- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Числа в стране растений
Математика дәресе
Тема: Саннар үсемлекләр дөньясында
Максат: - Балаларның танып – белү, логик фикер йөртү эшчәнлекләрен, активлыкларын үстерү;
5 белән тапкырлау һәм бүлү таблицасы белән таныштыру, өйрәтү;
Укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту;
Дәреснең тибы: Интеграцияле дәрес (математика һәм әйләнә - тирәбездәге дөнья)
Җиһаз: Төсле тапкырлау таблицалары, “пластик карточкалар”,тест – контроль карточкалары, рәсемнәр,Табигать патшасының биремнәре
Дәрес барышы:
Оештыру моменты.
Исәнмесез! Кәефләрегез ничек? Карагыз әле балалар, кояш ничек елмая! Әйдәгез без дә бер – беребезгә шулай елмаешыйк! Сиздегезме, класс бүлмәбез дә ничек яктырып китте.
Әйбәт үтсен көнегез,
Фән серен күп белегез,
Җиңел булыр укулар,
Матур булсын язулар,
Дәфтәр саен “5” булсын,
Ерактан көлеп торсын!
Укучылар! Без бүген математика дәресен класста түгел, күңелебез белән көзге урманның бер аланында үткәрергә булдык. Без дәресебезне биредә үткәрүгә Урманбикәбез шатланган һәм бүләккә серле кәрзин җибәргән. Нинди кәрзин микән бу?
Кәрзин эченнән Урманбикәнең хаты алына.
Хат укыла.
“Дусларым!
Сез бик тапкыр, зирәк балалар! Тик аланымда кунак булу өчен сезгә биремнәр үтәргә кирәк. Шушы серле биремнәрне үтәсәгез, бик матур әйтем, яңа патшалык турында белемнәр алырсыз.
Алдан ук сезгә ышанып калам. Үземнең күчтәнәчем итеп җәйге истәлекләрне дә җибәрәм. Тик алар гадиләр түгел, ә серле. Ә серләренә үзегез төшенегез.”
27 | 10 | 40 | 15 | 6 | 40 | 12 | 6 | 32 | 16 |
ү | с | е | м | л | е | к | л | ә | р |
13 + 27 4* 4
3*9 4*8
40:4 24:4
5*3 4*3
9 | 18 | 8 | 10 | 67 | 27 |
җ | и | р | н | е | ң |
6*3 3*9
2*4 43+24
36:4 30:3
47 | 36 | 8 | 15 |
я | ш | е | л |
9*4 3*5
32:4 15+32
4 | 10 | 8 | 36 | 16 | 6 | 21 |
к | ү | л | м | ә | г | е |
40:4 4*4
32:8 12:2
2*4 9*4
3*7
”Серле биремнәр” чишелә.(Эш парта артында алып барыла)
“Үсемлекләр җирнең яшел күлмәге” дигән әйтем төзелә.
Әйтем тактага эленә.
-Чыннан да, терек табигатьнең бу патшалыгы вәкилләре Җир йөзенең теләсә кайсы почмагында диярлек очрый. Без аларны парк – бакчаларда, кырда, шәһәр урамнарында күрәбез.Яшеллек безнең планетабызны гаҗәеп гүзәл итә!
(тавыш: -Урманга керергә рөхсәт!)
Урман безгә үзенең ишеген ачты.
Без бу аланда математикадан тыш тагын нәрсәләр турында белербез икән?
(Кәрзиннән геометрик фигуралар алына)
-Тактага карыйк. Нәрсәләр күрәсез?(Геометрик фигуралар)
тататтт
бо та ни ка
8 10 12 15
-Аларга нинди саннар язылган?
-Саннар турында ниләр әйтә аласыз?
-Саннар нинди тәртиптә язылган?
-Тапкырлау таблицасында тапкырчыгышы шушы саннар булган мисаллар әйтегез.
(Фигураларның кире яклары ачыла. Ботаника сүзе укыла.)
Үсемлекләр турындагы фәнне ботаника дип атыйлар.
Галим – ботаниклар үсемлекләр патшалыгын берничә төркемгә бүләләр.
*Суүсемнәр (суда үсәләр)
*Мүкләр ( дымлы урыннарда үсәләр)
*Абагалар (озын каурыйга охшаган матур яфраклары буенча таныйбыз)
*Ылыслы үсемлекләр (нарат, чыршы. Ылыслар – аларның яфраклары.)
*Чәчәкле үсемлекләр (яфраклы үсемлекләр)
Экологиябезне саклауда агачларның әһәмияте зур. Без дә мәктәп тирәсен яшелләндерүдә актив катнашабыз.
Кәрзиннән бирем (арифметик диктант)алына.
Арифметик диктант.
20не 5 кә арттыр
65 не 35 кә кимет
20 һәм 15 саннарының суммасын яз
75 һәм 35 саннарының аермасын яз
95 саны килеп чыксын өчен 50 не ничәгә арттырырга кирәк?
Беренче кушылучы 25, икенче кушылучы билгесез, сумма 75.
Икенче кушылучыны тап.
Саннар рәте эленә.
