- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Әлкием-бәллием
Татарстан,Әлки МР,Иске Салман мәктәбе
Укытучы : Гизатуллина Л.
Тема:«Әлкием –туган төбәгем” әдәби музыкаль кичә.
Максат :туган төбәгебезгә мәхәббәт ,горурлану хисләре тәрбияләү
Җиһазлау : плакатлар,”Язучы-шагыйрьләр”альбомнар
Җыр: Н.Дәүли сүзләре “Әлкием ,бәллием”
Әлкием,әллием,бәллием,
Син минем балачак бишегем.
Күңелдә мәңгелек исле гөлем,
Йөрәктә яши лә исемең.
Әлкием,әллием,бәллием,
Син мине таң белән уяттың.
Язмышым бу җирдә башланды,
Син мине дөньяга озаттың.
Әнкәем нан биргән кулыма,
Су биргән Чирмешән елгасы.
Яктырак,җылырак шикелле
Әлкинең үзенең кояшы.
Китсәм дә мин тагын каядыр,
Әлкине сагынып уйлармын.
Гафу ит,туган як,улыңны,
Яңадан кайтмаска юлларым.
1ук.Әй,әлкием,туфрагыңнан
Башланды гомер чишмәм.
Яшә,яшә йөрәгемдә
Сулмас яшьлегем булып.
2ук Туган нигез,туган туфрак....Бу сүздә нихәтле наз .Әлкием,бәллием,балачак бишегем,ди Н.Дәүли.
Ә без Әлки районы турында нәрсә беләбез соң? (1ук.Әлки төбәгенең оешуын сөйли,герб ,флаг күрсәтелә) Әлки районы дигән исем астында административ-территориаль төбәк 1930 нчы елда оештырылган. Аңа кадәр бу территория Спасс кантонына карый. 1963 нче елның 1 нче февраленнән исә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә район Куйбышев районы составына кертелә.
1965 нче елның 12 нче гыйнвареннан Әлки районы бүгенге чикләрендә яңадан оештырыла. Аның мәйданы 1703 кв.километр тәшкил итә.
Атамасы
Әлки атамасының килеп чыгышы турында тәгаен мәгълүматлар юк. Әлеге атама бәлки Әл (кул) һәм (иркәләү кисәкчәсе) сүзләреннән килеп чыккандыр. Әл-Морза (Гали-Морза) атамасы,Әл-Мөхәммәт (Гали-Мөхәммәт),Галикәй кебек кеше исемнәре булу төбәк атамасының шуларга бәйле рәвештә туу ихтималына да ишарәли.
Халыкта бу төбәккә тәүге килеп төпләнүче кешеләр Әлки (Галикәй) бабай булган,дигән риваятьләр дә бар.
Әлки-борынгы һәм шактый интернациональ атама. Казахларда,мәсәлән , Әлкиев фамилиясе,Иделнең уңъяк ярында русча бозып әйтелүче Алкино шәһәрчеге бар. Районда Әлки атамалы авыллар өчәү-Түбән Әлки,Урта Әлки,Югары Әлки.
1920 нче елларда Түбән Әлки авылы волость үзәге булган. Районга Әлки атамасы калу шуңа бәйле. Район үзәге булып исә Базарлы Матак авылы тора.
3ук.Әлки ягы моңлы як.Туган төбәгебездән данлыклы кешеләр байтак чыккан.Менә алар:
Нәби Дәүли
Фәхри Әсгать
Фатих Сәйфи-Казанлы
Фаяз Дунай
Ил Газиз
Мөдәррис Вәлиев(Салих Маннапов)
Йосыф Зарипов
Әзәл Яһудин
Шамил Маннапов
Әсрар Галиев
Әнвәр Зарипов
Бикә Рәхимова
Илсөяр Сункишева
Әсхәт Хисматов
Мирсәет Сөнгатуллин
Галия Булатова
Педер Хузангай
Исламия Мәхмүтова
Рузия Мотыйгуллина
Резеда Төхвәтуллина
Илгизәр Солтан
Әнәс Галиуллин
Сәрмәдия Сөләйман
Марат Хәмитов
4ук. Шагыйрь булды,китап язды
Тынгысыз алар эше
Аларга сокланып үтә
Тормышның һәр мизгеле
5 ук. Н.Дәүли. Туган төбәгебез горурлыгы .Быел аңа 100 яшь
(1укучы шигырен сөйли)
Җыр Б.Рәхимова сүзәре
6ук. Йомшак җилләр иркәләде
Әлкием иртәләрен.
Туган җиргә мәхәббәтем
Җиңә тормыш киртәләрен.
7ук. Шагыйрь булды якташыбыз,
Безнең өчен бу бик зур горурлык.
Шигырьләре нинди генә әле,
Дөнья бәһасенә торырлык
Ш.Маннапов -Әлкием чишмәләре
Идел суы нигә тәмле,
Идел суы ник тирән?-
Аңа сулар кушылгандыр
Әлки чишмәләреннән.
Әй,Әлкием,туфрагыңнан
Башланды гомер чишмәм.
Миннән башка яшәсәң дә,
Улыңны үксез итмә.
Яшә-яшә йөрәгемдә
Сулмас яшьлегем булып
Якташларым белән бергә
Җырлаган көем булып.
Бу җырларым нигә моңлы,
Сагышларым ник тирән?-
Аңа моңнар кушылгандыр
Әлки чишмәләреннән.
8ук. Туган туфрагыннан илһам алган авылдашыбыз Р.Галиев та –безнең горурлыгыбыз.
Туган авылым-Салманым.
Ишеткәндәй булам су буенда.
Шаулауларын зирек талларын
Күңелемнән китми гел уемда
Туган авылым,газиз Салманым.
Оныта алмыйм болын-тугайда
Сандугачның чут-чут сайравын
Урманнарның тәүге хыялымда
Туган авылым,газиз Салманым.
Саф чишмәләр суын татып үскән
Кара кашлы гүзәл ярларын.
Айлы кичләр мәңге чыкмас истән
Мәхәббәтле авылым-Салманым.
Аунап үскән басу-кырларыннан
Ахры,мәңге аерыла алмамын
Тузанланган таныш юлларыннан
Мин кайтырмын сина,Салманым.
9ук. Яратыгыз туган ягыгызны,
Яратыгыз туган нигезегезне.
Һич нигә дә карамый
Туган якны яратмыйча ярамый.
Җыр. “Туган як”
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/12462-lkiem-blliem
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Математика» по ФГОС СПО»
- «Педагогические технологии и методы на занятиях по хореографии»
- «Содержание и особенности реализации ФГОС НОО, утверждённого приказом Минпросвещения России № 286 от 31 мая 2021 года»
- «Основные аспекты социальной работы с людьми с инвалидностью»
- «Применение дистанционных образовательных технологий при обучении детей с инвалидностью на дому»
- «Организация учебно-воспитательной работы согласно образовательным программам дополнительного образования детей»
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса
- Основы духовно-нравственной культуры народов России: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Содержание профессиональной деятельности старшего вожатого образовательной организации
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Содержание и организация тьюторского сопровождения в образовании
- Педагог-организатор: проектирование и реализация воспитательной деятельности в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.