онытмыйм тәмле исен

Бар гаилә бәлеш ашарга,

Җыелабыз без кичен.

Алып баручы: Гаилә гореф-гадәтләрен хәтеребез алтын кебек саклый. Алар безне балачактан ук чолгап алалар, якыннарның кадерен белергә өйрәтәләр. Хөрмәтле кунаклар, безнең сезгә күчтәнәчебез бар. Игътибар экранга.

(экранга балалар катнашындагы видео куела. Биредә балалар үзләренең гаиләләре турында, гаиләдә булган гореф-гадәтләре турында кыскача сөйлиләр).

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә безнең балалар белән әзерләгән бүләк ошаган дип уйлыйбыз. Киләчәктә дә шундый матур гаилә булып, бер-берегезне шатландырып яшәгез!

Балалар хәзер без сезнең белән уен уйныйбыз. Экранда гаиләне берләштерүче йолалардан фотосурәтләр күрсәтеләчәк, әгәр дә сезнең дә гаиләгездә шундый йолалар бар икән, сез урыныгыздан торып басасыз, булмаса, утырасыз. Сез әзерме?

Балалар: Әйе!

Экранда чыга торган фотосурәтләр

  1. Гаилә белән туган көннәрне уздыру

  1. Йоклар алдыннан китап уку

  1. Гаилә белән өстәл уеннары уйнау

  1. Гаилә белән кино карау

  1. Гаилә белән табигатьтә ял итү

  1. Яңа елга гаилә белән чыршы бизәү

  1. Гаилә белән бергә ашарга пешерү

Алып баручы: Афәрин, балалар! Ә сез тагын нинди гаилә йолаларын беләсез? (балалар үз вариантларын әйтәләр). Күрдек, әти-әниләрегез сезнең белән төрле чаралар уздыралар икән. Ә хәзер әйдәгез аларны бирегә чакырыйк.

(Һәр бала янына әтисе яисә әнисе капма-каршы утыра, балаларга да, әти-әниләргә дә кәгазь битләре һәм карандашлар таратыла)

Алып баручы: Балалар, хөрмәтле әти-әниләр хәзер без сезнең белән рәсемнәр ясыйбыз, тик бу гади генә рәсемнәр түгел. Балалар үзләренең әти-әниләре белән иң яраткан, ә әти-әниләр балалары белән иң яраткан вакыт үткәрү чарасын яисә берәр йоланы ясарга тиеш буласыз, ә соңыннан уй-фикерләрегез туры киләме юкмы икәнен күрәчәкбез.

(рәсем ясау барышында гаилә турында җыр яңгырый)

Алып баручы: Сездә нинди яхшы рәсемнәр килеп чыкты! Алар сезгә якыннарыгыз һәм гаилә гореф-гадәтләрегез турында искә төшереп торачак.

Алып баручы: Рәсем ясауны төгәлләдек, ә хәзер сүз сезгә хөрмәтле әти-әниләр һәм балалар!

(һәр гаилә үзенең рәсеме турында сөйләп китә)

(балалар башкаруында «Әниемә булышам» дигән бию)

Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына якынлаша, балалар, әйдәгез тагын бер кат безнең өчен гаилә нәрсә икәнен йомгаклап әйтеп чыгыйк.

1нче бала: Гаилә – ул гади сүз, тик аның белән бик кадерле без.

2нче бала: Гаиләдә җылылык, уңайлык һәм наз, тормыш монда – әкияттәге кебек ямьле.

3нче бала: Гаилә гореф-гадәтләре безне балачактан әйләндереп ала һәм мәңге хәтердә яши.

3нче бала: Гаилә ул зур табын артында бергә җыелу, пироглар пешерү һәм узганнарны искә төшерү, бәйрәмнәрдә бүләкләр бирү.

3нче бала: Гаилә гореф-гадәтләре – ул хәзинә.

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр, шуның белән безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты, ә бүгенге гүзәл мизгелне мәңге истә калдыру өчен шушы истәлекне бүләкне балалардан кабул итеп алыгыз! Сезнең гаиләләрегезгә тынычлык, яхшылык һәм мәхәббәт телибез!

(балалар әти-әниләренә алдан ясалган гаилә шәҗәрәсен тапшыралар)

(Бәйрәм балалар башкаруында җыр белән тәмамлана.)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/647211-konspekt-meroprijatija-gailm-i-zur-hzinm

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки