- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Календарный план на неделю в первой младшей группе на татарском языке
Вакыт: Март 2 – 6
Тема: «8 – март халык-ара хатын-кызларкөне»
Максат: Әниләргә карата җылыхисләртәрбияләү, аларнышатландырырга, һәрчаксүзләрентыңларгакирәклегенә төшендерү.
Атна көне ивмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэш/ социальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | |
Д үшәмбе– Март 2 | Иртә | Исәнләшеп балаларны каршы алу, хәлләрен сорашу – әңгәмә. “Әнинең ярдәмчеләре “- балаларда әниләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булу сыйфатлары тәрбияләү. Шигырь уку: Э.Шәрифуллина "Иң матур әни".Н.Р.К.Д/уен: “Бу нинди?”-сорауларына җавап бирергә өйрәнү. Самолёт, поезд, автобус белән танышуны дәвәм итү, аларның өлешләре:тәгәрмәч, руль, канатлары бар дип аңлату, алар белән уйнау. Иртәге гимнастика. | Данил, Артур белән автобусның кабинасын,тәгәрмәчен, һ.б.өлешләрен күрсәтергә өйрәнү. Самолёт,поезд,камаз сүзен әйтергә өйрәнү. | Транспорт төрләре белән таныштыру, аларның нәрсә өчен кирәк булуларын аңлату, ерак җирләргә бару өчен, тиз бару өчен кирәк дип аңлату. | “Безнең әниләр” темасына сюжетлы рәсемнәр карау, төрле һөнәр кешеләренә һәм әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү. Җырлы-биюле уен “Ак калач”- бергәләп уйнарга, дус, тату булырга өйрәтүН.Р.К. | “Балалар белән бергә укыйбыз” әңгәмә.(бармак уеннары тәкъдим итү.) | |
БББЭ | 1.Җыр (көннең беренче яртысында), җыр тәрбиячесе планы буенча. Дидактик материалларһәмуенчыкларбеләнтанышу. Тема: “Кызыклытасмалар”, Парамонова,331б. Максат: Төрлетөслетасмаларбеләнтаныштыру, аларныселкепбию. Кызыл,зәңгәр, яшел, сары, кызгылт- сары, төсләрнеаерабелергәөйрәнү. Җиһазлар: төсле тасмалар, төсле карандашлар. | ||||||
Сафһавада булу | Табигать күренешләрен, әйләнә - тирәне күзәтү, нык салкын булуы турында аңлату.Җимлеккә килгән чыпчыкларны карау, чыпчыклар – кечкенә кошлар, кыш көне дә алар бездә калалар, тәннәре йон, каурый белән капланган, очалар, сикерәләр дип аңлату. Сүзлек: чыпчык, воробей, Шигырь уку. Ш.Маннур. “Яратам”.Н.Р.К | Балалар белән түгәрәктә җитәкләшеп йөрергә өйрәнү. Илназ , Самир белән урамга кия торган аяк киемен таный белергә өйрәнү. | Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру. Балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. | Х/уен:”Акбаем”, Куык”-үзара дустанә мөнәсәббәт булдыру. Тәҗрибә ясау: ” Салкын-җылы”- кар үзлекләре белән танышу.(кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела) турында башлангыч белемнәр бирү. | |||
Кич | Йокыдан ягымлы итеп уяту,уяну өчен күнегүләр ясау. А.Барто шигырьләре буенча рәсемнәр карау, рәсемгә карап шигырьне искә төшерү. Н .Р.К.- Балаларны халык иҗаты белән таныштыру. Сүз байлыгын үстерү. Д/уеннар: “Уенчык исемен әйт,бирәм”,”Уенчыкны чакыр”- уенчык исемнәрен ныгыту. | Ш.Ислам белән сәдәф эләктерергә өйрәнү. Балалар белән чыршы агачын таный белергә өйрәнү. Фонетик күнегү: ч-ч-ч-чыршы. | Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү. Кечкенә уенчыкларны авызга кабарга,борынга тыгарга ярамаганлыгын аңлату. Алар белән сак уйнарга кирәк. | “Бу нәрсә?” д/уенын уйнау- чәчтараш куллана торган әйберләр белән таныштыру. Сүзле- хәрәкәтле уен: ”Кая безнең куллар?” - сүзләре буенча хәрәкәтләрне дөрес ясарга өйрәтү.Н.Р.К. | |||
Кичке саф һавада булу | Күк йөзен ,болытларны күзәтү . Х/уен: , “Ата йөрибез”- уенга катнашу ,аннан ләззәт табу, дуслык иптәшлек хисләре тәрбияләү. | |||
Вакыт: Март 2 – 6
Тема: «8 – март халык-ара хатын-кызларкөне»
Максат: Әниләргә карата җылыхисләртәрбияләү, аларнышатландырырга, һәрчаксүзләрентыңларгакирәклегентөшендерү.
Атна көне ивмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэшсоциальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | |
Сишәмбе- Март 3 | Иртә | Исәнләшеп балаларны каршы алу, хәлләренсорашу. Әңгәмә."Безнең әниләр" рәсем карау.- әниләр һөнәренә, төрле һөнәр кешеләренә, әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү. Бармак уеннары: “Чәбәк-чәбәк итәбез” - балаларны татар халык иҗаты белән таныштыру, сүз байлыгын үстерү.Н.Р.К. Д/уен: “Кемгә нәрсә?”- төрле һөнәр кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Иртәнге гимнастика. | Балалар б/н “ Платочек” биюен кабатлау. Радель, Элина белән бәйрәмгә өйрәнгән шигырьләрен кабатлау. | Балаларга һәрвакыт ашар алдыннан, йокы алдыннан,йоклап торгач юынырга ,сөлге белән коры итеп сөртенергә кирәклеклеген аңлату. “ рәхмәт” әйтергә, үтенечләре булганда “зинһар” сүзен кулланырга кирәклеген аңлату. | Х/у "Уенчыкны алып кил"- Балаларның игътибарын, хәтерен кабул итү, сәләтен үстер. С/уен: “Шофёр”- урындыклардан машина ясап уйнау. . | “Әни һәм мин” фотостенд. . | |
БББЭ | 1.Физкультура(көннең беренче яртысында), физкультура тәрбиячесе планы буенча. 2.Сөйләм үстерүТема:“Мин әнинеяратам”, Парамонова, 332, б. Максат: Иңкадерлекешегәәнигәмәхәббәттәрбияләү, аңабулышасыкилүтеләгеуяту, кием-салым, яшелчәисемнәрехисабынасүзбайлыгынүстерү, әниләрнеңхезмәтебеләнкызыксынуларынүстерү. . Җиһазлар: ике курчак (зур һәм кечкенә), өй җиһазлары, савыт-саба, яшелчәләр. | ||||||
Сафһавада булу | Һава торышын, агачларны күзәтү. Агачлардагы бәсне карау, күзәтү. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү, жимлеккә килгән кошларны карау, аларның гәүдә өлешләрен күрсәтү, җимлеккә ипи валчыклары салу, зур төркем балаларының тау шуып уйнауларын карап тору, аларның өс-баш киемнәрен күзәтү, исемнәрен әйтү. Х/уеннар: “Чыпчыклар, автомобиль” – сигнал буенча хәрәкәт итергә өйрәтү. | Балалар белән киенү тәртибе буенча киенергә өйрәнү. Тауга бер-бер артлы менәргә һәм утырып шуып төшәргә өйрәнү. | Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру. “Ярамый”, “ мөмкин” сүзләренең мәгънәсен аңлату. Кардан ясалган зур тауда балалар шуып уйнауларытурында аңлату. | Х/уен: “Карусель”, “ Тигез юл буйлап”- кечкенә адымнар белән йөгерергә өйрәнү. Тәҗрибә ясау: Карның тирәнлеген үлчәү,балаларга күрсәтү. Кар үзлекләре белән таныштыру: ап-ак төстә, йомшак, салкын, төркемгә алып кереп аны эретеп карау,җылыда эреп суга әйләнә дип аңлату. | |||
Кич | Йокыдан торгач , киенүнең тәртибен өйрәтүне дәвам итү, үзе чишенеп куйган киемнәрен дөрес итеп табып, башлангыч киенү күнекмәләрен өйрәтү. ”Алсу кунакка бара”-киемнәр темасына караган яңа сүзләрбелән таныштыру . “Безнең гаилә”темасына слайдлар күрсәтү. Бармак уеннары:Н.Р.К. | Бу кем?”, “Бу нәрсә?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү. Эрнест белән кисточкага краска җыеп рәсем ясарга өйрәнү. | Киенгәндә, чишенгәндә мөстәкыйльлек,өс-баш,аяк киемнәрен киергә,чишенергә өйрәтү,һәр нәрсәнең үз урыны барлыгын аңлату ,пөхтәлеккә өйрәтү.Үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтү. | Д/уен: “Курчакны киендерү, чишендерү” уйнау- кием-салым исемнәрен,аларны кая кияргә кирәклеген аңлату. С/рольле уен:”Гаилә “ уенын уйнау-рольләргә бүленеп уйнау. “Әти нишли?,” Әни нишли?”сорауларына җавап бирергә әзерләнү. | |
Кичке саф һавада булу | Х\у : “Куык” , “Кайда шалтырый?”- урамда ориентлашырга өйрәнү, кешеләр җылы киемнәр(бияләй, куртка, шапка, итек) кигән булуын күзәтү. | ||||
Вакыт: Март 2 – 6
Тема: «8 – март халык-ара хатын-кызларкөне»
Максат: Әниләргә карата җылыхисләртәрбияләү, аларнышатландырырга, һәрчаксүзләрентыңларгакирәклегенә төшендерү.
Атна көне ивмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэшсоциальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | |
Чәршәмбе- Март 4 | Иртә | Исәнләшеп балаларны каршы алу. Төркемгә кергәндә исәнләшеп керергә гадәтләндерү.“Урамда яз”,сюжетлы рәсемнәр карарга теләк уяту, рәсемдәге предметларны танырга, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү,Д/уен: “Бу кайчан була?”, “Дөрес әйт”. Иртәнге гимнастика. | Балалар б/н “ Розовые чечки “җырының сүзләре буенча хәрәкәтләрне ясап җырларга өйрәнү. Артур ,К, Данил белән бәйрәмгә өйрәнгән шигырьләрен кабатлау. | Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү, табигатьтәге матурлыкны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү. | Погреем пальчики”- сүзләренә туры китереп хәрәкәтләрне дөрес ясарга өйрәнү.Н.Р.К. Д/уен: “Бу кайсы вакыт?”.-Язбилгеләребеләнтанышу. | . “Күңелле безнең бакчада” әниләр бәйрәме оештыру. | |
БББЭ | 1.Физкультура(көннең беренче яртысында), физкультура тәрбиячесе планы буенча . 2. Рәсем. Тема: “Әнигә - чәчәкләр”, Парамонова, 329, б. Максат: Әниләргәбүләкясаргателәкуятукисточканыдөреситептотып, төрлетөстәгекраскаларныкулланып, әзерсызыкларгатөрлетамчылар (чәчәкләр) ясаргаөйрәтү. Краска беләнрәсемләүгәкызыксынууяту.Җиһазлар: төрле төстәгекраскалар, альбом, салфеткалар,чәчәкләр. | ||||||
Сафһавада булу | Һава торышын күзәтү. Язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта) турында башлаган белемнәр бирү, күзәтүчәнлекләрен үстерү. “Боз сөңгеләре”карау.- Табигатьтәге матурлыкны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү. Матур әдәбият уку:“Иң матур әни” Э.Шарифуллина Н.Р.К. | Т. Данил белән аяк киеме кияргә һәм аның замогын эләктерергә өйрәнү. Балалар б\н җитәкләшеп, парлашып йөрергә өйрәнү. | Табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү, табигатьтәге матурлыкны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү. | Х/уен:”Чыпчыклар һәм автомобиль”-дус тату уйнау. Д/уен: “Кайда булдык, нишләдек?”- балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Н.Р.К. | |
Кич | Он белән рәсем ясыйбыз. Балаларны бармаклары белән рәсем ясарга өйрәтүне; он белән уйнау аркылы б-ң сиземләү хәрәкәтен үстерү; иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерү; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт булдыру; көнкүреш күнекмәләрен үстерү. Шигырь уку :А.Барто "Самолет" Әнгәмә:” Йорт хайваннары”- балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сүзләре хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру. | Злата-Ева , Рианна б/н әңгәмә эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтү. | Балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү,балаларны яңа әсәр белән таныштыру, әкиятне аңлап тыңларга өйрәтү,балаларның игътибарын үстерү, халык иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү.Йорт хайваннарына”-мәрхәмәтлелек тәрбияләү. | Конструкцияләү. "Самолет" Д/уен: “Нәрсә ничек кычкыра?” –балаларның кабул сәләтен,игътибарын,күзәтүчән леген, хәтерен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү. | |
Кичке саф һавада булу | Кич белән кошларны күзәтүне дәвам итү. Х/уе:,”Ак куянкай”- 2 аякта куян кебек сикерергә өйрәнү. | ||||
Вакыт: Март 2 – 6
Тема: «8 – март халык-ара хатын-кызларкөне»
Максат: Әниләргә карата җылыхисләртәрбияләү, аларнышатландырырга, һәрчаксүзләрентыңларгакирәклегенә төшендерү.
Атна көне ивмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэшсоциальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | |
Пәнҗешәмбе- Март 5 | Иртә | Балаларны исәнләшеп каршы алу. .” Тупны коткарабыз” рәсемен карау, бәйләнешле сөйләм үстерү, рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.Ә. Бичәнтәева “Туп” шигырен уку,эчтәлеген аңларгабулышу.Н.Р.К..Тупларны тәгәрәтеп уйнау. Иртәнге гимнастика. | Балалар белән “Малыш” җырының сүзләре буенча хәрәкәтләрне ясап җырларга өйрәнү. | Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру. Кечкенә уенчыкларны авызга кабарга,борынга тыгарга ярамаганлыгын аңлату. Алар белән сак уйнарга кирәклеге турында төшендерү. | Д/уеннар:”Туп кемдә?”, ”Минем яңгыравыклы зәңгәр тубым”- сүзләре буенча хәрәкәтләрне дөрес ясау. | “Саф һава һәм балалар”темасына әңгәмә үткәрү. | |
БББЭ | 1.Физкультура(көннең беренче яртысында), физкультура тәрбиячесе планы буенча. 2. Әвәләү. Тема: “Яраткан әниемә пряник пешерәм”, Винникова,103б. Максат: Әниләрне ярату хисләре тәрбияләү, аларны шатландырырга кирәклекне аңлату. Әзер камыр кисәгеннән тәгәрәкләү хәрәкәтләре белән пряник әвәләргә өйрәнү. Җиһазлар: пластилин, такта, салфеткалар, пряник. | ||||
Сафһавада булу | Урамга чыгу, әйләнә –тирә табигатьне күзәтү. Транспорт күзәтү,автобус белән танышу, аларның өлешләре:тәгәрмәч, руль дип аңлату, ”Самолёт” шигырен бергәләп сөйләү.Н.Р.К. Сүзлек: тәгәрмәч, руль . | Элина, Билал белән куртка кияргә, аны төймәләргә өйрәтү. Балалар белән каен агачын танырга,исемен әйтергә өйрәнү | Транспорт төрләре белән таныштыру, аларның нәрсә өчен кирәк булуларын аңлату, ерак җирләргә бару өчен, тиз бару өчен кирәк булуын аңлату. | Х/уен:”Акбаем”, Куык”-үзара дустанә мөнәсәббәт булдыру. | |
Кич | Йокыдан ягымлы итеп уяту,уяну өчен күнегүләр ясау.”Алсу курчак кунакка җыена”д/уенын уйнау, аның бәйрәм киемнәрен карау,исемнәрен,кая кияселәрен әйтү. Өстәл өсте уеннары: мозаикалар, кечкенә шакмаклар, лотолар белән уйнау- кулның вак мускул чукларын үстерү. | Элина, Данил , Азалия белән бәйрәмгә өйрәнгән шигырьләрен кабатлау. | Балаларны өлкәннәргә, иптәшләренә” рәхмәт” әйтергә, үтенечләре булганда “зинһар” сүзен кулланырга кирәклеген аңлату. | Д/уеннар:”Уенчык исемен әйт,бирәм”,”Уенчыкны чакыр”- уенчык исемнәрен ныгыту. | |
Кичке саф һавада булу | Җилне күзәтү. Җил бармы?, Агачлар селкенәме?соравына җавап алу. Х/уен:” Җил һәм агачлар”- сигнал буенча хәрәкәтләнергә өйрәнү. | ||||
Вакыт: Март 2 – 6
Тема: «8 – март халык-ара хатын-кызларкөне»
Максат: Әниләргә карата җылыхисләртәрбияләү, аларнышатландырырга, һәрчаксүзләрентыңларгакирәклегенә төшендерү.
Атнка өне вмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэшсоциальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 5 | 6 | 7 | ||
Җомга - Март 6 | Иртә | Исәнләшеп балаларны каршы алу. , Хәлләрен сорашу – диалогик сөйләмне үстерү,әңгәмә. Тәрбияче ярдәмчесе белән бергеләп гөлләргә су сибү, аларның үсешләрен күзәтү.Балалар б/н песиле тал бөреләрен кара- табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру. Иртәнге гимнастика. | Данил, Артур белән , “нинди?,нәрсә?”сорауларына гади җөмләләр төзеп җавап бирүны өйрәтү. | Балаларны песиле тал, аның өлешләре (ботаклар, бөреләр) белән таныштыру, табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын киңәйтү, яңа сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру. | Д/уен:“Букайсывакыт?”. “Дөрес әйт”, - Табигатьтәге үзгәрешләрне күрәбелергә өйрәтү. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. | . “Балага нинди уенчыклар кирәк?” күргәзмә оештыру. | |
БББЭ | 1.Җыр (көннең беренче яртысында), җыр тәрбиячесе планы буенча 2.Сөйләм үстерү. Тема: “Безнең әниләр”, рәсемен карау, Туган телдә сөйләшәбез, 79, б. Максат: Балаларны әниләр һөнәренә кагылышлы сюжетлы кечкенә рәсемнәрнең әчтәлеген аңларга өйрәтү, балаларның кабул итү сәләтен игътибарын үстерү, төрле һөнәр кешеләренә, әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү. . Җиһазлар: уенчык песи- Йомшаккай, һөнәрләр турында сюжетлы рәсемнәр. | ||||
Сафһавада булу | Төркем майданчыгына чыгу, анда үскән кечкенә куак агачларын күзәтү, андагы үзгәрешләрне күрә,әйтә белергә , зур төркем балаларының тау шуып уйнауларын карап тору, аларның өс-баш киемнәрен күзәтү, исемнәрен әйтү. Шигырь уку: Без — күңелле, шат балалар, — Яратабыз уйнарга. Без качабыз, син, әйдә, ку, Тырыш куып тотаргаН.Р.К. | Радель, Азалия белән киенү тәртибе буенча урамга киенергә өйрәнү. Ислам, Данил белән шигырьнең аерым сүзләрен тәрбияче артыннан кабатлау. | Балалардатабигатькүренешләребеләнкызыксынууяту. Язбилгеләребеләнтанышу. Табигатьтәгематурлыкныкүрәбелү, аңасокланухисетәрбияләү. | Х\уен: “Көтү белән бүре”-йөгерү, йөрү күнекмәләрен ныгытү. Д/уен: ““Бу кайчан була?”, “Дөрес әйт”, - табигатьтәге үзгәрешләрне күрәбелергә өйрәтү. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. | |
Кич | Әңгәмә:(сюжетлы рәсемнәр карау) “Безнең әниләр”,- әниләр һөнәрләре белән таныштыру.Балаларның хәтерен, сүз байлыгын үстерү. Д/уен: “һөнәр”-балаларны “ нинди?, нәрсә?” сорауларына гади җөмләләр төзеп җавап бирү осталыгын, игътибарны үстерү.С/р уен:“Табиб”- . Олылархезмәтләренә карата хөрмәтитә белүне тәрбияләү. | Дарина, Билол, Саид б/н рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә, өйрәтү. | Балаларга әниләр бәйрәме турында төшенчә бирү.Әниләр һөнәрләре белән таныштыру.Әниләр хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.Һөнәрләргә карата кысыксыну тәрбияләү. | Өстәл уеннары: домино, лото,мозайка, парлы рәсемнәр, үз өен тап к.б.-уеннарны алмашып уйнау предметларны төсләре буенча парлап куярга өйрәтү. | |
Кичке саф һавада булу | Кич белән баганаларда янган утларны карау, карлар ут яктысында ялтырыйлар дип аңлату. Х/уен:”Бөҗәкләр”- балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү. | ||||
Вакыт : 16- 20
Тема: «Сәламәт булыйк»
Максат: Балаларның үз-үзеңне чиста йөртү турында белемнәрен системалаштыру. Чисталык- сәламатлекнең нигезе икәнлеген аңлату.
Атна көне и вмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэш/ социальпартнерларбеләнэш | |||||||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||||||
1 | 2 | 3 | 5 | 6 | 7 | ||||||
Сишәмбе - Март -17 | Иртә | Исәнләшеп балаларны каршы алу., хәлләрен сорашу – диалогик сөйләмне үстерү,әңгәмә. Тәрбияче ярдәме белән бүлмә гөлләре белән танышуны дәвам итү. Аларны чәчәкләре, яфраклар буенча аеру, исемнәрен атау. Төпләрен йомшарту, тузаннарын сөртү, аларга су сибү, корыган яфракларын алу. Гөлләрнең сабак, чәчәк, яфрак өлешләреннән торганын аңлату. Иртәнге гимнастика. | Данил, Элина, Азалия белән , “нинди?,нәрсә?”сорауларына гади җөмләләр төзеп җавап бирүны өйрәтү. | Иптәшләренә исем белән, тәрбиячеләргә исеме, әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итергә кирәклеген аңлату. Үз исемеңне әйтергә өйрәнү. | Д/уен:“Букайсы вакыт?”. “Дөрес әйт”, - Табигатьтәге үзгәрешләрне күрәбелергә өйрәтү. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. | “Балаларны саклагыз” фотостенд Балаларны тормышта була торган куркынычсызлык чыганаклары: кайнар су, ут, кисә –чәнчи торган очлы предметлар турында беренче кузаллау булдыру. | |||||
БББЭ | 1.Физкультура(көннең беренче яртысында), физкультура тәрбиячесе планы буенча. 2.Сөйләм үстерү. Тема: “Табиб һөнәре белән таныштыру”, Винникова, 36, б. Максат: Табиб белән авыру арасындагы аралашу, күнекмәләрен бирү, диалогик сөйләмне үстерү, балаларда авыруга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү. Олылар хезмәтләренә карата хөрмәт итә белүне тәрбияләү. Җиһазлар: : ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар, “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон, | ||||||||||
Сафһавада булу | Һава торышын күзәтү. Язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта) турында башлангыч белемнәр бирү, күзәтүчәнлекләрен үстерү. “Боз сөңгеләре”карау.- Табигатьтәге матурлыкны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү.Сүзлек: саба җиле, йомшак җил, гөрләвек, каурый, бүртте, ләйсән яңгыр. Шигырь уку: Б.Рәхмәт. “Яз килә” Яз килә! Яз килә! Сыерчык, карга килә. Гөрләшеп, сайрашып, Җырчы кошлар килә. | Самир һәм Д Элина белән носки кияргә өйрәнү. Ева һәм Артурның хәрәкәт активлыгын үстерү: “Тупны бир, көрәкне алып кил, чана кая?" | Балаларда табигать күренешләре белән кызыксыну уяту. Яз билгеләре белән танышу. Табигатьтәге матурлыкны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү. | «Яз һәм балалар» җырлы-хәрәкәтле уены: Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, Бар табигать юынсын, Тирә-як көлеп торсын. Яңгыр: «Яу, яу»- дип яңгыр телисез, Ә үзегез качып йөрисез Н.Р.К. | |||||||
Кич | Әнгәмә: Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Шигырь уку: «Бала белән Күбәләк».-БалалардаГ.Тукайәсәрләренә карата кызыксыну тәрбияләү.Җиһазлар: Г.Тукай портреты, китаплар. «Су анасы» уены: Уйнаучылартүгәрәкбуйлапҗырлапйөриләр: Су анасы, Су анасы, Су анасынкүрәле.Каршыңда кем басып тора – ЯлгышмыйчаәйтәлеҖырахырындабалалартуктап кала.Н.Р.К. | Ильназ ,Саид, Ильсина белән кечкенә таудан басып шуу.Тигезлек сакларга өйрәтү. | Нәрсә ярый, нәрсә ярамый, яхшы, начар сүзләрен нинди максатларда куллануны аңлату. Беркайчан да тупас сүз әйтергә, кул күтәрергә, сугарга, ачуланып карарга ярамаганлыгын аңлату. | Погреем пальчики”- сүзләренә туры китереп хәрәкәтләрне дөрес ясарга өйрәнү.Н.Р.К. Конструкцияләү. “Шифаханә” кубиклардан төзеп уйнарга тәкъдим итү. | |||||||
Кичке саф һавада булу | Сүзле/үстерелешле уен: “Җил һәм яфраклар” – кояшка кулны куеп тору, җылы, салкынлыкны аерырга өйрәнү. | |||||||
Вакыт : 16- 20
Тема: «Сәламәт булыйк»
Максат: Балаларның үз-үзеңне чиста йөртү турында белемнәрен системалаштыру. Чисталык- сәламатлекнең нигезе икәнлеген аңлату
Атна көне и вмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэш/ социальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 5 | 6 | 7 | ||
Чәршәмбе - Март -18 | Иртә | Әгәмә:“Мин һәм минем сәламәтлегем“- Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү. Д/уен:«Кем нишли?» - Табиб (салкын тисә, баш авыртса, тән температурасы күтәрелсә дәвалый). Хирург ... (операция ясый) - Теш табибы ... (теш ала, куя, ямый) - Балалартабибы ... (балаларныдәвалый) Сүзлек: шифаханә, табиб, шпатель, танометр, фонендоскоп, шприц, саулык, терапевт, хирург, педиатр. Иртәнге гимнастика | Самир , Д. Элина , Ильсина белән күлмәк җиңнәрен күтәреп кулларны юарга һәм үз сөлгеңне табып корытканчы сөртенергә өйрәнү. | Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сый- фаты тәрбияләү. | Сүзле уен: «Без инде хәзер зурлар» - Балаларның күзәтүчәнлекләрен, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү. Конструкцияләү :“Авыру курчак“өчен карават - балаларның үз уй-фикерләрен башкаларныкына кушырга күнектерү. | “Балаларның ел фасылларына карап киенүе” темасына әңгәмә. “Бала сәламәт булсын дисәң” дигән темага медицина ягыннан аның киңәшләре, искәртмәләре күргәзмәсен оештыру. | |
БББЭ | 1.Физкультура(көннең беренче яртысында), физкультура тәрбиячесе планы буенча . 2. Рәсем. Тема: “Авыру курчакка-шарф”, Губанова, 254, б. Максат: Кисточканы дөреситеп тотып туры озынсызык ясаргаөйрәтү.Төсләрне белүне ныгыту. Краска белән чиста, пөхтәбуяу. Җиһазлар: альбом бите, гуашь, кисточка.Курчак. шарф . | ||||||
Сафһавада булу | Һава торышын күзәтү. Кояшлы көнне кояшны карау.Түбәдәге боз сөңгеләрен күзәтү. Тамчы тамуын күзәтү.Күгәрченнәрне күзәтү, аларга көнбагыш сибеп , чүпләгәннәрен карап тору.Шигырь уку:Сергей Есенин Весна наступает, | Күгәрченнәрне тәпиләренә карап таныргаөйрәтү. Балалар белән чыршы, каен агачын танырга,исемен әйтергә өйрәнү. | Балаларда туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Төрле рәсем, шигырь, җыр, биюләр аша балаларның белемнәрен ныгыту. Матурлыкны күрә белергә, анда яшәүче җан ияләренә карата миһербанлы караш тәрбияләү. | Тәҗрибә. «Кояш, су һәм һаваның үсемлекләр өчен әһәмияте»-балаларда үсемлекләр, хайваннарга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү . Хезмәт:кар астыннан чыккан чүпләрне җыю. | |||
Кич | Әңгәмә: “ Безнең шәфкать туташы” Балалар бакчасындагы медицина кабинетына экскурсия. .Шәфкать туташы Гарипова Гузель Алланур кызы белән танышу. Аның тарафыннан төрле медицина инструментлары белән: көзге киеп колак, борын, тамак тикшерү; стетоскоп ярдәмендә тыңлау; пипетка,шприцлар белән ничек эшләргә кирәклеге турында белешмә тыңлау.Сүзлек: бинт,мамык,шприц,дарулар градусник, шифаханә, микстура, тамчы, дару. | Балалар б/н табиб һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү. Балалар б/н “Һөнәрләр”,“Табиблар” темасына рәсемнәр карау. | Өйгә кайтып киткәндә уйнаган уенчыгыңны урынына куеп , тәрбияче, балалар белән саубуллашып китәргә кирәклекне аңлату. | Д/уен:“Табибка нинди әсбаплар кирәк?”- -табиб һөнәре турындагы белемнәрне киңәйтү. С/р.уен: “Без әни белән табибка бардык”- авыру кешегә ярдәм итәргә теләк булдыру,игътибарлылык һәм сабырлык формалаштыру,кызгану хисе тәрбияләү. | |
Кичке саф һавада булу | Кояш, күк йөзе, болытны күзәтү.Кояш җылыткан урынга кулны куеп карау. . Х\уен: ”Төлке һәм куяннар”- куяннар кебек 2 аякта сикерергә өйрәнү. | ||||
Вакыт : 16- 20
Тема: «Сәламәт булыйк»
Максат: Балаларның үз-үзеңне чиста йөртү турында белемнәрен системалаштыру. Чисталык- сәламатлекнең нигезе икәнлеген аңлату
Атна көне и вмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэш/ социальпартнерларбеләнэш | |||||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||||
1 | 2 | 3 | 5 | 6 | 7 | ||||
Пәнҗешәмбе- Март - 19 - Март - 19 | Иртә | Исәнләшеп балаларны каршы алу.Һава торышын көндәлек билгеләү. “Яз ” картинасы буенча рәсемнәр карау,сөйләргә өйрәтү, табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру . Д/уен: “Сыерчыкла р, карлыгачла р килде”- балаларны үзләренә таныш кошларны рәсемнән танырга, исем нәрен әйтергә өйрәтү. Иртәнге гимнастика | Д. Элина ,Самир белән горшокка өйрәнү, колготки белән трусикны салып утырырга өйрәтү. | Табиб һәм шәфкать туташы турындагы белемнәрен, күзаллауларын тирәнәйтү. Табиб белән авыру арасындагы аралашу, күнекмәләрен бирү, диалогик сөйләмне үстерү, балаларда авыруга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү. | Д/уен: “Табибинструментлары” дигәнтемаганоктабуенчатоташтыруөстәлуены С/р уен: “Автобус”. Малайларга кубиклардан автобус төзеп уйнарга тәгъдим итү. | “Нәрсә ярый, нәрсә ярамый?” темасына консультация. “Табиб һөнәре белгечлекләре” балалар өчен презентацияләр әзерләү. | |||
БББЭ | 1.Физкультура(көннең беренче яртысында), физкультура тәрбиячесе планы буенча. 2. Әвәләү. Тема: “Витаминнар”, Винникова, 99, б. Максат: Зур пластилин кисәгеннән кечкенә кисәкне аерыпа лырга һәм уч төбендә әвәләргә өйрәтү. Җиһазлар: пластилин, такта, салфеткалар. | ||||||||
Сафһавада булу | Язгы көннең матурлыгына соклану. Түбәдәге боз сөңгеләрен күзәтү. Тамчы тамуын күзәтү. Табигатьтәге үзгәрешләрне күреп әйтү, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Боз сөңгеләреннән тып-тып тамган тамчыларның энҗе кебек ялтырауларына соклану, тамчы җырын тыңлау, өйрәнү.Шигырь уку: “Яз”. Ш. Галиевнең - язгы табигать күренешләре белән соклану хисе тәрбияләү.Н.Р.К. | Дарина, Элина белән куртка сәдәфен эләктерергә өйрәнү. Балалар белән каен агачын танырга өйрәнү. | Табигатьтәге язгы күренешләр турында белемнәр формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын киңәйтү, яңа сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру, табигатьтәге матурлыктны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү. | Х/уеннар: “Тавышсыз песи”,”Атлар кебек”- аяк очында йөрергә өйрәнү. Хезмәт: кар астыннан чыккан чүпләрне җыю. | |||
Кич | Йокыдан торгач сәдәфле паласлардан йөрү.Бүлмәдә балчыкка суган утырту, балаларның сүзлек запасын баету: суганның кыягы яшел, суганы - түгәрәк, сары, әче,елата,витаминга бик бай.Үсеп җиткән суган кыякларын ашка турап салу. А.Барто шигырьләре буенча рәсемнәр карау, рәсемгә карап шигырьне искә төшерү.Н .Р.К.”Куян ник юешләнгән?”, ”Аю нишләгән?” кебек сорауларына җавап алу. | Балалар белән күлмәк сәдәфен эләктерергә өйрәнү. Балалар белән”Аю” шигырен тәрбияче артыннан кабатлау. | Балалар белән табигатьтәге үзгәрешләрне ачыклау. Агачлар яшәрә, хайваннар, тереклек уяна, кошлар җылы яктан кайта, алар оя коралар һ.б. Табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, аңа соклану хисе тәрбияләү. | С/р.уен:“Даруханә”-Даруханә турындагы белемнәрне киңәйтү. “Айболит” мульфильмынкарау. | |||
Кичке саф һавада булу | Болытларны күзәтү.Саф һавада болытның формасын, тизлеген күзәтү. Болытларның төрле хайван, яшелчә рәвешенә килгәнен күзәтү. | ||||||
Вакыт : 16- 20
Тема: «Сәламәтбулыйк»
Максат: Балаларның үз-үзеңне чиста йөртү турында белемнәрен системалаштыру. Чисталык- сәламатлекнең нигезе икәнлеген аңлату.
Атна көне и вмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэш/ социальпартнерларбеләнэш | ||||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | ||||||
1 | 2 | 3 | 5 | 6 | 7 | |||
Җомга - Март -20 | Иртә | Шәһәр турында әңгәмә.Фото-выставка карау: “Минем яраткан шәһәрем”, Җәлил шәһәре турында альбомнар карау, шигырьләр өйрәнү. Д/уен: “Гөмбәләрне дөрес утырт” – төсләрне өйрәнү. Сүзле уен: “Ак куянкай” – хәрәкәтләрне дөрес ясау. Иртәнге гимнастика. | Д. Элина Самир белән куян кебек 2 аякта өскә сикерергә өйрәнү. Хәрәкәтләрне сүзләре буенча дөрес ясарга өйрәтү | Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү Җәлилшәһәре тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган ягыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү. | Д/уен:,“Һөнәрләр”.Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү. Сюжетлы-рольле уеннар: “Шифаханә”- Олылар хезмәтләренә карата хөрмәт итә белүне тәрбияләү. | Әтиләр ярдәме белән оялар ясап кую бәйгесен оештыру. Ата-аналар өчен “Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау ысуллары”турында күрсәтмә материаллар тәкъдим итү . | ||
БББЭ | .Җыр (көннең беренче яртысында), җыр тәрбиячесе планы буенча 2.Сөйләм үстерү. Тема: “Курчак авырган”, Губанова, 15, б. Максат: Балаларда авыру курчакка карата шәфкатьлелек, кызгану хисе уяту, яңасүзләр хисабынасүз байлыгын арттыру, диалогик сөйләмне үстерү. Җиһазлар: “Нәни табиб” наборы, ак халат ,башкиеме. | |||||
Сафһавада булу | Язгы кояш, кар, ташуны күзәтү.Табигатьтә үзгәрешләр бара, кояш нурлары күзне чагылдыра, кар хәзер биктиз эри, елга бозлары ярыла, алар бер-берсеннән калышмыйча, түбәнгә таба агалар Бөтен җир карала бара, аяк аслары пычрана, гөрләвекләр агуын күзәтү.Шигырьуку:БорисЗаходер На полянке, у тропинки | Ильсина , Самир , Ильназ белән үз шкафларын рәсем буенча табарга өйрәтү. Балаларны парлап, җитәкләшеп йөрергә өйрәтү. | Урамда җыелган суларга керергә ярамаганлыгын аңлату, суда аяк туңа, авырасың дип аңлату. Суга кермичә генә атлап үтеп китергә кирәклеген аңлату. | Хәрәкәтлеуен: "Чыпчыкларһәм автомобиль”,-пространстводаориентлашабелү. | ||
Кич | Әңгәмә: А.Алиш портретын карау. А.Алиш әкиятләре буенча иллюстрацияләр карау. “Гаилә” почмагында балаларның ирекле уеннары, рольләргә бүлешеп, дус, тату уйнау. Китаплар карау, аннан таныш әйберләрне табу, исемнәрен әйтү. Д/уеннар: “Дөрес әйт”, “Бу нәрсә?”, “Нинди?” – игътибарлылыкны үстерү. | Артур, Самир , Ильсина белән әти, әни, әби, бабай сүзләрен әйтергә өйрәнү. | Сюжетлы-рольле уеннар аша,балаларны бер-берсенә юл куярга,үзара дус – тату булырга, бер-берсенә мөмкин кадәр ярдәм итәргә гадәтләндерү. .Иптәшләренә карата инсафлы, ягымлы, җылы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлату. | Д/уеннар: “Нинди?”, “Кемгә нәрсә?” , “Зур, бәләкәй” – балаларның ирекле уеннары, уенда үзара аралашу, үзара сөйләм телен үстерү. | ||
Кичке саф һавада булу | Беренче чирәм чыгуын күзәтү. Кояшлы көнне кояшны карау. Хәрәкәтле уен: "Мине куып тотыгыз”- уенның кагыйдәләрен сакларга өйрәтү. | |||||
Вакыт : 16- 20
Тема: «Сәламәт булыйк»
Максат: Балаларның үз-үзеңне чиста йөртү турында белемнәрен системалаштыру. Чисталык- сәламатлекнең нигезе икәнлеген аңлату
Атна көне и вмсөчййя | Режим | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру | Мөстәкыйль эшчәнлек өчен предметлы – үстерешле мохит оештыру | Әти – әниләрбеләнэш/ социальпартнерларбеләнэш | |||
Төркем, төркемчәләр | Шәхси эшчәнлек | Режим вакытында белем бирү өлкәсе | |||||
1 | 2 | 3 | 5 | 6 | 7 | ||
Дүшәмбе – 16 - Март | Иртә | .Исәнләшеп балаларны каршы алу, хәлләрен сорашу.“Табиб һөнәре белән таныштыру”, Әңгәмә:(сюжетлы рәсемнәр карау) . Табиб һөнәре белән таныштыру.Балаларның хәтерен, сүз байлыгын үстерү. Д/уен: “һөнәр”-балаларның “нинди?, нәрсә?” сорауларына гади җөмләләр төзеп җавап бирү осталыгын үстерү. Иртәнге гимнастика. | Дарина, Альберт, Саид б/н рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә, өйрәтү. | Балаларга табиб һөнәре турында төшенчә бирү. Тәбиб һөнәрләре белән таныштыру. Табиб хезмәтенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.Һөнәрләргә карата кысыксыну тәрбияләү. | Д/уен: “һөнәр”-балаларның нинди?, нәрсә?” сорауларына гади җөмләләр төзеп җавап бирү осталыгын үстерү. “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы- биюле уеы. | “Шифаханә”, “Даруханә” сюжетлы-рольле уеннары өчен ата-аналардан кирәкле атрибутлар әзерләүдә ярдәм сорау. Балаларда еш күзәтелә торган авырулар һәм аларны дәвалау . . | |
БББЭ | 1.Җыр (көннең беренче яртысында), җыр тәрбиячесе планы буенча. Дидактик материалларһәм уенчыклар белән танышу.Тема: “ Безгә табибә килде”, Губанова,25б. Максат: Табибә белән , аның эше һәм ул куллана торган инструментлар белән таныштыру.Җиһазлар: ак халат,баш киеме, авырулар өчен карточкалар, , “Нәни табиб” наборы, дарулар савыты, телефон, компьютер. | ||||
Сафһавада булу | Урамга чыгу, әйләнә –тирә табигатьне күзәтү. Әнгәмә:“Яз, яз килә”, Язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта) турында башлаган белемнәр бирү, күзәтүчәнлекләрен үстерү, табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру. Шигырь уку:Алексей Плещеев Травка зеленеет, | Эрнес , Самир белән киенү тәртибе буенча урамга киенергә өйрәнү. Артур, Самир , Риана белән шигырьнең аерым сүзләрен тәрбияче артыннан кабатлау. | Табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйү, табигатьтәге матурлыктны күрә белү, аңа соклану хисе тәрбияләү. | Д/уен: “Дөрес әйт”, - табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. Җырлы- биюле уен: “Чүгәләп бию”. | |
Кич | Йокыдан торгач сәдәфле паласлардан ялан- аяк йөрү."Курчак урамга җыена” - д/уенын уйнау, кием-салым исемнәрен, төсләрен таный белү, курчакны коляскага утыртып йөрү. Рәсемле китаплар карау, аннан уенчыкларны табып, исемнәрен әйтү. С/руен: “Аюны табибка алып барабыз”.- Балаларда авыру курчакка карата шәфкатьлелек, кызгану хисе уяту, яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру, диалогик сөйләмне үстерү. | Ева, Дарина белән яшел, сары, кызыл, зәңгәр төсләрне аерырга өйрәнү. | Балаларга тешләргә ярамаганлыгын аңлату. “Авырта” сүзенең кайчан кулланганын аңлату, иптәшләреңә карата мәрхәмәтлек тәрбияләү. | Д/уеннар: “Дөрес куй”, “Бу нәрсә?”, “Нинди?” – уенчык исемнәрен, төсләрен белергә өйрәтү. К.Чуковский“Айболит”шигыре. - Сөйләм телен үстерү. | |
Кичке саф һавада булу | Х/уен:”Акбаем”, Куык”-үзара дустанә мөнәсәббәт булдыру. Кичке һаваны , күк йөзен күзәтү. | ||||
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/119139-kalendarnyj-plan-na-nedelju-v-pervoj-mladshej
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Программа воспитательной работы для организаций отдыха детей и их оздоровления: основные аспекты и особенности реализации»
- «Преподавание биологии и экологии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Особенности проектирования и реализации основной образовательной программы дошкольного образования по ФГОС ДО»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО и профессиональным стандартом педагога»
- «Физическое воспитание студентов в рамках занятий по адаптивной физической культуре в соответствии с ФГОС СПО»
- «Педагогические технологии в дополнительном образовании детей»
- Педагогика и методика преподавания изобразительного искусства
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Организация учебно-воспитательной работы с обучающимися в группе продленного дня
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.