- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Урок татарского языка в 3 классе по теме «Исем сүз төркеме буенча белемнәрен ныгыту» (Обобщающий урок по теме «Имя существительное»
Сингапур структураларын кулланып 3 класс өчен татар теленнән “Исем” темасына дәрес эшкәртмәсе
Тема:”Исем” темасы буенча алган белемнәрен ныгыту
Дәреснең максатлары:1.Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Жиһазлау:презентация, карточкалар, таратма материал,музыка
Кулланылган сингапур структуралары: Конэрс, Модель фрейер,Тик-Тэк-Тоу, Микс-Фриз-Груп, Континус –раунд Робин
Дәреслек:Татар теле:рус телендә башл., гомуми белем бирү мәкт.3 нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова –Казан:Татар.кит.нәшр.,2013
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Хәерле көн,укучылар!
- Каршы як партнерларыгызга елмаегыз!
-Җилкәдәш иптәшләрегезгә “биш” бирегез!
- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә тырышып эшләвегезне һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.
1. Матур язу күнеүләре.
Кк кк ка ку кы ак ук үк КК Кк
Кышкы кар – көзге икмәк.(Мәкаль)
Балалар, бу мәкальнең мәгънәсен ачыклыйк,ни өчен шулай дип әйтәләр?
Кыш көне яуган кар басудагы икмәк өчен дымны бирә. Ә бу дым икмәкнең үсүенә китерә. Без ул икмәкне көз көне җыеп алабыз. Шуның өчен дә кышкы кар-көзге икмәк дип әйтелә.
2. Сүзлек диктанты.
Төзүче, керпе, уйный, соры, авыл, йоклый, тозлы, төлкеләр, Габдулла, укытучы.
Экраннан карап сүзләр язылышының дөреслеген тикшерегез.
Ә хәзер бу сүзләр арасыннан исем сүз төркеме асларына гына сызыгыз.
Ничек сайлап ала алдыгыз? Һәр сайлап алынган сүзгә сорау куеп карыйк.
Ни өчен төлкеләр сүзенә нәрсәләр? соравы куелды? Бу сүз турында сез тагын нәрсә әйтә аласыз?
Габдулла сүзе ни өчен баш хәрефтән язылды?
Димәк, бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында алган белемнәребезне ныгытачакбыз?
II.Актуальләштерү. Конэрс структурасы.
- Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. ... номерлы партнер башкаларга берәр карточка өләшә. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүз нинди сорауга җавап булып килә? (15 сек. звонок)
Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе кем?, икенчесе нәрсә? Сүзегезнең кайсы сорауга җавап бирүенә карап үз почмагыгызга барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар)
Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез. Тагын шундый өч сүз уйлагыз. Сезгә 30шар секунд бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. (30 сек. звонок)
Икенче партнер (30 сек. звонок)
... үз җавабыңны укып кит. (2-3 укучы, дөрес җавапка кул чабалар)
Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.
Димәк, нәтиҗә ясап әйтә алабыз, исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?
Нинди сүзләргә кем? соравы куела?
Нинди сүзләргә нәрсә? соравы куела?
III.. Дәреслек белән эш.
- Исемнәр нинди саннарда килә?
- Берлек сандагы исем ничә предметны белдерә?
- Күплек сандагы исем ничә предметны белдерә?
- Күплектә килгән исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?
- Борын авазларына беткән исемнәргә нинди кушымчалр ялгана?
Хәзер сезнең исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 66 битнең 151 нче күнегүен эшлибез. (Күнегү тикшерелә)
IV. Тема өстендә эш.МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы.
- Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исемдип язабыз. Беренче баганага исемнең сорауларын,икенче баганага нинди саннарда килүен, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы 3 минут вакыт бирелә.(таймер куела)
СорауларыСаны
Исем
Мисаллар Капма-каршы мисаллар
Күнегү тикшерелә.(берничә укучыдан сорала)
V.МИКС – ФРИЗ – ГРУПструктурасы.
- Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Аңа җавап берәр сан була. Җавапны сез миңа, бер сүздә әйтмичә, төркемнәргә басып күрсәтергә тиеш буласыз.
Ә хәзер барыбызда торабыз.Урындыкларны этеп куябыз. Музыка.
Китап сүзендә ничә иҗек бар? (2)
“Кояш” сүзендә ничә хәреф бар? (4)
“Юлчы” сүзендә ничә аваз бар? (5)
VI. Бәйләнешле сөйләм үстерү.ТИК- ТЭК- ТОУ(крестики нолики)структурасы.
- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .
- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.
-Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.
Башка сүзләр өстәргә ярый.
Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела). Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз. Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)
Молодцы ! Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.
VII. Өй эше.
- Уку китабыннан берлек яки күплек саннарда килгән исемнәр кергән 3 җөмлә язарга..
- Кем?нәрсә? соравына җавап булып килгән 5әр сүз язарга.
- Исем сүз төркемнәрен кулланып“Кыш” темасына рәсемле хикәя төзергә.
VIII. Рефлексия.
-Укучылар, сезгә дәрестә нәрсә ошады?
-Дәрестә сезгә нәрсә авыр булды?
Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя?Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/96625-urok-tatarskogo-jazyka-v-3-klasse-po-temeisem
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Индивидуальная работа педагога с родителями учеников»
- «Реализация требований ФГОС НОО от 2021 года в работе учителя начальных классов»
- «Социальная поддержка и помощь несовершеннолетним и семьям, находящимся в социально опасном положении»
- «Содержание деятельности руководителя профессиональной образовательной организации в соответствии с профессиональным стандартом»
- «Экскурсионный менеджмент»
- «Основные аспекты профилактики экстремизма и терроризма в молодежной среде»
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Педагогика и методика преподавания физики
- Менеджмент социальной работы и управление организацией социального обслуживания
- Менеджмент в образовании
- Педагогическое образование: тьюторское сопровождение обучающихся
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.