- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
ФДББС шартларында татар теле дәресләрендә ИКТ кулланып сыйфат темасын өйрәнү
ФГАОУ ВПО “Казан (Идел буе) федераль университеты”
Психология һәм педагогика институты
Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
Гомуми белем бирү бүлеге
Проект эше
ФДББС шартларында татар теле дәресләрендә ИКТ кулланып сыйфат темасын өйрәнү.
Эшләделәр:
Укытучыларның квалификациясен
күтәрү курслары тыңлаучылары:
Садртдинова З.Г., 146 нчы мәктәп,
Каюмова Н.Р.,146 нчы мәктәп
Фәнни җитәкче:
филология фәннәре кандидаты
Трофимова С.М.
20-31 октябрь,
Казан 2014
Эчтәлек:
1. Кереш . Проектның актуальлеге.
2. Проектның максаты һәм бурычлары.
3. Проектның структурасы.
4. Практикада кулланылышы.
5. Кушымталар (таблицалар, күнегүләр, тестлар).
6. Файдаланылган әдәбият.
Кереш
Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Кеше мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Балалар технологик алгарыштагы һәр яңалыкка сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.
Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.
Шулардан чыгып, без сыйфат темасын өйрәнүнең яңа ысулларын табып, аларны таблицалар, күнегүләр, тестлар аша күрсәтттек.
Проект эшебез рус мәктәпләрендә укучы балалар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы төрле төркем балалары белән эшләүче укытучыларга һәм укучыларга кулланма , яңа материал була алуында.
Эшебезнең темасын сайлаганда, мәктәп дәреслекләрендә, гомумән алганда, рус мәктәпләрендә укучы балаларга тәкъдим ителгән биремнәр арасында сыйфатны дөрес кулланырга өйрәнүләренә игътибар итеп, төрле уку предметларына хас булган һәм аларның үзенчәлекләрен чагылдыра торган методлар (күрсәтү-аңлату, эзләнү, тикшеренү һ.б.) кулландык.
Бу – мәгълумәти проект. Ул сыйфат турында мәгълүмәт җыюга , аны анализлауга, гомумиләштерүгә һәм аудиториягә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.
Проектның төп максаты:
Татар теле дәресләрендә сыйфат формаларын өйрәнү өчен уңайлы таблицалар, күнегүләр, тестлар булдыру
Проектның бурычлары:
Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.
Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.
Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.
Укучыларның танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; эзләнү-тикшерү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.
Фаразлау (гипотеза):
- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
- нәзари (теоретик) белемнәрен гамәлдә куллану;
- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.
Көтелгән нәтиҗә.
Шәхси нәтиҗәләр:
шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
“Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.
һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый һәм яклый алуы.
Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып- белү) нәтиҗәләре:
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
үрнәк буенча эшли белү;
сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү;
сыйфат темасына караган сорауларга җавап бирә белү;
укыган яки тыңланган мәгълүматның эчтәләгенә бәя бирә белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парларда һәм күмәк эшли белү;
әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
укучыларның сыйфат темасын үзләштерүендә информацион-коммуникативтехнологияләрне оста куллануы.
Проектның тикшерү объекты:
Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен дәреслек, морфологиянең бер тармагы.
Проектның фәнни яктан әһәмияте:
Татар теленең грамматикасын өйрәнү белән шөгыльләнүче , эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, укытучы-мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.
Проектның гамәли әһәмияте һәм яңалыгы:
Татар балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына интерактив кулланма була алуында.
Укучыларның эшчәнлегенә карап, проектның классификациясе.
Проектның төп өлешенең структурасы:
Сыйфатларны табу, билгеләре буенча бүлү һәм компьютерда җыю;
Сыйфатларны табу, төркемчәләре буенча бүлү (асыл, нисби), компьютерда таблицага язу;
Сыйфатларны табу, дәрәҗәләргә аеру (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек), компьютерда таблицага язу;
Сыйфатларны табу, ясалышы ягыннан төрләренә аеру (тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә) һәм компьютерда кызыклы биремнәр төзеп басу;
Сыйфатларны табу, җөмлә кисәкләре буенча аеру (аергыч, хәбәр) һәм компьютерда басу;
Сыйфатларны табу, исемләшкән сыйфатларны аерып, компьютерда таблица язу;
Сыйфатларга морфологик анализ ясау таблицасы.
Проект эшчәнлегенә таләпләр:
Проектны эшли башлаганда, укучылар сыйфат турында өлешчә беләләр. Проектны эшләп бетергәндә, укучыларның сыйфат турында мәгълүматы тулы булырга тиеш.
Проектның төп өлеше:
Сыйфаттемасы – урта сыйныфларда катлаулы темаларның берсе. Бу теманы өйрәнгәндә, коммуникатив максатларны күз алдында тотып, репродуктив, аңлату – күрсәтү методлары кулланыла. Укытучыга күп иҗат итәргә, уйларга кирәк.
Сыйфат темасын өйрәнгәндә (6нчы сыйныфта – танышканда, 7нче сыйныфта – кабатлаганда), иң башта сыйфатның мәгънәсенә төшенеп, аны башка сүз төркеменнән аерырга өйрәнәбез. Мирсәй Әмир әсәренең өзегеннән сыйфатларны табабыз, аларны компьютерда кызыл төс белән аерып чыгарабыз (кушымта №1).
Шуннан соң укучылар сыйфатларны ике төркемчәгә бүлергә өйрәнә: асыл һәм нисби. Аларны тексттан алып, ике баганага бүлеп язып чыгалар, нәтиҗәсе итеп, әлеге ике төркемчәнең аерма яклары буенча таблица төзиләр (кушымта №2).
Киләсе этап булып, укучыларның сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү тора. Укучылар дәрәҗәләрне бер-берсеннән аерырга өйрәнәләр һәм, төркемгә бүленеп, һәрбер дәрәҗәгә истә тотыр өчен уңайлы таблица төзиләр (кушымта №3). Шуннан соң ясалышы буенча төрләрен өйрәнү максат булып тора. Укучылар әлеге теманы яхшы үзләштергәннән соң, бик күп күнегүләр башкарганнан соң, үзләре дә интерактив такта өчен кызыклы биремнәр төзиләр (кушымта №4). Шактый белем туплагач, сыйфатларны җөмлә кисәкләре буенча аерырга өйрәнәбез. Һәр төркем, берәр әдәби әсәрдән кулай өзекне алып, аны компьютерда җыеп, башка сыйныфташларына әзерләп, аларның белемнәрен тикшереп карый (мисал өчен кушымта №5).
Соңгы этап: исемләшкән сыйфатларны тексттан аерып чыгара белү, морфологик анализ ясарга өйрәнү. Укучылар укытучы әзерләгән текстта исемләшкән сыйфатларны кызыл төс белән билгелиләр һәм морфологик анализ үрнәге нигезендә сыйфатны адымлап тикшерәләр (кушымта №6).
Практикада кулланылышы.
Сыйфат темасын кабатлап ныгытканда, интерактив такта кулланып үткәрелгән дәресләрнең берсен тәкъдим итәбез.
6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
Тема: "Сыйфатларны кабатлау һәм ныгыту".
Дәрес төре: Кабатлау
Максат: 1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен ныгыту;
2. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, ишетеп аңлау күнекмәләрен (аудирование) ныгыту, бирелгән тема буенча сорау төзү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.
3. Логик фикер йөртүне үстерү; интерактив такта белән оста һәм кулай эшли белү.
4. Әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Матурлыкны тоя белергә өйрәтү.
Җиһазлау:
интерактив такта
аудиоязмалар
ноутбук, тавыш көчәйткечләре
таратма материал
Федеральдәүләт стандартлары буенча татар теленнән ныгытып кабатлау дәресенең технологик картасы.
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
I Оештыру моменты: Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру. | Хәерле көн телимен мин Сезгә чын-чын күңелдән, Теләкләрнең иң сафлары Чыга күңел түреннән. | Рәхмәт, сезгә дә хәерле көннәртелибез. |
IIАктуальләштерү: | Укучылар, бүген көн нинди? Кыш көне тагын нинди көннәр була? | Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез. Кышын буранлы, карлы, болытлы, җилле көннәр дә була. |
IIIТөп өлеш: | Балалар, бер шигырь тыңлап карыйк әле. (Интерактив тактада кышкы табигать, карга “Әни”дип язылган, магнитофоннан шигырь тыңланыла). “Әни” диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга Таптамагыз, һич ярамый “Әни”сүзен таптарга. -Укучылар, хәзер сезнең күз алдыгызга нинди күренеш килде? -Ә ни өчен сокланып карый? -Ни өчен “Әни” сүзен таптарга ярамый? Дөрес,балалар, әниләр иң изге затлар. -Ә менә сезнең әниләрегез нинди? Әйе, әниләребез иң-иңнәр. Шуңа да инде менә әниләр көне җиргә ап-ак карлар яуган вакытта ноябрь азагында билгеләп үтелә. Бөтен тирә-як ап-ак, чисталык, сафлык, нәкъ әниләр күңеле кебек. Әниләребезне без ак төс белән чагыштырабыз. Балалар, сез кар өстенә нинди сүз төркемнәрен яздыгыз? -Искә төшерик, нинди сүз төркеме сыйфат дип атала? -Нәрсә ул сыйфатланмыш? Дөрес, укучылар, ә хәзер кышкы табигать турында текст тыңлагыз. Нинди сүзләрнең мәгънәләре аңлашылмый, шуларны сүзлек дәфтәренә язып барыгыз. -Нинди сүзләрне язып алдыгыз? (Интерактив тактада сүзлек чыга: Күчмә – перелетные Ылыслы – хвойные Тар – узкий Кышлаучы – зимующие Ә хәзер текстны тагын бер кат тыңлыйк. (Интерактив тактада текст күрсәтелә). Укучылар, әйдәгез тексттан сыйфатларны табып әйтик. Ә хәзер сезнең белән сорау төзү күнекмәләрен ныгытыйк. Текст эчтәлеге буенча сораулар төзип карыйк. Игътибар иткәнсездер, текстта сыйфатлар шактый күп.Искә төшерик әле, сыйфатлар нинди төрләргә бүленә? -Нинди сыйфатларны асыл сыйфатлар дип атыйбыз? Нинди сыйфатларны нисби дип атыйбыз? Менә шул сыйфатлар кышкы буранда текст эчендә адашканнар. Аларны эзләп, үз өйләренә урнаштырырга кирәк. 1нче вариантлар - асыл,2нче вариантлар нисби сыйфатларны язып ала. | -Бер бала бармагы яки таяк белән ак карга “әни” диеп язып куйган һәм шуңа сокланып карап тора. -Ул, бәлки, әнисен күз алдына китерә торгандыр. -Әниләребез иң кадерле кешеләребез, алар безгә гомер бүләк итүчеләр;безне җил-яңгырдан саклаучылар. Алар – безнең иң якын кешеләребез. (Балалар интерактив тактага язалар: матур, акыллы, уңган, көләч, ягымлы, гадел, сылу, кешелекле, тырыш.) Без сыйфатларны яздык. Балалар җаваплары. Укучылар текстны тыңлыйлар. Укучылар хор белән кабатлыйлар. Укучылар сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табып әйтәләр. Укучылар үзләре үк сораулар төзиләр, җавап та бирәләр. - Туган ягыбызга нинди кыш килде? - Ап-ак кар нәрсәләрне каплады? - Урманда кошлар тавышы ишетеләме? - Нинди кошлар җылы якларга очып китәләр? - Нинди кошлар кешеләр янына күчеп киләләр? - Кешеләр аларга җимлекләр ясап куялар, кешеләр янында ризык табу җиңелрәк. - Асыл һәм нисби сыйфатларга бүленә. Укучылар интерактив тактадагы ике өй рәсеменә асыл һәм нисби сыйфатларны бүлеп язалар. (Дөреслеге тикшерелә) Укучылар текстны тыңлап сыйфатларны үз өйләренә урнаштыралар. Интерактив тактада ике өй рәсеме чыга, сыйфатларны ул өй эченә язалар, аннан соң дөреслеге тикшерелә, дөрес вариант интерактив тактада чыга. |
IVЯл итү: | Буранда сыйфатларны эзләп арыгансыздыр, әйдәгез ял итеп алыйк. Кыш көне сез нинди уеннар уйныйсыз? Ә без сезнең чаңгы шуып алырбыз. Магнитофоннан “Чаңгы шуабыз” шигыре яңгырый. | Укучылар җавап бирә. Укучылар шигырь эчтәлеге буенча күнегүләр эшлиләр. |
V Белем һәм күнекмәләрне ныгыту: | Хәзер матур язу күнекмәләрен ныгытып китик: -Кышкы салкынча һавада чаңгы шуу рәхәт! Чаңгы, һава, шуу сүзләренең язылышына игътибар итегез, дөрес языгыз. Сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгелик, сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Бу җөмләдә сыйфатлар нинди дәрәҗәдә? Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, китапның 153нче битендәге 9нчы күнегүне башкарабыз. Бирем: сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен һәм сыйфатларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгелибез. Димәк, сыйфатлар җөмләдә нинди җөмлә кисәге булалар. Китапның 148 нче битен ачабыз һәм Роберт Миңнуллинның “Ак кыш” шигырен тыңлыйбыз. Димәк, балалар, кыш – елның иң матур вакыты икән, ә менә шул матурлыкны шагыйрь нинди сүз төркемнәре аша тасвирлаган? Шулай итеп, сыйфат – матурлыкны тудыручы сүз төркеме. Хәзер мин сингвинг язарга өйрәтәм. Сингвинг – француз сүзе, бишьюллык дигәнне аңлата. Беренче юлга – бер исем, икенче юлга шушы исемгә туры килә торган ике фиг. язабыз, өченче юлга – өч сыйфат, дүртенчегә – дүрт сүзле җөмлә, бишенче юлга исемнең синонимын язабыз. Мәсәлән: Сыйфат. Белдерә, төрләнми. Асыл, нисби, ясалма. Мөстәкыйль сүз төркеме була. Билге. Шулай ук матурлык сүзенә язарга мөмкин. | Укучылар җөмләне дәфтәргә язып куялар. Салкынча – кимлек дәрәҗәсе, кышкы – сыйфат дәрәҗәсе юк, чөнки ул – нисби сыйфат. Бер укучы тактада эшли, бер төркем укучыга текстлы таратма материал бирелә. Укучылар 9нчы күнегүне башкаралар. Сыйфат җәмләдә аергыч, хәбәр була. Укучылар башта аудиоязманы тыңлыйлар, анннан соң үзләренең сөйләгәнен, яздырып,тагын тыңлыйлар. Сыйфат аша тасвирлаган. Матурлык. Сизелә, күренә. Нәфис, чибәр, гүзәл. Дөньяны кояш кебек яктырта. Гүзәллек. |
VIРефлексия: | Димәк, сыйфат нинди сүз төркеме? | Сыйфат – мөстәкыйль сүз төркеме, төрләнми, билгене белдерә, асыл һәм нисби була, җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килә. |
VIIЙомгаклау: | Рәхмәт, укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз, матур җавапларыгыз өчен югары билгеләр дә алдыгыз. | |
VIII Өйгә эш бирү: | Сыйфатларны кулланып, “Кар яуганда” дигән темага әкият язарга. |
Кушымта №1.
Кушымта №2.
Кушымта №3.
Кушымта №4.
Кушымта №5.
Кушымта №6.
Файдаланылган әдәбият:
Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.
Агмалетдинова Р.Н. Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен таблицалар һәм күнегүләр: 4-7 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма. – Казан: “Школа” нәшрияты, 2009.
Агмалетдинова Р.Н. Сыйфатларны өйрәнәбез. Компьютер программасы һәм тест. 6-7 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма. . – Казан: “Школа” нәшрияты, 2009.
Максимов Н.В. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина. – Тулыл. 4нче басма. – Казан: Мәгариф, 2010.
Новый федеральный закон об образовании в Российской Федерации №273-ФЗ. Проспект. – Москва, 2014.
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [ басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фатхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы ]. – Казан: Татар китап нәшрияты, 2011.
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2нче басма. – Казан : Мәгариф, 2002.
Татар грамматикасы. – Т. II. – М.: “Инсан”, Казан: “Фикер”, 2002.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. “Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре” (татар теле һәм әдәбият, 1 кисәк): “Школа” нәшрияты. – Казан, 2005.
Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования. Министерство образования и науки Российской Федераии. Москва:«Просвещение», 2013.
Харисова Ч.М. Татар теле: теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр. – Казан: Мәгариф, 2008.
Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/73677-fdbbs-shartlarynda-tatar-tele-dreslrend-ik
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Физическое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Теоретические и практические аспекты дефектологической работы с детьми с нарушениями опорно-двигательного аппарата»
- «Содержание и организация работы концертмейстера в дополнительном образовании детей»
- «Педагогическая деятельность: развитие профессиональной компетентности учителя»
- «Применение дистанционных образовательных технологий при обучении детей с инвалидностью на дому»
- «ИКТ-компетентность современного педагога в условиях реализации ФГОС»
- Педагогика и методика начального образования
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Организация методической работы в образовательной организации
- Теория и методика обучения астрономии в образовательной организации
- Педагог-организатор: проектирование и реализация воспитательной деятельности в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.