Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.12.2014

Леса Татарстана

Конспект занятия по окружающему миру для дошкольников на тему «Леса Татарстана». Познакомьте детей с разнообразием лесных зон родного края: хвойными, смешанными и широколиственными лесами. Узнайте, какие растения и животные здесь обитают, и почему так важно беречь природу. Материал включает увлекательные игры, загадки и творческие задания для развития интереса к краеведению и экологии.

Содержимое разработки

86 нчы балалар бакчасы.

Ахмәтҗанова Нурфия Гакыйф кызы.

Татарстан урманнары.

Зурлар төркеме.

Максaт:

Балаларның Татарстандагы урманнар турындагы белемнәрен барлау: анда төрле агачлар, куаклар, гөмбәләр, үсемлекләр үсә, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, бакалар һ.б. яши. Урман саф һава бирә,болын, басуларны җилдән саклый, утын,табигать җимешләре (җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре) бирә. Урманда кешеләр ял итәләр, аның матурлыгына сокланалар. Урманнарны сакларга омтылыш уяту. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал:

Урман сурәтләнгән рәсемнәр: куаклар, агачлар, гөмбәләр, жиләкләр, чәчәкләр, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр. Урманда йөрү кагыйдәләре төшерелгән рәсемнәр, грамъязмада - кошлар тавышы.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән кайсы республикада яшибез? Әйе, балалар без Татарстан Республикасында яшибез һәм бүгенреспубликабыздагы урманнар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үтик.(рәсемнәр күрсәтелә)- урманда йөгереп йөрергә ярамый.

-Тавышланырга ярамый.

-Агачларны сындырырга, чәчәкләрне өзәргә ярамый.

-Кырмыска, кош ояларын туздырырга ярамый.һ.б.

Хәзер мин сезгә Җәвад Тәрҗемановның “Табигать китабы” шигыреннән өзек укыйм.

Әйдәгез урманга

Һәм кырга

Табигать китабын

Укырга.

Бу китап гаятьзур,

Гаять бай.

Анда бар:

Җир,

Су,

Күк,

Кояш,

Ай.

Балаларга күзләрен йомырга тәкъдим ителә.Балалар күзләрен йомалар.Урман рәсеме эленә, кошлар тавышы куела.Балалар карагыз әле ничек матур,күңелле урманда.

Урманда бик күп агачлар һәм куаклар, үсемлекләр үсә. Сез аларны беләсезме, таныйсызмы? Мин табышмаклар әйтәм сез җавабын әйтегез.

Урманда күрдекбез аны

Саф һавада йөргәндә

Керпе кебек чәнечкеле

Җәйге кулмәктән кышта.

(Чыршы)

Баллы түгел - ул җиләк,

Үзе безгә бик кирәк.

Сокланалар матурлыгына,

Азык була миләш чыпчыгына.

(Миләш)

Энәм озын чыршыдан

Төзүсәм баһадирдай

Ул нәрсә?

(Нарат)

Чәчәкләре ак, үзе хуш исле Җимеше кара, эче яшел сөякле

Ул нәрсә?

(Шомырт)

Курыкмыйча салкыннан, өскә кия сарафан.

Җылы көннәр җиткәч тә.

Алка белән төренә.

Ул нәрсә?

(Каен)

Әй, Чынлап та, төрле-төрле агачлар күп монда.Һәрбер агачның үзенчәлеге бар. Менә бу- каен.Аның кәүсәсе ак, яфраклары түгәрәкләнеп килгән.Бу агачны сез беләсез инде.

Ә менә бу агач- имән.Имәннең кәүсәсе коңгырт стәтө,яфраклары да каен яфрагыннан аерылып тора, алар телле-телле.Имән- озын гомерле агач, ул бер-ике гасыр яши ала.

Ә бу нинди агач?(...)Әйе, юкә. Яфракларын иснәп карагыз әле: нинди тәмле ис килә!

Сирень, юкә агачлары

Тәмле ис тараталар.

Чәчәкләргә бал кортлары

Кунарга яраталар.

Галимҗан Латыйп

Юкә чәчәгеннән бал кортлары бал җыялар. Юкә балы аксыл төстә, бик тәмле һәм шуның өстенә бик файдалы да.

Ә хәзер, бер табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

Җәй дә яшел чапанлы,кыш та яшел чапанлы. (Чыршы, нарат)

Дөрес, чыршы һәм нарат ел буе яшел төсләрен югалтмыйлар.

Балалар, чыршы һәм наратның яфраклары нинди? (...) Әйе, аларның яфраклары урынында вак-вак энәләр. Тотып карагыз эле, алар чын энә кебек чәнчиләр. Чыршы белән наратның куркәләре дә була. Алар бик матур. Нарат куркәләре чыршыныкына караганда эрерәк. Чыршы белән наратның энәләрен ылыс дип атыйлар. Ул ылыслардан бик файдалы дарулар ясала.Хәрәкәтле уен “Урманда, бүре янында”.Саналмыш ярдәмендә бүре сайлана. Каенда- карга,

Имәндә- чыпчык,

Җирдә- елан,

Һавада- кош,

Бар син дә оч!

Балалар, сез агачларны яхшы беләсез икән. Ә бит урманда агачлар белән беррәттән куаклар да усә. Аларның агачлардан аермасы нинди?

-Дөрес, агачлар озын, биек булып үсәләр, ә куаклар — тәбәнәк. Сез нинди куакларны беләсез?

- Әйе, чикләвек, кура җиләге, гөлҗимеш — аны аю камыры дип тә йөртәләр. Гөлҗимешнең чәчәге бик матур, кызыл төстә. Чәчәге матур дип, аны өзәргә ярамый.

- Гөлҗимеш - кыргый роза. Ул урман кырыйларында, аланнарда усә. Бик матур кызылсу чәчәк ата, җимешләре август, сентябрь айларында өлгерә. Гөлҗимештә кешеләр өчен бик файдалы булган витаминнар куп. Ан­нан кесәл, татлы су, сироп,кайнатма хәзерлиләр.

Берничә җиләк (җир җиләге, бөрлегән каен җиләге һ.б.) курсәтелә, алар турында сөйләргә кушыла. Җиләкләр җыйганыгыз бармы? - дип сорала.

Кешеләр урманга табигать буләк иткән җимешләрне җыярга киләләр. Ә аларны урманда яшәучеләр дә бик яраталар. Татарстан ур­маннарында нинди җәнлекләр һәм кошлар яшиләр? Аларны рәсемнәрдән табыгыз. Мин табышмак әйтәм.

Урманда яши узе,

Зур тармаклы мөгезе.

Печән, яфрак ярата

Ул нәрсә?

(поши)

Поши турында нәрсә беләсез? Ни өчен аны урман баһадиры диләр? Татарстан урманнарында ул иң зур җәнлек. Тагын нинди җәнлекләр очратырга була? (тиен, төлке, бүре, куян). Алар турында нәрсә беләсез? һ.б.

Урманнарда тагын ниләр яши?

-Безнең Татарстан урманнарында бик күп кошлар да яши.(рәсемнәре күрсәтелә) Тукран, көртлек - тетерев, мәче башли ябалак - филин, урман тавыгы - глухарь, чукыр - клюст. Ни өчен тукранны урман докторы диләр?

Безнең урманнардагы ин матур кошларның берсе - ул чукырлар. Салкын кыш көнендә алар узләренең балаларын чыгаралар. Бу вакытларда чыршы, нарат күркәләрендәге орлыклар өлгерә. Алар чукырларның ин яраткан ризыклары. Азык булса, кош та тук була, ул салкыннан курыкмый. Шулай итеп, кыш көне җылы ояда йомыркадан кечкенә чукыр балалары чыгалар һәмүсәләр.

Шулай ук, безнең урманнарда бик күп кәлтә еланнар, бакалар, төрле бөҗәкләр: күбәләк, коңгыз, озынборын һ.б. бар. Урман буенча барганда бер түмгәк күрәсез ул нәрсә?

Аланда чыршы янында

Энәдән өен сала.

(кырмыска)

Бу өйдә нәрсәләр яши? Ни өчен аларны урман санитарлары диләр? Зарарлы бөҗәкләргә үрчергә ирек бирмиләр, үсемлек орлыкларын чәчәләр, туфракны йомшарталар.

Урман - төрле хайваннар өчен яшәү урыны. Биредә алар үзләренә азык, йорт табалар, дошманнарыннан сакланалар, балаларын үстерәләр.

Татарстандагы урманнар кешегә нәрсә бирәләр? Ни өчен өлкәннәр, балалар урманга барырга яраталар? Балалар җавабына нәтиҗә ясап,тәрбияче:

Урман безгә саф һава, чиста су бирә, болын-кырларны җилдән саклый, төзелешкә төзү материалы, утын, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре бүләк итә. Кешеләр урманда ял итәләр, үзләренә көч җыялар.

Балалар, без сезнең белән сихри урманның матурлыгын күзәттек.Табигый материал чыршы, нарат күркәләре алып кайттык.Әйдәгез теләк буенча,урман матурлыгын рәсемгә төшерәбез, күркәләрдән төрле җәнлекләр әвәлибез. Балалар эшләренән күргәзмә оештыру.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/86681-lesa-tatarstana

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки