Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Ошибка

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.01.2015

Новый год самый долгожданный праздник

Гульсина Салахова
учитель математики
Новый год — самый долгожданный и волшебный праздник, который с нетерпением ждут и дети, и взрослые. Это время, когда все верят в чудеса и загадывают самые заветные желания под бой курантов. Дети мечтают о встрече с Дедом Морозом и подарках под ёлкой, а взрослые — о счастье, здоровье и успехах в наступающем году. Праздничный стол, игристое шампанское, хрустальный звон бокалов и тёплые поздравления создают неповторимую атмосферу радости. Этот веселый и вкусный праздник объединяет всех, даря надежду на лучшее и веру в то, что мечты обязательно сбудутся.

Содержимое разработки

Яңа ел бәйрәме өчен сценарий.

Сәхнәдә ат елап утыра.

Чыршы тирәли уйнаклап сарык белән кәҗә керә.

Сарык: Ишетәсеңме,минем ел – Сарык елы якынлаша.

Кәҗә (көлә): каян килеп синеке булсын ди әле ул. Минеке-ке-е...

Сарык: Шулай итәрсең,миннән узып тулы 1 елга хуҗа булмакчы буласыңмы? Башың яшь әле дустым!

Кәҗә:Булырмын да шул! Бә – бә- - бә...

Сарык: Булмыйча тор әле менә!

Кәҗә: Абау, нинди тавыш килә? Кемдер елый түгелме?

Сарык: Кара әле, ат бит бу!

Кәҗә: Нәрсә булды сиңа ат?

Сарык: Нигә елыйсың?

Ат: Әле кайчан гына шушы залда 2014 нче елны каршылаган идек. Сизелми үзенең мәшәкатьләре, кайгы – шатлыклары белән 1 ел үзып та киткән. Ә хәзер минем санаулы минутларым калып бара, ләкин минем бердә китәсем килми,күпме хезмәтем, башкарган эшләрем кала. 2013-2014 нче уку елында Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә күпме эшләр эшләнгән бит..

Сарык: Әйдә, моңланма син . Үткәннәргә үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк, борчу – мәшәкатьләребезне читкә куеп бергәләп күңелле ял итик, Кыш бабай белән Кар кызына хәбәр итик!

(Көчле музыка, барысы биеп кереп китәләр)

1 а.б. : Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

2 а.б.: Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдә ничек атлар идең? Әле дәтуган телең бар . Өмет белән тулы хисләреңне дөньяга ничек белдерер идең?!.

Әй, кеше! Кара тирә ягыңа. Яныңда туганнарың, дусларың, якташларың,ватандашларың. Бәхет телә син аларга. һәр елмаюлы карашны шундый ук җылы караш каршыласын. Бер-береңә изгелектән бөек эшләр башлана. Яңа елга беренче адым - изгелек булсын.

1а.б.: Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

. 2 а.б. Тышта яуган ак карларың белән

Әй, узган ел юлың булды ак.

Бәхет белән яшәү микән сәбәп

Бер ел үтте гүя бер сәгать.

Балалар чыгып тезелә,хор

1а.б.: Күргәнегезчә, бүген дә залыбыз түрендә зифа буйлы чыршы утыра. Утны кабызыр алдыннан сүзне мәктәбебез директоры Сәләхов Шамил Виловичка бирәбез

Директор сүзе

Зәринә,Лилия җыр

2 а.б. Һәр кешегә бездән яхшы теләк

Яңа елда тигез мәхәббәт

Кайгыларсыз үтсен һәрбер ашы

Бәхет булсын аның юлдашы.

1 а.б. Күк йөзләрен күмеп торсын бәхет

Йөрәк дәртен тагын яңартып,

Яңа елның алсу таңы ата

Әйтерсең лә безне яратып.

2 а.б.Яңа елга алып керик

Тынычлыкны, шатлыкны,

Хезмәтне һәм хөрмәтне,

Бәхетне , тырышлыкны,

Татулыкны, дуслыкны

1 а.б.Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте

Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Үзбәк биюе(Лилия)

2 а.б. Һәр яңа ел үзе белән

Алып килә яңалык.

Уйларыбыз, хисләребез

Кала кабат яңарып.

 

Яңа бер яшь бүләк итә

Яңа ел һәр кешегә.

Бүләк итә илһам көче

Сызланмаска эшендә.

 

1 а.б. Яңа ел йөрәк түрендә

Бәйрәмнәрнең эзлесе.

Шатлык һәм куанычларның

Йөздә балкый билгесе.

Скетч

Карале Айрат , Кыш бабай белән Кар кызы нишләптер һаман күренмиләр. Берәр җирдә тоткарландылар ахры. Сарык белән Кәҗә дә китеп югалды.

Әнә Альмир Кыш бабай белән Кар кызы килә. Әйдә бергәләп чакырабыз.

(КЫШ БАБАЙ ,КАР КЫЗЫ)

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигерәк матур

Елык - елык яна ул,

Бәхетле һәм сау булыгыз

Котлы булсын яңа ел.

Кар кызы.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин , дуслар

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар кул чабыгыз

Бер биеп алыйк әле.

Бию куела. Кыш бабай, кар кызы бии . Бүләк өләшә.

2 а.б. Рәхмәт кыш бабай. Хәзер без дә сиңа үз һөнәрләребезне күрсәтәбез.

Номер

Хор



Кар кызы :

Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде йә Рабби!

Кил, яңа ел , изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Кыш бабай:

Рэхмәт сезгә. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын.

Яңа еллар килсен бәхет алып.

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп

Уңышлар юлдаш булсын.

Кыш бабай, Кар кызы китәләр.

Номер

1 а.б. Карлар ява.

Юк ла, карлар түгел

Ак ландышлар җиргә түгелә

Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай

Баштан аяк актан киенә.

Бизәнәләр.

Бар да акны кия,
Бәйрәм килә илгә, күрәмсең?

Ел алыша

Аның тантанасын

Кайгы, газап бүлә күрмәсен.

Котлы булсын иркен табын

Котлы булсын яңа ел

Биредә бәхет хуҗа булсын

Яңгырап торсын дәртле җыр.

Җыр

2 а.б. Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап, биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Номер

1 а.б.. Яңа ел ул кар кызлары

Җирдә очкан аккошлар

Күңел бәйсезлеген хуплап

Бердәм купкан алкышлар

Вальс

2а.б.: Өр яңа ел килә, өр яңа ел

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек барлык илләргә

Тигез көлеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын

Артка чиксен кайгы-борчулар

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

Номер

1 а.б.: Яңа ел килә, яңа ел

Бәрәкәте белән килсен ул

һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә

Бәхетләре белән иңсен ул.

Яңа елда һәркем теләк тели

Яңа елда эшләр уңар күк
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булыр күк.

2 а.б. Яңа елда насыйп булсын әйдә

Яңа хисләр белән янарга

Яңа елда инде онытылган

Хатирәләр кабат яңара.

Берәүгә дә гомер ике килми

Һәрберебез аңлыйк без шуны

Изгелекләр генә эшли – эшли

Үткәрик Ходай биргән гомерне.

Номер

1 а.б.: Күкләр аяз, дөньялар имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

2 а.б. Яңа еллар котлы булсын

Дөньялар тыныч торсын

Нәниләр туып торсын

Табыннар тулып торсын!

1а.б.: Иңнәрендә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар

1 а.б.: Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез.Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Саубулыгыз!

Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе.

Яңа ел килә...

Укытучы: Сәләхова Г.М.

3


Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/94918-novyj-god-samyj-dolgozhdannyj-prazdnik

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки