- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Урманга экскурсия
Урманга экскурсия
(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен план конспект)
Максат: Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, файдасы чәчәк һәм үләннәрне, бөҗәкләрне таный белергә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Урман аланы. Анда төрле чәчәкләр (тузганак, ромашка, кыңгырау чәчәк), үләннәр (кычыткан, бака яфрагы һ.б.) булып киенгән балалар. Бер якта чишмә ага “аны 2 бала “сурәтли”) Кошлар сайрый. (магнитофон язмасында) “Чәчәкләр” – балалар тирбәләләр.
Аланга тәрбияче белән балалар керә.
ТәрбиячеДусларым, без сезнең белән урман аланына килеп тә җиттек. Урман сезне үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын: кошлар сайраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыгызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра. Алар кешеләргә бик күп файда китерәләр. Монда сезгә дә яхшы таныш булган кычыткан бар икән, үзе зәһәр, үзе файдалы. Ә менә монысы – бака яфрагы. Ул да безгә яхшы таныш. Тәнебездә кечкенә генә яра булса да бака яфрагы алып ябабыз, йөткергәндә исә аның суын эчәбез. Ә хәзер, нәни дусларым, чәчәкләр серләшүен тыңлап карыйк. Алар бит үзара нидер сөйләшәләр. Бәлки безгә үзләре турында да сөйләрләр.
Кыңгырау чәчәк (Әкрен генә тирбәлеп тора)
Охшасак та кыңгырауга,
Шалтырап чыңламыйбыз.
“Эт эчәгесе” шикелле
Үләнгә чорналмыйбыз.
Җил исмәгән вакытта да
Торабыз башны иеп.
Җил чыкса сыгылабыз без
Өзеп алмасын диеп.
Тузганак
“Тузганак” дип әйтсәләр дә
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сымак чәчәк атып
Утырам балкып җирдә.
Яратам мин таң нырын.
Дару минем тамырым
Шикәрем дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәрбияче
Әйе, тузганак тамыры эч авыруларын дәвалау өчен дә бик файдалы. Ә аның чәчәкләреннән бик тәмле итеп варенҗе кайнатырга мөмкин.
Тәрбияче
Дусларым, сусадыгызмы? Карагыз әле монда, нинди матур, нинди салкын көмеш чишмәкәй челтерәп ага. Чишмә – кешеләрнең якын дусты, аның шифалы суын эчеп юлчылар сусауларын басалар, читләрен юалар, ял итәләр. Әйдәгез чишмәкәйгә рәхмәт әйтеп, җыр җырлап та күрсәтик.
“Чишмә” җыры. (М.Вәлиев муз. К.Даян сүзләре). Чишмә рәхмәт әйтә. (Җыр җырлаган арада, чишмә суындагы төнбоек эченнән күбәләк чыга һәм бии башлый.
Тәрбияче
Нәниләрем, сез күбәләкләрне бик яратасыз, әйеме? Ә аларның бары бер генә көн яшәгәнен беләсезме? Шул арада алар матур, ефәктәй канатлары белән җилпеп очып, күпме болыннарны күрәләр. Күбәләкләргә тияргә ярамый.
(Г.Тукай “Бала белән күбәләк” шигыре уйнала)
Бал корты Әйдәгез, дусларым, хәз-зер мин яши торган аланны да карагыз-з-з, минем дусларымны күрегез-з-з, татлы балымнан авыз-з-з итегез-з-з. Тәрбияче белән балалар “бал корты” артыннан баралар.(Кулларына рәгәткәләр, озын чыбыклар тотып тәртипсез балалар керә)
1 нче бала У-у-у, карагыз әле, күпме чәчәк монда, җитмәсә кычытканы тора юл өстендә (тибеп җибәрә) Әл-лә-лә, кулымны чагып та алды.
2 нче бала
Әйдәгез, чәчәкләр очыртып уйныйбыз. Кем ераграк очыртыр икән. (Ромашка чәчәген алып ыргыта. Чәчәкләр тынып калалар. Бер бала күбәләккә таш белән ата)
Тәрбияче Балалар, карагыз әле бу тәртипсез балаларга. Дөрес эшлиләрме алар.(Балалар җаваплары) Әйдәгез аларга аңлатыйк әле. Чәчәкләрне өзәргә, күбәләккә таш белән ыргытырга ярамый.
1 нче бала. Ай, аягым авырта, сезнең урманда аягыма әллә ни керде, булышыгыз миңа.
Тәрбияче. Булышабызмы балалар?( Әйе) Әйдәгез бака яфрагын куеп карыйк.
Әшәке балалар Гафу итегез безне, зинһар! Без башка алай начар эшләмәбез.
ТәрбиячеӘйдәгез гафу итик инде аларны. Балалар хаталарын таныдылар. Безгә инде балалар кире кайтырга вакыт та җитте. Әйдәгез балалар чәчәкләр, үләннәр, бөҗәкләр белән саубуллашыйк.
ТәрбиячеБалалар сезгә урманда ошадымы? (Җаваплар тыңлана)
Т: -Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/18671-urmanga-jekskursija
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Оказание первой помощи в соответствии с ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»
- «Основы реабилитационной работы в социальной сфере»
- «Развитие УУД обучающихся 5-9 классов в соответствии с требованиями ФГОС ООО»
- «Социальная работа с несовершеннолетними и семьями в социально опасном положении»
- «Преподавание русского языка в СПО»
- «Профилактика детского дорожно-транспортного травматизма и обучение школьников правилам дорожного движения»
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Организация учебно-воспитательной деятельности обучающихся
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Теория и методика организации учебно-воспитательной работы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.