25 30 35 40 45 50
-Нинди саннар рәте чыкты?
Игътибар белән карагыз! Саннар рәтендәге алдагы һәрбер сан ничек килеп чыга? (5 кә арта)
Менә бүген 5 кә тапкырлау һәм бүлү таблицасын өйрәнербез.
Ә аның өчен аландагы агачлардан ярдәм сорарга кирәк.
Бу нинди агачлар? (нарат һәм каен)
Урманбикә җибәргән биремне карыйк әле.
Конверттан мәсьәләләр таратыла. Мәсьәлә вариантларда, 1 әр укучы тактада эшли.
1 В.
Нарат, чыршы агачлары әкренләп энәләрен алыштыралар. Нарат энәләре 3 ел яши. Ә чыршы энәләре 3 тапкыр артык яши. Чыршы энәләре ничә ел яши?
2 В.
Мәктәп ишек алдында 4 каен үсә иде. Ә быел безнең класс укучылары аларга караганда 4 тапкыр артыграк утыртырга булды. Безнең класс укучылары ничә каен агачы утыртырга булды?
Җаваплар тикшерелә.
-Рәхмәт! Булдырдыгыз!
Тактадагы агачларның кире яклары әйләндерелә.
5 не тапкырлау һәм 5 кә бүлү таблицасы укыла.
-Ни өчен таблица 5* 5 тән башлана? (5*1 не өйрәндек)
-Өйрәнгәннәребезне мисалларда ныгытабыз.
Китаптан №2 эшләнә. 1 нче юл 1В., 2 нче юл 2В.
Эшләр парларда тикшерелә.
Релаксация
Ял итеп алабыз. Арканы терәп, кул – аякларны уңайлы итеп куегыз. Күзләрегезне йомыгыз. Тәнегез ял итә. Сез мине генә тыңлыйсыз, мине генә ишетәсез.
Сезнең белән булган иң рәхәт чакны исегезгә төшерегез. Сезне яраткан, сезне назлаган, хөрмәт иткән чакны. Сезгә ничек рәхәт булуын исегезгә төшерегез. Шул рәхәтлекне күңелегездә саклагыз.
Хәзер үзегез белән янәшә утыручы иптәшләрегезнең йөзен күз алдына китерегез. Аларга нәрсә теләр идегез. Бәлки кемгәдер батырлык, кемгәдер сабырлык, ә кемгәдер шаянлык, яки ачык күңеллелек җитмидер.
Сез аларга сәламәтлек, шатлык, бәхет теләгез. Үзегез дә класста
Дус, тату яшәү өчен тырышыгыз.
Бу эшне башкаруыгызны һәм ял итүегезне тойсагыз, күзләрегезне ачыгыз һәм бер – берегезгә елмаешып карагыз.
Ныгыту
*= 5
* = 0
Тапкырчыгышның соңгы цифрасы 5 кә тигез булган нинди мисал уйларга була?
Тапкырчыгышның соңгы цифрасы 0 гә тигез булган нинди мисал уйларга була?
-Кәрзиндә тагын ниләр калды микән?
Җәйге истәлекләр җибәрәм дигән иде бит Урманбикәбез. Карагыз әле, ул безгә истәлек итеп үсемлекләр җибәргән икән.
Чәчәкләрнең шифалы икәнлекләре аңлатыла. Чәчәкләр күрсәтелә
Җаваплар тыңлана.
*Миләүшә чәчәге.
*Кыңгырау чәчәк
-Аларның шифасын аңладыгызмы инде?
-Алар нәрсәгә мохтаҗ?
“Игътибарлы бул!” уены.
Логик фикерләүгә мәсьәлә.
*Үрдәк бер аягына баскан килеш 5 кг. Ул ике аягына баскач ничә кг. була?
*Һәр конфетка тотсаң әгәр
Бишәр тиен,
Ун конфетка
Кирәк булыр ничә тиен.
Йомгаклау
-Укучылар! Без бүген нинди таблица белән таныштык? Нәрсә ошады? Нинди яңа сүзләр белән очраштыгыз? Үсемлекләр турында нәрсәләр белдегез?
Кәрзиннән Урманбикәнең рәхмәт хаты алына.(Көзге өрәңге яфрагы)
Балаларның җаваплары бәяләнә.
Өй эше
Тапкырлау яки бүлү гамәлләре кулланып чишәрлек итеп мәсьәлә төзергә.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/99817-chisla-v-strane-rastenij
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основы сурдопедагогики»
- «Черчение: методика преподавания и современные педагогические технологии обучения»
- «Преподавание учебного предмета «Музыка» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Социальная реабилитация лиц, освобождённых из мест лишения свободы»
- «Основной государственный экзамен: общие сведения, правила и особенности организации»
- «Современные методы обучения иностранному языку»
- Теория и методика обучения астрономии в образовательной организации
- Подготовка детей к обучению в школе: содержание и организация работы с детьми
- Педагогическое образование. Содержание и организация профессиональной деятельности учителя
- Руководство и управление организацией дополнительного образования детей
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Теория и методика преподавания истории и обществознания

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.